Сәламәтлек театры
классный час по теме

Гилмуллина Рамиля Шамиловна

Сәламәтлек-иң зур байлык.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәтлек театры (Г.Тукай әсәрләренә ияреп).

Катнашалар:    Шүрәле,  Су анасы,  Малай,  Кызлар,  Күбәләкләр, Бакалар, Куяннар.

                                            1 күренеш.

Урман. Күл буе. Камышлар, басма, агачлар, чәчәкләр.”Туган авылым” көенә ике яктан 2 кыз җырлап чыга.Җыр бетүгә кошлар тавышы астында шигырь сөйләнә.

1кыз. Тау башына салынгандыр безнең авыл,

           Бер чишмә бар якын безнең авылга ул;

           Авылыбызның ямен, суын тәмен беләм,

           Шуңа күрә сөям җаным- тәнем белән.

2кыз. Ул авылның,  һич онытмыйм, һәр ягы урман иде;

           Ул болын, яшел үләннәр, хәтфәдән юрган иде.

           Урманында кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк,

           Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Музыка уйный. Бакалар күл буенда биеп утыралар, кызлар көйгә кушылып , җиләк җыя-җыя җырлыйлар.

Җәй айлары бигрәк ямьле,

Карлыганлы, җиләкле.

Җәй айлары матурлата

Һәр елны табигатьне.

Кушымта:

Су буенда чишмәләр,

Тугайларда тургайлар,

Талларда сандугачлар,

Күлләрдәге бакалар,

Урамдагы балалар

Җәй килгәнгә шатланалар.

Кызлар җырлый-җырлый чыгып китәләр. Күл буендагы бакалар көйгә кушылып биюләрен дәвам итәләр. Су анасы керә. Як-ягына карана, бакаларны күреп:

Су анасы: Ә сез монда нишләп утырасыз?

1бака:  Безме, без җырлап, биеп утырабыз. Без җырыбыз белән тирә-юньгә суның чиста һәм җылы булуын, су коенырга вакыт җиткәнен хәбәр итәбез.

2 бака:  Җырыбызны ишеткәч, балалар су коенырга килерләр дә безнең белән бергә уйнарлар.

3 бака:  Ишеттеңме, Су анасы, безнең туган йортыбыз турында кешеләр нинди матур җыр чыгарганнар.

Су анасы:  Ишеттем. Тик алар аның матурлыгы турында җырлыйлар, ә саклау турында уйламыйлар.(бераз уйланып торганнан соң) Мине сезнең, башка җан ияләренең, кешеләрнең сәламәтлеге, табигатьнең, чишмә-күлләрнең чисталыгы борчый, юкса, соңгы вакытта, хәлләр бөтенләй үзгәреп китте бит әле.

1 бака:  Нәрсә үзгәрде, мин бернинди дә үзгәреш сизмим.

2 бака:  Сизмисең, әлбәттә, син үзеңне Су анасы белән чагыштырма, аңа ничә яшь тә, сиңа ничә?

Су анасы:  Җир шарыбыз үзебез калдырган чүп-чарга батып, пычранып бара. Сулар һавабыз, ашар ризыгыбыз таләпләргә туры килми. Көннән-көн сазлыкка батабыз. Кем коткарыр безне?

1 бака:  Алай икән. Ә мин бөтенләй башка әйберләр турында уйлап утырам.

Су анасы:  Бар иде заманалар! Сулар чип-чиста, балыклар, бакаларның чуты юк иде. Җәй көннәрендә иртәдән кичкә кадәр бала- чагаларның шат авазлары яңгырый: су коеналар, кояшта кызыналар. Кыш көннәрендә исә чаңгы-чана, тиаераякта шуалар иде. Күл өстендә шугалак ясап, кәшәкәле уйныйлар... Ә хәзер килүче дә сирәк, уйнаучы да юк.

2 бака:  Ярар, кайгырма, Су анасы, бөтенесе өчен дә үзебез уйнарбыз.

3 бака:  Әлбәттә, уйнарбыз да, җырларбыз да.

“Бакалар” җыры башкарыла.

Су анасы усал диләр,

Бер дә усал түгел ул.

Бакак-бакак-бакакак,

Бер дә усал түгел ул.

Бакак-бакак-бакакак,

Бер дә усал түгел ул.

Алтын тарагы бар аның,

Көн дә сачен тарый ул.

Бакак-бакак-бакакак,

Көн дә сачен тарый ул.

Бакак-бакак-бакакак,

Көн дә сачен тарый ул.

Су анасы:  Рәхмәт сезгә, дусларым, барыгыз, бераз йөреп килегез.Ә мин су коенып, чәчләремне тарап алыйм.

Бакалар чыгып китә. Су анасы утырып чәчен тарый. Тарый алмый.

Су анасы:  Туктале, нәрсә соң бу? Һич кенә дә чәчемне тарап булмый бит әле.(Тарагын суга тыгып ала. Тарагына чүпләр, пычраклар ияреп менә).Әйтәм бит, тарап булмый дип. Менә нәрсәдә икән хикмәт! Инде минем дә күлемне чүп белән тутырганнар.(алга килә)

Бар табигать җанлы кеше кебек

Бәла килсә, ярдәм көтәчәк,

Әгәр дә без миһербансыз булсак,

Бетәчәкләр, алар бетәчәк!

Су анасы йөзен каплап җиргә чүгәли. Әкрен генә музыка уйный. Күбәләк очып керә. Бии-бии җырлый.

Кыз килеп керә. Күбәләкне тотмакчы була.

Кыз:  Нинди матур алан! Нинди матур Күл буе! Ах, күбәләкләр! (күбәләкне тотып ала)

Күбәләк:  Җибәр мине чибәр кыз.

Кыз:  Ярый, мин сезгә тимим. Барыгыз, очыгыз!(күбәләк очып китә) Ай-яй, мин нинди матур аланга килеп чыкканмын икән! Бу аланнан мин үткән елны да күп итеп җиләк җыйган идем. Дәү әнием шатланыр инде. Җир җиләге бит кан басымыннан файдалы.Әле мин аның яфракларын да җыям, аларның бөерләргә шифасы бар ди дәү әнием. Тик аларны төбе-тамыры белән йолкып алырга ярамый. Ни өчен дисезме? Икенче елда да үсеп чыксын өчен.(Кыз як-ягына карап җиләкләр эзли, тик бер җирдән дә тапмый)

Кыз: (еларга җитешеп) Мондагы җиләкләр кая киткән? Ах,явызлар, харап иткәннәр минем җиләкле аланымны!

Ачы итеп кычкырган тавыш ишетелә.

2 кыз йөгереп керә: Чү, тукта, ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра! Тукта, китик әле без.(кызлар чыгып китә)

Шомлы музыка яңгырый. Хәлсез, күзлек кигән Шүрәле керә. Укереп, кычкырып керә.

Шүрәле: Зур газап эчендә бүген

                Кызарып туды таңым.

                Сызлыйдыр бармак, тәннәрем,

                Кем соң дәвалар мине?

                 Ах, үләм. Харап булдым ич,

                 Коткарыгыз сез мине.

                 У-у-у. Үләм!

Су анасы Шүрәлене күргәч, сискәнеп китә.

Су анасы:  Кем син?

Шүрәле: Курыкма син, өрекмә син,

                Мин шыксыз Шүрәле түгел.

                Өстерәлеп кенә йөрим

                Сәламәтлегем дә нык түгел.

Су анасы: (көлеп) Шүрәле? Нинди Шүрәле? Мондый Шүрәле була димени? Нишләп беттең син?

Бармакларың кәкре-бөкре,

Тырнакларың үсеп беткән,

Күзләрең кысылып беткән,

Тешләрең дә исән түгел,

Барысы да череп беткән.

Әллә инде бөкрең дә бар?

Кит инде шул яшеңнән!

Дәваланырга кирәк сиңа,

Кичекмәстән, күптәннән.

Шүрәле: У-у-у. Әйтәм ич, мине берсе дә танымый дип. Мин бит Тукайның атаклы Шүрәлесе. Инде яшем дә бар, миңа бит быел 121 яшь була. Нишлим соң, Су анасы, киңәш бир.

Су анасы: Менә миңа син кара,

                  Бармакларга, колакка,

                  Күзлегем дә юк бит минем,

                  Буй-сыным да бик зифа.

Шүрәле:  Хәлләр начар, Су анакай,

                 Шулай матур, яшь һәм сылу,

                 Зифа булып калуның

                 Берәр серен әйтче, зинһар! (Су анасының аягына егыла)

Шүрәле белән Су анасы басмага барып утыралар.

Су анасы:  И-и-и, Шүрәле, әйтсәм әйтим инде, мин бит су ярдәмендә чыныгып яшим. Һәр көнне иртән зарядка ясыйм. Сиңа да су белән чыныгу күнегүләре ясарга тәкъдим итәм.

Шүрәле:  Мин бит болай да иртән кулым белән битемне юам инде.

Су анасы:  Су ярдәмендә чыныгу , ул бит белән кул юу гына түгел, аның үз кагыйдәләре бар. Су ярдәмендә чыныгуга гигиена ванналары, юыну, табан астын чылату, шулай ук өскә салкын су коюлар да керә. Менә шуннан соң сәламәтлегең дә ныгыр, зиһенең дә артыр!

Шүрәле:  Әй, хөрмәтле Су анасы, мин синең киңәшләреңне һичшиксез, исемдә тотармын Һәм бүгеннән үк куллана башлармын.

Болар сөйләшеп торган арада, Малай керә дә алтын таракны алып кача. Су анасы белән Шүрәле аптырап калалар.

Су анасы:  Хай, юньсез бала! Әбиемнән мирас булып калган тарагымны урлады бит!(Шүрәлегә) Нәрсә карап торасың, бар йөгер, куып тот!(әмма Шүрәле йөгерә алмый, егыла)

Шүрәле:  Хай, юньсез бала! Шулай ярыймени инде! Синдә һаман шул тарак кайгысы! Ул бит безнең сөйләшүне тыңлап торган! Хәзер авылга, кешеләргә кайтып сөйләсә, нишлибез, шул турыда уйла син!

Су анасы:  Бөтенесенә дә озак яшәү серләрен өйрәтербез. Минем алтын тарак та, башка кыйммәтле әйберләр дә , алар берни түгел. Ә иң зур байлык- ул сәламәтлек булуын төшендерербез.

Икесе бергә чыгып китәләр.

2 күренеш.

2 куян гимнастик күнегүләр ясап, уйнап керәләр.Җырлап бииләр.

Без бәхетле куян балалары

Һәрчак көләч безнең йөзебез.

Алма һәм кишерләр яратабыз,

Тирә-якка шатлык таратабыз,

Ут борчасы кебек үзебез.

Буш вакытны юкка уздырмыйбыз,

Сәламәт яшибез, авырмыйбыз,

Бернигә дә карамый,

Уеннарсыз яшәү ярамый.

Йөгереп, тыны бетеп Малай керә.

Малай:  Ә, менә мин дә ялкау түгел.(таракны күрсәтә) Күрдегезме, нинди затлы тарак эләктердем. Сезнең кебек гел сикереп, биеп кенә ятмыйм, алайса  берни дә эләкми бит!Телисезме, сезне дә өйрәтәм!

1куян: Юк, юк, син безне начарлыкка өйрәтмә. Кеше әйберенә кул сузу- иң начар гадәт.

2 куян: Син яман гадәтләрдән ерак йөр. Матур, көләч, бәхетле булып яшисең килсә, бездән үрнәк ал.

1 куян: Бәхетле бул, озак яшә син,

             Хуҗасы бул җирнең гомергә.

             Сакла аны пычранудан,

             Әйләнмәсен кара күмергә!

2 куян: Сәламәт бул, озак яшә,

             Үз язмышың синең кулыңда.

              Начар гадәтләрне урап үт син,

             Гөлләр үссен йөргән юлыңда.

Малай: (уйланып) Әйе шул, без барысын да белеп бетермибез икән.Мин сүз бирәм, мин хаталарымны төзәтермен.

Куяннар: Әйдәгез, ашыгыйк, яхшы эшләр эшлик. Начар гадәтләрдән арыныйк!

Кызу-кызу чыгып китәләр.

3 күренеш.

Шүрәле зарядка ясый-ясый керә, аннары җырлый.

Шүрәле: 1-2-3, 1-2-3, 1-2-3.

Ачуланмыйм, турсаймыйм

Күрегез әле мине

Онытырга вакыт инде

Былтыргы үпкәләрне.

Мин Шүрәле, мин Шүрәле

Сезнең янга килим әле

Мин яхшы бит, мин әйбәт бит

Теге хәлне сөйлим әле.

Әкияттән чыктым мин,

Урманнардан киләм мин

Булсам да мин чын Шүрәле

Кытыкламыйм әле мин.

Малай һәм  куяннар керә.

Малай: Шүрәле! Кара чып-чын Шүрәле. Тик бу мин күргән Шүрәле түгел . Бу хәзер бик нык үзгәргән. Әйдә бармыйк әле, мин куркам. Ул кешеләрне кытыклап үтерә, ди.

Куяннар: Курыкма, әйдә киттек.

Малай: Исәнме, Шүрәле бабай! Син кешеләрне кытыкларга яратасың икән, дөресме шул?

Шүрәле: Яратуын яратам да, улым, тик хәзер әзрәк үзгәрергә булдым. Югыйсә кытыклау ул үзе бер дә начар түгел, балам. Беренчедән, бөтен тәнгә массаҗ, икенчедән, кеше көлә икән, димәк, аның кәефе яхшы, сәламәтлеге әйбәт дигән сүз. Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез, дип юкка әйтмиләр бит.

Малай: Ә ни өчен үзгәрергә булдыгыз? Күңелсездер бит бер дә кытыкламагач?

Шүрәле: Миңа бит Су анасы озак һәм сау-сәламәт яшәүнең серен ачты. Менә игътибар белән карасагыз, минем хәзер тырнакларым юк.

Малай: (куяннарга) Әйттем мин сезгә, ә сез ышанмыйсыз. (Шүрәлегә) Шул да булдымы сер! Юынырга, чыныгырга!

Шүрәле: Юк, юк. Алай гына түгел. Алдашмаска, кеше әйберенә тимәскә, бер-береңә ярдәм итү, мәрхәмәтле булу.

(Сөйли-сөйли Малай янына килә һәм аның колагыннан эләктереп ала.)

Ах, оятсыз малай, бир әле хәзер үк Су анасының алтын тарагын! Кеше әйберсен сорамый алырга ярамый! Мәктәптә сиңа өйрәтмиләрмени?

Малай: Зинһар, җибәр, Шүрәле бабай, бүтән бер вакытта да рөхсәтсез кеше әйберенә тимәм!

Шүрәле: Ярый-ярый, җибәрәм, тик бер шарт белән. Мин хәзер урманнарның чисталыгын саклыйм, кешеләр өчен файдалы үсемлекләрнең, бөҗәкләрнең төрлеләре юкка чыкмасын өчен тырышам. Син миңа шул эштә ярдәм итәрсең һәм сәламәт яшәү серләрен башкаларга да сөйләрсең.

Малай: Ярар, Шүрәле бабай, булышырмын. Мин синең сүзләреңне тыңлармын һәм кешеләргә җиткерермен.

Су анасы килеп чыга, Малай каршысына бара.

Малай: Су анасы, зинһар мине гафу ит! Бүтән беркайчан , бер кеше әйберенә тимәм.

Су анасы: Ярый, бер юлга кичерәм. Җир шарыбыз, безнең барыбызның да туган йорты. Аны саклап калу өчен безгә берләшергә һәм барыбыз бер юлдан, бер максат белән атларга кирәк. Ә иң башта һәркем үзендәге яман гадәтләрне бетерергә тиеш. Аның өчен...

Куяннар: Ялкауланмаска!

Малай: Алдашмаска, начар гадәтләрдән сакланырга!

Бакалар: Чишмә-күлләрне пычратмаска!

Шүрәле: Табигатьне сакларга!

 Күбәләк: Җан ияләрен рәнҗетмәскә!

Барысы бергә: Сәламәтлекне сакларга!

Кыз: Әйе, әйе, дусларым, сез бик дөрес әйтәсез, сәламәтлекне яшьтән үк сакларга кирәк. Күбрәк хәрәкәтләнергә, уйнарга, җырларга, биергә. Шул ук вакытта ярдәмчел булырга, өлкәннәргә, ятимнәргә, авыруларга ярдәм итәргә кирәк!!!

Эшләде: Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең  башлангыч сыйныфлар укытучысы Гилмуллина Рамилә Шамил кызы  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Универсиада. Сәламәтлек театры.

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

Универсиада.Сәлмәтлек театры

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

Универсиада.Сәлмәтлек театры

- Дуслар кая барасыз?                     - Универсиадага барабыз....

"Серле алан мәктәбе" дип исемләнгән сәламәтлек театры

Сәламәтлек театры сценарие 1-4 сыйныф укучылары өчен ,2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада турында укучыларның белемнәрен үстерүне күздә тотып төзелде....

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Сәламәтлек театры

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша...

Салкынлык иленә сәяхәт (сәламәтлек театры)

Максат: башлангыч класс укучыларында сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру; аларны сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтү, сәләтләрен үстерү;  дуслык хисе тәрбияләү....