БАШКАЛАР ТУРЫНДА ОНЫТМА
классный час на тему

Галипова Гадила Талгатовна

Кече яшьтәге мәктәп балаларында игътибарлы, төгәл, ярдәм­чел булу, өлкәннәрне ихтирам итү сыйфатлары тәрбияләү макса­тыннан, «Башкалар турында онытма» дигән занятие үткәрелә. Аны уздыруга әзерлек чорында «Үз-үзеңне культуралы тоту» дигән сериядә чыгарылган открытка, плакат, рәсемнәр, «Будьте любез- ны» дигән видеофильм, «Почта» уены уйнау өчен «Рәхмәт», «Гафу итегез!», «Рәхим итегез» дигән сүзләр язылган карточкалар әзерләп куела. Балаларның үз-үзләрен ничек тотуы турында сөй­ләүче китаплардан күргәзмә төзелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bashkalar_turynda_onytma.docx25.62 КБ

Предварительный просмотр:

БАШКАЛАР ТУРЫНДА ОНЫТМА

Кече яшьтәге мәктәп балаларында игътибарлы, төгәл, ярдәмчел булу, өлкәннәрне ихтирам итү сыйфатлары тәрбияләү максатыннан, «Башкалар турында онытма» дигән занятие үткәрелә. Аны уздыруга әзерлек чорында «Үз-үзеңне культуралы тоту» дигән сериядә чыгарылган открытка, плакат, рәсемнәр, «Будьте любез- ны» дигән видеофильм, «Почта» уены уйнау өчен «Рәхмәт», «Гафу итегез!», «Рәхим итегез» дигән сүзләр язылган карточкалар әзерләп куела. Балаларның үз-үзләрен ничек тотуы турында сөйләүче китаплардан күргәзмә төзелә.

Әлеге занятиегә әти-әниләрне, III — IV класс укучыларын чакырырга мөмкин.

Укытучы занятиене әңгәмәдән башлый.

  •  Без эштә, урамда, җәмәгать урыннарында, өйдә һәрвакыт башкалар белән аралашып яшибез. Шуңа күрә үзебезне ничек тотуыбыз, сүзләребез кешеләрне борчырга яисә шатландырырга мөмкин. Әгәр дә бер-беребезгә игътибарлы булсак, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итсәк, безнең үзебезнең дә, башкаларның да кәефе күтәрелә. Ә инде дорфа сүзләр әйтү, игътибарсызлык, чиста-пөхтә йөрмәү һәркемнең кәефен төшерә. Мондыйларны «тәрбиясез, әдәпсез, культурасыз кеше», диләр.
  •  Укучылар, мин класс, мәктәп тормышыннан берничә вакыйга сөйлим. Игътибар белән тыңлагыз, — ди укытучы.

...Алсу әнисенә: «Мин урамга уйнарга чыгам. Сәгать 7 ләрдә кайтырмын», —диде. Кыз урамда шактый вакыт уйнады. Аннары Фәридәләргә керде. Алар телевизордан мультфильм карадылар. Бераздан «Хәерле кич, нәниләр» дигән тапшыру булды... Аннары кино башланды. Шундый кызык кино. Алсу өйгә кайту турында бөтенләй онытты. Ә өйдә әнисе нишләргә белми. Күзләрендә яшь. Ул кызын урамнан да эзләп керде, «Алсуны күрмәдегезме!» —дип, кызының классташы Галиядән дә сорады.

  •  Юк, күрмәдем, — диде телевизор карап утыручы Галия. Ул урамда Алсу белән бергә уйнавын, аннары Алсуның Фәридәләргә кереп китүен оныткан иде.

Алсу гамьсез генә телевизор карый, ә аның әнисенең йөзендә күз яшьләре.

...Фәрит иптәшеннән китап алып торды. Ләкин аны вакытында китермәде. Билгеле инде, китап булмагач, малай дәрескә әзерләнмәде. Укытучы аңа «2»ле куйды.

...Галим Ильяска, туган көнеңә килермен, дип ышандырды. Әмма килмәде. Ә Ильяс аны озак көтте, шул сәбәпле башка эшләрен дә эшли алмады.

...Сания, экскурсиягә баргач, беркемгә әйтмичә, берүзе өйләренә кайтып китте.

...Балалар урамда йөрү кагыйдәләрен үтәмичә, урамны аркылы чыгалар. Бөлай эшләп, алар үзләренең тормышын куркыныч астына куялар, шулай ук шоферларга да зур борчу тудыралар.

  •  Менә күрәсезме, — ди укытучы. — Кайбер балалар, берни уйламыйча, ярамаган эш эшлиләр.

Аннары үз-үзеңне культуралы тоту турындагы видеофильм күрсәтелә, Владимир Маяковскийның «Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?» дигән шигыре укыла. Укучылар «Нинди эшләр яхшы, нинди эшләр начар була?» дигән сорауга җавап бирәләр.

Укытучы балаларның өйдә әти-әниләренә ничек булышулары, авыру иптәшләренең хәлен белергә баргач, аларга ничек ярдәм итүләре белән кызыксына. Аларны тыңлагач, В.Осееваның «Авыруның хәлен белде» дигән хикәясен укый.

Авыруның хәлен белде.

Валя бүген мәктәпкә килмәде.

  •  Валяның хәлен белеп кайт, бәлки ул авырып киткәндер, бәлки аңа нинди дә булса ярдәм кирәктер, — дип, иптәшләре Мусяга Валяларга барырга куштылар.

Муся килгәндә, кыз урын өстендә ята иде. Аның йөзе агарып киткән, яңагын марля белән бәйләгән.

  •  Их, Валечка!—диде Муся, урындыкка утырып,—Синең тешең сызлый, ахры, яңагың шешкән бит. Җәй көне минем дә яңагым шешкән иде. Белсәң иде ничек авыртканын. Җитмәсә, әби дә, әни дә өйдә юк иде...
  •  Минемени дә эштә шул, — диде Валя, яңагын тотып. — Авызны чайкасам, авыртуы бераз басылыр иде бәлки...
  •  Шулай шул, Валя. Авызны чайкагач, миңа да җиңелрәк булып киткән иде.
  •  Эх, авызны чайкасак..., — диде Валя. — Муся, кухняда чәйнек бар...
  •  Плитәгә кайнатырга куйган идеңме әллә! Кухняда нәрсәдер чыжлый. Барып карыйм әле...

Бераздан Муся Валя янына килде.

  •  Урамда яңгыр ява икән, — диде ул. — Ярый әле аякка галош киеп килгән идем.

Муся ишек төбенә юнәлде. Ул галошларын киде дә, ишеккә башын тыгып: «Валя, тизрәк терел. Мин синең яныңа тагын килермен. Көт», — дип чыгып китте. Валя авыр сулап куйды. Әнисенең кайтуын түземсезлек белән көтте ул.

  •  Ни өчен Валя мәктәпкә килмәгән! Әллә авырып киткәнме! — дип сорадылар иптәшләре Мусядан.
  •  Борчылырлык урын юк. Аның теше сызлый, яңагы шешкән, — диде кыз. — Җәй көне минем дә тешем сызлаган иде... Авызны чайкасаң, басыла ул.

Укытучы класска түбәндәге сорауларны бирә:

1. Муся Валяга нинди ярдәм итәргә тиеш иде?

 2. Муся киткәч, ни өчен Валя авыр сулап куя?

3. Сез бер-берегезгә ничек ярдәм итәсез?

Укытучы укучыларның җавапларын тыңлый һәм йомгак ясый. Аннары юмартлык һәм саранлык турында сүз башлый. Балаларны бу сүзләрнең мәгънәсенә төшендерә. Р.Ишморатованың «Яңа чана» хикәясен укый. Укучылар түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.

1. Раиләнең саран булуы нинди вакыйгада күренә?

  1. Ни өчен Илдар Раиләнең чанасын алмый?
  2. 3. Ни өчен яңа чана Раиләне шатландырмый?

С.Маршакның «Почта» шигыре укыла.

 Укытучы, шигырь эчтәлегенә бәйләп, элемтә хезмәткәрләренең эше, аларның һәр хатны, телеграмманы иясенә үз вакытында тапшырулары турында сөйли. Әңгәмә барышында балаларның кемнәрдән хат алулары, үзләренең кемнәргә һәм ниләр турында хат язулары, аларны уку нинди тәэсир калдыруы белән кызыксына. «Кешеләр, туган көннәре, бәйрәмнәр белән котлап, туганнарына, дусларына хатлар, открыткалар җибәрәләр, — ди укытучы. — Хатларда кешеләр үзләренең ничек эшләүләре, сәламәтлекләре турында да язалар. Ә сез, хөрмәтле укучылар, озын итеп хат яза алмыйсыз әле. Шуңа күрә туганнарыгызга, дусларыгызга ничек укуыгыз һәм эшләвегез турында рәсемнәр ясап җибәрә аласыз. Мондый хат алу һәркемне шатландырачак, аны кызыксынып караячаклар».

«Почта» уенын да уйнарга мөмкин. Ул уенны 8 Март бәйрәме алдыннан үткәрү кулай. Уенда катнашучылар өлкән класс укучылары ярдәмендә элемтә бүлеге бүлмәсе «төзиләр», аны җиһазлыйлар: өстәл, урындыклар, почта тартмалары куялар, конверт, открытка, маркалар әзерлиләр. Балалар элемтә бүлеге хезмәткәрләре вазифаларын башкаралар. Берәүләр конверт, марка, открытка «сата». Икенчеләр дусларына, танышларына хат, открытка язып, аларны почта тартмасына сала. Өченчеләр хатларга «пе- чать суга». Хат ташучылар хатларны тараталар. Аларда күңелле хәбәрләр, котлаулар. Бу уен һәркемгә шатлык алып килә. Соңыннан укытучы почта хезмәткәрләренең үз эшләрен төгәл башкарулары, кешеләргә шатлык китерүләре хакында сөйли. Балаларны да төгәл булырга өнди.

Укучылар, сөйләгән вакыйгалар, каралган видеофильм, шигырь эчтәлеген файдаланып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре турында сөйлиләр. (Бу эштә аларга укытучы ярдәм итә.) Ул кагыйдәләр түбәндәгечә булырга мөмкин.

  •  Әти-әниеңне, туганнарыңны һәм башка кешеләрне ихтирам ит, аларга булыш.
  •  Урамга уйнарга чыкканда әти-әниеңә, туганнарыңа кайда кем белән уйнаячагыңны, өйгә кайчан кайтасыңны әйт. Һәр эштә төгәл бул. Башкаларны көттермә. Өйдә сине көтеп торуларын, вакытында кайтмасаң, синең өчен борчылуларын беркайчан да онытма.
  •  Каникул вакытында башка авылга яки шәһәргә кунакка барсаң, әти-әниеңә, туганнарыңа хат язарга онытма. Исеңдә тот: алар сине сагыналар.
  •  Әгәр дә иптәшеңә вәгъдә бирсәң, аны үтә, вакытында үти алмасаң, сәбәбен аңлат.
  •  Өйдә берәрсе авырып китсә, аңа ярдәм итәргә тырыш, тавышланма.
  •  Энеләреңне, сеңелләреңне, кечкенәләрне ихтирам ит, алар белән уйна, һәр эштә үрнәк күрсәт.
  •  Классташың, дустың авырып китсә, аның хәлен белергә бар, авыруга кулыңнан килгән кадәр ярдәм ит.
  •  Мәктәптә үз-үзеңне тыныч тот. Укытучыга дәрес алып барырга комачаулама.

Соңыннан әдәпле, тәртипле булу турында язылган шигырьләр сөйләргә, җырлар җырларга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яшеннэр, еланнар, этлэр хэм башкалар турында

Табигать казаларыннан саклана белергә;  яшен вакытында, еланнар белән очрашканда, этләр һәм песиләр белән аралашканда   куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү максатыннан төзел...

Классный час "Балаларның ялганы турында"

Можно использовать в начальных классах....

Яңа стандартлар турында.

Ата-аналар җыелышында ФГОС турында сөйләү,уңышларыбыз турында җиткерү....

Фигыль турында кабатлау. Презентация. 4 класста татар теле дәресе.

Презентациядә фигыль турында үтелгәннәрне кабатлауга сораулар, терәк схемалар һәм күнегүләр бирелгән.  Алар йомгаклау дәресе өчен тәкъдим ителә....

Сыйныф сәгате. Тема: Әдәплелек турында сөйләшәбез.

Ә без бүген “Әдәпле булу турында сөйләшәбез” дигән телдән журнал чыгарырбыз. “Журналның “битләрен” ача барып, үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләре белән танышырбыз, аның  турындагы белемнәребезне ис...

“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.

Тема:“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.Максат. Әниләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Аналарның олы  зат  булуын, бөеклеген  төшендерү;  аларга ихтирам,...

Онытма син!

Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син!...