Суицид – йогышлы чир
классный час на тему

Галипова Гадила Талгатовна

Мондый фаҗигагә юл куймас өчен, бала белән ничек аралашырга? 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon suitsid.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Суицид – йогышлы чир

Мондый фаҗигагә юл куймас өчен, бала белән ничек аралашырга?

Россиядә үз-үзенә кул салучы яшүсмерләр саны арта бара. Февраль башында гына 20гә якын шундый очрак теркәлгән. Суицидның массакүләм төс алуына үлем турында тәфсилләп аңлатып язган интернет-сайтлар да сәбәп булырга мөмкин, ди белгечләр. Әлеге сайтларны шарлатаннар, "кара маг"лар, сектантлар оештыра, дип шикләнәләр. Шулар ярдәмендә алар, кешенең аңына кереп, клиентлары санын арттыра, акча эшли, дигән фикер дә бар.

Үз-үзенә кул салу очраклары арткач, дөнья белән хушлаштыра торган шактый сайтларны ябарга керешәләр. Ростов өлкәсендә генә 30лап шундый сайт барлыгы билгеле булган. Суд аша 5есенә керү мөмкинлеген чикләгәннәр. Амур өлкәсендә дә суд интернет-провайдерларга шундый эш йөкләгән. "Әлеге сайтлар бер көнне бер төрле исем белән теркәлсә, икенче көнгә аны башкага үзгәртәләр", – ди шундый сайтларда утырып караган бер ана.

–    Судларның бу мәсьәләдә тәҗрибәсе юк. Сайт хуҗаларын җавапка тарту бик авыр. Чөнки Җинаять кодексында интернет-сайтларның үлемгә этәрүе турында берни дә әйтелмәгән, – ди ТР Прокуратурасының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов.

Татарстанда узган ел 14-17 яшьлек балалар арасында 27 суицид очрагы теркәлгән. 2010 елда бу сан 24 булган. Шунысы аптырата: мин андый адымга бармам, дип әйтүче яшүсмерләр үз теләкләре белән якты дөньядан китә дә инде.

Суицид очракларын озак еллар буе өйрәнгән табиб-психотерапевт Владимир Леви, балалар ярсыган хәлдә, көтмәгәндә үз-үзләренә кул сала, ди. "Суицид – йогышлы. Әгәр дә шундый бер хәл чыкса, артыннан бер дулкын килүен көт тә тор", – ди ул.

Мондый фаҗигане булдырмас өчен, ата-аналар нәрсә эшләргә тиеш соң?

"Бала белән бары аралашырга кирәк. Ышанып, ихластан, гаепләмичә, акыл сатмыйча сөйләшергә. Аның дөньясын аңларга тырышыгыз. Күбрәк вакыт бергә булыгыз, гел элемтәдә торыгыз! Ата-ананың баласы белән дуслыгы – ашату-эчертү, киендерү генә түгел! Бу мөнәсәбәтләрне идарә, җитәкчелек итүгә дә алыштырырга ярамый. Аз аралашучан балага да игътибар, нечкә күңел һәм ихласлылык кирәк.

Укытучылардан нәрсә таләп ителә?

Беренчедән: түбәнсетмәү.

Икенчедән: көндәлеккә куелган билгенең укучы шәхесенә бәя түгеллеген аңлату.

Өченчедән: укытучы баланың сәламәтлеге, характеры, сыйныфташлары белән нинди мөгамәләдә булуын, гаиләдә нинди психологик атмосфера хөкем сөрүен белергә тиеш.

P.S. 27 февральдә Бөгелмә районы тикшерүчеләре 15 яшьлек үсмерне ишегалдында эленгән баудан табалар. Ноябрь аенда әнисе үзен үзе үтергәннән соң, малай балалар йортына эләккән була. Педагоглар әйтүенчә, бала шуннан чыгып киткән җирдән кире кайтмаган. Шулай итеп, җитәкчелек полициягә хәбәр итәргә мәҗбүр була. Икенче көнне аны яшәгән йортларында үлгән килеш табалар. Үсмернең үләсе килүе турында әйткәне булмаган, иптәшләре, укытучылар белән дә конфликтка кермәгән.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Предупреждение суицида среди несовершеннолетних

классный час на тему :  " Предупреждение суицида среди несовершеннолетних"...

Памятка для родителей по профилактике суицида.

Советы для родителей, которые помогут изменить ситуацию, если замечена склонность несовершеннолетнего к суициду....

«Суицид – геройство или слабость»

методическая разработка по организации профилактики суицидального поведения детей и подростков...

презентация семинар на тему суицид в подростковой среде

В материале содержатся виды, классификация, типы суицидального поведенияматериал с чем связано данное проявление у подростков..Критерии и признаки суицида подростков с умственно отсталостью....

Памятка для родителей"Внимание, суицид!"

ПРИЧИНЫ ПРОЯВЛЕНИЯ СУИЦИДА ЧТО МОЖЕТ УДЕРЖАТЬ ПОДРОСТКА ОТ СУИЦИДА?...

В поисках истины с Маленьким Принцем. Профилактика суицида в начальной школе.

Цель:формирование у школьников позитивной адаптации к жизни, как процесса сознательного построения и достижения человеком относительно устойчивых равновесий отношений между собой, другими людьми...