Татарстан - моя Республика!
классный час (4 класс) на тему

Хамитова Эндже Нуртдиновна

 Классный час , посвященный истории, символике Республики Татасран  для учащихся 4 класса.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                     Тема. “Татарстан – минем республикам”

Максат: Балаларның бәйләнешле телдән һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү,белемнәрен тирәнәйтү,үзләре күргән – кичергән хәлләргә нигезләнеп язылган иҗади язма эшләреннән файдаланып,туган якның изгелеген тоя,аңлый белү, ркспубликаның атрибутларын искә төшерү.              

Җиһазлау һәм материаллар. Проектор, компьютер, презентация, стендлар, китаплар, “Татарстан” җыры, өстәмә материаллар.

Дәрес барышы.

I.        Оештыру өлеше: укучыларны котлау, тәрбия сәгатен башлап җибәрү.

II.        Актуальләштерү:

1)Роберт Рәкыйпов сүзләре, Роберт Андреев көенә язылган “Мин яратам сине, Татарстан”җыры белән башлау.

2)        

3)        Республиканың нинди атрибутларын беләсез? Безнең хәзерге президентыбызның исем-фамилиясен әйтегез әле.

III.        Яңа белемнәрне үзләштерү.

- Исәнмесез , хәерле көн, укучылар.Хәзер без сезнең белән җыр җырларбыз. Без аны сезнең белән җыр дәресендә өйрәнгән идек. Җырның исеме ничек?

-Мин яратам сине, Татарстан.

-Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез,ничек уйлыйсыз?

=Татарстан турында.

=Без Татарстанны башкача ничек дип әйтә алабыз?

=Ул = безнең Ватаныбыз.

=Ватан кайдан башлана?

=Ватан өй,гаилә,ишек алды,урам,мәктәп сукмагы, авыл һәм шәһәрдән башлана.

Казан турында нәрсәләр беләсез?

Казан – ул Татарстан Республикасының башкалвсы.анда миллионнан артык кеше яши. Ул =борынгы шәһәр. Идел елгасы буена урнашкан. Элек= злектән үк сәүдә үзәге булган. Казанда  кремль, Сөембикә манарасы бар. Шәһәребездә музей,театр,мәдәният сарайлары ,югары уку йортлары,завод – фабрикалар Һ.б. бар. Хәзерге көндә Казанда мәчетләр күп ачылды.

Мин үземнең республикамны бик яратам,чөнки ул көннән- көн матурлана,яңара бара.

-Укучылар, Казанда ничә район бар?

-Авиатөзелеш,Яңа Савин,Мәскәү,Киров, Совет,Вахитов,Идел буе районнары.)

-Казанда ничә театр бар?(7 театр:Галиәсгар Камал исемендәге академия театры,Кәрим Тинчурин исемендәгедрама һәм комедия театры,Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Курчак театры,Яшьләр театры,Качалов исемендәге рус театры, Яшь тамашачылар театры.

-Казан – туган җиребез, туган ягыбыз дидек. Сезнең туган җирегез кайда?

-Авылда.

Авыл трында бер куплет җыр җырлап китик әле.

Укучылар сез яши торган авыллар кайда урнашкан?

-Татарстанда.

-Татарстан турында нәрсәләр беләсез?

3 нче укучы.(Ул сөйләгәндә,Татарстан картасы, республикабыз символлары күрсәтелә.)

-Татарстан – безнең республикабыз.Картадан карасаң,чабып баручы атка охшаган.40 тан артык районда 4 миллионга якын халык яши.Татарстаныбыз аркылы 4 елга ага:Идел,Агыйдел,Чулман,Нократ.Татарстан куе  урманнарга,киң далаларга бик бай.Республикабызда газ,нефть чыга,зур завод-фабрикалар бар.Татарстаныбыз мөстәкыйльлек алганнан сон,бездә икетеллек:рус һәм татар телләре тигез хокукта.Мәктәпләрдә татар телен без генә түгел,ә руслар да бик теләп өйрәнә.Татарстан Республикасы белән президент идарә итә.Татарстаныбыз көннән- көн матурлана,ямьләнә бара.

-Президентыбызның исемен беләсезме?

-Миннеһанов Рөстәм Миннеһанович

-Гербта нәрсә төшерелгән?        =

-Ак Барс төшерелгән.Барс- ирек билгесе.        

-Флагыбызда ничә төс?

-Өч төс:яшел-яшәу,төреклек билгесе;ак сафлык,пакьлек,кызыл-бәйрәм,җиңү төсе.

-Конституция нәрсә ул?

-Конституция –Законнар җыелмасы.

-Бездә нинди милләт халыклары яши?

-Татар,рус,чуваш,мари,мордва,башкорт,һ.б.

-Шагыйрьләребез туган як,Татарстан турында шигырьләр иҗат иткәннәр.Әйдәгез,шуларның кайберләрен искә төшерик.

-Туган тел атналыгында өйрәнелгән шигырьләр укыла.

  -Туган ил,туган як турында мәкальләрдә беләбез.Онытмадыгыз микән?          

 -Укытучы мәкальнең башын укый,ә укучылар дәвам итә.

-Сез үзегез дә хәзер матур-матур шигырьләр беләсез.

-Бер укучы  сәнгатьле итеп шигырь  укый.

                                      Елга буе,урман яны-

                                      Әниемнең туган ягы.

                                      Саф һавалы шул авылда

                                      Узган аның бала чагы.      

                                      Синең күкрәк сөтең белән                                        

                               Башладым мин гомеремне.

                                      Кечкенәдән син өйрәттең

        Сөяргә туган телне.

                                      Туган телне сөйгәнгәмә,

        Кайтамын  туган ягыма.

        Рәхәтләнеп бер сөйләшеп,

        Дәва алам җаныма.

-Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

-Туган  тел турында.

- Сез туган телне яратасызмы?

- Бик тә яратабыз.

-Туган тел турында нинди шигырьләр беләсез?

-Кеше гомере буе туган якта яши алмый,читкә китәргә мәҗбүр була.

 Кеше ник читкә китә?

-Егетләр армиягә китә,кызлар кияүгә чыга,яшьләр югары уку йортларына белем алырга китә һ.б.

-Читкә киткән һәр кеше дә туган ягын сагынып яши.Җәй көне авылга кайткач,сез нинди хисләр кичерәсез?

-Өебезне,әти-әниебезне,дусларыбызны сагынабыз.

-Бер укучы,сәнгатле итеп,Г.Кутуйның Сагыну нәсереннән өзек укый.

-Кеше сагынганда нишли?

-Моңая,җырлый.

-Җыр кешегә кирәкмә?

-Бик кирәк.Кеше җырсыз,моңсыз яши алмый.Укучыларның өйдә язып килгән шушы темага кагылышлы хикәяләре тыңлана.

-Көз көне кошлар да туган илләреннән аерылып җылы якка китәләр.Әйдәгез,Зөлфәт Хәкимовның Сабантуй газетасында басылган Сау булыгыз,кыр казлары шигырен тыңлыйк.

                                 Сау булыгыз,кыр казлары,

        Ерак юлга китәсез.

        Исән- имин кайтыйк,-диеп

        Күп илләрне утәрсез.

        Моңсу сары көзләр утәр,

        Салкын кышлар да җитәр.

        Табигатькә язлар килер,

        Көзге моңсулык китәр.

        Кыр казлары кабат кайтыр,

        Гөлләр дә чәчәк атар,

        Шул гүзәллекләрне күреп,

        Күңелдә шатлык артыр.

-Тормыш гел аерылу-сагыштан тормый.Бәйрәмнәребез дә күп.Шуларның кайберләрен санап китик әле.

-Республикабыз көне,Ураза гаете,Корбан гаете,Уңыш бәйрәме,Сабантуй,Каз өмәсе,Нәүрүз һәм Нардуган бәйрәмнәре һ.б.

-Дәресне йомгаклап,түбәндәге сорауга җавап бирик:без туган ягыбызны ни өчен яратабыз?

-Укучыларның фикерләре тыңлана.

Ә хәзер мин сезгә “ярый әле авыл бар” мәкаләсен укып китәм.

   Әби- бабайлар ,әти – әниләр яшәгән һәм туып - үскән җирне бик кадерле һәм изге туфрак дип саныйм,чөнки гади генә авыл  - безнең халкыбызның гореф – гадәтләрен,татар халык авыз иҗатын, җан байлыгын саклаган җир.

Авылыбызның үзенә күрә бай гына тарихы да бар.

Берничә гасыр элек кешеләр,авыр тормыштан качып,мал – туар  асрарга,игеннәр игәргә уңайлы урын эзләп, бу җиргә килеп урнашканнар.Авыл тирәсендә су бик күп булган.Авыл тормышын, табигатен  мин бик яратам.Нәкъ менщ шушы гади генщ авылда кеше үз халкының борынгы йолалары,гәдәтләре белән кеше тирәнрәк таныша ала.Ә бит тарихын,туган телен туган туфрагын  гореф – гадәтләрен,рухи үзенчәлекләрен югалткан илнең. милләтнең, кешенең матур һәм бөек киләчәге юк.

Әби-бабайлар,әти-әниләр яшәгән һәм туып үскән җирне бик кадерле һәм изге туфрак дип саныйм.Чөнки гади генә авыл-безнең халкыбызның гореф-гадәтләрен,татар халык авыз иҗатын,җан байлыгын саклаган җир.Авылыбыз Саба районына керә.Аның үзенә күрә бай гына тарихы да бар.

Әйе, укучылар, бүгенге тәрбия дәресебез Татарстан дәүләтенә багышлана. Җөмһүритурында сөйләрлек тә, укучылар.

Һәр бәйсез дәүләтнең (ә алар җир йөзендә 170 тән артык) символы була. Флаг, герб (тугра), гимн – дәүләт символлары. (Татарстанның символлары турында сөйләү).

IV.        Ә хәзер, укучылар, Татарстаныбыз турында шигырьләр сөйләрбез, интерактив биремнәр үтәрбез. (Шигырьләр сөйләнә, викторина сорауларына җавап бирелә).

V.        Дәресне йомгаклау.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Использование природоособразной технологии обучения чтению А.М. Кушнира в учебно-воспитательном процессе (из опыта работы школ Бугульминского муниципального района Республики Татарстан)

Чтение – это труд, и труд тяжелый. Вопрос беглого, осознанного и выразительного чтения всегда волновал педагогов, так как чтение – один из важнейших и необходимых компонентов развития речи и условие д...

символы Республики Татарстан

внеклассное мероприятие для начальных классов...

Государственная символика Республики татарстан

Классный час по теме ;"Государственные символы Республики татрстан"...

Государственные символы Республики Татарстан

Презентация к  классному часу на тему "Государственные символы Республики Татрстан"...

Презентация: Республика Татарстан

Презентация о Республике Татарстан....

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ НА МЕЖАТТЕСТАЦИОННЫЙ ПЕРИОД (2016-2021гг) учителя начальных классов МБОУ «Калмашская СОШ» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан Кутуевой Ильсеяр Накиповны

Тема самообразования: Активация познавательной деятельности учащихся на уроках и во внеклассной работе Цели: -обеспечение развития познавательной и личностной сферы учащихся; - повышение качества учеб...