Доклад на тему: "Әхлак тәрбиясе"
статья на тему

Гаипә - баланың оясы. Без, бәлки, оябызның көчен аңлап та бетермибездер : аның бит кодрәте киң, ул я имгәтә, я тәрбияли. ”Алтын бөртекләр”ен хәтәр ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан бары тик әти - әни генә саклый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Выступление-Гарипова Н.И.29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Доклад

Тема: Әхлак тәрбиясе

Табигать, гаилә корган ир белөн хатынга бик җитди вазифа йөкләнгән. Ул бала үстерү. Ата-ана, сабые туды исә яшәүнең мәгънәсен тагын да тирәкрәк аңлый, бала аның өчен газиз кешегә әйләнә. Бу- табигый хис. Шулай булмаса, кешелек күптән үлемгә дучар ителер иде... Менә өйгә ак биләөгә төрелгән нарасый кайта. Менә ул бишектә тирбәлеп үсә, беренче авазлар белән сөендерә, көлә- елмая, ниһаять, тәпи дә йөреп китә. Ни хикмәттер, бала үстергәндәге борчу- мәшәкатьләр, йокысыз төннәр ахырдан онытыла, хәтердә әнә шул бәхетле мизгелләр генә саклана. Көннәрдән бер көнне без “алтын бөртеген” мәктәпкә илтәбез. Улыбыз яки кызыбыз, олылар кебек үк, “эшкә” бара.

Һәр ата – ана үз баласының бәхетле булуын тели. Тик баланы һәркем үзенчә ярата, үзенчә тәрбияли. Ләкин аны ярату гына җитәме? Киләчәктә ул нинди кеше булып үсәр?  Холык – фигеле, кешеләргә мөнәсәбәте, кылган эшләре белән горурлана алырмы? Менә шуның турында һәр ата - ана вакытында уйланамы икән?

Мәгълүм ки, әхлак тәрбиясенә нигез гаиләдә салына.  Ата – ана башака кешеләр турында ниндирәк фикердә? Алар үз эшләрен яраталармы? Болар берсе дә бала игътибарыннан читтә калмый. Шулар йогынтысында акрынлап баланың дөньяга карашы формалаша. Ә бу караш үз чиратында нинди, ул балага дөнья кануннары буенча яшәргә, андагы авырлыклар алдында сынмаска мөмкинчелек бирәме?

Күп кенә гаиләләрдә эчке тәртип юк. Нәрсә ул эчке тәртип? Музыкада да, шигърияттә дә «ритм» дигән термин кулланыла. Безнең яшәешебездә дә ритм сакланырга тиеш, югыйсә, тормышның көе югала. Мәгънәсез ыгы-зыгы, шау-шулы бәйрәмнәр,  дуслар белән көнаралаш очрашып, табын артында утырулар, ахирәтләр белән өчәр – дүртәр сәгать ләчтит сатулар, әти - әниләрнең сыра кибетләре янында ярты төнгә кадәр тоткарлануы гаиләнең яшәү ритмын бозып, өйдә хаос кына тудырмый, син игътибар үзәгендә тотырга тиеш объектны да, ягъни Баланы да арткы планга күчерә.Бу исә сабыйны яки яшүсмерне “мин – ялгыз мин – артык” дигән куркыныч уйга этәрә.

 Җәмгыятебездә киң тамыр җәйгән наркамания кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек-йомшаклык һәм наданлык исәбенә яшәп килә. Чөнки әхлаклы, акыллы, җаваплылык хисе тойган бер генә яшь үсмер дә шикле “ләззәтне” татып карау коткысына бирелми. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы-ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз.

Яшьләрне наркотиклаштыруның тарала баруына түбәндәге социаль – икдисадый һәм сәяси шартлар булышлык итә:

-яшь буынны юлдан яздыру;

-илдәге рухи-этик һәм мәдәни кыйммәтләрне юкка чыгару һәм көнбатыштан килгәннәре көчләп тагу;

-күп кенә җитәкчеләрнең байлык тупларга омтылып яшәве;

-рухи һәм физик сәләмәтлекнең дәрәҗәсе төшү;

-сырага, тәмәкегә реклама ясу;

-наркотиклар сатучыларга каршы нәтиҗәле көрәш алып бару өчен кануннарның камил булмавы.

Кешелеккә китергән зыян әфәтләре буенча наркоманияне геноцидка тиңләргә мөмкин. Өстәвенә, наркоманияне киң җәелдерү халыкны талау һәм юк итү алымнары арасында иң нәтиҗәлесе булып тора. Аның зур 3 “өстенлеге” бар.

Беренчедән,ул бер юлы 3 буынны юк итә. Чөнки наркомания чонгылына кереп баткан яшьләрнең гөмер озынлыгы, гадәттә 4-5 елдан артмый. Исән чактаук алар гипотит, ВИЧ һәм башка куркыныч авырулар йоктыра. Нәтиҗәдә нәселләрен дәвам итәргә бала-чагалар да калдыра алмый. Наркоманнарның ата-аналары балаларының тайгак юлга кереп китүләрен, ачы язмышларын авыр кичерә. Ата-аналар өчен бу зур кайгы, хурлык, оят. Чиксез хәсрәттән аларныңда гөмере вакытыннан алдан өзелә.

Икенчедән, халык сугышларсыз, көч кулламыйча юк ителә. Нейтрон бомбасы ясау, сугыш хәрәкәтләре алып бару өчен вакыт һәм акча әрәм итеп торасыда юк. Наркоман барысын да үз куллары белән эшли.

Өченчедән, наркоман үз теләге белән үз-үзенә кул салу очен наркомафиягә бик мул түли. Наркотиклар сатып алу өчен акчасын тиененә кадәр бирә, кыйммәтле әйберләрен сата.

Наркотиклар сатучыларның активлыгын аңларга була. Алар акча эшли зур табыш ала. Әфганстанда бер килограмм гироин-9 мең доллар, Таҗикстанда- 25 мең, ә Мәскәүдә-150 мең тора.

Наркоман һәр көнне наркотик сатучыларга 500 сумга якын акча бирә. Белгечләр исәпләвенчә, наркобазаның еллык әйләнеше 7 млрд. доллар дип бәяләнә. Бу- ил бюджетының өчтән беренә тиң.

Гаипә - баланың оясы. Без, бәлки, оябызның көчен аңлап та бетермибездер : аның бит кодрәте киң, ул я имгәтә, я тәрбияли. ”Алтын бөртекләр”ен хәтәр ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан бары тик әти - әни генә саклый. Әнә кошлар да, канатлары ныгыгач кына, баласын оясыннан очыра. Безгә дә табигатьтән үрнәк алырга иде. Балалык чоры мәңге дәвам итми, аның гомере кыска. Сабырлык һәм түземлелек, игътибар һәм ярату тәрбия җыелмасының нигезенә салынса, без Ходай әманәт итеп тапшырган балаларыбызны Кеше исеменә лаек булырлык дәрәҗәдә тәрбияләрбез.            

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад доклад на тему: «Формирование культуры семейных отношений».

                                           Семья - один из шедевров природы                                                                           (Дж. Сантаяна,  философ)Семья - основанная на брак...

Гаиләдә ата тәрбиясе

Гаиләдә әтинең дәрәҗәсен күтәрү, аны авторитет буларак тану һәм бала һәм ата арасындагы мөнәсәбәтне якынайту максатында эшләнгән класс сәгате....

Ата-аналар җыелышы Тема: Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү

Балалар – җәмгыятьнең булачак гражданнары    Һәм бу җәмгыятьтә аларның кыйммәте хезмәттә   ни дәрәҗәдә катнаша алулары һәм бу хезмәткә   ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына карап билг...

Әхлак тәрбиясе

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артка калган кеше”, - дигән. Галим Р.Фәхретдин сүзләрен дә яшь буынга әхлак тәрбиясе ...

Доклад на тему "Гаиләдә әхлак тәрбиясе"

доклад для выступления на родительском собрании...

Хезмәт тәрбиясе

Хезмәт тәрбиясе...

БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ

БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ...