"Серле алан мәктәбе" дип исемләнгән сәламәтлек театры
классный час (2 класс) на тему

Хафизова Гульюзем Мансуровна

Сәламәтлек театры сценарие 1-4 сыйныф укучылары өчен ,2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада турында укучыларның белемнәрен үстерүне күздә тотып төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon serle_alan.doc75.5 КБ
Office presentation icon serle_alan_mektebe.ppt2.11 МБ

Предварительный просмотр:

Балтач районы Куныр бюджет гомумбелем мәктәбе

“Серле алан мәктәбендә”  дигән сәламәтлек театры сценарие

Катнашалар: 2-4 сыйныф укучылары һәм 1 әти

                                  Әзерләделәр:  Гайсина Р. Г.

                                                              Хафизова Г. М.

                                                                   Гафиуллина Л. Н.

2012

Серле алан мәктәбе

1 күренеш

(Урман. Музыка яңгырый. Хәлсез, күзлек кигән Шүрәле керә, ул кул – аякларының, тәннәренең сызлавына түзә алмыйча үкереп, кычкырып керә).

Шүрәле. Зур газаплар эчендә

              Кызарып туды таңым.

              Сызлыйдыр бармак, тәннәрем,

              Кем соң дәвалар мине?

              У – у – ү, үләм!

 (Агачлар артыннан җырлый – җырлый төлке керә. Шүрәлене күрә һәм куркып китә).

Төлке.  Син кем?

Шүрәле. Курыкма син, өрекмә син,

               Мин явыз Шүрәле түгел.

               Өстерәлеп кенә йөрим,

               Сәламәтлегем нык түгел.

Төлке (көлеп).

Шүрәле, нинди Шүрәле?

Мондый Шүрәле була димени?

Бармакларың кәкре – бөкре,

Күзләрең кысылып беткән,

Тешләрең дә исән түгел,

Барысы да череп беткән,

Әллә инде бөкрең дә бар?

Кит инде, шул яшеңнән!

Дәваланырга кирәк сиңа,

Кичекмәстән күптәннән.

Шүрәле. У –у –у!. Әйтәм ич мине берсе дә танымый. Нишлим соң, Төлке дус, киңәш бир.

Төлке.  Менә миңа син кара,

              Бармакларга, колакка.

             Күзлегем дә юк бит минем,

             Буй – сыным да бик зифа.

Шүрәле, шүрәле,

Син миңа кара әле.

Нинди сылу, нинди зифа,

Сокланырсың син миңа.

Шүрәле. Хәлләр начар, Төлкекәй,

          Берәр серен әйтче, әй.

    (Аягына барып егыла, тезләнә)

Төлке. Я, я, ярый инде, ачам, ачам, серемне. Мин былтыр бик матур аланга килеп чыккан идем.

Шүрәле.  (бүлдереп) Э – э –э –э (куркып) Былтыр, былтыр дисеңме? Мин куркам аңардан (кача башлый).

Төлке.  Юк ла инде. Синең нинди былтырың булсын. Теге елны, узган  елны дип әйтүем. Сиңа кичекмичә дәваланырга кирәк.

Серле алан мәктәбендә

Бик күңелле ди анда.

Һичкемнең ,һичкайчан

Кайтасы килми аннан.

          Анда иң кирәклесе –

Исәнлек икән.

Сәламәтлек ачкычы

Шушында икән.

Шүрәле.  Белсәң иде, белсәң иде

                Минем сызланганымны.

                Әйдә ашыгыйк, көтеп тормыйк

                Тагын кемдер чыкканны.

Төлке.    Ярый, әйдә киттек.

               Тик минем бер шартым бар:

               Уйнамасаң гына кети,

               Чыгардым шундый карар.

Шүрәле.  Юк, юк, кытыкламыйм. (Китәргә җыеналар. Төлке артына борыла, Шүрәле утырып тора).

Төлке.  Тор, әйдә, нәрсә утырасың?

             Нәрсә көтеп торасың?

Шүрәле.  Автобус.

Төлке.  Хәрәкәттә -  бәрәкәт, дип

             Әйткән бит синең бабаң.

             Саф һаваны сулый – сулый

             Барабыз әле, туган.

             Раз – два, раз – два,

             Һаваны иркен сула!

 (Музыка яңгырый, бергәләп китәләр)

(“Син яшь  диләр” дигән җырны уйнатырга)

2 күренеш

 (Серле аланга укытучылары белән балалар килә. Укытучы белән балалар кырмыска оясына тап булалар, ә бер укучы читтәрәк булган табылдыкка игътибар итә.)

Укучы.  Нәрсә булыр бу? Яфрак дисәң, артык зур. Гөмбә дисәң, түгәрәк түгел. Гөмбә белән яфрактан тыш дөньяда тагын ниләр бар соң әле? Ә –ә – ә –ә, исемә төште: кишер, шалкан, кәбестә. Тик бу әкәмәт әйбер аларның берсенә дә охшамаган бит. Мөгаен, бу ашый торган нәрсә түгелдер. Юкса мин белми калмас идем. Укытучыдан сорап карыйм әле, аның дөньяда белмәгән нәрсәсе булмас.

Абый, абый!

Укытучы. Нинди хәвеф бар?  Ник кычкырасың?

Укытучы.  И –и, шуны да танымадыңмыни? Ноутбук бит бу. Һәр көнне укытучының өстәл өстендә тора бит.

Укучы.  Ә нишләп ул урман аланында ята. Иясе кем икән?

Укытучы. Әйдә, кабызып карыйк әле. Әллә эшләрлек, әллә ташландык, әллә кемдер онытып калдырган.

 (Укытучы белән балалар ноутбук тирәсенә сузылып яталар. Укытучы ноутбук төймәсенә баса һәм беренче слайд пәйдә була, укучылар бергә укыйлар)  

Экранда I слайд.   СЕРЛЕ АЛАН МӘКТӘБЕ!

Укытучы.  Сер ачылырга  тора түгелме соң? Әйдә, алга таба ни бар икән, карыйк әле.

Экранда II слайд.

    Серле алан мәктәбе укучыларыннан 2013 нче елгы җәйге универсиаданы оештыру комитетына заявка.

Укучы.  Абый, нәрсә соң ул универсиада?

Укытучы.  Универсиадамы? Универсиада ул – югары уку йортларында белем алучы студентларының спорт ярышлары . Киләсе 2013 нче елгы җәйге универсиада башкалабыз Казанда үтәчәк.

Укучы.  Абый, безнең абый – апалар да, бәлки, универсиадада катнашырлар?

Укытучы. Әйе, алар да ,бәлки сез дә танылган спортчылар булып китәрсез.Теләк кенә кирәк. Ноутбукның иясе кем икән? Әйдә, тагын карыйк әле.

Экранда III слайд. “Безнең уңышлар”

Биеклеккә сикерү

Озынлыкка сикерү

этелү

тартылу

Куян

Төлке

Бүре

Аю

Укучы.  Абый, җәнлекләр дә безнең кебек спорт белән шөгыльләнәләр мәллә?

Укытучы.   Әйе, шул, тренерлары универсиадага әзерлек алып бара, ахыры.

Экранда IV слайд. “Тизрәк, биегрәк, көчлерәк”!

 (Укучылар девизны бергә укыйлар. Шул вакыт велосипедка утырып, кишер ашап килүче Куян керә).

Куян.  Ля – ля – ля. Ой, исәнмесез! Кунаклар бар икән!

Балалар.  Исәнме, куян?

Куян. Сез кемнәр?

Балалар.  Без – табигать дуслары.

Куян.  Ә сез кая барасыз?

Балалар.  Урманга сәяхәт кылабыз. Ә син нишләп йөрисез?

Куян.  Ә мин кишер ашыйм. Витамин туплыйм. Саф һавада сәламәтлегемне ныгытам. Мәгез, сезне дә сыйлыйм әле. Курыкмагыз, юган ул.

          (Куян балаларга кишер өләшә. Төлке, Шүрәлене култыклап, аланга алып керә).

Төлке. Дусларым, исәнмесез,                                Күзләре кысылып беткән,

            Хәерле көннәр сезгә!                                 Бармаклары кәкре – бөкре.

            Менә күрегез, дустымны                           Тешләре дә исән түгел,

            Дәвалау кирәк безгә.                                  Барысы да череп беткән.

Укучылар.  Булышабыз, булышабыз,

                    Бик теләп булышабыз.

                    Сәламәт булу өчен

                    Хәрәкәтләнү кирәк.

 (Тиен кызлары  җыры.  Тиен кызлары читтә ролик белән күнегүләр ясыйлар)

Без тиеннәр, тиеннәр,

Без шаяннар,наяннар,

Без бик иртә торабыз,

Суык су белән юынгач,

Тешләребезне чистарткач,

Гимнастика ясыйбыз.

Гим-нас- ти-ка.

Яшәргә ул көч бирә,

Яшәргә ул дәрт бирә,

Һәрвакытта матур була,

Кемнәр иртә йөгерә

Әйдә, ясыйк без бергә

Гим- нас-ти-ка.

Укытучы.  (тиен кызларына күрсәтеп):

    Күрегез, тиеннәрне...

    Бигрәк төз, матур итеп

    Күнегүләр ясыйлар.

    Алар шулай тырышалар,

    Гәүдә торышын саклыйлар.

Әйдә без дә аларга кушылыйк әле.

             (Көйгә күнегүләр эшләү: чүгәләү, башны уңга, сулга бору, сикерү)

Укытучы.  Физзарядканы башлыйбыз,

                   Чүгәлибез, торабыз.

                   Башны уңга борабыз,

                   Аннан сулга борабыз

                   Һәм сикерә башлыйбыз.

(“Физзарядка” көенә хәрәкәтләр. Шүрәле дә кушыла, ләкин бик артта кала. Туп белән күнегүләр ясап Бүре керә)

Бүре.  Безнең “Серле алан мәктәбе”ндә нинди ыгы- зыгы бу?

Төлке.  (экрандагы V слайдка күрсәтеп):

      Менә күрдеңме, Бүре,

       Алар кая талпына.

       Әйдә, син дә соңга калма,

       Бас аларның янына.

  V слайд – 2013 ел. Казан. XXVII Җәйге Универсиада.

                    2014 ел. Сочи. XXVII Кышкы Олимпия уеннары.

(Аю керә)

Аю.  Кая, тренировкаларны башлыйбызмы? Барыгыз да килдегезме?  Ә монысы (укучыларга күрсәтеп) кайсы ил вәкилләре?

Төлке.  Ялгыштың, укытучым. Болар “Серле алан мәктәбе”нең кунаклары.

Аю.   Кая, кунакларны үзебезнең уңышлар белән таныштырыйк әле. (Ноутбукны күзли).

Төлке.  Мин сезнең  дөньяда бер генә аюда да булмаган нәрсә күзләвеңне беләм. Рәхим итегез, укытучым. (Ноутбукны бирә).

Аю. Безнең кунаклар әлеге уеннар турында беләләр микән? Яле, белемнәрегезне тикшереп карыйк.

Экранда V Iслайд.

Аю. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез җавапны табыгыз.

-Бу нинди символлар?

-Спортның җәйге төрләрен санагыз.

-Бер туп артыннан ике команда кешеләре чаба. Бу нинди уен?

-Буй җитмәгәндә нинди хәрәкәт башкаралар?

-Ике аяклы үгез, маңгаенда бер мөгез, бу нәрсә?

Аю. Булдырдыгыз. Ә хәзер безнең белән көч сынашырга әзерме?

Укучылар.  Әзер.

Аю.  Беренче уенны игълан итәм. (Куянга, 1 укучыга капчык биреп):

        Икегезгә ике капчык,

        Ягез әле, тотыгыз.

        Серле аланда ярышып,

        Тизлекне арттырыгыз.

     (Шүрәле дә кушыла)

Аю.  (Төлке белән 1 укучыга эндәшеп):

 Көянтә эл иңеңә,

 Йөгер тизрәк иң алдан кил,

 Егыла гына күрмә!.

 (Шүрәле дә йөгерә)

Бүре.  Һәркөн иртән йөгерәм.

           Көч артсын дип гер күтәрәм,

           Бар эшкә дә өлгерәм.  

           Я, кем чыга каршыга?

 (1 укучы, Бүре гер күтәрәләр. Укучылар санап тора. Соңыннан Бүре белән укучылар кочаклаша. Шүрәле дә гер күтәрү күнегүләрен эшләп карый).

Шүрәле.  Сәламәт яшәү, дустым,

                Шушы буладыр инде.

                Спорт белән дуслашу

                Мине тәмам үзгәртте.

 (Шүрәле күзлеген, жилетын, бармакларын сала).

Укытучы.  Балалар, җәнлекләр!

                   Мин сезгә бик рәхмәтле.

                   Һәрчак шулай Шүрәлегә

                   Булыгыз мәрхәмәтле.

         (Укучылар һәм җәнлекләр бергәләшеп җырлыйлар)

Шаяннарның көне үтә

Хәрәкәт белән.

Хәрәкәт файда бирүен

Мин күптән беләм.

Шаян булыйк, моңсуланмыйк,

Йөзләр шат булсын.

Тәнебездә шатлык белән

Гомерләр узсын.

Укучылар.  Чыршыдай биек бул!

Җәнлекләр.  Нараттай озын бул!

Укучылар.  Имәндәй таза бул!

Барысы бергә.  Сау – сәламәт бул!

Шүрәле.  Коткаручыларны күзли – күзли

                Талып бетте күзләрем.

                Менә кемнәр кирәк миңа,

                Менә бит газизләрем.

    (Берәм- берәм укучыларны, җәнлекләрне кочаклый).

Аю.Кечкенәдән әгәр кеше

Спорт белән шөгыльләнсә,

Яратса җәяү йөрергә,

Эшләргә иренмәсә,

Шул чакта ул ныгып үсәр,

Бирешмәс авыруга,

Физик хезмәт, физкультура

Якын дус булыр аңа.

Сүзләремне читкә какмый

Игътибарга алыгыз,

Киләчәктә һәрберегез

Сау- сәламәт калыгыз!

(Чыгып китәләр)

     


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Серле алан мәктәбе

Слайд 2

2013 ел. Казан. Универсиадага әзерлек:

Слайд 3

Безнең уңышлар Биеклеккә сикерү Озынлыкка сикерү Этелү Тартылу 1, 30 м 1, 65 м 20 11 1, 25 м 1, 50 м 15 6 1, 26 м 1, 50 м 20 10 1, 05 м 1, 35 м 25 15

Слайд 4

"Тизрәк, биегрәк, көчлерәк"!

Слайд 5

2013 ел. Казан. XXVII Җәйге Универсиада 2014 ел. Сочи. XXVII Кышкы Олимпия Уеннары

Слайд 6

Бу нинди эмблемалар?

Слайд 7

Шаян булыйк, моңсуланмыйк, Йөзләр шат булсын. Тәнебездә саулык белән Гомерләр узсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Универсиада. Сәламәтлек театры.

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

Универсиада.Сәлмәтлек театры

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

Универсиада.Сәлмәтлек театры

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

"Серле алан мәктәбе" сәламәтлек театрына презентация

Сәламәтлек театры 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиадага әзерлекне күрсәтүне максат итеп куя....

Сәламәтлек театры

Сәламәтлек-иң зур байлык....

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Сәламәтлек театры

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша...