Хезмәт тәрбиясе
статья

Дуслык

Хезмәт тәрбиясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hezmt_trbiyase.docx29.93 КБ

Предварительный просмотр:

БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ

  Педагог В.А. Сухомлинский фикеренчә, бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала. Аны хезмәткә күнектергәндә һәм хезмәт итәргә әзерләгәндә бер нәрсәне онытмаска кирәк: баланың җәмгыятькә нинди файда китерәчәклеге турында гына түгел, ә хезмәт аның үзенә дә нәрсә бирә алачаклыгы турында уйларга кирәк. Һәр бала да нәрсәгәдер сәләтле. Аны бары тик күрә һәм ача белергә генә кирәк. Баланың сәләте, таланты хезмәт эшчәнлеге шартларында гына үсә ала.

    Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. А.С.Макаренко әйтүенчә, хезмәт дөрес оештырылганда бала шатлык хисләре кичерә, хезмәтнең тәмен тоя.

    Балада мөстәкыйльлеккә омтылу эмоциональ үзгәрешләр дә китереп чыгарырга сәләтле: ул адым саен килеп чыккан кыенлыкларны җиңеп чыгарга омтылачак. Аңа вакытында ярдәм итәргә, аның кечкенә генә уңышын да күрә белергә генә кирәк. Болай эшләү балада үз-үзенә ышаныч уята, ул теләсә нинди хезмәттән курыкмыйча, аны теләп башкарачак.

         Кайберәүләр балага үз ата-аналарыннан сәламәтлек, характер сыйфатлары гына түгел, ә аларның әхлак йөзе дә күчә дип уйлыйлар. Юк, бу һич дөрес түгел. Намуслык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә мәрхәмәт, хөрмәт, шәфкатьлелек, Туган җиргә мәхәббәт сыйфатлары балага бернинди геннар белән дә күчми. Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә.

          Көндәлек тәҗрибә безгә, яхшы ата-аналарның балалары да яхшы булып үсүен күрсәтеп торалар икән, бу бары тик бер нәрсәне - әлеге гаиләдә әхлакъ кагыйдәләрен кадерләп саклыйлар, балаларында шул ук сыйфатны тәрбиялиләр дигәнне аңлата.

         Һәрьяктан камил кешедә һичшиксез булырга тиешле сыйфатларның берсе – аның хезмәтне нык яратуы, хезмәт кешеләренә хөрмәт, иҗтимагый җитештерүнең теләсә кайсы өлкәсендә эшләргә әзер торудан гыйбарәт. Гаиләдә, мәктәп яны бакчасында, күмәк хуҗалыкка булышканда кулдан килгәнчә эшләү – тәрбиянең мәҗбүри шарты. Хезмәт тәрбиясенә нигез - гаиләдә салына.

    Бала үсә төшкән саен, аның үз-үзенә хезмәт күрсәтү өлкәсе дә киңәя бара. Көндәлек тормышыбызда көнкүреш хезмәте бик зур урын алып тора. Өй җыештыру,кер юу,кибеткә бару, аш-су әзерләү һәм башка эшләрне көн саен эшләргә туры килә. Баланы көнкүреш хезмәтен башкарырга җәлеп итеп, ата-ана аны киләчәк мөстәкыйль тормышка әзерли, аңарда  ярату сыйфатларын, якын кешеләре турында кайгырта белү гадәтләрен тәрбияли.

  Ата-ана баланы өйдәге һәр эшне эшләргә өйрәтергә тиеш. Аның күңелендә”Файдага булган эш игелекле була икән”,-дигән уй тусын. Моны балаларга кечкенәдән үк төшендермәсәк, эштән чирканучан кешеләр тәрбияләнәчәк, андыйларга гаиләдә дә, коллективта да яшәү бик кыенга туры киләчәк.

 Бала өлкәннәргә ярдәм итәргә ярата. Ләкин ата-ана рөхсәт итми. Чөнки үзең эшләү җайлырак. Мәсәлән, бер ир бала савыт-сабаларны юам, гөлләргә су сибәм, идән себерәм дип өлкәннәр тирәсендә бөтерелә.”Хатын- кыз эшенә катнашып йөрмә, синнән башка да эшләрбез”,-дип ачулана аның әнисе. Югыйсә, моңа сөенергә, андый теләкләрне гел хупларга кирәк. Нәтиҗәдә бала өйдәге эшләрнең барысын да әнисе үтәргә тиеш, ә аның эше уйнау, үз эше белән генә шөгыльләнү икән дип уйлаячак. Берничә елдан соң ана үзе дә баласының ялкау, каты күңелле булуына гаҗәпләнер. Ә ялкау булып үскән кешене тәрбияләве бер дә җиңел түгел. Шуңа күрә вакытны кулдан ычкындырмаска, балага кече яшьтән үк дөрес тәрбия бирергә, аның хезмәтен дөрес оештырыга кирәк.

   Уку-авыр хезмәт.Ул зур көч куюны, басылып утыруны таләп итә. Бу сыйфатларга баланы бик иртә, әкеренләп һәм түземлек белән күнектерү зарур. Кыскасы, бала үзенең хезмәт сөючәнлеген төп эшчәнлеккә-укуга күчерергә әзер булырга тиеш. Хезмәт күнекмәләре исә киләчәк тормыш өчен дә кирәк булачак, ул зиһен эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итәчәк.

    Ни кызганыч, бүген кайбер ата-ана баланы физик хезмәттән, йорт эшләреннән бөтенләй азат итә. Янәсе, аларның үзләренә күп эшләргә туры килгән. Янәсе, бала кечкенә әле, үсеп җиткәч барысына да өйрәнер. Балачакның кадерен белеп, рәхәтләнеп уйнасын. Үз гомерендә күп эшләргә туры килер әле аңа. Мондый гаиләләрдә бала хәтта үз-үзен караудан азат ителә. Аңа әбисе яки әнисе әйберләрен табып бирә, алар киендерә. Нәкъ менә шундый тәрбия алган бала эш сөймәүчән, җиңел тормыш яратучан булып үсә.

     Мәктәп балаларны хезмәткә тартканда аларда иптәшлек һәм ярдәмләшү хисе тәрбияләнсен, характерлары, ихтыяр көчләре, мускуллары ныгысын, бергәләшеп файдалы эш эшләүләре белән горурлану хисе тусын дип тә кайгырта. Ата-аналарның күпчелеге моны аңлый һәм дөрес мөнәсәбәтләре, конкрет эшләре белән мәктәпкә ярдәм итә.

 Балаларга хезмәт тәрбиясе биргәндә төп профессияләр турында мавыктыргыч итеп сөйләргә кирәк. Районда, шәһәрдә, авылда нинди һөнәр ияләре кирәклеген бала белеп торсын. Бүген яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүдә бу-гаять әһәмиятле бурыч. Иртәгә тормыш юлына аяк басарга тиешле яшьләрнең ата-аналары, әби-бабайлары үзләренең акыллы киңәшләре, һөнәрләрне һәм производствоны белүләре белән гаиләгә һәм мәктәпкә зур ярдәм итә алалар.

      Әйе, ата-ана үрнәге-баланы хезмәттә тәрбияләү өчен бик тәэсирле алым. Әгәр ата-аналар үзләре өйдә пөхтәлек, тәртип сакласа, башлаган эшләрен ахырынача җиткерү үрнәге күрсәтсә, эшне яратып, төгәл үтәсә, балаларга да хезмәт биремнәрен вакытында, төгәл һәм җыйнак итеп үтәргә күнегер. Көндәлек хезмәттә катнашу балаларда мөстәкыйльлек, оешканлык, активлык тәрбияли.

  Әхлак тәрбиясе турында күпме генә сөйләсәк тә, нинди генә махсус программалар әзерләсәк тә, төп тәрбияче булып һәрвакыт хезмәт кала. Ялкау, эш сөймәүче һәм булдыксыз – әхлакый кеше була алмый. Менә шуның өчен дә безнең мәктәптә әхлак тәрбиясенең нигезен хезмәттә тәрбияләү тәшкил итә.

Мәктәп яны тәҗрибә участогы – безнең мәктәпнең  горурлыгы, 1 га артык  мәйданны биләгән   участокта  җиләк-җимеш бакчасы,   яшелчә, чәчәкләр үстерү өчен аерым кишәрлекләр бүлеп куелган, тәҗрибәләр үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылган.

  Хезмәт тәрбиясе бирү төп фәннәрне укыту процессы белән тыгыз бәйләнештә бара.

    Дәресләрдә шулай ук кул эшләренә зур урын бирелә. Монда да ата-ана тәрбиясе ничек булуы ярылып ята. Кемгәдер элементар әйберләрне дә өйрәтәсе, ә кайберсенең күнекмәләр генә үстерәсе. Инә саплый, тота, җеп тотып кисә, тегә белмәгән кыз бала, бу әни ояты. Кемне дә гаепләргә кирәкми, без кечкенә вакытта ук әни – кызны, әти – малайны йорт эшләренә өйрәтергә тиешбез. Көрәк тота белмәгән малай укытучы җимешеме, әллә әти көенечеме, оятымы? Болар барысы да баланы гаилә тормышына әзерләү бит. Ата-ана киләчәктә кызарырга  теләми икән, улын да, кызын да гаилә өчен, тормыш итәргә әзерләргә тиеш.

     Кулыннан эш килә торган тырыш кешеләрнең тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара. Ләкин кайберәүләр кечкенә генә кыенлыклар алдында да каушап, аптырап, югалып кала, ягъни аларга башка берәүнең ярдәме кирәк. Кеше менә шундый хәлгә төшмәсен, тормыш итүгә һәрьяклап әзерләнсен өчен, аңа балачактан хезмәт тәрбиясе бирү зур әһәмияткә ия.

Әйе, һәр бала шәхес – ул тормышны үзенчә күрә. Шуңа күрә, тормышта безнең балаларыбыз үз юлларын тапсын һәм тиешле дәрәҗәдә эшли алсын өчен мәктәп һәм гаилә тыгыз элемтәдә булып, һәрвакыт аралашып, уртак фикерләр табып балага киләчәккә якты омтылыш бирергә тиеш.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хезмәте барның, хөрмәте бар.

классный час "Хезмәте барның, хөрмәте бар"...

Гаиләдә ата тәрбиясе

Гаиләдә әтинең дәрәҗәсен күтәрү, аны авторитет буларак тану һәм бала һәм ата арасындагы мөнәсәбәтне якынайту максатында эшләнгән класс сәгате....

Ата-аналар җыелышы Тема: Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү

Балалар – җәмгыятьнең булачак гражданнары    Һәм бу җәмгыятьтә аларның кыйммәте хезмәттә   ни дәрәҗәдә катнаша алулары һәм бу хезмәткә   ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына карап билг...

Әхлак тәрбиясе

Борынгы грек фәлсәфәчесе Сенека: “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлаклылыкта артта калган кеше алга китүдә иң артка калган кеше”, - дигән. Галим Р.Фәхретдин сүзләрен дә яшь буынга әхлак тәрбиясе ...

Доклад на тему: "Әхлак тәрбиясе"

Гаипә - баланың оясы. Без, бәлки, оябызның көчен аңлап та бетермибездер : аның бит кодрәте киң, ул я имгәтә, я тәрбияли. ”Алтын бөртекләр”ен хәтәр ялгышлардан, төзәлмәслек хаталардан бары тик әти - ән...

Доклад на тему "Гаиләдә әхлак тәрбиясе"

доклад для выступления на родительском собрании...

БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ

БАЛАЛАРГА ХЕЗМӘТ ТӘРБИЯСЕ БИРҮ...