Без тырыш укучылар
классный час (2 класс) на тему

Сафина Рания Саубановна

Укучы булу белән горурлык хисе тәрбияләүдә ярдәм итү, гаилә белән элемтәләрне      ныгытуга этәргеч бирү. Укучыларның белемгә омтылышын, сәнгатькә булган сәләтләрен үстерү өстендә эшләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bez-tyrysh_ukuchylar.docx19.67 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Арча районы

“Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең  

1 нче Б сыйныфында  ачык тәрбия сәгате

( тәрбия сәгатендә әти-әниләр катнаша)

Укытучы: Сафина Рания Саубановна

2013 ел

Максат:    укучы булу белән горурлык хисе тәрбияләүдә ярдәм итү, гаилә белән элемтәләрне      ныгытуга этәргеч бирү. Укучыларның белемгә омтылышын, сәнгатькә булган сәләтләрен үстерү өстендә эшләү.

Җиһазлау: презентация, карточкалар.

Тәрбия сәгате барышы.

1. Оештыру өлеше. Максатны әйтү.

                -Әле кайчан гына 1нче сентябрь иде. Сез, матур чәчәкләр, укучы сумкалары тотып, мәктәпкә килдегез.Шул көннән башлап, 5 ай вакыт үткән. Сез чын укучылар булдыгыз. Бүген без әти-әниләргә нинди укучылар булуыбызны күрсәтербез.

2.   Әңгәмә. Укучылар чыгышы.

        Укытучы:        -Укучы- зур исем. Ул нинди булырга тиеш? ( тәртипле, тырыш, акыллы, әдәпле, уйларга яратучы, китаплардан һәм Интернеттан кирәкле белемнәр алырга әзер булган бала укучы була.)

                - Мин җөмләләр укыйм. Сез минем фикер белән риза булсагыз, “әйе” дип, риза булмасагыз “юк” дип җавап бирегез.

                - Укучы дәрескә соңга калып килә.

                -Укучы класстагы дусларына булыша.

                -Ул дәрестән соң саф һавада уйный, сәламәтлеген ныгыта.

                -Өйдә олыларга булыша, дәрестә өйрәнгәннәрне кабатлый.

                -Ашханәдә сөйләшеп, көлешеп утыра.

                -Партага язарга ярата.

Безнең тәрбия сәгатенә бер кунак килергә тиеш. Кем икәнен табышмактан белерсез.

Көлтә-көлтә койрыгым

Селки-селки барамын

Мин үзем бик җитез дә,

Хәйләкәр дә буламын.

  • Бу төлке.
  • Әйе, укучылар,дөрес. Төлке кызы килгәндер инде, кертик.

( Төлке киеменнән 5 Б сыйныфы укучысы керә.)

Төлке:Исәнмесез! Ай-яй, нинди зур, якты өйдә утырасыз сез!

Укытучы:Исәнме, төлке! Бу өй түгел, сыйныф бүлмәсе. Без тик кенә утырмыйбыз, белем алабыз.

Төлке: Сез кемнәр соң?

Укучылар: Без Яңа Кенәр мәктәбенең 1 нче Б сыйныфы укучылары.

Төлке:Мин дә урманда китаплар карыйм, укый гына белмим.

Укытучы: Әйтеп кара әле, 2 гә 1 не кушкач, ничә була?

Төлке: 6 тирәсе инде.

Укытучы:Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

Төлке: Иртән күп итеп йокларга кирәк.

Укытучы:  Син беренче сыйныф укучылары турында беләсеңме?

 Төлке: Юк, белмим.

Укытучы:Алайса, тыңла.Укучылар сиңа һәм кунакларга шигырьләр сөйләп күрсәтер.

1 укучы   Бер кыз кайта мәктәптән

                 Матур гөлгә охшаган.

                Чиста, нәни куллары

                Кысып тоткан сумканы.

2 укучы    Бите тулган ай кебек,

                  Өсте-башы бик җыйнак,

                  Бик тыйнак кыз күренә,

                  Тукталмый юлда уйнап.

3 укучы  Ашыга тизрәк кайтырга

               Әнисенең янына.

              Килер өчен мәктәпкә

              Иртә торып тагын да.

4 укчы      Агачлар ничек үсә дә

                Тамчы ник ташны тишә?

                 Кошлар ник биек оча да,

                Алма ник җиргә төшә?

5 укучы     Ник яшел яфрак язын да,

                 Ник сары була көзгә?

                 Шуларның менә барын да

                  Өйрәтер мәктәп безгә.

6 укучы      Белемле булам дисәң,

                    Кирәк яхшы укырга.

                  Уңган балалар гына

                  Барысын да булдыра.

7 укучы   Көмеш кыңгырау чыңлый,

                Юк, чыңламый ул, җырлый:

               -Балалар, килегез,-ди,-

                 Дәрескә керегез, ди.

-Әйдәгез, дәрескә керик. Әти-әниләргә белемнәрне, тапкырлыкны күрсәтик.

( Презентация кулланып, 10 эчендә исәпләү күнекмәләре тикшерелә.)

  • Читаем предложения  по карточкам. Они вам знакомы по учебнику Азбуки.
  • Әлифба дәресләрендә алган белемнәрне ребуслар чишү аша искә төшерик. Сез булдыра алмаганда әти-әниләр ярдәмгә килер.

3.   Йомгаклау. “Тылсымлы кәрзин” уены.

        Икенче елга сез билгеләр алачаксыз. Кәрзиннән һәр укучы” билге “ ала. Нинди билгеләргә укырсыз икән? (Кәрзиннән балалар  4, 5 билгеләре ала.)

        -Ә 3 һәм 2ле кемдә? Алар кәрзин төбендә калганнар, берәүгә дә эләкмәгәннәр.

Укытучы: Балалар! Әти-әниләргә Чын күңелдән зур рәхмәт әйтик. Алар да сезнең белән укырга керде: сезне кайгырталар, уңышларыгызга сөенәләр, ялгышсагыз, борчылалар.Алар сезнең шатлык-сөенечләрне генә күреп яшәсәләр иде.Кичәбезне җыр белән тәмамлыйк. “Яратам”җырын бергә башкарыйк.

                                        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме...

Башлангыч класс укучылары өчен чыршы бәйрәме сценарие

Бәйрәмдә Убырлы, почтальон Печкин, куяннар һ.б. геройлар катнаша. Кыш бабай һәм   Карчәчәк балаларга төрле уеннар уйната....

Башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уен-ярыш сценарие

Сценарийда Уткүз патша һәм аның вәзирләре укучыларның белемнәрен төрле биремнәр биреп сыный...

Кешенең канаты-тырыш хезмәт.

Тәрбия беседалары өчен ачык тәрбия сәгате....

Укучылар гына түгел, без хәзер –Карлыгачлар!

2 сыйныф укучыларын карлыгач  сафларына алу өчен төзелгән сценарий.Бәйрәмнең программасы. 1.     Бәйрәм белән таныштыру.(2нче сыйныф укучыларын “Карлыгач” оешмасына...

Укучылар иҗаты (укучылар иҗат иткән шигырьләр)

Әбиләрдә кунакта. Каникулга чыккан саенБарам мин әбиләргә,Авылда ял итүләреРәхәтлек бирә безгә.  Апам,сеңлем белән бергәКүңелле соң ял итү,Рәхәтләнеп ял иткәчЧитен була инде китү....