Минем серле дөньям.
классный час (2 класс) на тему

Гарифзянова Рахила Гумаровна

Сыйныф сәгате "Минем серле дөньям"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл minem_serle_donyam.docx18.22 КБ

Предварительный просмотр:

Тәрбия сәгате.  Минем серле дөньям.

Максат. 

  • Укучыларны яхшы кеше булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдырырга кирәклегенә төшендерү;
  • Иҗади фикер йөртүләрен үстерү;
  • Игелеклелек, шәфкатьлелек кебек әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: укучыларның рәсем- портретлары, “ тылсымлы таяк”, “Һәр көн игелек кыл” папкасы, “Тылсымлы көзге” – стенд, А.П.Чехов сүзләре язылган плакат “Кешедә бары да яхшы булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да!”;

Интерактив такта, компьютер, графопроектор.

                               

Чараның барышы

Укытучы. - Мин бүген бик иртә тордым.

Укучылар.- Мин дә.

Укытучы. - Үземне тәртипкә китердем.

Укучылар.- Мин дә.

Укытучы. - Бик теләп мәктәпкә килдем.

Укучылар.- Мин дә.

Укытучы. - Кәефем шәп- мин шуңа шат.

Укучылар.- Мин дә.

    Әйдәгез, укучылар, әйбәт кәеф белән тәрбия сәгатебезне башлап җибәрик. Бүген без үзебез турында, нинди характер сыйфатларына ия булуыбыз турында сөйләшербез. Иң элек бүген шушы вакытка нинди яхшы эшләр эшләргә өлгердек икән, шул хакта әйтеп үтик.    (Укучыларның сөйләве)

    Аз гына вакыт эчендә никадәр яхшылык эшләргә өлгергәнсез, күпме кешене сөендергәнсез, куңелегезне яхшы уйлар, матур хисләр белән баеткансыз, бүгенге көн өчен күпме энергия җыйгансыз. Шуның өчен үзебезне мактыйк, чәчләребездән сыйпыйк.

2. Җир йөзендә төрле кешеләр яши: картлар һәм яшьләр, олылар һәм кечеләр. Алар эшлиләр, укыйлар, ял итәләр.Кайвакыт шундый момент була: үз- үзеңә “мин нинди?” дигән сорау бирәсең. Шагыйрь Ш.Галиевның “Иншаның файдасы” дигән шигырендәге кыз белән дә шундый хәл була. ( 1 укучы шигырьне укый)

 - Димәк, Мөслимә нинди кыз?

 -Әйе, Мөслимә үз ялгышын аңлады һәм төзәтте. Үз хатаңны аңлап, вакытында төзәтә белү – зур батырлык.

3. Кеше – ачылып бетмәгән серле дөнья. Тирә - юньдәгеләр өчен генә түгел, үзе өчен дә. Бүген без үзебезнең серле дөньябызны ачарга тырышып карыйк әле. Шуңа күрә дәреснең темасын “ Минем серле дөньям” дип атадым да.

    Сез үзегезнең портретларыгызны ясап алып килдегез.Нишләргә яратасыз, рәсемегездә шуны да чагылдырырга кушкан идем. Әйдәгез, укучылар, һәркем үзе турында рәсеме буенча сөйләсен әле. Сез нинди малайлар, нинди кызлар икәнсез?

      (Укучылар рәсемнәре буенча сөйли)

4. Сөйләвегездән күренгәнчә, сез барыгыз да төрле – төрле: кемдер бик тыныч, уйлап кына җавап бирә, кемдер дәрестә дә тик утыра алмый, кемдер шук- шаян, кемдер тиктормас... Уйлап карагыз әле: нинди хайван белән чагыштырыр идегез үзегезне? Ни өчен?

5.Ә хәзер күз алдына китерегез: сезнең кулда тылсымлы таяк, ди.Нинди теләк теләр идегез сез? Тылсымлы таякны аласыз, музыка уйнаганда уйлыйсыз, музыка беткәч, теләк әйтәсез.Аннан соң таякны иптәшегезгә бирәсез.

     ( укучылар теләкләрен әйтәләр)

    Бу уен гына, ләкин уен да үз – үзеңне аңларга ярдәм итә. Кемдер үзенә теләк теләде, кемдер – башкаларга.Ләкин кемгәдер ярдәм итү, булышу, яхшылык эшләү өчен тылсымлы таякның кирәге дә юк.Яхшылык эшлисең килсә - эшлә, батыр, кыю, акыллы, ягымлы буласың килсә - бул! Барысы да үзеңнән тора.Ялкаулыкны җиңәргә, тырышырга, үзеңдә ихтыяр көче булдырырга кирәк.

6. Ә хәзер Ш. Галиевның “Акыл теше кемгә чыга” дигән шигырен тыңлап үтик.

    Абый нигә дәшми дисәм,

    Ник яңагын тоткан дисәм,

    Бүген аңа акыл теше чыккан икән.

    Сорадым мин әниемнән:

  • Акыл теше кемгә чыга?

Әни әйтте:

  • Әйткән сүзне тыңлаучыга!

Сорадым мин әтиемнән:

  • Акыл теше кемгә чыга?

Әти әйтте:

  • Үз сүзендә торучыга.

Сорадым мин әбиемнән:

  • Акыл теше кемгә чыга?

Әби әйтте:

  • Укып гыйлем җыючыга.

    Сорадым мин үз – үземнән:

  • Сабырлыгың чыдар микән?

Ай – һай, әле

Сиңа ул теш чыгар микән?

  • Димәк, бу бала нинди?(үз сүзендә тормый, сүз тыңламый, тырышып укымый)
  • Үзенә ышанамы ул?

7. Тактага игътибар итик. Монда кешеләрнең кайбер сыйфатлары турында аңлатма язылган. Нинди сыйфатлар турында сүз бара икән?

   (Интерактив тактада аңлатма  укыла.Укучылар нинди сыйфат турында сүз барганын ачыклыйлар, соңыннан карточка ачыла)

Игелеклелек – кешеләргә ярдәмчел, изге, яхшы күңелле булу.

Тугрылык – чын күңелдән бирелгәнлек, намуслылык, вөҗданлык(гадел, намуслы).

Көнчелек – берәр кешенең өстенлегеннән көнләшү хисе.

Саранлык – артык сакчыл, кызганучан.

Ярдәмчеллек – кемнең булса да хәлен җиңеләйтергә тырышу, эшендә булышу.

  • Бу сыйфатларның кайсы уңай, кайсылары кире сыйфатлар?

8. Ләкин саранлыкны барлык кеше дә начар сыйфат дип әйтмәс иде.Шуңа күрә төркемнәрдә уйлашыгыз. 1 нче төркем саранлыкның яхшы сыйфат икәнен, 2 нче төркем – начар сыйфат икәнен исбатлый.

    ( укучылар чыгышы)

1 укучы Җ .Тәрҗемановның “ Биш чия” дигән шигырен укый.

- Чыннан да, саранлык - начар гадәт. Асия кебек булганны да югалтырга мөмкин.

9. Сезнең һәрберегез дә үзегездә яхшы сыйфатлар гына булуын тели.Шагыйрә Э.Мөэминова шигырьләрен тыңлыйк әле. Кайсыгыз турында язды икән автор?

Әнисе аны уята да уята.

Ә ул һаман , иренеп, тормый ята.

Урынын да җыймаган,

Бит – кулын да юмаган.

Чәчен дә тарамаган,

Көзгегә карамаган.

Өстәлдәге ашамлыкның

Кайсын этә, кайсын төртә.

“Киен тизрәк!” – дигәнгә

Ятып елый идәнгә.

Киемнәр аунап ята,

Китаплар елап ята.

Шуларга баса- баса

Ничек йөри? Шаккатам!

Бер сүз әйтсәң аз гына,

Авыз – борын салына.

Китә дә ул читкәрәк,

Басып тора үпкәләп.

Тыңламый әтисен дә,

Тыңламый әнисен дә.

Сүз тыңламый интектерә

Бабасын, әбисен дә.

10. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык мәкале.Күңелең яхшылыкта, изгелектә булса, башкалар да сиңа яхшылык белән җавап бирер, яратырлар, хөрмәт итәрләр, бәхетле яшәрсең. Ә начар гадәтләр бары тик борчу, кайгылар гына алып килә.

11. Үзеңне никадәр гадел бәяләргә тырышсаң да, ялгышу мөмкинлеге бар.Күп нәрсә читтән яхшырак күренә бит ул.Шуңа күрә дә башкаларның синең турында ни уйлавын белү мөһим. Үзебезне читтән карау өчен безгә гади көзге генә җитми, “Тылсымлы көзге” кирәк. Менә бу “тылсымлы көзге” кесәчекләренә һәркем иптәше турында фикерләрен һәм теләкләрен язып сала ала.

Шигырь “Кеше булыйм дисәң”

   1нче укучы. Кыл яхшылык кешеләргә,

                   Кеше булыйм дисәң.

                   Авыр булыр, өсләреңә

                   Гөнаһ туны кисәң.

  2 нче укучы.Аера бел ак – караны,

                   Начар юлда йөрмә.

                  Яхшы белән явызлыкны

                  Берүк бутый күрмә.

3 нче укучы. Кирәк булса коткарырга

                  Батып баручыны.

                  Кулың суз да коткар

                  Сагыш – моңга таручыны.

4 нче укучы. Шатландыр син ярдәм кылып

                   Ялгыз бер әбине.

                   Үскәнем, дип, син матур, дип,

                   Юат бер нәнине.

Укытучы.       Кеше булып яшим дисәң,

                   Бул син кешелекле.

                   Бәхетле көн итим дисәң,

                   Бул син игелекле.

    Үсә барган саен үзегездә әдәплелекнең кешене сөендерә торган өр – яңа сыйфатларын булдыру өчен тырышыгыз. Шулай булганда гына гадел, намуслы, инсафлы, рәхимле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы һәм, ниһаять, бәхетле булырсыз. Авылыбызның иң кешелекле кешеләре, авылыбызның горурлыгы булып үсегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әбиемнең сандык серләре.

Тарихи-мирас елы уңаеннан әзерләнгән тәрбия сәгате эшкәртмәсе. Татар халкының онытылып барган йолалары, милли киемнәре белән таныштыру максатыннан эшләнде....

"Серле алан мәктәбе" дип исемләнгән сәламәтлек театры

Сәламәтлек театры сценарие 1-4 сыйныф укучылары өчен ,2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада турында укучыларның белемнәрен үстерүне күздә тотып төзелде....

"Серле алан мәктәбе" сәламәтлек театрына презентация

Сәламәтлек театры 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага әзерлекне күрсәтүне максат итеп куя....

Санамыш серләре

Балалар санамышларны дәрестә дә  , көндәлек тормышта да кулланырга өйрәнәләр....

ата- аналар җыелышы өчен чыгыш "Сәламәт яшәү серләре", презентация

ата-аналар җыелышында файдалану өчен чыгыш. Бик эчтәлекле тормыш кагыйдәләре бар....

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннар дәньясы серләре" -3кл

Минем иң яхшы дәресем "Хайваннар дәньясы серләре" -3кл...

Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем профессиональ эшчәнлегем

Кили башлангыч мәктәбендә       1992 нче   елдан эшлим. Педагогик эш стажым – 27 ел.Укытучы буларак тормыш девизым- Укучылар өчен һәр дәрес ачыш, һәр дәрес...