Сценарий внеклассного мероприятия Сөмбелә бәйрәме..
план-конспект занятия (1 класс) по теме

  В нашей школе каждый год по традиции 22 сентября   проводится праздник  «Сөмбелә» Школьники совместно с родителями и педагогами представляют  разнообразную выставку, основным материалом которой являются дары осени: овощи, фрукты и  блюда национальной татарской кухни.

Праздник, проводившийся в дни осенней «савии» «сөмбелә» (сюмбеля), был похож на науруз-байрам. На празднике одну красивую и озорную, острую на язык девушку переодевали в Сюмбелю, выводили на площадь и там задавали ей вопросы. Например, «топор или шило?». Если она скажет «топор», то полагали, что осень будет холодная — лед можно будет разбивать только топором. Если ответ был «шило», то ожидалось, что осень будет относительно теплой — лед можно будет разбить и шилом. К её словам прислушивались даже старики и аплодировали со словами «юравың юш булсын», т. е. пусть твое гадание осуществится. Если Наурузбикя могла иметь волосы любого цвета, то Сюмбеля, как считалось, должна иметь светло-желтые волосы, потому что она символизировала осень, колосья.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon sombel_byrme.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное образовательное учреждение

«Актанышская средняя общеобразовательная школа №2

 с углубленным изучением отдельных предметов»

Актанышского муниципального района

Республики Татарстан

Сценарий внеклассного мероприятия 

Сөмбелә бәйрәме..

                   

                                                                Разработка: Мусиной А.Х.

                                                                учителя начальных классов

                                                                высшей квалификационной категории

Октябрь,  2014.


Сөмбелә бәйрәме.

Максат: 1. Балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турында белемнәрен киңәйтү;

                  2. Татар бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү;

                  3.Табигатькә  сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт

                     уяту.

Җиһазлау: компьютер, экран, рәсемнәр, яфраклар,.

Кичә барышы:

Алып баручы.   Бар кунеллелек бөтен дөньяда бар бер ямь буген

                             Нэрсэдэн бу мин белэм, бэйрэм буген, бэйрэм буген!

    Хәерле көн, дуслар! Тышта көз! Көзнең кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ. Борын заманда бер авыл агайеннан:-Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллэ язмы?- дип сораганнарУл, һич тэ аптырап тормыйча:-Күз өчен яз яхшы,  авыз өчен көз яхшы – дип жавап биргән.

    Менэ шундый авыз өчен яхшы булган, табигатьнең иң асыл фасылы- көздэ килә –Сөмбелә бәйрәме.. Без  дә сезнең белэн  бүген бергәләшеп “Сөмбелә” бәйрәмен уздырырбыз.“Сөмбелә” бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә, дөресерәге 22 сентәберьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып –жыю эшлэре тәмамлана, көзге чәчү дә  ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч   бәйрәм килә.  Ул көнгә алдан ул мул итеп рыйзык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. Бәйрәмнең  хуҗабикәсе “Сөмбелә”  алтын  сары толымлы булган. Кызлар аңа алтын сары башаклардан такия үреп кидерткәннэр. Ил агалары  “Сөмбелә” не көлтәләр белән бизәлгән тәхетткә  утыртканнар. Кыскасы халык мәгънәле,  матур итеп күңел ачкан. Бәйрәм иткән. Без дә буген  сезнең белән бергәләшеп    “Сөмбелә” бәйрәмен уткәрербез, күңел ачарбыз. Бәйрәмне ачып җибәру өчен сүзне укучыларга бирәм.

Эмир:        Бәйрәм белән сезне якын дуслар, уңган- булган, олы- кечегез.

                   Чын йөрәктән чыккан бу сүзләрне, сәлам итеп кабул итегез!

Фируза:.   Хәерле көн, дуслар, хәерле көн, котлы булсын уңыш бәйрәме!

                    Сәхнәбезгә  олы ямьнәр биреп, бизәп торсын көлтә бәйләме!

 Музыка уйный, бии, бии көз керә. Кулында кәрзин , анда табышмаклар һәм  төрле уеннар.

Көз.(Адиля) Исәнмесез, дусларым!

Мин – Сөмбелә, килдем сезгә.

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим,

Кем очраса юлымда.

Сөмбелә белән уен: “Көз, көз, әйт әле”.

 Көз.(Адиля)  Табышмаклар алып килдем сезгә,

                        Буш кул белэн килмәдем.

                        Көз байлыгын барладым мин,

                        Бердә  бушка йөрмәдем!  

   Табышмаклар әйтә.

1.Алсу битле кыз усте, кызарып жиргә  төште.

 2.Озын, яшел- тутәлдә, сары, тозлы –кисмәктә.

 3. Җир астында- җиз букән, һәр көн ашыйсың  иркәм.

 4.Җир астында алтын казык, алдык без аны казып

 5.Үсеп утыра бер чулмәк , өстенә  кигән йөз кулмәк

 6. Итләч, йомры , яшелен, өзеп алдым – яшердем

 7. Гаҗәпләндем бераздан , кояшсыз да кызарган.

     Катлы –катлы булып усә, җир өстендә ул нәрсә.

 10. Йодрык-йодрык булып усә, алма кебек кызарып пешә.

       Узе бик матур аны кем әйтер?

11. Ул җир астына төшкән, кып-кызыл булып пешкән,

Ашка тәм хәм төс бирер, аны кем әйтер дә ,  кем белер?

 12. Үзе шардай,  эче кандай, тәме балдай.

13. Узе йомры –ай түгел, төсе сары- май түгел, койрыклы -тычкан түгел.

14. Туныйсың, тунаганда елыйсың.

      Ашка салсаң тәм кертә, борынга  керсә, төчкертә.

Булдырдыгыз дусларым, барыгыз да бик башлы, зиһенле икәнсез,  табышмакларыма бик тиз җавап бирдегез!

 Алып баручы. Балаларыбыз бик уңганнар, бик булганнар,  укуда да, эштәдә  сынатмыйлар. Көз дустым, кәрзин тотып килгәнсең, ниләр бар икән анда?

Көз.     Монда бик куп төрле уеннар бар, әйдәгез уйныйбызмы?

Алып баручы: Кашык кыбып   йөгерәм , дип, мактанырга ашыкма

                            Син менә йөгереп кара , бәрәңге салып кашыкка!

Уен   “Бәрәңге күчерү”.

Көз.   Дусларым, тагын уйнап алыйк!

Алып баручы:     Ягез әле дусларым, менә шушы кишерне, ашагыз сез тизерәк

                               Күрик әле бу ярышта кайсыгыз житезерәк!

 Уен    “Тәмле тамак”

 Көз.     Без уйныйбыз-уйныйбыз, якты көннән туймыйбыз

             Безнең бәйрәм  гөрләп торсын, жырлыйбыз да,  биибез!

 ЖЫР  “Осень в лесу””

Алып баручы. Булдырдыгыз,балалар!. Бәйрәмебезне дәвам итәбез

Көз. Җирдә ята яфраклар, аны жыярга кирэк.

          Карыйк эле бу ярышта кайсыгыз житезезрэк.

  “ Кем күбрәк яфрак җыя” уены.

 ( Мозаика”   уены белән алыштырырга була)

Көз Сез мине чыннан да көтеп алгансыз, сезгә бик зур рәхмәт. Ә хәзер әйдәгез әле бергәләп, игенченең хезмәтен зурлаган, олылаган жырны  бергәләшеп жырлап үтик.

Кичә “Көзге яфраклар” биюе белән тәмамлана


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий внеклассного мероприятия – праздника по теме:«Все работы хороши, выбирай на вкус»

Сценарий внеклассного мероприятия – праздника по теме:  «Все работы хороши, выбирай на вкус».  ...

Сценарий внеклассного мероприятия "Чаем угощаем"

Внеклассное мероприятие о традициях русского гостеприимства поможет детям ответить на такие вопросы: "Откуда чай попал в Россию?", "Как раньше приготавливали чай?", "Как правильно заваривать этот бодр...

Сценарий внеклассного мероприятия "Спасибо тебе, АЗБУКА!"

Сценарий праздника АЗБУКИ для ребят 1 класса с участием сказочных героев и игровой программой....

Сценарий внеклассного мероприятия в 1 классе: "Праздник дружбы".

Вместе со сказочными персонажами любимых детских мультфильмов: Котом Леопольдом и весёлыми Скоморохами ребята учатся понимать значение слова "дружба", исполняют песни и частушки, читают стихи о настоя...

Звуковое оформление к сценарию внеклассного мероприятия в 1 классе: "Праздник дружбы".

Звуковое оформление к сценарию внеклассного мероприятия в 1 классе: "Праздник дружбы: музыка к песне "Настоящий друг" (Из мультфильма «Тимка и Димка» Слова М. Пляцковского. Музыка Б. Савельева) и "Про...

Сценарий внеклассного мероприятия в 3 классе: "Праздник мам и бабушек".

Цели: Способствует воспитанию уважительного отношения к матери, к женщине. ...