Халык җәүһәрләре
классный час (4 класс) на тему

Гарифзянова Рахила Гумаровна

"Халык җәүһәрләре" - телдән журнал. Ул биш бүлектән тора. 1 нче бүлек - бишек җырлары; 2 нче бүлек - мәкаль, әйтем, сынамыш, әйтешү,такмаза, санамыш; 3 нче бүлек - бәет һәм мөнәҗәтләр; 4 нче бүлек - халкымның җыр мирасы; 5 нче бүлек - милли бәйрәмнәр һәм йолалар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syynyf_sgate-_halyk_zhuhrlre.doc52.17 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Халык җәүһәрләре.

Максат: 1) укучыларны халык педагогикасына нигезләнеп кыскача

халкыбызның мәкальләре, әйтемнәре, бишек җырлары, сынамышлары,

такмазалары, уеннары, йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыру.

1)бишек җырларын, халык җырларын дөрес матур итеп башкарырга  өйрәтү.

2) халкым иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

               Барышы:

             Оештыру өлеше:

   Укчылар бүгенге сыйныф сәгатебезнең темасы "Халык җәүһәрләре" дип атала. Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукай татар халкы турында мондый юллар язып калдырган: "Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул,әдип ул, шагыйрь ул."

Бүгенге сыйныф сәгатендә без сезнең белән татар халык аваз иҗатына тукталырбыз. Халкыбызның бишек җырлары, мәкаль, әйтем, сынамыш әйтешү, такмаза, сынамышлар турындагы белемнәребезне киңәйтербез; бәет, мөнәҗәтләр белән танышырбыз, халык җырларын башкарырбыз, милли

бәйрәмнәр, йолалар турында сөйләшербез.

   Сыйныф сәгатебезне телдән журнал рәвешендә уздырырбыз.

Журналыбызның беренче бите "Бишек җырлары"_ дип атала. Бала үсешендә бишек чоры нинди чор соң ул? Бу сорауга Г. Тукай "Таян Аллага" шигырендә гаять төгәл һәм образлы итеп җавап бирә: "Саф әле күнелең синең, һичбер бозык уй кермәгән, Пакъ телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән. Пакъ җаның һәм пакъ тәнең- барлык ваҗүдең пакъ синең. ... Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең! ...

Бишек җырларының гаять тәэсирле көчен тасвирлап язучы Садри Җәләл: "Бишек янында" хикәясендә болай яза: "Тынлыкта ананың тавышы бигрәк тә моңлы ишетелә. Ул тавыш тик шәфкатьле ана, йокысын калдырып, төн уртасында сөекле баласын тибрәткәндә генә ишетелә: ул моңлы тавышны һичбер төрле музыка бирә алмый! Ул табигать тарафыннан тик аналарга

гына бирелгән.

Бишек җырлары туган телгә, иксез- чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган бәя биреп бетермәслек әһәмиятле чыганак. Аларның төп вазифасы -бишек тирбәтеп, баланы тынычландыру,йоклату; иҗатчылары-әниләр, әбиләр,бала караучы үсмерләр, шагыйрьләр.

                Хәзер  Сибгатуллин  Рәсүл белән Зарипова  Гүзәлнең чыгышын тыңлап

китәрбез. Рәхим итегез!

               Сибгатуллин Рәсүл: Әти-әниемә мин бердәнбер бала. Әнием мин кечкенә чагында шушы матур шигырьне укыган аны көйгә салган. Хәзер мин дә сезгә шул шигырьне укып китәм. Ф.Зыятдинова шигыре.

                       "Бердәнберем син минем".

Алтыным ла син, диеп,

Ялкыным ла син,диеп

                                                Үстерәм бәбкәемне

Иркәләп, сөеп.

Улыкаем син минем,

Юлыма нур сибүче

 Бәхетем минем

Бәлли-бәү, бәлли-бәү.

Син минем ышанычым,

 Бердәнберем дигәнем

Син-бөркетем, лачыным,

Илгә бүләгем.

Матур булып үсәрсең,

 Батыр булып үсәрсең,

Ак өметем син минем,    

                                                 Бәхетем минем

Бәлли-бәү,бәлли-бәү,

Бәлли-бәү,бәлли-бәү.

        Зарипова Гүзәл: Мин курчакларымны бишек җыры җырлап йоклатам.

Туфан Миңнуллин шигыре.

Куанычларым, шатлыгым булып,

Балам-багалмам, үсәрсеңме син?

Сагынып җырлар җырыма минем,

Күземнең нуры,күчәрсеңме син?

            Йомгаклап әйткәндә, бишек җырлары,юаткыч һәм мавыктыргычлар балаларга үз поэзияләрен булдырырга,җырлы-биюле ,такмаклы-такмазалы уеннарда катнашырга ярдәм итә,аларны өлгер ,зирәк яхшы хәтерле,җитез,гадел булырга өйрәтә,матурлык дөньясына якынайта.Шулай итеп,балага камил табигатьле шәхес булып үсәргә булыша.

          -Журналыбызның алдагы битен ачабыз. Бу бит:"Мәкаль, әйтем, сынамыш, әйтешү, такмаза, санамыш,"-дип атала.

Мәкаль, әйтем, сынамышлар күп сыналган тәҗрибә һәм дәлил урынында әйтелә.

 

            - Укучылар,сез нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез?

          - Укучылар җавабы.

          - Кем    чанасына    утырсаң, шуның    җырын    җырларсың, -мәкален    ничек аңлауларын ачыклау.

          -Нинди сынамышлар беләсез?

          Кешеләр үзләренең сөйләмендә мәкаль һәм әйтемнәрне кулланалар.Бу вакытта сөйләм төгәл һәм матур яңгырый.

          Әйтешү,санамыш,такмазалар күбесенчә балаларның уеннарында төрлечә күңел ачуларда кулланыла. Балалар уен вакытында үзләре дә уйлап чыгара.

         -Укучылар, сез нинди әйтемнәр беләсез? Рәхим итегез!

          -Нинди сынамышлар беләсез?

           -Нинди такмаклар беләсез?

           -Укучылар, сез бит күп мәкаль, әйтем, сынамыш, әйтешү, санамыш,
такмаклар беләсез икән. Алга таба да болар белән кызыксыныгыз,
яңаларын өйрәнегез.

       Телдән журналыбызның алдагы битен ачабыз. Бу битебез " Бәет,

мөнәҗәтләр,- дип атала.

            Бәетләрне халык тормышының художестволы елъязмасы дип атарга

   мөмкин. Халык тормышында туктаусыз булып торган вакыйгалар, төрле

 фаҗигале хәлләр, сөю — мәхәббәт һәм башка күренешләр бәетләрдә

 тасвирлана.

          Бәетләрнең бер үзенчәлеге   вакыйганы яки хәсрәтле хәлне үлгән

кешенең үзеннән сөйләтү. Ә хәзер безне Айгөл авылдашыбыз " Илшат

бәете" белән таныштырып үтәр. Ул 1997 нче елның 16 сентябрендә

фаҗигале төстә вафат булды. Бу бәетне аның истәлегенә багышлап

 шушы мәктәп укучысы Гыйльметдинова Ләлә язган иде.

      "Илшат бәете"н уку.

           Мөнәҗәтләр   бәетләргә якын торалар. Алар бер яктан бәет, икенче

яктан лирик җырларның аерым сыйфатларын, дини җырларның да

кайбер үзенчәлекләрен берләштергәннәр.Мөнәҗәтләр кеше күңелендәге

кайгылы хисне чагылдыра, ата-анага, тугрылыкка, әхлакый сафлыкка,

миһербанлылыкка өнди.

                  Хәзер без сезнең белән Гөлзадә Сафиуллина башкаруында мөнәҗәт

тыңлап китәрбез.

                Фаҗигале башлангыч өстенлек иткән бу иҗат җәүһәрендә халыкның

тормышка карашы, рухы ачык чагыла.

          IV бит. "Халкымның җыр мирасы"

                Халкыбызның җыр мирасы күп төсле бизәкләрдән тукыган моңлы, шигъри бер дөнья. Алар арасында балалар җырлары, уен — такмаклары, уенлы — хәрәкәтле җырлар, лирик җырлар бар. Җыр кешенең эчке дөньясын, аның хисләрен, кичерешләрен чагылдыра. Халык авыз иҗаты әсәрләренең башка төрләре белән чагылганда, җырлар халык арасында иң күп таралган булуы белән аерылып торалар.

            Укучылар сез дә җырларга бик яратасыз. Без бик күп халык җырлары өйрәндек. Хәзер  яраткан җырларыбызның берсен "Матур Гөлгенә" җырын җырлап китик.

                  Җыр "Матур Гөлгенә".

          Кеше эш эшләгәндә дә, юлда да, ял вакытында да, кайгылы — хәсрәтле минутларда да җырга мөрәҗәгать иткән һәм итә.                                                    

             V бит. "Милли бәйрәмнәр. Йолалар."

             

        Укучылар, сез нинди милли бәйрәмнәр беләсез? ("Сабантуй", "Сөмбелә", "Нардуган", "Нәүрүз", "Зәрә", "Карга боткасы", "Каз өмәсе" һ.б.)

    Әйе укучылар,бу халкыбызның иң яраткан,көтеп алган бәйрәмнәре. Борынгы заманнарда төрле гореф-гадәтләргә һәм йолаларга ышану татар халкы     арасында    шактый     көчле     булган. Кешеләр     йолаларны     үтәргә тырышкан .

            Бәйрәмнәр,йолалар җыр һәм уен белән үрелеп барган.Халык арасында, бигрәк тә яшьләр арасында халык уеннары шактый зур урын тоткан. Шул уеннар барышында җырлана торган җырлар, такмаклар халык авыз иҗатының мөһим бер тармагы.

Җырлы-уен "Челтәрле"

VI      Йомгаклау

 Менә без сезнең, белән халык җәүһәрләрен карап үттек. Халкыбызның рухи яктан бик бай булуын, күптөрлелеген күрдек. Г.Тукай тикмәгә генә Халык зур ул,  көчле ул,  дәртле ул,  моңлы ул,  әдип ул,  шагыйрь ул".-димәгән.

Үткәрде: Пычак авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче квалификацион категорияле укытучысы Гарифҗанова Рәхилә Гомәровна.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык педагогикасы нигезендә гаилә тәрбиясен оештыру.

Балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән- үзе генә килми. Матур гадәтләр яштән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч,тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе ...

Халык уеннары аша - спортка.

Эстафеты на основе народных игр (на татарском языке)...

Халык педагогикасы һәм экологик тәрбия

Халык педагогикасына таянып, балаларга экологик тәрбия бирү....

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.

Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале.  Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге  көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...

Халык әйтсә, хак әйтә

Татар халкының авыз иҗатын укучыларга тирәнрәк өйрәтү, аңлату, төшендерү, кызыксыну уяту өчен класстан тыш чара....

Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр

Татар халык авыз иҗаты буенча презентация...