Унике ай
классный час (2 класс) на тему

Гайсина Каусария Газизулловна

Алабуга җирлегендә яшәп иҗат итүче Гөлзада Әхтәмова шигырьләрен дәресләрдә һәм сыйныф сәгатьләрендә уңышлы итеп кулланырга була. Башлангыч сыйныф укучыларына һәм бакчага йөрүче балалар өчен кулай материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon unike_ay.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

                                                  Унике ай

Алабуга шәһәренең җирле шагыйре Гөлзада Әхтәмова иҗатын мин дәресләремдә еш кулланам.

                       

Гыйнвар

Ел башы гыйнвар –

Бик салкын ай ул.

Тик шунысы әйбәт –

Була каникул.

Күпме теләсәм,

Шулкадәр шуам

Суык бабайны

Мин аннан куам.

Февраль

Күзне ачырмый,

Котыра буран.

Яуган карлардан

Ап-актыр урам.

Март  

Җылыта башлый

Март әкрен генә

Бүләк әзерлим

Мин дә әниемә.

Тәрәзәдән карый

Елмаеп кояш,

Сигезенче март

Бәйрәме булгач.

Апрель

Гөрләвекләр шаулап ага,

Кошлар кайта җылы язда.

Йомырка салып утыра

Оясында безнең каз да.

Май

Шомырт, чия, алмагачлар

Чәчәк ата май аенда.

Нәни сары бәбкәләр дә

Йөри ямь-яшел болында.

Июнь

Сандугач сайрый бакчада

Матур итеп сузып-сузып.

Тупылның ак мамыклары

Тирә-якка оча тузып.

Кая гына син карама

Төрле-төрле матур гөлләр.

Елгада су коенабыз,

Кызынабыз озын көннәр.

Июль

Тау битендә җир җиләге

Кып-кызыл пешеп утыра.

Бигрәк уңган икән быел,

Кәрҗинемә тиз тутырам.

Ә урманда кеп-кечкенә,

Вак кына каен җиләге.

Яфрак астына кача,

Үзе пышылдый: “Кил әле!”

Август

Нинди генә уңыш юк,

Август бит ул иң бай ай –

Басуларда ашлыклар:

Арыш, солы, һәм бодай.

Ә бакчада пормидор,

Кыяр, кабак, кишерләр.

Эре кызыл алмалар

Җиргә өзелеп төшәләр.

Сентябрь

Беренче сентябрьдә

Без мәктәпкә киләбез.

Ул көн безнең илебездә

Белем көне – беләбез.

Октябрь

Күкнең төбе тишелгәндәй

Яңгыр ява көннәр буе.

Барча үләннәр саргая,

Яфракларын агач коя.

Ноябрь

Боз каплаган елга-күлне,

Очалар кар бөртекләре.

Җир үзенә юрган сыра

Ә мин эзлим итекләрне.

Декабрь

Караңгы иртә төшә,

Көн көннән- көн кыскара.

Бер-бер артлы ай үткәч,

Ел менә үтеп бара.

Чыршы алып кайттык та,

Бизәдек матур итеп.

Яңа ел каршылыйбыз,

Сәгать сукканны көтеп.

Нәкъ унике мәртәбә

Суккач килә Яңа ел.

Котлы булсын Яңа ел!

Шатлык алып килсен гел!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая система В. И. Жохова ("УниК") для начальной школы

Рассматриваются особенности методики В.И.Жохова. Показаны "плюсы" и "минусы" данной системы....

Система работы "УНИК" по математике для начальных классов

Автор методики – Владимир Иванович Жохов, заслуженный учитель РФ, методист с многолетним стажем, автор учебников по математике. Это единственная система, в которой образовательная концепция дове...