Сәламәтлек театры
методическая разработка (4 класс) по теме

Мубаракова Гульнара Рамазановна

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamtlek_teatry.docx33.71 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәтлек театры

  Музыка астында кызлар гимнастик күнегүләр башкарыла )

Салават: Ну булдырдыгыз кызлар! Әфәрин! Сез дә,  мин дә спорт түгәрәгенә йөрибез. Сезгә спорт белән шөгыльләнү ошыйдыр бит?

Кызлар: әйе, бик ошый.

Салават: Ә бит әле арабызда тәмәке тартучылар, аракы эчүчеләр һәм наркотиклар белән шаяручылар да бар. Тәмәке тарту- начар гадәт. Ул кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерә. Кешеләрнең тешләре саргая, үпкәләре чери, андый кешеләр төз басып йөри алмыйлар.

Авызына зур сигарет капкан, берөзлексез йөткерүче малай керә. Алдына тәмәке тартучы дип язылган табличка элгән.

Рафил : Мәктәп яныннан узып бара идем, минем турыда сөйләшкәнегезне ишеттем. Минем дә сезнең кебек елмаясым, чабасым, уйныйсым килә. Тик авызымны ачсам - төсләре уңып беткән тешләрем, чаба башласам - кәкрәеп беткән гәүдәм, берөзлексез йөткерүем миңа комачаулый. Миңа нишләргә инде???

Фәннур. Әйдәгез, дусларым, малайга булышыйк. Аңа ярдәм итик, үз арабызга алыйк.

Салават. Без аны больницага алып барыйк. Табибларга күрсәтик. Аңа тәмәкенең зарары турында аңлатыйк.

Фәннур. Тәмәке - ул никотин. Син, дустым, шуны бел: хәтта чыпчык никотин сөртелгән пыяла таякчыкны иснәү белән үлә. Тәмәке, тикшеренүчеләрнең исәпләвенчә, кеше гомерен 5-15 елга кыскарта. Тәмәке йөрәк эшчәнлеген какшата, ашказаны, эчәк авыруларын китереп чыгара. Фаҗигаләр тудыра: янгын чыгара, гаиләнең акчасын бетерә.

Салават.Безнең арада тәмәке тартучыларга урын юк. Безнең белән дуслашасың килсә, тәмәкеңне ташлыйсың, дәваланасың.

Рафил:  Зинһар, булышыгыз. Бу гадәттән ничек котылып була?

Фәннур. Беренчедән үзендә ихтыяр көче тәрбияләргә, ныклы режим булдырырга, спорт белән даими шөгыльләнергә, физик эш эшләргә, тәмәке тартучылардан вакытлыча гына булса да ераграк торырга. Аңлашылдымы?

Рафил.Әйе, аңлашылды. Мин төзәлергә тырышырмын. Бу начар гадәтемнән арынсам, үз арагызга кабул итәрсезме соң?

Укучылар: Әйе, әйе! Без синең белән дус булырбыз.  Ә хәзергә безнең янда кал, хәзер безнең түгәрәкләр башлана. Фәнил абый көрәш түгәрәген алып бара. Сине дә бу түгәрәккә чакырабыз.

Салават.Ә сез беләсезме, күршедәге Вәли кечкенә вакыттан ук пиво эчәргә ярата иде, менә хәзер аракыдан да авыз иткәли. Ә, әнә үзе дә мәктәпкә кереп килә. (Көч-хәл белән атлап, чәчләрен тузгытып, борынын кызартып, зур сумка асып Вәли укырга килә).

Ислам. Сез монда нишлисез? Башка эшегез беткәнме әллә? Ни өчен тәмәке тартучы минем җан дустым  монда утыра. Кыерсыттыгызмы әллә?

Салават. Без тәмәке тартучы белән дә, аракы эчүче белән дә дус түгел. Ул безгә төзәләм, тәмәкене ташлыйм дип сүз бирде. Син үзең моңа ничек карыйсың. Бәлки син дә аракыңны ташларсың. Кара ул йөзеңә, киемеңә! Кеше карарлык түгел. Мондый рәвештә мәктәпкә килмиләр. Мәктәп ул - белем учагы.

Фәннур. Вәли авырый. Алкоголизм -ул авыру. Алкоголь - акылны урлаучы. Алкоголь кабул иткәннән соң фикерләү дәрәҗәләре бозыла, исәпләү төгәллекләре һәм тизлекләре түбәнәя. Менә шуңа күрә укуың да начар синең, Вәли. Бер класста өч ел утырасың бит инде. Ничек оят түгел сиңа?

Салават. Менә әле дә син, Вәли, игътибарыңны туплый алмыйсың, аягыңны көчкә өстерәп йөрисең. Безгә мондый дуслар кирәкми! Без сине үз арабызга ала алмыйбыз.

Ислам. Мин төзәлергә сүз бирәм. Сез зинһар, мине ташламагыз инде!

Укучылар берьюлы. Ярый, ярый, без сине үз арабызга алырбыз. Син үзендә булган начар гадәтләрдән арын. Кал әйдә син дә безнең белән. Сине дә спорт түгәрәгенә алабыз.

Мәктәпкә асылынып-салынып бер кыз керә.

 Динә: Карагыз әле, бу үзен бик сәер тоткан кыз кем?

Ислам:  Без аны урамда наркотиклар кабул иткәндә очраттык. Безнең яшьтә булуына карамастан, аның бер дусты да юк.

 Фирүзә: Ярар, Вәли, без аңа наркотикларның зыяны турында аңлатырбыз. Карагыз сез аның йөзенә. Хәлсезләнгән, веналары кат-кат кадалган эзле тән. Өметсез, бернәрсә дә аңламаган күз карашы. Ул бит беребезгә дә, тирә-юньдәгеләргә дә игътибар итми. Бу бик куркыныч авыру, зур бәла.

Әлфинә. Әйе, минем хәлемне берегез дә аңламыйсыз шул. Йоклаганда саташам, күземә әллә ниләр күренә. Минем дә сезнең кебек буласым килә! Миңа булышыгыз! Сезгә әйтәсе сүзем бар: "Дусларым, минем кебек ялгыш юлга кереп китә күрмәгез. Хәзер мин наркоманиянең кадерле гомеремне юк итүче икәнен аңладым. Наркоманиядән котылу юлы бер генә- бирешмә. "Бер генә тапкыр татып кара" дигәннәргә "Юк!" дип өзеп әйтегез. Сезнең алда төзәлергә, дәваланырга сүз бирәм.

Салават: Әнә карагыз әле, безнең мәктәп укучылары Айзат, Ислам һәм Әмир килә. Алар, мөгаен, Кукмарага “Зилант” спорт мәктәбендә үткәрелә торган каратэ түгәрәгенә барырга чыкканнардыр.

Айзат: Исәнмесез, дуларым. Түгәрәкләргә җыелдыгызмы? Без дә каратэ түгәрәгенә барабыз. Анда безне тренер Борһанов Айдар Нургаян улы көтә. Ул безне Каратэ спорт төренең нечкәлекләренә төшендерә. Тренерыбыз бик акыллы, тырыш, тәвәккәл. Безнең дә аның кебек буласы килә. Әйдәгез, сезне дә алып барабыз.

Фәннур : Рәхмәт Айзат, бик теләп барабыз. Безгә берничә каратэ алымын күрсәтә алмассызмы соң?

Айзат: Бик теләп, әйдәгез әле егетләр.

Каратэ дигән көрәшне

Карадым кызыксынып

Бер алымын отып калдым

Энемне ектым салып.

(Балалар каратэ алымнарын музыка астында күрсәтәләр)

Барысы бергә: Зур рәхмәт сезгә.

Айзат: Сау булыгыз. Безгә кузгалырга вакыт

Салават. Әнә безнең Фәнил Фәйзелхак улы көрәш түгәрәге үткәрергә килә.

Фәннур: Безнең Фәнил абый ул үзе бик күп тапкырлар район һәм Республика үткәргән ярышлар һәм Сабантуйлар батыры. Аның мактау кәгазьләрен,  грамоталарын, медальләрен санап бетергесез. Ул безне дә үзе шикелле батыр, тәвәккәл егетләр булырга өйрәтә.

Фәнил: Исәнмесез, егетләр. Түгәрәккә әзерме? Әйдәгез, башлыйбызмы? Ә болар кемнәр?

Салават:  Бу егетләр  түгәрәккә килделәр. Алар ялгыш юлга баскан булганнар. Хәзер төзәлергә уйлаганнар. Фәнил абый, без аларга ярдәм итәрбез бит, шулаймы?

Фәнил: Әлбәттә, шулай. Әйдәгез,алайса, аларга үзегезнең осталыкларыгызны күрсәтегез.

Ирек:

Рифат дустым белән без

Яратабыз көрәшне,

Көрәшкә йөргән кешеләр,

Булдыра ул һәр эшне.

(көрәш алымнарын күрсәтү)

Фәнил: Булдырдыгыз, егетләр. Ә сез беләсезме соң, 2013 нче елда Казанда нәрсә үткәрелә?

Балалар. Беләбез.беләбез, Универсиада.

 Фәнил: Бик дөрес. Ә хәзер:  В одну шеренгу становись! Равняйсь! Смирно!  

Фирүзә:  Казанда “Универсиада авылы” барлыкка килде.Казанның Идел буе районының Җиңү проспекты, Оренбург тракты, Парин һәм Мәүлетов урамнарының бер өлеше кергән урын

” Универсиада авылы” дип атала.

Динә: 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада тарихы Уеннарга кадәр үк башланып китә. 2008 елның 31 маенда Брюссельдә Казанның 2013 елгы җәйге Универсиаданы үткәрү хокукын яулавы игълан ителә. Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) башкарма комитетының 27 әгъзасыннан 20 есе Казан өчен тавыш бирә.

Айзат: 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада бүгенге Россия тарихында беренче Универсиада, алай гына да түгел, беренче мульти-спорт чарасы булачак. Универсиада 2013 елның 6 – 17 июль көннәрендә үтәчәк.

Рафил: Универсиада символикасы логотип, эмблема һәм талисманнан гыйбарәт.

Әлфинә: Казан Универсиадасының Талисманы – Юни (Uni) кушаматлы канатлы ак барс малае. Канатлы ак барс – Татарстан Республикасының милли символы. Ул Татарстанның гербында да урын алган.

Фәннур:  Олимпия уеннарының 1894 елда Пьер де Кубертен тәкъдим иткән «Citius, Altius, Fortius» («Тизрәк, Югарырак, Көчлерәк») шигареннән аермалы буларак, Студентларның халыкара уеннарының даими шигаре юк. Универсиаданы оештыручылар үз вариантын тәкъдим итә, FISU аны раслый. 2013 елгы Универсиаданың шигаре – «U are the world». Әлеге шигарьне ике төрле аңлатырга мөмкин: «Син – ул дөнья» һәм «Универсиада – үзе бер дөнья».

Фирүзә: Ә менә беренче Олимпия уеннары б.э.к. 776 елда үткәрелгән. Ярышларда бөтен ирекле греклылар – ярлылар һәм байлар, аксөякләр һәм гади кешеләр катнаша алган. Әмма хатын-кызларга хәтта тамашачы буларак та катнашырга рөхсәт ителмәгән, аларга үлем җәзасы бирелгән. Олимпия уеннары Зевска багышлап үткәрелгәнгә  күрә фәкать ирләр бәйрәме генә булып саналган.

Динә: Олимпия уеннары Көньяк Грециянең Олимпия шәһәрендә үткәрелгән.  Олимпия – ул изге урын, анда Зевсның храмы урнашкан, ә соңрак төрле спорт корылмалары төзелгән.

Айзат: Олимпия уеннары буласы елда нидачылар, Греция шәһәрләре буйлап шатлыклы хәбәр таратканнар: “Барыгыз  да Олимпиягә! Изге тынычлык игълан ителде, юллар хәвефсез! Җиңүне көчлеләр яуласын!”

Әлфинә: Атаклы уеннар 4 елга бер тапкыр җәй уртасында үткәрелгән. Олимпия уеннары барган көннәрдә Грециянең үзара дошман шәһәрләре арасында сугышлар туктатылып торган. .

СалаватУниверсиада тиздән, була безнең Казанда.

 Төрле ярышлар узачак, туксан тугыз мәйданда.

Казан гөрли,Казан шаулый

Универсиаданы көтә.

Чөнки ул башкалабызны

Бар дөньяга күрсәтә

Фәннур:  2013 елда  Һәрбер өйдә чаңгы, велосипед, ролик

Теннис өстәлләре куелган.

Физзарядка ясалмаган килеш,

Мәктәпкә чыгып китү тыелган.

“Биеккәрәк, ераккарак!”-

Универсиада девизы.

Гөрләп торсын Казаныбыз-

Россиянең йолдызы.

 Рафил: Волейбол уены кызык

  Ике яктан абыйлар

 Сетка аша дөмбәслиләр

  Мескен тупны аталар.

Егет кеше көчле була,

Моны мин күптән беләм.

Аның өчен ниләр кирәк ?

     бергә     “Чаңгы, велосипед,  туп  һәм стадион”!

Әлфинә: Ракетка - ракета түгел

Кулга тотып уйныйлар

Бер тупчыкны ике яктан

Тукмап һич тә туймыйлар.

Спорт белән бик дус булгач,

Без бер дә авырмыйбыз.

Сәламәтлек-иң зур бәхет!-

Шуны яхшы аңлыйбыз.

Ислам: Ишкәк ишү җиңел түгел,

Аяклар ара, куллар...

Көн саен күнегүләрдән

Ныгый бара мускуллар.

Фәнил:Дуслар!

“Сәламәт яшәү!” – дигәндә,

Нәрсәне күздә тотабыз?

Айзат: Әлбәттә инде, хәрәкәтне;

Йөгерүдә зур сәләтне;

Ашаудагы бәрәкәтне, -

Шулар булса, отабыз!

Фәннур: Сәламәтлек безнең кулда,

Ычкындырма син аны!

Турникта тартылуыңның

Унга җиткер син санын!

Җаныңа шифа бирердәй

Сайлап ал да бер төрен,

Көн дә җайлап шөгыльлән гел,

Багышла шуңа көнең.

Салават: Без бик теннис яратабыз,

“Пинг-понг” дигән төрен;

Сафин да башта өйрәнгән

Өстәл теннисы серен.

Хәзер әнә зур спортта

Яулады күпме үрләр.

Теннис уйнаган кешедә

Кан кызу, җете күзләр!

Динә: Ике мең дә унөч рухы

Сизелсен, дисәк авылда,

Әйдә без дә үткәрәбез

Мәктәбесиада!

Анда кертик шахматны да,

Башны эшләтә бит ул.

Борынгыдан килгән уен,

Минем теләк – әнә шул!

Рафил: Медальләр яулырбыз әле

Мәктәп ярышларында.

Йөгерүдә мин – беренче!

Йөгерү – минем шатлыгым,

Минем сагышларым да!

Нинди генә төр булса да,

Җиңү рәхәт шул ярышта;

Минем арттан йөгерегез,

Калмагыз бер карыш та.

Фирүзә: Нәфис аның исеме дә,

Гимнастика! Гимнастика!

Грация! Сыгылмалык!

Кызларыбыз – сокланырлык!

Фантастика! Фантастика!

Менә дигән шәп бассейн

Ядегәрдә ачарбыз!

Синхронлы сикерергә

Трамплин ясарбыз!

Динә: Менә шул чак күрерсез сез

Безнең  сальто ясаганны...

Хыялларга бирелгәнмен,

Кичерегез бу ялганны...

            Ә йөзәсе килә үзе

Башым белән суны сөзеп,

Өч йөз миллион доллар булса,

Була икән аны төзеп...

Әлфинә: Универсиаданы без

“Теликтан” гына карарбыз;

Бәлки әле, билет тапсак,

Стадионнан багарбыз.

Салават: Без – волонтер, чыгышыбыз

Шулай сезгә аңлашылсын:

  1. Фирүзә:Спортны без яратабыз,

Айзат: Үзебезгә каратабыз,

 Динә: Сәламәтлек таратабыз,

     Бергә:                        - Спорт – гаҗәп! Спорт – тылсым!

  1. Рафил, Ислам һәм Әлфинә: Без сәламәт яшәү рәвешен аңладык. Дусларыбыз, сезгә бик зур рәхмәт. Моннан соң бервакытта да начар гадәтләр белән дус булмабыз. Сүз бирәбез. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл икәнен аңладык.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Универсиада. Сәламәтлек театры.

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

Универсиада.Сәлмәтлек театры

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

Универсиада.Сәлмәтлек театры

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

"Серле алан мәктәбе" дип исемләнгән сәламәтлек театры

Сәламәтлек театры сценарие 1-4 сыйныф укучылары өчен ,2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада турында укучыларның белемнәрен үстерүне күздә тотып төзелде....

Сәламәтлек театры

Сәламәтлек-иң зур байлык....

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Салкынлык иленә сәяхәт (сәламәтлек театры)

Максат: башлангыч класс укучыларында сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру; аларны сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү, сәләтләрен үстерү;  дуслык хисе тәрбияләү....