Салкынлык иленә сәяхәт (сәламәтлек театры)
классный час по теме

Нагимова Роза Рагатовна

 

Максат: башлангыч класс укучыларында сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру; аларны сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү, сәләтләрен үстерү;  дуслык хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon salkynlyk_patshalygyna_syakht.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

                          Салкынлык иленә сәяхәт

                              (Сәламәтлек театры)

Максат: -башлангыч класс укучыларында сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ

               тудыру;

  • аларны сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү, сәләтләрен үстерү;
  • дуслык хисе тәрбияләү.

1 укучы. (Илгиз зарядка ясый)

                Куркып ятмый ачарга

                Өстендәге юрганын,

                Сизмисең дә Илгизнең

                Йокысыннан торганын.

                Тынгы бирми безгә дә.

               -Тәмле булыр ашарга.

                Барыгыз да әйдәгез

                Физзарядка ясарга!..

2 укучы: Без торганчы, кайвакыт

                Йөгереп тә кайта ул...

                Йөри белә кул белән,

                Мәтәлчек тә ата ул.

                Илгиз зыр-зыр әйләнсә,

                Җитә кала Ләйләгә.

Ләйлә (Китап укып утыра):

                Зинһар, тукта, абыем,

                Минем башым әйләнә.

Илгиз:    Беләсеңме, алайса,

                Өйрән аны, Ләйлә, син.

                Минем кебек зыр да зыр

                Менә шулай әйлән син.

 1 укучы.Әни тора шаккатып:

                Нишли соң бу?! Бәрәкәт!

                Әти көлә:”Әйләнсен,

                Хәрәкәттә бәрәкәт”. (Х.Халиков)

(Шул вакыт бүлмәгә Ангина килеп керә. Илгиз янына бара , ләкин якын килә алмый. Ләйләгә кагыла.Ләйләнең тамагы авырта башлый. Әнисе врач чакырта.) Ләйләгә салкын тигән врач чакырырга кирәк.

Врач: Ләйләнең сәламәтлеген Ангина “Салкынлык патшалыгы”на  алып киткән. Аны шуннан алып кайтырга кирәк.

Илгиз : Кайда икән ул “Салкынлык патшалыгы”? Анда ничек барасы икән?  Эзләп табарга кирәк.

(Илгиз  Салкынлык патшасын эзләп китте. Ул бер аланга килеп чыкты. Кулда кызыл хаҗлы чемоданы да бар. Анда язулар куелган:”Урманнарны  саклагыз!”, санаторий ”Кояш һәм һава”-7км, “Мамык юрганнар иле- 9км.”, “01-янгында шалтырат”, “Салкынлык патшалыгы-15 км”.)

Илгиз: (Язуларны укый) санаторий ”Кояш һәм һава”-7км. Сәламәтлекне санаторийда алалар. Миңа шунда барырга кирәк. Ә “Салкынлык патшалыгында”  диде бит. Менә кая барырга кирәк.(Илгиз бара)

Акыллы Карга(күзлек кигән):Таптыйсың бит.

Илгиз: Гафу итегез!

Акыллы Карга : Кая барасың?… Әнә Ютәл белән Томау килә, кач.

Томау:-Апчехи, хәерле юл!

Ютәл:Кхе-кхе, уңышлар телим.

Илгиз: Кызык. Алар кемне озаталар соң? Ә берәү дә күренми.

Акыллы  Карга:Әнә алардан күпме авыру тамчылары – инфекция оча.Алар шул тамчыларны озаталар.  Кешеләргә   җибәрәләр. Аларны монда Салкынлык  патшасы җибәргән. Алардан качарга кирәк.Менә шуңа күрә дә йөткергәндә  һәр кеше авызын  капларга тиеш.

Илгиз : Салкынлык патшалыгындагы Патшабикә нинди ул?

Акыллы  Карга: О-о! Ул бик күп авыруларның патшасы. Әгәр кеше  һава яратмый  , урамда уйнамый икән, судан курыкса, чаңгы ,чана белән дус булмаса ул патша килә дә җитә. Дусларын  Томау, Ютәл, Температураны да калдырмый. Әнә, кара алар бер кечкенә малайны алып китеп тә баралар.

Илгиз : Малайга булышырга кирәк.(чемоданын ача).(Горчичник, Мәтрүшкә чыга)

Горчичник: Я, кайсыгыз авырый?

Илгиз: без түгел. Әнә кечкенә малайга булышырга кирәк.

Горчичник:Хәзер без аны. Ә менә сезгә суган .Ашап куегыз әле шуны! Сезнең янда берәрсе йөткерсә, я төчкерсә -суган ашарга кирәк .Сезгә бернинди дә Томау, Ютәл якын килә алмаячак.

(Горчичник белән Мәтрүшкә Томау белән Ютәлне куа киттеләр.

Югары температура кереп малайны алып китә.)

Акыллы Карга: монда Югары Температура килеп җиткән.Аны да салкынлык патшасы җибәргән.

Илгиз: Хәзер нишлибез инде.

Акыллы Карга:Аны куа барырга кирәк. Ул бик тиз арачак, чөнки ул хәлсез. Ял итәргә туктагач малайны алып калырбыз. Син аны куа бар. Ә мин дустым кәҗәдән юкә чәчәге чәе алып киләм .Ул температурадан булыша.

(Илгиз малай артыннан бара. Карга чәй алып килә.Илгиз белән Карга качып килеп малайга юкә чәе эчертәләр. Температура 36.6 . Малайны да үзләре белән алалар)

Акыллы Карга: Без Мамык Юрганнар иленә килеп җиттек. Андагы балалар салкыннан бик куркалар , урамга бер дә чыкмыйлар, чыныкмыйлар, еш авырыйлар.Аларны Салкынлык патшасы да бик ярата.

(Мамык Юрганнар илендәге балалар чыгып  Илгиз белән Малайны шарфлар белән урадылар)

1Малай: Грипп йөри дөнья буйлап,

              Грипп йога күрмәсен.

              Һич ышаныч юк аңарга,

              Бәреп ега күрмәсен.

2малай       Ә миңа ул тимәячәк:

                   “Таныш малай,-диячәк.

                    -Бүлнистә бергә яттык, -дип,

                     Әле башын иячәк.

                     Якын да бармыйм янына,

                        Үпкәләсә үпкәләр.

                        Ичмасам киләсе елда

                        Безне урап үткәләр.(Мөҗәһит-“Карга бураны”-45бит.)

Илгиз: (шарфларын чишеп ата) Сезгә болай киенеп йөрмәс өчен чыныгырга кирәк. Физкультура ясарга кирәк. Менә безнең шикелле.(Балалар шигырь сөйли)

3укучы:Буран турында сөйләсәм,

            Беләм инде, көләрсез.

            Бездәге бураннарны бит

            Сез болай да беләсез.

            Шул буранны, мескенкәйне,

            Шундый кызык иттем мин:

            Кызганмадым, чаңгыма да,

            Чанама да җиктем мин.

            Якшәмбе көн аның белән

            Җитәкләшеп йөгердек.

            Кәшәкәле уйнап йөрдек,

            Кибетләргә дә кердек. (Мөҗәһит--“Карга бураны”-7бит)

            Шуңар күрә авырмыйм.Салкын үзе миннән кача.

4 укучы.: Кем ул анда толып кигән

                 Шәл белән билен буып?

                 Тып-тын гына басып тора,-

                 “Тимәсен”, имеш, суык.

                 “Танымасын”, имеш, суык-

                 Бүреген басып кигән.

                 Ләкин, үзе күрми калган,

                 Суык барыбер “тигән.”

5 укучы:  Әнә берәү утын яра

                 Салып ташлап бишмәтен.

                 Янына да килеп булмый,

                 Суык, мескен, нишләсен?

                 Шүрләп карый читтән генә,

                 Икеләнә, уйлана.

                 Ут уйната бит бу малай,

                 “Тиеп” кара син аңа...(Р.Шәрипов “Суык ничек “тия”?-22бит)

Илгиз : Авырулардан иң шәп дәва-зарядка.

1укучы

Иренмим мин беркайчан да,

Иртән торып басам да,

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәмне ачам да.

Бер-ике-өч! Бер-ике-өч!

Сулыйм да иркен итеп,

Күкрәк киереп атлап китәм,

Кулны канаттай җилпеп.

2укучы

Курыкмыйм мин бернидән дә,

Томаудан да, чирдән дә,

Туңып чыкмыйм, кызып чыгам,

Салкын суга кергәндә.

Бер-ике-өч! Бер-ике-өч!

Нык басып атлап киләм.

Кемнәр тели чыныгырга,

Әйдәгез минем белән!(Р.Вәлиева”Яшь спортчы”)

(Мамык юрганнар илендәге балалар да зарядка ясыйлар)

Илгиз: Без хәзер бергәләп Салкынлык патшасын җиңә алачакбыз.Безгә Витаминнар булышыр.( Юлда Витаминнар күренде.)

”А”-Таныш булыйк.Мин кишердә яшим.

“С”-Мин карлыганда, алмада, суганда булам.

“В”-Арыш ипие белән дуслашыгыз.

Кечкенә малай: Минем ашамлыкларда  бернинди дә витаминнар күргәнем юк.

(Витаминнар үпкәләделәр)

Алар күренмиләр .Әгәр синдә “А”витамины булмаса син начар күрәчәксең, “С”булмаса-тешләрен коелачак, “В”витамины җитмәсә кеше күп елый һәм начар йоклый.

Кечкенә малай: Сезне ашаганда я ялгыш йотып җибәрермен.Мин аптека витаминнарын гына ашармын инде.

Илгиз: Син нәрсә? Аларны икедән дә күп кабарга ярамый.  (Юлны дәвам итәләр.)

Салкынлык патшасында ыгы-зыгы,шау-шу башланды. Чөнки аларга таба Ләйләнең сәламәтлеген  алырга бик күп кеше юлга чыкты.

Илгиз: Килеп тә җиттек.

Укучы: Чын егет озак йокламый,

Уянгач сикереп тора.

Саф һавада ярты сәгать

Ул ясый физкультура.

Чын егеткә суык тими,

Хәтта минус кырыкта.

Ничек тисен,һәр көн саен

Салкын суда чынык та.

Чын егет чаңгыда шуа,

Чана-тимераякта,

Мускулларын ныгыта ул

Калмас өчен оятка.

Мин дә ясыйм физкультура,

Миңа гына син кара!

Рәхмәт сиңа, физкультура,

Физкультурага-Ура!(Р.Мәннан “сабантуй”№12 ,2009)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Универсиада. Сәламәтлек театры.

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

Универсиада.Сәлмәтлек театры

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

Универсиада.Сәлмәтлек театры

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

"Серле алан мәктәбе" дип исемләнгән сәламәтлек театры

Сәламәтлек театры сценарие 1-4 сыйныф укучылары өчен ,2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада турында укучыларның белемнәрен үстерүне күздә тотып төзелде....

Сәламәтлек театры

Сәламәтлек-иң зур байлык....

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Сәламәтлек театры

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша...