Китап- белем чишмәсе
классный час (2 класс) на тему

Гарипова Айгуль Котдусовна

Бу сыйныф сәгате барышында укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләнә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kitap_-_belem_chishmse.doc69 КБ

Предварительный просмотр:

               “Китап – белем чишмәсе!”

 

Укытучы. Юк аягы, юк күзе,

                   Сөйли, өйрәтә үзе.

                   Телгә аннан оста юк,

                   Аннан якын дус та юк.

Укучы.     Кулдан кулга йөри ул,

                   Бөтен телдә сөйли ул.

                   Белмәгәне юк аның,

                   Көзгесе ул дөньяның.

Укучы.     Бик күп тел белсә дә,

                   Сөйләшми бер телдә дә.

                   Өйрәним, дисәң, өйрәтә,

                   Карышмый беркемгә дә.

                   Ул нәрсә? (Китап)

Укытучы. Әйе, укучылар. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә китап турында. Ул “Китап – белем чишмәсе” дип атала.

                   Кем күп белергә теләсә -

                   Китап була кулында.

                   Менә хәзер сүз башлыйбыз

                   Шул якын дус турында.

        Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз – белем йортына – мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул – белем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче эш итеп кулга китап аласыз.

        Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.

тормыш синең алга берсеннән- берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.

Укытучы.  -Укучылар, китап безне ниләргә өйрәтә соң?

Укучылар.    

     -  Китап әдәпле булырга өйрәтә.

  • Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә.
  • Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра.
  • Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә.
  • Китап хезмәтне яратырга өйрәтә. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли.
  • Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.

(Плакаттагы мәкальләрне, “канатлы сүзләрне” уку)

  • Китап – белем чишмәсе.
  • Китап – галим, телсез мөгаллим.
  • Белем алыйм дисәң ничаклы,

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.

  • Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә.
  • Китапсыз көн – югалткан көн.
  • Китап – ул адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе...
  • Китапны дусны сайлаган кебек сайла.
  • Китап – бакча, андагы язулар- шул бакчаның гөлләре.
  • Күп укысаң, күп белерсең.
  • 2 апрель – Бөтендөнья балалар китабы көне.
  • 2 апрель -  бөек әкиятче, Дания язучысы Ганс Христиан Андерсенның туган көне. Андерсен әкиятләрен укып үсмәгән малайлар, кызлар бар микән? Булса, алар инде дөньядагы иң зур могҗизаның ни икәнен дә, иң саф йөрәкле, иң ихлас күңелле геройларның кайда яшәгәнен дә белмиләр. Китап укуның никадәр рәхәт мизгелләр алып килүен дә аңламый калалар.

Г.Х.Андерсен китапларыннан күргәзмә.

Китап – киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы –

Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син.

Керле кул белән аны

Беркайчан да тотма син.

Ул яратмый пычракны-

Керне, тузанны, тапны,

Саф, керсез күңелең белән

Бик чиста тот китапны.

- Бүген без китапларның тарихы белән дә танышырбыз. Китапларны элек-электән саклап тотканнар, чөнки аларны язу өчен бик күп вакыт кирәк булган. Беренче китаплар хәзергеләренә охшамаган. Балалар, элек нәрсәгә язганнар икән?

Балалар. Тактага, ташка Һ.б.

 Укытучы. Ә нәрсә белән язганнар дип уйлыйсыз?

Балалар. Каз канаты, очлы таяк белән.   

Укытучы. Төрле илдә төрле материалга язганнар. Үсемлектән, терлек тиреләреннән ясалган материалларга язганнар.

      Хәзер китапларны бик тиз бастыралар. Ләкин безнең кулга китап килеп җиткәнче, бик күп кеше хезмәт куя. Әйдәгез, танышып үтик.

1 нче бала. Кулыма китап алдым,

                     Шундый матур рәсемле.

                     Рәссамнар бик тырышып

                     Ясаган ул рәсемне.

2 нче бала. Ә кәгазен ясарга

                     Күпләрнең көче кергән.

                     Кәгазьне яшел дустыбыз

                    Агач-куаклар биргән.

3 нче бала. Кәгазне эшләү өчен

                    Шактый хезмәт сорала.

                    Әдипләр әсәрне язгач,

                    Эшләр бераз җайлана.

4 нче бала.  Язучының һәрбер сүзе

                    Редактор аша үтә.

                    Китаптагы һәр сүз өчен

                    Ул үзе җавап тота.

5 нче бала.  Китап язу машинасы

                    Биткә сүзләр төшерә.

                    Битләр әле китап түгел –

                    Елмаймыйлар кешегә.  

6 нчы бала.  Ябыштырып, төпләп куйгач,

                    Тышларга кирәк була.

                    Исемнәрен язгач кына,

                    Ул битләр китап була.

7 нче бала. Беркайчан да китапның

                     Үткән юлын онытма.

                     Рәнҗетмә син китапны

                     Аның битләрен ертма!

Укытучы.  Менә  шундый озын юл үтә икән китап безгә килеп җиткәнче.

         

     Укучылар! Сезнең кулыгызда нинди генә китап булса да, ул сезне игелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Китаплар буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә. Китап - игелекле дус, киңәшче, сердәш тә. Укучылар, сез яратып укый торган китаплар матур тышлы, күп рәсемле. Ш. Маннурның “Алай итмә” шигырендә Мәрфуга исемле кызның да матур, кызыклы китаплары күп булган. Шул шигырьне тыңлап үтик әле.

Алай итмә.

                        Бик ярата шул Мәрфуга

                        Китапларны күп укырга.

                        Ятса да ул, торса да ул,

                        Суза тизрәк китапка кул.

                        Оныта урын җыярга,

                        Бит юарга, чәч тарарга,

                        Чыкмый урамга уйнарга,

                        Китап булсын гел аңарга!

                        

                        Ашарга дип утырса да,

                        Өстәлгә ул китап сала.

                        Бер укый да, бер аш каба,

                        Белмим нинди тәмен таба?!

                        Ә, минемчә, бутала ул,

                        Бернәрсә аңламый кала ул!

                        Алай итмә, син үскәнем,

                        Ашаганда бел аш тәмен,

                        Укыганда – китап тәмен,

                        Барысын да бергә бутап,

                        Җибәрмә син эшнең тәмен!

                                                        (Ш.Маннур)

Укытучы. Укучылар,        сезгә Мәрфуга ошадымы? Теләсә кайчан, теләсә кайда укыган әйбер истә сакланыр дип уйлыйсызмы? Автор сезгә нинди киңәш бирә?                

Әйдәгез укчылар, китапларның киңәшләренә дә колак салыйк әле.

Китап булып киенгән укучылар китапны саклап тоту киңәшләре белән таныштыра.

1 нче бала. - Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшсен.

2 нче бала. - Минем битләремне ачканда бармагыңны төкрекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла.

3 нче бала. – Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.

4 нче бала. – Мине кояшка куйма: югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер.

5 нче бала. – Рәсемнәремне буяма, ертылган битләрен ябыштыр.

6 нчы бала. – Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?

7 нчы бала. - Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!

Укытучы.  Балалар! Китаплар язмышы да кеше язмышы кебек. Алар дөньяга килә һәм китә, аларны кыерсыталар да икән. Китаплар да кешеләр кебек “чирләп” китәләр: битләре төшә, төбе куба, ертыла. Әгәр сезнең китабыгыз “авырып китсә”, безнең докторыбыз бар.

Китап докторы. Әбиләр дә авырый,

                              Бәбиләр дә авырый,

                              Салкын тисә аз гына,

                              Дару кирәк барсына.

                              Чирли хәтта китап та.

                              Ник көләсез? Чынлап та:

                              Бите төшә, ертыла –

                              Ул бит көн дә тотыла.

                              Тотам шуңа сак кына,

                              Авырдымы чак кына,

                              Чирен шундук күрәм мин,

                              Дәвасын да беләм мин...

       

                              Китапларың чирләсә,

                              Үз кулыңнан килмәсә,

                              Миңа китер туп-туры –

                              Мин – аларның докторы.

Укытучы. Хөрмәтле Китап докторы! Безнең укучыларыбыз китапларны төпләргә, битләрен ябыштырырга өйрәнделәр. Биредә аларның беренче хезмәт җимешләре.

Укучылар “дәвалаган” китаплардан күргәзмә оештырыла.

 Китап докторы. Рәхмәт сезгә, балалар. Сез хәзер минем чын дусларым икәнсез.                              

Укытучы. Укучылар, матур рәсемнәренә сокланып, хәрефләрне танырга, укырга өйрәткән беренче китабыгыз хакында ни әйтерсез?

1 нче бала.  Җир йөзендә төрле-төрле

                      Никадәрле китап бар.

                      Бик калын да, бик олы да,

                      Кечкенә дә китаплар.

2 нче бала.  Әмма барлык китапларның

                      Иң беренче баскычы,

                      Күңелләрдә иң тәү башлап

                      Белемгә юл ачучы,

                      Тирән серләр сараена

                      Тәүге ачкыч бирүче,

                      Беренче кат шул сарайга

                      Безне алып керүче

                      Тик бер китап.

3 нче бала. Аңа  тиңдәш

                     Нинди китап бар тагы?

                     Беләмсең, ул нинди китап?

                     Ул – “ӘЛИФБА” китабы.

ҖЫР: “ӘЛИФБА”

Укытучы. Укучылар, шигырь юллары белән сез дөрес әйттегез – китаплар төрле-төрле була. Әйдәгез, бергәләшеп танышып үтик.

Китаплар күргәзмәсеннән карап барыла.

Дәреслекләр, әдәби китаплар, ярдәмче китаплар: сүзлекләр, энциклопедияләр,......

Укытучы. Балалар, мин сезгә хәзер бер сорау бирәм, игътибар белән тыңлагыз. Тыштан карасаң, гади өй кебек, ләкин анда яшәүчеләр юк. Өй эчендә - киштәләргә тыгызлап тезелгән кызыклы китаплар. Бу өй ничек атала?

Балалар. Китапханә.

Китапханәчегә сүз бирелә.

ҖЫР: “КИТАП”

- Укучылар! Ә мөселман дөньясында иң затлы, иң кадерле, иң дөрес китап нәрсә ул?

  - Әйе, Коръән китабы. Коръәнне кулга алганда, кешенең кулы гына түгел, ә күңеле һәм җаны да чиста булырга, уйлары да тик яхшылыкка, дөреслеккә юнәлгән булырга тиештер.

Укытучы. Ә хәзер, укучылар, мин сезне бер китап белән таныштырырмын. Ул – “Кызыл китап”.  Җир йөзендә куе урманнар, яшел болыннар, кыйммәтле җәнлекләр, кошлар һәм үсемлекләр саны елдан-ел кими бара. Табигать байлыкларын, аның гүзәллеген саклап калу өчен безнең илебездә зур эшләр башкарыла. Шуның бер мисалы – табигатьне саклау буенча “Кызыл китап” булдыру.

1 нче бала.          Яшел китап, бәрхет китап,

                        Чыкты кызыл китап та.

                        Югалтуы мөмкин түгел,

                        Анда барсы хисапта.

                        

2 нче бала.    Җәнлеге дә, киеге дә,

                        Үләне дә, бөҗәге дә,

                        “Саклап калыйк”, - дип куелган

                        Игътибар үзәгенә.

3 нче бала.        Китаплар күп. Бусы – кызыл.

                        Кызыл төс юкка димә.

                        Кызыл төс сискәндерә дә,

                        Кызыл төс “тукта!” ди дә.

                        

4 нче бала.    Димәк, яшәр җиребездә

                        Хәлләр бар шомланырлык.

                        Табигатьтән ни алдык та,

                        Аңарда ни калдырдык?

5 нче бала.    Бар соңгы кат очкан кошлар,

                        Соңгы чәчәкле гөлләр...

                        Килер буынга калырмы

                        Рәсемдә генә алар?

                                                (Р. Фәйзуллин)

Укытучы. “Кызыл китап”ка көртелгән җәнлекләрне, кошларны, балыкларны тоту, аулау, үсемлекләрне өзү, таптау закон нигезендә тыела, кешеләр аларны саклау, үрчетү һәм үстерү өчен кайгыртучанлык күрергә тиешләр.

        Ә монысы – “Хәтер китабы”. Бу изге китапта халкыбызның горурлыгы, сагышы, йөрәк әрнүе. Әрнү, чөнки һәлак булган каһарманнарны беркайчан да кире кайтара алмыйсың. Горурлану хисе, чөнки алар дошман алдында тез чүкмәгәннәр, чын фидакарьлек күрсәтеп, җиңеп чыкканнар. Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган 4 ел... Ләкин халык үз-үзен аямаган, көрәшкән. “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” Бу лозунг солдатның коралына әверелгән. Татарстанның 560 меңнән артык улы һәм кызы туган илне сакларга киткән. Аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайтмаган, сугыш кырларында ятып калган. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 200 дән артык якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 29 сугышчы Дан орденының тулы кавалеры булган.

        Халык хәтере – мәңгелек. “Хәтер китабы”- каһарман-

нарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл. Анда сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, яралардан үлгән якташларыбыз турында мәгълүмат тупланган.

        Бу китап – туган җирнең азатлыгы өчен башларын салган Татарстан уллары һәм кызларының якты истәлеге алдынды яңа буыннарның баш ию билгесе. Әйдәгез, без дә сугыштан әйләнеп кайта алмаган якташларыбызны 1 минут тын калып, искә алыйк.

                        Рәхмәт Сезгә, исән калганнар!

                        Хәтердә Сез,  һәлак  булганнар!

(1 минут тынлык.)

1 нче бала.          Җыр китабы булган кебек,

                        Булсын “Хәтер китабы”.

                        Чөнки кылган батырлыкның

                        Юктыр бер дә хисабы.

                        

                        Онытмыйк сугыш елларын

                        Авыр югалтуларны.

                        “Хәтер китаплары” язып,

                        Барлап бар туганнарны.

                                                (Ф. Кәримова)

Китапханәче. Китаплар... Китаплар сезен серле дөньяга алып керерләр. Алар сезгә белемле, әдәле, акыллы, тапкыр булырга киңәш бирерләр. Хезмәт сөючән, күркәм кеше булып үсәргә ярдәм итәрләр. Сезне туган илне сөяргә, хезмәт яратырга, авыр вакытта югалып калмаска өйрәтерләр. Авырлыклар килгәндә ярдәм кулы сузучы, адашканда юл күрсәтүче, яңа уңышларга рухландыручы ул китаплар.

Туган телен яраткан,китапка хөрмәт белән караган бала гына белемле, аңлы, әдәпле, тәрбияле, күркәм кеше булып үсә. Без сезнең шундый кеше булып үсүегезгә ышынабыз!

Дөнья белән танышулар

Башлана китаплардан.

Әти-әниләр тормышка

Китап тотып атлаган.

Авыр сугыш елларында

Солдат катомкасында

Китап атакага барган,

Кергән бомба астына.

Әлифбадан хәреф танып,

Белем алып үзенә,

Гагариннар чиксезлектән

Караган җир йөзенә.

Үтәр еллар...

Алда юллар...

Синең тормыш юлларың.

Телим кулыңда һәр көнне

Яхшы китап булганын.

Китап белән дус икәнсең,

Бер шатлык, бер ямь бит ул.

Айлык, көнлек кенә мени,

Гомерлек бәйрәм бит ул!

        

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час «Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»

«Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең» дип исемләнгән сыйныф сәгатендә китап турында, әһәмияте белән таныштыру бирелгән....

Чишмәләр моңы!

Коспект....

Кызыл китап ни сөйли?

Экологик  кичә. Класс сәгате...

"Китап - белем чишмәсе"

Башлангыч сыйныфлар өчен үткәрелгән класстан тыш чара...

"Китап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең"

Башлангыч сыйныф укучылары белән уздыру өчен китап бәйрәме....