70 елда-70 хатирә
классный час (1, 2 класс) на тему

Шигапова Наджия Наиловна

Әти-әни,әби-бабайларның

Кичергәнен кабат кичермик

Бу тынычлык, якты матур тормыш-

Барысы да безнең өчен бит!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 70_elda-70_hatir3.docx36.24 КБ

Предварительный просмотр:

                                                70 елда-70 хатирә.

                                                                   Эссе

Наҗия Шиһапова,

Апас районы Сатламыш урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

   1941ел. 22 июнь.Таң атып килә. Гүзәл авыллар,шәһәрләр тыныч йокыда.Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны,шәһәрләрне үлем утына тоталар. Бөек Ватан сугышы башлана. Берни белми изрәп яткан сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калалар. Зәңгәр күкне канлы корым каплый.

Аяусыз сугыш башлана.1941 елда башланып киткән Бөек Ватан сугышы  тарихта аерым урын алып тора.Төрле революцияләр, интервенция, колхозлашу, Сталин репрессияләре белән тәмам йончыган ,таланган, хәерчеләнгән совет халкын  янә бер кат ныклыкка сыный ул, яшәү-яшәмәвебезне көн тәртибенә куя.

   Илебезгә көчле һәм рәхимсез дошманга каршы торырга туры килә.Сугышның беренче көненнән үк дошманга каршы көрәшкә бөтен халык күтәрелә.Фронттагы сугышчыларга да , басып алынган җирләрдә дошманга каршы сугышкан партизаннар һәм подпольщикларга да, фронтны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итеп торган тыл хезмәтчәннәренә дә бик авырга туры килә.

Якташларыбыз да бер мең дүрт йөз унсигез көн һәм төн дәвамында киерелгән җәя шикелле дәһшәтле вакыйгалар һәм моңарчы күрелмәгән  язмыш сынавы чолганышында калалар.Татарстан Республикасы Апас  районыннан  Ватан сагына , ут эченә 9112 кеше китә. Әмма күбесенә туган- үскән нигезләренә  кире әйләнеп кайтырга насыйп булмый шул, алар Ватан азатлыгы, Европаны фашизм тырнагыннан коткару өчен изге яуда башларын салып, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калалар.  Шул исәптән Апас төбәгендә дә күп гаиләләрне кайгы җиле читләтеп узмый, һәр йорт диярлек сугыш ачысыннан боегып, ямансулап кала.

    Әмма уртак Ватан капкасын шакыган афәт  никадәр генә куркыныч булмасын, ул дәһшәтле көннәрдә шәһәр- авылларыбыз фронт ихтыяҗларын кайгыртып яши.

“Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!”дигән  лозунг ирләрен сугышка озаткан хатыннарның, әле борын асты да кипмәгән үсмерләрнең-кыскасы, тылда калган һәркемнең яшәү принцибына әйләнә.

Авыр,бик авыр еллар.... Ләкин түзгәннәр, иреннәреннән кан саркыганчы түзгәннәр.Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару. Менә шушы олы максатка ирешүдә безнең Карамасар авылы халкы  да йөрәкләреннән өзеп улларын , кызларын биргән. Авыл язмышы ил язмышына кушыла.Безнең Карамасар авылыннан бу сугышта 142 кеше катнаша. Шуларның 86 сы сугыш кырында ятып кала. Сугыштан барлыгы  56 кеше әйләнеп кайта. Ләкин елдан-ел ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара.Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. Дүрт ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 70ел буена да, 100 ел буена да онытырлык түгел!

 Фашизмны Җиңү бәйрәмен билгеләп үткән язгы матур көннәрдә  без исә ветераннарны хөрмәтлибез, һәлак булган батырларны ихтирам белән искә алабыз.

Онытылмый беркем дә!

Онытылмый берни дә.

Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз!

   Әйе, Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 70 ел тула. Илебездә ел саен 9 май – Җиңү көнен билгеләп үтәбез. Ул көн бәйрәм генә түгел, истәлекләр һәм хатирәләр көне дә. Җиңү бәйрәмнәре тагын шаулап узар. Ләкин кешеләр йөрәгендә сугыш калдырган яра-җәрәхәтләр һаман да сыкрый әле. Йөрәк яраларыбыздан һаман да кан саркып тора. Сугыш афәтен башыннан кичергән кешеләр кабат сугыш булуын беркайчан да теләмәсләр. Шунлыктан илебез халыклары сугышка каршы. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел.

   Шушы сугышта катнашып , әйләнеп  кайтучы 56 ветераныбызның – бары берсе генә- хәзерге  вакытта безнең арада -Әхтәмова Тәнзилә Шәнгәрәй кызына  без бик рәхмәтле. Аның белән һәр ел очрашу үткәрәбез.Сугышның ачысын-төчесен татыган ветераныбызның инде чәчләренә ак бәсләр кунган. Сугыш аның күңелендә  һич төзәлмәслек тирән яра, хатирә калдырган. ”Яшьләр сугышны күрмәсеннәр иде, ходай тәгалә андый авырлыкларны , күз яшьләрен  күрсәтмәсен, киләчәк буыннар да ата-ана тигезлеге белән , озын-озак яшәп бәхетле булсыннар, дөньялар тыныч булсын!”-ди ул.

 Ирләре, уллары, туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшлиләр.Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң. Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала. Ә тормышны алып барырга кирәк иде-игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибәрергә , гомер буе бетмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә кирәк булган. Ләкин алар сынатмаганнар, сыгылмаганнар. Бөтен булган физик авырлыкларга түзәр идең әле, авылларга кара пичәтле кәгазләр агыла. Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, сабыйлар әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калалар. Шушы сугыш вакытында тол калган һәм хәзерге вакытка кадәр  исән-сау булып яңа гына гүр иясе булган әбиләребез: Әминова Сәкинә, Гайнуллина Мәүҗүдә,  ,Шәяхмәтова Сәүдә әбиләр. Еллар  картайтса да аларның йөрәкләре , күңелләре яшь, яшәү дәртләре сүнмәгән иде әле. Аларның тормыш юллары-без яшьләр өчен дә батырлыкка тиң. 103 яшьлек Карамасарның Акъәбие Мәүҗүдә әби  Гайнуллина икенче гасырлык гомеренә аяк баскан иде. Моны бәхет , язмыш дими ни диярсең.

Сугыш беткәч тә,тыл каһарманнары төнне көнгә , көнне төнгә  ялгап эшләүләрен дәвам итәләр, чөнки илдәге сугыш китергән хәрабәләрне торгызырга кирәк. Алар тагын ил язмышына кушылып хезмәткә җигеләләр. Алар арасында хәзерге көнгә кадәр намус белән үз хезмәтләрен башкаручылар байтак. Күпләре инде гаиләдә олы ихтирамлы кешеләр,балаларының таянычы, оныкларының юанычы. Алар әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле,саф күңелле әүлия затлар,сугыш чоры кешеләре!

Картаймагыз әле,ветераннар,

Картаймагыз,әй,тынгысыз җаннар!

Сезгә тиеш әле бик күп язлар,

Сезгә тиеш әле  бик күп назлар.(Хәкимҗан Халиков)

Батырлык ул- рухи матурлык.Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөклеген югары бәяләгән.Батырларның кылган  изге гамәлләре ,данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр- дастаннарга кергән.Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргә килеп җиткән.Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге  дә күңелләрдән мәңге җуелмас.Шул олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле.

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан

Сакла,сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!

Бу дәхшәтле сугыш газапларын

Күргәне юк безнең күбебез.

Күрмәгәнгә ходай күрсәтмәсен,

Мәңге аяз булсын күгебез.

Әти-әни,әби-бабайларның

Кичергәнен кабат кичермик

Бу тынычлык, якты матур тормыш-

Барысы да безнең өчен бит!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әби- бабам хатирәсе"

Знакомство учащихся с жизнью своих дедушек, бабушек....