Тема:Рәхмәт һәркем өчен рәхәт
классный час на тему

 

Тема:Рәхмәт һәркем өчен рәхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rhmt-hrkem_ochen_rht..doc29 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:Рәхмәт һәркем өчен рәхәт

максат:

1)Кешеләрнең бер-берсе белән

очрашканда рәхмәт сүзен

куллануларының әһәмиятен

һәм кирәклеген ачып бирү.

2)Фикер йөртергә,үз фикерләреңне исбатларга өйрәтү.

3)әдәмлелек сыйфатлары  тәрбияләү.

Материал:1)Ф.Яруллин хикмәтле сүз

2)И.Туктар Рәхмәт һәркем өчен рәхәт (татар-теле-4)

3)Х.Халиков якты сүз.

4)Х.Ш.Гарданов Без китап яратабыз 101-103 бит.

5)Ф.Бәдретдин Тәмле сүз китапчык.

Җихазлау Тест Рәхмәт эйтә беләсеңме?

План.

1)Оеш.өлеше

-Өйгә бирелгән эшне тикшерү.

2)Уку мәсьәләсен кую.

-Бер сүзне күп сөйләсәм,

Аны тәмам иләсәм

Тирги мине һәммәсе:

Туйдырамын,янәсе.

Ә мин шундый сүз беләм-

Ул сүздән туймый һичкем.

Тиргәмиләр,үпмиләр,

Сөйләп торсаң да өч көн.

Кыен түгел әйтергә,

Бик ансат,рәхәт үзе.

Сезгә дә өйрәтәм аны,

Ул була рәхмәт сүзе.

-Укучылар,шигырьдә нинди хикмәтле

Сүз турында әйтелә?Ул нинди сүз?

-Ни өчен.рәхмәт сүзен ягымлы сүз дип

әйтәбез?Тәрбия сәгатендә нәрсә турында сөйләшәчәкбез.

3)Уку мәсьәләсен чишер.

1 нче бирем.

-Ни өчен кеше рәхмәт сүзен әйтә?

-Рәхмәт ул-үзеңнең сөенгәнне күрсүтү.

2 нче бирем.

-Кеше кайчан рәхмәт сүзен әйтә?

-җаваплар.

(Бер укучым Зайнуллина Эльвина үзенең

мондый фикерен эйтте.Әгәр дә укытучы

миңа такта сөртәр өчен чүпрүк тегәргә

кушса,мин тегеп килгәч,рәхмәт әйтергә

тиеш ди.Аның бу җавабында карата мин

Ф.Яруллиның түбәндәге шигырен укып

күрсәттем.

                   Алма бирсәң дә

                    Рәхмәт дип ала,                                              

                     Хэлвә бирсәң дә

                      Рәхмәт дип ала,

                       Илгиз шулкадәр

                       Әдәпле бала

                       Эшкә кушсаң да

                       Рәхмәт дип кала.

-Димәк укучылар,Илгизнең кайсы рәхмәте урынсыз?Ни өчен?

3 нче бирем.

-Рәхмәт сүзе кулланылган нинди шигырьләр,хикәяләр укыганыгыз бар?

-Җаваплар.И.Туктар Рәхмәт һәркем өчен рәхәт.

Ш.Галиев Рәхмәтләр хакында

Ә.Кари Гөлләрем һ.б.

Х.Халиков.Якты сүз.

4 нче бирем.

-Әе,укучылар рәхмәт әйтү-әдәплелек

билгесе.Чын күңелдән,бер-беребезгә рәхмәт

сүзләрен кызганмыйча әйтергә кирәк.

Ә сез үзегез,рәхмәт әйтә беләсезме?

әйдәгез тикшереп карыйк.

                  Тест Рәхмәт әйтә беләсеңме?

-Тест нәтиҗәләре буенча фикер алышу

5 нче бирем.

-Кайчан,кемнәргә,нәрсәгә рәхмәт әйтергә?Шушы сорауларга җавап эзлик эле.

                                                 Рәхмәт-зур сүз.

-Әгәр сезгә бүләк бирсәләр-рәхмәт әйтегез?

-Әгәр сезне усал каздан якласалар,рәхмәт диегез.

-Сина юл өйрәтсәләр,рәхмәт әйт?

-Сиңа зур үс дисәләр,рәхмәт әйт?

Рәхмәт әйтә белә әйбәт малай,әйбәт кыз.

Рәхмәт ул әйбәт сүз,зур сүз,олы сүз.

Әйтергә дә

Шулкадәрле

Рәхәт сүз ул?

Сез ничектер?

Яратам мин.

Рәхмәт сүзен

2)Рефлексия.

-Дәрестә нинди яңа белемнәр үзләштердегез?

1)Йомгаклау.

-Өй эше бирү.Сиңа ни өчен кемнәр рәхмәт әйткәне бар?Инша язырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

4нче сыйныф. Татар теленнән эш программасы (татар төркеме)

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен эш программасы тәкдим итәм. 2010 елда чыккан прогаммага нигезләнеп төзелде. атнага 3 сәгать (елга 105 сәгать)...

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфат дәрәҗәләре" темасы буенча дәрес планы

4не сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасы буенча дәрес планы....

4сыйныф (татар төркеме) "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе"презентация

4нче сыйныфның татар төркеме өчен "Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе" темасына презентация....

“Мин чисталык яратам” дигән темага дәрес эшкәртмәсе ( 2нче сыйныф, рус төркеме)

Максат. 1.1 ”Шәхси гигиена” темасына караган сүзләрне һәм җөмлә    калыпларын сөйләмдә куллануны оештыру;                 1.2  Тартымл...

3нче б сыйныфы рус төркеме. Тема: Бәйләнешле сәйләм үстерү.“Ашханәдә».

Ныгыту:“Ашханәдә»темасы буенча алган белемнәрне.Үстерү максаты: укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәти...

Доклад на тему: "Татар теле дәресләрендә этномәдәни мирасны куллану" (3-4 сыйныфлар, татар төркеме)

Татарстан Республикасында гомуми белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп а...