ҺӘРКЕМ ҮТӘРГӘ ТИЕШЛЕ КАГЫЙДӘЛӘР
классный час на тему

Галипова Гадила Талгатовна

  Әңгәмәгә әзерлек чорында укытучы балаларга җәмәгать урын­нарында (клубта, кибеттә, урамда, ишек алдында, киенү-чишенү урынында, мәктәп буфетында, ашханәдә) укучыларның үз-үзләрен ничек тотуын, өлкәннәргә ни дәрәҗәдә игътибарлы булуларын күзәтергә тәкъдим итә. Күзәтү нәтиҗәләре «һәркем үтәргә тиеш­ле кагыйдәләр» дигән темага әңгәмә үткәргәндә файдаланыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hrkem_utrg_tieshle_kagyydlr.docx16.73 КБ

Предварительный просмотр:

ҺӘРКЕМ ҮТӘРГӘ ТИЕШЛЕ КАГЫЙДӘЛӘР

  Әңгәмәгә әзерлек чорында укытучы балаларга җәмәгать урыннарында (клубта, кибеттә, урамда, ишек алдында, киенү-чишенү урынында, мәктәп буфетында, ашханәдә) укучыларның үз-үзләрен ничек тотуын, өлкәннәргә ни дәрәҗәдә игътибарлы булуларын күзәтергә тәкъдим итә. Күзәтү нәтиҗәләре «һәркем үтәргә тиешле кагыйдәләр» дигән темага әңгәмә үткәргәндә файдаланыла.

— Тормышта һәр кеше үз-үзен тотуның билгеле бер кагыйдәләрен үти, — дип башлый укытучы әңгәмәне. — Сез тормышта тәртипле һәм тәртипсез кешеләр белән очрашасыз. Аларның үз- үзләрен тотышына, кылган эшләренә бәя бирәсез...

  Укытучы балаларга мөрәҗәгать итә. Алар иптәшләренең үз- үзләрен ничек тотуы хакында сөйлиләр. Мисаллар китерәләр.

  Аннары укытучы Ш.Галиевнең «Ялгыш юлда» шигырен укый, укучыларга әсәрне игътибар белән тыңларга һәм «Ихсан нинди ялгыш эш эшләгән?», «Аның: «Мин дөрес юлда йөрим», — дип әйтүе дөреслеккә туры киләме?», «Ихсан шикелле балаларга сез нәрсә дип әйтер идегез?» дигән сорауларга җавап бирергә әзерләнергә куша. (Шигырь кыскартып бирелә.)

Ялгыш юлда.

Ихсан урманда                   Кулымда — компас,

Ялгызы йөри,                     Компас — алдашмый.

Чытырманнарга                  Уйламый-нитми

Керә ул юри.                      Йөрим монда мин,

Ерып чыга да —                 Бу компас барда

Китә юл буйлап.                 Дәрес юлда мин!

Китә юл буйлап,                 ...Сызгырып кайта

Шундый уй уйлап:              Ихсан урманнан.

Теләгән якка                       Компас — мәктәптән,

Барам, адашмыйм.             Компас — урланган...

Укытучы сорауларга җавап ала һәм аларны тулыландыра. Кечкенәдән үк намуслы, тәртипле булып үсәргә, өлкәннәргә һәм кечкенәләргә ихтирамлы, ярдәмчел булырга, кешеләрне кимсетмәскә, кыерсытмаска кирәклеге турында сөйли. «Яхшы, әдәпле Кеше үзе тәртипсезлеккә каршы көрәшә, иптәшләрен кимсетүгә юл куймый», —ди һәм А.Седугинның «Фил булу яхшырак» дигән мәкаләсен укый.

Фил булу яхшырак.

 Балалар бакчасына йөрүчеләр елга буена киттеләр. Юлда аларның һәрберсе нәрсә турындадыр сөйләшеп барды.

Ә бер кызны кыерсыттылар. Юан гәүдәле бер малай аның кулындагы конфетны тартып алды да авызына кабып йотты.

Кыз бу турыда беркемгә дә әйтмәде һәм еламады да. Тик аңа бик күңелсез булып китте.

Елга буена килеп җиткәч, балалар пароход һәм көймәдә балык тотучыны күрделәр.

— Мин пароходта пешекче булачакмын, — диде бер малай. — Матросларга котлет кыздырырмын.

— Ә мин балыкчы булам. Елгада кәрәкәләр тотармын, — дип сүзне дәвам иттерде икенче малай.

Кызны кыерсытканнарын күргән Вася:

— Мин фил булырга һәм балаларны кыерсытучылардан сакларга телим, — диде.

  Хикәяне укыгач, укытучы укучыларга «Юан гәүдәле малай кыз кулыннан конфетны тартып алып дөрес эшләгәнме?», «Бу хәл Ва- сяга ничек тәэсир иткән?», «Вася ни өчен фил булырга тели?», «Сезнең иптәшегез үзен юан малай шикелле тотса, сез аңа нинди чара күрер идегез?» дигән сораулар бирә һәм аларга җавап ала.

Әңгәмә дәвам иттерелә.

—  Сез тәнәфес вакытында буфетка, ашханәгә керәсез. Анда чират була. Кайчак чиратсыз керергә омтылучы укучыларны да очратырга туры килә. Билгеле, мондый тәртипсезлеккә беркем дә битараф калмый. Андыйларны тәртип бозмаска өндиләр.

Ә хәзер «Кибеттә» дигән инсценировка текстын укыйк әле. Анда сөйләнгәннәр турында үз фикерегезне әйтерсез. (Бу вакыйганы инсценировка итеп тә күрсәтергә мөмкин.)

Кибеттә халык шактый күп. Барысы да әйбер алырга чират тора. Шул чакны бер малай, чиратта тормыйча гына, конфет сатып алырга тели.

 Чиратка бас, — диләр аңа башкалар.

— Чиратта торырга вакытым юк, мәктәпкә соңга калам. Мине иптәшләрем көтә, —дип җавап бирә малай.

Сүзгә башкалар кушыла.

— Малайның вакыты юк икән, конфетны чиратсыз гына алсын,— ди бер хатын.

— Юк, чират торып алсын. Вакыты юк икән, конфет ашамыйча да түзәр, — ди бер хәрби кеше.

  Аннары: «Малай тәртип бозганмы?», «Конфетны чират тормыйча гына алырга омтылуы белән хаклымы ул?», «Малайга карата дөрес сүзне кем әйткән? Апамы, әллә хәрби кешеме?» дигән сораулар буенча фикер алышу үткәрелә.

Башка вакыйгаларны да сәхнәләштерергә була. Мәсәлән, «Мәктәпнең киенү-чишенү бүлмәсендә» дигән күренеш болай күрсәтелә ала:

Һәркем пальтосын, икенче аяк киемен беренче булып салырга һәм элеп куярга тырыша. Бүлмәдә этеш-төртеш, башкаларга беркем дә урын бирергә теләми. Шуңа күрә киенергә яки чишенергә бик күп вакыт китә, кайвакыт бәхәсләр кузгала, үпкәләүләр башлана.

«Урамда» дигән күренешне дә (балалар тротуарда уйныйлар, сикерәләр, шау-шу киләләр — башкаларга йөрергә комачаулыйлар) сәхнәләштереп күрсәтергә мөмкин.

Укытучы әңгәмәне дәвам иттерә.

  Укытучы, теге яки бу эшне үтәргә сүз биргәч, сүзеңдә торырга, кешеләргә комачауламаска, чисталыкны сакларга, тәртипле, намуслы булырга кирәклеге турында сөйли. Аннары балаларның игътибарын плакатка язылган сүзләргә юнәлтә. (Плакатны тактага элеп куярга мөмкин.)

Тормышта билгеле бер тәртип кагыйдәләре бар. Алардан башка яшәү шактый читен булыр иде. Шуңа күрә кеше ул кагыйдәләрне үтәргә тиеш.

Сез бергәләп эшлисез, уйныйсыз, күңел ачасыз. Бу чараларда уңышка ирешү һәр кешенең тырышлыгына бәйле. Шуңа күрә иптәшләрегезне авыр хәлдә калдырмагыз. Үзегездән таләп ителгән эшне җиренә җикереп башкарыгыз.

Мәктәпкә кергәндә, үзеңнән алдагы кешене узарга тырышма, киену-чишенү бүлмәсенә чират белән кер.

Өйдә, мәктәптә, урамда, җәмәгать урыннарында чисталыкны сакла, кәгазь кисәкләрен, ашамлык калдыкларын махсус кәрзингә яки чүп савытына сал. Бинага кергәндә аягыңны яхшылап сөрт.

Урамда кычкырып сөйләшмә, сызгырма, башкаларга комачаулама.

Автобуста, трамвай, троллейбуста морожный ашама. Морож- ный, эреп, кешеләрнең өс киемен пычратырга мөмкин.

Һәркайда тәртипле, намуслы бул.

Барлык кагыйдәләрне дә санап чыгу мөмкин түгел. Кайбер кешеләр тәртип бозганда сиңа күңелсез булуын исеңә төшер. Шул вакытта син төрле очракта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклегенә җиңел төшенерсең.

Һәр урында да — сине кеше күрми торган урыннарда да — тәртипле бул.

Мәктәптә, өйдә, урамда, җәмәгать урыннарында, үз-үзеңне ничек тотуыңа карап, синең үзеңә, гаиләгезгә, әти-әниеңә, классыңа, мәктәбеңә бәя бирәләр. Әти-әниең, иптәшләрең, укытучыларың, мәктәбең намусына тап төшермә. Моны бервакытта да исеңнән чыгарма.

Аннары әңгәмәгә йомгак ясала. Соңыннан әдәплелек, намуслылык турындагы шигырь, җырлардан төзелгән концерт номерлары күрсәтергә мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар

3-4- класска математикадан кагыйдәләр, таблицалар . Интерактив так И.ттт...

Тема:Рәхмәт һәркем өчен рәхәт

Тема:Рәхмәт һәркем өчен рәхәт...

Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?

Йолдызлар сәгате уены....

"Юл йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!"

Тема: Юлда  йөрү кагыйдәсен белергә тиеш һәркем!(Башлангыч класс укучылары өчен уен-дәрес)...