Сценарий для татарской ёлки
материал на тему

Габдулхаева Гульназ Ваззиховна

Сценарий новогоднего праздника для детей начальных классов "Татар балалар чыршы бэйрэме-2015"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_balalary_chyrshy_byrme_2015_el.doc73.5 КБ

Предварительный просмотр:

СЦЕНАРИЙ

Гареева Гульназ Ваззиховна

учитель начальных классов

и татарского языка

МБОУ СОШ №1 г. Можги

 Удмуртской Республики

2015

Бу кичә Удмуртия Республикасының Можга шәһәрендә яшәүче татар балаларына багышланган чыршы бәйрәме. Бәйрәм балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныфбалалары өчен төзелгән. Бәйрәм мавыктыргыч, күңелле итеп әкият геройларын кулланып алып барыла. Зал бәйрәмчә бизәлгән, уртада бик матур чыршы тора.

 Катнашучылар:

  • Татар телен өйрәнүче балалар
  • 1 нче алып баручы
  • 2 нче алып баручы
  • Укучылар
  • Убырлы
  • Шүрәле
  • Балалар
  • Кыш бабай
  • Кар кызы
  • Яңа ел
  • Звукооператор  

Татар балалары чыршы бәйрәме 2015 ел

Карима: Хәерле көн,кадерле балалар,хөрмәтле укытучыылар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлшып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын!

Регина:  Бүген бездә зур бәйрәм!

                 Бүген Яңа ел килә!

                 Безнең күңелләр җырга

                 Һәм биюгә җилкенә.

Карима:   Бераз гына моңсу да,

                 Ник икәнен мин беләм.

                 Хушлашабыз чөнки без,

                  Бүген иске ел белән.

Регина:    Күрегез бу чыршыны!

                  Чыршының да чып-чыны

                  Нинди төз, матур,биек-

                  Тора түшәмгә тиеп.

Рамиля: Бүлмәдә чыршы агачы,

                Ул яшелдән киенгән

                Чыршы да урманнан безгә

                Бәйрәм итәргә килгән.
               Уенчыклар белән аны

                Бизәдем төрле төскә,

                Кызыл йолдыз ясап куйдым,
               Балкысын өчен өстә.

Карима: Исәнме, чыршы, исәнме!

   Яңа ел килеп җитте.

   Күңелле чыршы бәйрәмен

   Балалар күптән көтте.

Регина: Син килдең бүген киенеп,

               Бизәнеп, матурланып.

   Безгә нәни дусларыңа,
  Күңелле җырлар алып.

Карима:  Матур чыршыны

                Күреп туймыйбыз,
  Чыршы янында

    Җырлап уйныйбыз.

Регина: Чыршы бәйрәме-

               Ямьле бәйрәм бит,

   Чыршы янында
  Җырлап әйләник.

Җыр: “Чыршы”

  1. Чыршы, чыршы, без сине

Сагнып көттек ел буе

Син тагын да матурырак,

Бизәлгәнсең бу юлы.

  1. Энҗе карлар явып үткән,

Яшел  ылысларыңа,

Күп бүләкләр китергәнсең,

Без нәни дусларыңа.

Карима: Балалар, чыршыга бигрәк ошады инде сезнең җыр.

 

К. Никита:  Төрле-төрле утлар яна,

                       Без уйныйбыз әйләнеп. 

                       Бигрәк матур, бигрәк ямьле

                       Безнең чыршы бәйрәме.

Егор: Безгә бүген Кыш бабай

           Зур бәйрәм бүләк итте.

          Яңа ел бәйрәменә

          Чыршы да килеп җитте.

          Яшел чыршы, басып торчы

          Залның түрендә.

          Килдек бергә без биергә

          Синең тирәңдә.

Регина: Кыш бабай кардан өеп
  Тау ясап бирде безгә.

   Биек матур чыршы кертеп
  Утыртты бүлмәбезгә.

Карима:Чыршы әйләнәсендә
    Әйдә, биибез бергә.

    Яңа елны каршылау
   Бигрәк күңелле безгә.

Регина: -Рәхмәт, балалар. Ә хәзер безгә “Кояшкай” балалар төркеме үзләренең җырларын бүләк итәрләр

Камиля: Без- нәниләрне

Кыш та сагынган.

Төнлә килеп ул,

Карлар яудырган.

Бәскә төренгән
Агач башлары.

Бүгеннән безгә,

                                Бәйрәм башланды.

Карима: (Телефон шалтырый.)   Алло, татар балалары чыршы бәйрәме  тыңлый. Кем әле бу? Кыш бабай? Балалар, тыңлагыз әле, Кыш бабай нәрсә әйтер икән?

Кыш бабай: (тавышы ишетелә): Оныгым Кар кызы белән сезнең котлау һәм чакыру кәгазегезне алдык. Без бик шатландык, тиз генә җыендык та юлга чыктык тик менә:

                                                Урманда буран, карны очыра,

Карны туздыра, каты сызгыра.

Ап-ак булганнар басу-кырларым.

Кар белән тулган урман юлларым.

Шуңа күрә без туктап калдык, юлларны чистартырга балаларны  җибәрмәссезме икән?
Регина:  Хәзер, хәзер, бабакай, берәр чарасын табарбыз.

  • Балалар, урманны кемнәр яхшы белә? Көрәкләрне алып,  юлларны чистартып  кайтыгыз.Әйдәгез, урман белән таныш җәнлекләрне җибәрик.

(Утлар сунә.Убырлы керә.)

Убырлы:Нәрсә бу? Кем әле мондагы юлны кардан чистарткан? Иртән генә

м-о-о-ндый кар көртләре иде. Кем минем урманда хуҗа булып йөргән? Мин- убырлы карчык. Мин аларга күрмәгәннәрен күрсәтермен! Кайда соң әле Шүрәле, аңа әйтергә кирәк. Ә-ә-й, Шүрәле!

(Шүрәле керә. Бии- бии керә.)

Шүрәле: Нәрсә, Убыр, нигә кычкырасың?

Убырлы: Шүрәле, карале, кемдер юлны чистарткан. Кем өчен ачып куйдылар икән аны?

Шүрәле: Ах, аңгыра, юләр карчык, надан карчык. Кыш бабайга куйганнар ич юлны ачып.

Убырлы: Ха-ха-ха! Ул балалар бакчасына барадыр. Капчыгында бүләкләре дә бардыр әле! Менә без аны шушы урында көтеп торабыз да бүләкләрне тартып алабыз...

Шүрәле: Мин аны башта кытыклап үтерәм, аннан соң конфетларын берүзем ашап бетерәм.

Убырлы: Ә мин?.. Миңа нәрсә кала?

(Төрткәләшеп алалар, аннары килешеп, җырлый-җырлый чыгып китәләр):

            Ах, Кыш бабай, таныш бабай,

Капчыгыңны чиш, бабай.

(Ут яна, телефон шалтырый).

Карима:  Алло. Кыш бабай,

                  Безнең эшләр бик яхшы.

Аю балалары сезнең

Килер юлны чистартты.

(Ут сүнә).

(Кыш бабай белән Кар кызы керәләр. Алар артына посып Шүрәле белән Убырлы керә).

Шурәле: Стой! Кулларыңны күтәр! (Кыш бабай кулларын күтәрә капчык төшеп китә).

(Убырлы капчыкка килә. Шул вакытта Кар кызы Шүрәлегә кар ата).

Шурәле: А-ай! Кем миңа кар белән атты? Синме убырлы карчык? Мин  сине...Хәзер!
(куа башлый).

(Убырлы капчыгын ташлап йөгерә. Кыш бабай артына кача.)

Убырлы: Коткар , мине, Кыш бабай,

         Бу җен котырган бугай.

Кыш бабай: Менә хәзер икегез дә үзегезгә тиешле җәзаны алырсыз.

(икесен дә колакларыннан эләктереп ала.)

Шурәле: Барысына да бу Убыр гаепле.

Убырлы: Кыш бабай, мин түгел, Шүрәле гаепле, ул сезне кытыклап үтермәкче, конфетларны берүзе ашап бетермәкче булды.

Кыш бабай: Икегез дә гаепле. Хәзер без сезне менә шушы капчыкларга салабыз да бәйләп куябыз.

(Алар кермәскә тырышалар. Кыш бабай капчык авызларын бәйләп куя да “капчыклар”ны чыгарып җибәрә).

Кар кызы: Кыш бабай, әйдә тизрәк  балалар янына китик инде. Менә бит алар  сиңа нинди чакыру җибәргәннәр:

        

Суык бабай кил безгә

Яңа ел бәйрәменә,

Чыршы әйләнәсендә,

Җыр җырлап әйләнергә.

Уенчыклар, бүләкләр
Безгә тагын алып кил.

Соңга калма, бабакай,

Атлап түгел, чабып кил.

Кыш бабай: Соңга калырга ярамый. Әйдә, кызым, киттек.

(Чыршыны әйләнеп узалар. Залда  ут яна).

Кыш бабай: Исәнмесез, балалар!

Кар кызы: Исәнмесез, өлкәннәр!

Кыш бабай: Яңа ел белән котлыйбыз!

Кар кызы: Яңа уңышлар телибез!

Кыш бабай: Бәхет керсен һәр өйгә!

Кар кызы: Иминлек булсын җирдә!

Кыш бабай:  Шатлык килсен һәр көндә!

Кар кызы: Нур булып иңсен йөзгә!

Кыш бабай: Сәламәтлек булсын юлдаш!

Кар кызы: Тыныч һәм бай булсын еллар!

Регина: Рәхмәт, Кыш бабай, рәхмәт Кар кызы! Нишләптер бәйрәм бик күңелсез барган кебек әле...

Кыш бабай: Нигә?

Карима: Чыршыдагы утлар янмый бит!

Кыш бабай: Әйе, яхшы түгел. Тик ул утлар кабынсын өчен ике шартымны үтәргә кирәк.

Регина: Нинди?

Кыш бабай: Кыш бабай турында җыр җырларга.

(җыр “Кыш бабай”)

Кыш бабай: Рәхмәт, карт кешене куандырдыгыз. Икенче шартым: мин бик нык кар яратам, ә ул монда бөтенләй күренми. Кызым, үзеңнең дусларыңны – кар бөртекләрен бирегә чакыр әле. Бөтерелсеннәр әле бер...

"Кар бөртекләре" биюе.

Кыш бабай: Рәхмәт, акыллыларым.

(Чыршыдагы утлар кабына. Балалар чыршы тирәли җырлап әйләнәләр.)

Җыр “Үсте чыршыбыз урманда”

Кыш бабай: Ах, балалар, бик ардым мин.

Карима: Син, бабакай, утыр, ял ит. Ә без сиңа шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз.

(Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр).

(Кыш бабай бүләкләр өләшә.)

Кыш бабай белән уен “Өшетәм”

( Кыш бабайның өшеткән балалар белән биюе).

Регина:(ишеккә күрсәтә), Кыш бабай, кара әле, ниндидер капчыклар кереп килә.


Шүрәле белән убырлы керә.

Шүрәле: Син безне кызган бераз, коткарчы, Кыш бабам.

        Моннан соң үзеңә дә, кызыңа да, нәселеңә дә тимәм.

Убырлы: Башкалардан да тидермәм,

Ул минем дустым, диеп
Аңа урманда йөрергә
Мин үзем куштым, диеп.

Кыш бабай: Мин сезне гафу итәрмен, ә балалар гафу итәрме соң?

Карима: Гафу итәбезме? Безнең бәйрәмдә калсыннармы?

(Музыка уйный, Яңа ел килеп керә)

Яңа ел: Исәнмесез, кадерле дуслар! Минем кебек яңа гына туган яшь иптәшләр һәм күпне күргән өлкәннәр! Сезгә яңа бәхетләр һәм яңа уңышлар алып килдем.

Регина: Елан елы, бик уңышлы булды дип уйлыйбыз. Киләсе ат елы да безгә уңышлар, шатлыклар, тынычлык, сәламәтлек алып килсен.

Кар кызы: Кыш бабай безгә китәргә дә вакыт җитте.

Кыш бабай: Кадерле балалар, кунаклар, сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Сезгә яңа шатлыклар, бәхетләр телим.

Сау булыгыз!

Балалар бакчасы һәм 1-4 сыйныф балалары башкаруында концерт номерлары, уеннар үткәрелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий Приключения у новогодней ёлки

Новогоднее представление для учащихся начальных классов. В постановке могут участвовать как сами дети, так и родители, и учителя....

Сценарий праздника "Приключения у новогодней ёлки"

Поздравить с Новым годом ребят спешат лесные звери, Дед Мороз и Снегурочка. Но по пути Дед Мороз теряет мешок с подарками. Зверята спешат на помощь, но им мешает Баба Яга. Помощь ребят помогает зверят...

Сценарий новогоднего утренника "Вокруг ёлки"

Сценарий праздника с использованием игровых и интерактивных технологий предназначен для обучающихся начальной школы....

Сценарий семейной новогодней ёлки

Сценарий семейной новогодней  ёлки для проведения в классе...

Сценарий классного праздника "Ёлка 100 лет назад" (Традиции празднования Нового года в России).

Сценарий построен на основе сказочной повести Е.Ракитиной "Приключения новогодних игрушек" и книги "Ёлка"....

Сценарий праздника Рождественской ёлки в начальной школе

Сценарий праздника Рождественской ёлки в начальной школе...