Проект по экологическому воспитанию "Зеленая елочка"
проект (2 класс) по теме

Проект по экологическому воспитанию учащихся начальных классов

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Проект24.79 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

“Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе”

Проект

“Яшел чыршы”

                  Эшләде: 2 класс укучысы

            Галимҗанова Илнара

                                              Җитәкчесе: башлангыч класс укытучысы

                                   Мусина Гөлнара Миркасыйм кызы

2014 ел

Предмет: әдәби уку

Проект авторы: 2 класс укучысы Галимҗанова Илнара

Проектның тибы: эзләнү – тикшеренү

Төп сорау: “Ни өчен без яшел чыршыны яратабыз?”

Проблемалы сораулар:

  1. Ни өчен кешеләр чыршы агачын яраталар?
  2. Ни өчен чыршы барлык ел фасылларында да яшел?
  3. Чыршы агачының файдасы нидә?
  4. Чыршы агачы кулланылган нинди бәйрәм бар?

Проектның бурычлары:

1.Үстерүче бурычлар:

- кирәкле материалны сайлап ала белү күнекмәсен үстерү;

- коммуникатив күнекмәләрне үстерү;

- укучыларның сөйләм телен үстерү;

- шигъри әсәрләрне сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү;

-компьютер техникасы куллану күнекмәсен үстерү.

2. Өйрәтүче бурычлар:

- укучыларның чыршы агачы турында белемнәрен киңәйтү;

- “чыршы” сүзе нәрсә аңлатканлыгын, аның файдасы нидәлеген ачыклау;

3. Тәрбияви бурычлар:

- табигатькә сак караш, гуманлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

4. Практик  бурычлар:

- электрон презентацияләр ясау, чыршы турында шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар җыентыгы булдыру, музыкаль җыентык, укучылар ясаган рәсемнәрдән, укучылар ясаган эшләрдән күргәзмә оештыру;

- ата – аналарны чакырып проектның презентациясен уздыру.

Эзләнү методлары:

  1. Әдәбиятне өйрәнү һәм анализлау.
  2. Интернеттан, мәктәп һәм авыл китапханәләреннән информация эзләү.
  3. Күзәтү, чагыштыру.
  4. Эзләнүле әңгәмә.
  5. Табигатькә экскурсия.

Проектның нәтиҗәсе (продукты): электрон презентацияләр, чыршы турында шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар җыентыгы, музыкаль җыентык,  укучылар ясаган рәсемнәрдән, укучылар ясаган эшләрдән күргәзмә.

Проектны чынга ашыру этаплары:

1 этап – оештыру-әзерлек эшләре этабы– эш юнәлешләрен билгеләү һәм укучылар арасында эш бүлешү

Юнәлеш

Җаваплы

Көтелгән нәтиҗә

“Чыршы” сүзе кайдан килеп чыккан, нәрсә аңлата?

Әхнәфов Әлфис,

Загертдинова Илбина

Җыелган информация

Шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар.

Гарифуллина Рәмилә

Җыентык

Халык медицинасында чыршы. Авыруларны дәвалау ысуллары.

Галимҗанова Илнара

Брошюра

“Чыршы турында җырлар”.

Калинина Эльвина

Музыкаль җыентык

Без – рәссамнар.

Бөтен класс

Укучыларның рәсемнәре

Иҗади остаханәдә.

Бөтен класс

Күмәк эш

2 этап – информацион этап

Эшчәнлекнең эчтәлеге

Оештыру формасы

Арадагы продукт

1

Әдәбиятне өйрәнү

1.Проект өстендә эш

2.Китапханәдә эш

3.Интернеттан информация эзләү

Проект

Презентация материаллары

3 этап – практик-ориентлашу этабы

Эшчәнлекнең эчтәлеге

Оештыру формасы

Арадагы продукт

1

“Гаҗәп күркәм безнең чыршы” темасына рәсемнәр ясау

Сынлы сәнгать дәресләре

Рәсемнәр

2

“Яшел чибәркәй” күмәк эш

Технология дәресләре

Эш

3

“Чыршы турында шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар” җыентыгы эшләү

Әдәби уку дәресләре

Җыентык

4

“Халык медицинасында чыршы куллану” брошюра

Әдәби уку дәресләре

Брошюра

5

“Чыршы турында җырлар” музыкаль җыентык ясау

Музыка дәресләре

Җыентык

6

“Яшел чыршы” презентация ясау

Әйләнә-тирә дөнья дәресләре

Электрон презентация

4 этап – нәтиҗәләр этабы

Эшчәнлекнең эчтәлеге

Оештыру формасы

Арадагы продукт

1

Ата-аналарны чакырып проектны презентацияләү

Проект

Иҗади отчет

                               Чыршы

Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;
Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары.

Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;
Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен.

Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:
Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.

Габдулла Тукай

                                                  Чыршы сүзе

Сез Яңа ел каршылыйсыз,  

Сезнең өчен яңа ул.                                                                  

Ылысларда шәмнәр булып

Минем гомер яңа ул.

Шулай минем йөрәк яна

Яңа елга кергәндә,

Балта - пычкы тотып килгән

Кешеләрне күргәндә.

Сезгә бәйрәм. Әйлән - бәйлән

Уйныйсыз да көләсез.

Ә бит юкса, кисү белән,

Үлүемне беләсез.

Бу соравым - әйләнәмдә

Җырлап йөргән җырчыга.

Сезнең Чыршы бәйрәмегез

Бәйрәм микән чыршыга?

                                                    Җ.Дәрзаман     

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды ул анда

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур бәйрәм

Яна ел алып килгэн.

Чыршы турында сынамышлар

Әгәр чыршы ботакларын аска төшерсә -                                                       яңгыр көт, өскә күтәрсә - аяз булачак.

Чыршының күркәләре аскы ботакларында үссә -                                              салкынннар кыш башында була,                                                                                 әгәр күркәләр биектә үссә -                                                                                                                салкыннар кыш азагында булачак.

Чыршы күркәләре ачылса -                                                                                            җылы кояшлы һава торышы булачак.

Чыршы күркәләре башында булса,                                                                 ашлыкны иртә чәч,                                                                                                              әгәр дә төбендә булса - соң чәч.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

исследовательский проект учащихся "Экологические задачи на уроках математики".

Математические задачи экологической направленности могут использоваться при интегриривании экологии, окружающего мира и математики....

Учебно- исследовательский проект членов экологического кружка.

Береза - любимое дерево русского народа. О ней народ слагал песни, пословицы, поговорки. Поэты воспевали березу в своих стихах, художники изображали на своих полотнах. Для русского человека нет ...

Презентация проекта по экологической безопасности

Данный проект охватывает тему экологической безопасности из раздела окружающего мира "Наша безопасность". Проект направлен на то, чтобы доказать детям, что Земля - наш дом: бережём дом - бережём здоро...

Проект по экологическому воспитанию «Юный помощник экологов» (формирование экологической культуры)

Предлагаю Вам проект по экологическому воспитанию «Юный помощник экологов». Проект рассчитан на детей преимущественно младшего и среднего школьного возраста. Основным критерием эффективности экологиче...

Новогодняя экологическая акция "Елочка живи"

Цель акции: внести свой вклад в сохранение сосновых и еловых насаждений....

Проект. В гостях у елочки

Детский сад – это первый внесемейныйсоциальный институт, с которым вступают в контакт родители. Дальнейшее развитие зависит от совместной работы  и воспитателей. Ведь как бы серьезно непрод...

Образовательный (педагогический) проект по экологическому воспитанию школьников «Экологическая сказка»

В результате реализации проект "Экологическое воспитание школьников" докажет, что проведённые нами мероприятия, облегчают усвоение, закрепление знаний о природе и повышают мотивацию обучения...