СИН ҺӘМ СИНЕҢ ИПТӘШЛӘРЕҢ
классный час на тему

Галипова Гадила Талгатовна

Әңгәмәгә әзерләнгәндә укытучы балаларның үзара мөнәсәбә­тен, бер-берсенә ни дәрәҗәдә игътибарлы булуларын, үзара сөйләшкәндә нинди «шифалы сүзләр» куллануларын игътибар белән күзәтә һәм тыңлый.

Әңгәмә балаларның дуслык турында, иптәшләрендәге нинди сыйфатларны хуплаулары, кайчакта классташларына ни өчен үпкәләүләре хакында сөйләшүдән башлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sin_hm_sinen_iptshlren.docx22.15 КБ

Предварительный просмотр:

СИН ҺӘМ СИНЕҢ ИПТӘШЛӘРЕҢ

Әңгәмәгә әзерләнгәндә укытучы балаларның үзара мөнәсәбәтен, бер-берсенә ни дәрәҗәдә игътибарлы булуларын, үзара сөйләшкәндә нинди «шифалы сүзләр» куллануларын игътибар белән күзәтә һәм тыңлый.

Әңгәмә балаларның дуслык турында, иптәшләрендәге нинди сыйфатларны хуплаулары, кайчакта классташларына ни өчен үпкәләүләре хакында сөйләшүдән башлана.

  •  Чын дуслык нинди була? Ул ничек һәм нинди эшләрдә сынала? Синең чын дустың бармы? Кем ул? Бүген без менә шулар турында сөйләшербез, — ди укытучы һәм әңгәмәне дәвам иттерә:
  •  Син иптәшең белән аның нинди дә булса яхшылык эшләве, бу эшнең сиңа файдалы булуы өчен дуслашмыйсың. Аның нәрсә белән булса да кызыксынуы, дөньяга карашы сиңа якын. Сез берберегезне бик тиз аңлыйсыз. Шуңа күрә дуслашасыз да. Билгеле, үзләренә дусларны кешенең тышкы матурлыгына, модалы киеменә карап та сайлаучылар бар. Андыйларның бервакытта да чын дуслары булмый. Ә дуслардан башка гына кеше бәхетле була алмый.

Аннары бер укучыга В.Осееваның «Моның өчен дә түгел, тегенең өчен дә түгел» дигән хикәясеннән түбәндәге өзекне укырга тәкъдим ителә:

Костя сыерчык оясы ясады да янына Вованы чакырып китерде:

  •  Кара әле, менә нинди кош оясы ясадым,—дип сүз башлады ул.
  •  Ай-яй, шәп оя! Костя, миңа да шундый ук оя ясап бир әле, — диде Вова. — Ә мин сиңа моның өчен планер ясап бирермен.
  •  Ярар, — дип ризалык белдерде Костя. — Ләкин тегенең өчен дә, моның өчен дә түгел. Шулай сөйләшик, яме: син миңа планер ясап бирерсең, мин сиңа сыерчык оясы бүләк итәрмен.

Укытучы «Бәлки Костя дөрес фикер йөртмидер?», «Әгәр дә иптәшең синнән берәр нәрсә сораса, аны бушка гына бирмәскә кирәктер?» дигән сораулар куеп, укучыларны бәхәскә тарта. Аннары тагын балаларга мөрәҗәгать итә: «Ә безнең класс укучылары бер-берсенә карата нинди мөнәсәбәттә? Сез кем белән бергә уйнарга, эшләргә телисез? Ә кем белән дуслашырга теләмисез? Ни өчен?»

Әңгәмә дәвам иттерелә.

  •  Чын дуслык һәр җирдә дә гадел булуны таләп итә. Сез, әйтик, тәртип бозсагыз (сер түгел, безнең арада андыйлар да бар), үзегезнең ярамаган эш эшләвегез турында әйтергә батырчылык итмисез, киресенчә, иптәшегезне гаепле итәргә тырышасыз. «Мин гаепле түгел, Айрат беренче булып башлады», — дисез. Бу — гаделлек билгесе түгел.

Менә тагын бер мисал.

Кичә балалар качышлы уйнадылар. Айдар рәттән берничә тапкыр эзләүче булды. Бик нык арыды. Ләкин аны берәү дә кызганмады. Бер уеннан соң малай янына Алсу килде дә: «Айдар, син бик арыгансыңдыр инде. Беребезне дә эзләп таба алмыйсың. Бераз ял ит, я качучы бул. Синең урыныңа үзем эзләүче булырмын», — диде. Кызның бу сүзләрен ишетүгә: «Болай эшләү гадел түгел. Айдар безне эзләп тапканчы уйнасын», — диделәр башкалар, шау-гөр килеп.

Аннары класска түбәндәге сораулар куела: Ни өчен Алсу Айдарга үзенең ярдәмен тәкъдим иткән? Бу турыда сез нәрсә уйлыйсыз? Безнең класста кемне чын дус, иптәш дип әйтеп була?

Сорауларга җавап алгач, Рәисә Ишморатованың «Яңа чана» хикәясе укыла һәм класска түбәндәге сораулар куела: Раилә чанасын Илдарга ни өчен бирми? Раилә сездә нинди тәэсир калдыра? Фирая белән Гүзәл нинди балалар? Бу балаларның кайсылары иптәшләренә ярдәм итәргә әзер? Аларны чын иптәш дип атарга буламы? Ни өчен?

Җавапларны тыңлаганнан соң, укытучы «Минем әтинең дусты» дигән хикәядән бер өзек укый һәм әңгәмәне дәвам иттерә:

Дуслык, иптәшлек кешегә бәла килгәндә аеруча ачык чагыла. Хикәядә Хәйдәрнең суга бата башлаган иптәшен коткарып калуы сурәтләнә. Ә башка малайлар бу урыннан тыныч кына китеп барганнар.

Турылыклы дус булу — иптәшеңнең шатлыгын да, кайгысын да уртаклашу, бәла килгәндә аңа ярдәм итү дигән сүз ул. Дустың тормышта ялгышырга, төрле кыенлыкларга очрарга мөмкин. Мондый чакта син аның турылыклы ярдәмчесе, киңәшчесе, аңа дөрес юл күрсәтүче булырга тиеш.

Хәзер В.Сухөмлинскийның «Тормышта ничек яшәргә?» дигән хикәясен тыңлагыз һәм «Катя ни өчен елаган?» дигән сорауга җавап бирегез.

Тормышта ничек яшәргә?

Кечкенә Катяның шатлыгы зур. Ниһаять, аның әтисе сәламәтләнде. Бер елдан артык авырды ул, больницада да ятты. Аңа өч операция ясадылар. Катя һәм аның әнисе кайгыдан нишләргә белмәделәр. Катя төнлә белән йокыдан уянганда, әнисенең әкрен генә елавын ишеткәли иде.

Ә бүген кызның әтисе эштә. Ул сау-сәламәт, күңеле дә көр аның.

Катя ишек алдында классташлары Петя белән Гришаны очратты һәм:

  •  Безнең әти сәламәтләнде! —дип, алар белән үзенең шатлыгын уртаклашты.

Малайлар Катяга гаҗәпләнебрәк карадылар, җилкәләрен си- керткәләделөр де, берни әйтмичә, туп тибәргә чаптылар.

Катя ниндидер уен уйнаучы кызлар янына килде һәм:

  •  Безнең әти сәламәтләнде, — дип сүз башлады.
  •  Шуннан нөрсө булган? — диде Нина, гамьсез генә.

Катяның тамагына төер утыргандай булды, аңа сулыш алу кыенлашты. Ул ялгыз үсеп утырган агач янына килде дә елап җибәрде...

  •  Катя ни өчен елаган? Аның иптәшләре урынында сез булсагыз, нишләр идегез? — ди укытучы һәм, балалар фикерен тыңлагач, шундый нәтиҗә ясый: — Исеңдә тот, син ялгыз түгел. Син кешеләр арасында яшисең. Син кешеләргә ярдәм итәргә әзер булырга тиешсәң.

Ниһаять, әдеплелек турында бер мәсьәлә-ситуация китерелә.

Ул нәрсәне белми?

Юлда малай бер бабайны очратты. Бабай бик күп әйбер күтәргән иде.

  •  Әй, бабай, — диде малай, — синең бер китабың төшеп калды!
  •  Минем бар әйберем дә үземдә шикелле, ул минеке түгелдер,—диде карт.
  •  Юк-юк, синең китап ул,—диде малай. — Мин карап килдем, синең оч китабың, бер портфелең һәм бер төенчегең бар иде. Барысы биш кисөк әйбер. Ә хәзер кулыңда дүртәү генә.
  •  Һи, улым, син математиканы бик яхшы беләсең икән. Әмма син бер кагыйдәне начар үзләштергәнсең, — диде ул, җирдәге китапны алып.

«Бабай нинди кагыйдә турында әйткән?», «Малай нәрсә эшләргә тиеш иде?» дигән сораулар буенча сөйләшү үткәрелә.

Шуннан соң укытучы плакатка язылган түбәндәге кагыйдәләрне укый һәм аларны истә калдырырга куша:

Яхшы иптәш белән шатлыкны уртаклашасың, кайгыны җиңел кичерәсең.

Иптәшләрең белән әйбәт мөгамәләдә бул: аларга кушаматлар такма, кычкырма, «шифалы сүзләр» («рәхмәт», «рәхим ит» һ.б.) әйтергә онытма, алар белән очрашканда исәнләш, аерылышканда саубуллаш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Изложение по вопросам "Синичка"

 Цели:  формирование умения работать с текстом, устанавливать связь предложений в тексте; формирование умения воспринимать, излагать и составлять текст; воспитание гуманного отношения к братьям нашим ...

Изобразительное искусство + развитие речи. Комбинированный урок. 2 класс. "Синяя птица Гжели"

Урок проводится после проведения урока изобразительного искусства "декоративное рисование, знакомство с техникой гжели". Ученики работают по группам, сказка про синюю птицу может быть устной или запис...

Несказанное, синее,нежное...

внеклассное мероприятие, посвящённое Сергею Есенину...

Классный час «Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»

«Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең» дип исемләнгән сыйныф сәгатендә китап турында, әһәмияте белән таныштыру бирелгән....

"Китап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең"

Башлангыч сыйныф укучылары белән уздыру өчен китап бәйрәме....

Урок литературного чтения во 2 классе УМК "ПНШ" "Поход в Музейный Дом" М.Шагал "Синий дом", О.Дриз "Синий дом"

Конспект урока литературного чтения составлен по УМК «Перспективная начальная школа» для 2 класса.Урок составлен в соответствии с требованиями ФГОС. На материале стихотворения О. Дриза «Синий до...

китап киңәшчең синең ,дустың, ярдәмчең синең

Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү....