"Әби- бабам хатирәсе"
методическая разработка по теме

Гафиуллина Лилия Нургаязовна

Знакомство учащихся с жизнью своих дедушек, бабушек.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bi-_babam_hatirse.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

“Әби- бабам хатирәсе”

Бу кичәне оештырганчы әзерлек эшләре алып барырга кирәк.

  1. Сыйныфтагы һәр укучы үзенең әби - бабасының сугыш елларындагы хатирәләрен язып ала. Альбом төзелә.
  2. Авылдан сугышка китүчеләр, һәлак булучылар, исән - имин кайтучыларны, хәбәрсез югалучыларны барлый. Альбом төзелә.
  3. Кунакларга концерт номерлары әзерли.

   -   Исәнмесез, кадерле әби – бабаларыбыз, укучылар! Без  бүген сезнең белән  бик матур бәйрәмгә – “Буыннар очрашуы” дигән кичәгә җыелдык. Бу кичәне без Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлыйбыз. Сез - сугыш чоры һәм сугыштан соңгы чор балалары. Ул чорның авырлыкларын үз җилкәгездә татыгансыз. Оныкларыгыз – балаларыгыз белән, шушы чорда тормышыгыз ничек баруы хакында сезнең хәтирәләрегезне язып алдык. Шуларны тыңларбыз. Сезгә багышлап шигырьләр, җырлар, биюләр башкарырбыз. Әгәр рөхсәт итсәгез, без кичәбезне башлап җибәрәбез.

            Җыр:  “Сугыш җилләре”

  1.  Әби – бабаларыбызның истәлекләре турында сөйләрбез. (Балалар сөйли, слайдта фото һәм рәсемнәр күрсәтелә)

-    Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 68 ел... Дүрт ел буена сузылган, гел кайгы – хәсрәт кенә алып килгән сугыш күпме гаепсез кеше гомерен алып киткән бит. Бу онытылмас еллар тарих битләрендә генә түгел, ә кешеләрнең күңелләрендә мәңге сакланачак.

            Шигырь:  “Көтелгән яз”.

Йортлар яна, яна зур шәһәрләр,

Яна анда иген кырлары.

Бөтен җирне кара төтен баскан,

Ишетелми тургай җырлары.

Килгән ул көн, килгән Җиңү көне,

Язлар бүләк иткән җиңүне.

Ничә еллар ветераннар көтә

Һәр ел саен язлар килүне

Бозга катса, утта янса да бит,

Безнең халык башын имәгән.

Вакыты белән артка чигенсә дә,

Җиңеләбез дип өмет өзмәгән.

                                     Бәйрәм җиткәч, алар яшәрәләр,

                                     Медальләрен таккач түшләргә.

                                     Тагын бик күп еллар безнең сафта

                                     Насыйп булсын юллар үтәргә.     (Илназ Кашапов. Мөслим.)

Җыр: “Тал бишек”.

  *  Илгизнең  әби – бабалары турында хәтирәләрен тыңлап китик(Слайдта күрсәтү)

    -“Бу сугышка безнең Куныр авылыннан 303 кеше китә. 162 кеше яу кырында ятып кала. 141  исән – имин кайта. Хәзерге вакытта ветераннарның бишесе генә исән. Менә алар: “Исәннәрнең кадерен бел...” дигән альбом карау.(Слайдта күрсәтү)

1 укучы.  Шигырь:  “Безгә сугыш кирәкми”.

Зәңгәр күктә ак болытлар йөзә,

Кояш тора сихри елмаеп.

И ходаем, кирәкми сугыш!

Күз яшьләре түкмик, елмайыйк.

        

Юк, кирәкми, без сугышка каршы,

Теләмибез кан, яшь коярга!

Алсу таңнар һәркөн сызылып атсын,

Кошлар кайтсын туган якларга.

Әниләрнең чәче агармасын

Безнең кайгы белән бу җирдә.

Юк, кирәкми, сугышлар чыкмасын,

Яшик әле озак без бергә!

Яшик җирдә, безнең эзләр калсын,

Без бит көчле бергә булганда.

Хөрмәт итә белик яшен – картын,

Күктә кояш балкып торганда.

2 укучы.  

Нарасыйлар үссен җир шарында

Сугыш күрми, тыныч, гел көлеп.

Әти – әниләргә терәк булыйк,

Яшик әле матур көн күреп.

Сабыйларның көлгән тавышлары

Ишетелсен бөтен җиһанга.

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Без телибез шуны, иншалла.

Кырларымда иген үссен,

Зинһар, күрмик ачлык афәтен.

Әби – бабалардан ишетеп беләм

Бу кахәрле сугыш зәхмәтен.

Юк, кирәкми, без сугышка каршы!

Яшә җирдә, уйна, көл генә.

Туплар шартламасын, өмет өзелмәсен,

Гомер бирелгән бит бер генә.

  1. Ә хәзер “Алмагачлары” биюен тәкъдим итәбез.

* Диләрә үзенең әби – бабасы турында укып китә.

   -Сугыш безгә килеп җитмәсә дә, өермәсе авылга хәерчелек, ачлык алып килә. Һәрбер йорт ишеген бәхетсезлек шакый. Һәр бөртек ашлыкны фронт өчен дәүләткә тапшыралар. Ачлык, ялангачлык биләп алган җирне...”

 Шигырь: “Нигә кирәк”.

И замана, замана...

Бу дөнья кая бара?

Сугышлардан күпме афәт?

Кешелек бетеп бара.

Тол хатын, ятим балалар

Елдан – ел арта тора.

Карт аналар елый – елый

Кайгы утында яна.

Кайгы алып килә торган

Бу сугышлар ник кирәк?

Ирең, балаң, атаң өчен

Янып яшәргә кирәк.

Сәбәпләре бик күптер дә,

Тик нигә сугыш кирәк?

Тыныч яшәгән урыннан

Нигә торырга кирәк?

Сугышлар нигә кирәк?!

                                                                                                         Илдар Ямалиев.

         Җыр:  “Чып – чын дус”.

  1. Гүзәл үзенең әбисе турында ниләр язган икән?(Слайдта күрсәтү)
  2. Әнәс Бәлхия әби турында укый.(Слайдта күрсәтү)

    -Безнең ватандашлар республиканы, аның халкын бөтен илгә данладылар. Алар арасында 200 дән артык Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының 50 тулы  кавалеры бар. Районыбызга дан китергән 6 Советлар Союзы Героеның батырлыклары онытылмас. Райондаш – Советлар Союзы Геройлары белән танышыйк, батырлыкларын искә алыйк.  Альбом карау.(Слайдта күрсәтү)

Шигырь: “Ана сүзләре”.

Бу чәчләрем минем ап – ак кар,

Ак чәчләргә кунган моң – зар.

Нигә кирәк Җиргә сулыш тар.

Күтәрелә ап – ак калалар,

Ал гөлләргә чума далалар.

Таммаса әгәр Җиргә алсу кан,

Алсу булып ата Җирдә таң!

Тыныч булсын барлык аналар,

Кан коймасын безнең балалар.

Таммаса әгәр Җиргә алсу кан,

Пешәләр ич алсу алмалар.

Күз төбемә баткан сырларым –

Улларымның киткән юллары...

Бу чәчләрем минем ап – ак кар.

Бетсен,

Бетсен Җирдә сугышлар!.

                                                                                                     Ренат Харис.

Җыр: “Туган авылым”.

  1. Раушан әби – бабасының хәтирәсе белән таныштыра.(Слайдта күрсәтү)

-Яз. Кар эри, җир уяна. Нинди гүзәллек. Шушындый язда, 1945нче елның кояшлы май аенда, Бөек Ватан сугышы тәмамланган. Кешеләр җиңел сулап куя. Чөнки, ниһаять, ул китте, сугыш китте.

          Бию:  “Кадриль”

  1. Алсу әби – бабасы турында сөйли.(Слайдта күрсәтү)

     -2013 нче елның 9 нчы маенда Бөек Җиңүгә 68 ел.  Бу көнне Мәскәүдә бирегән салютны җир шарында бар халыклар тигез, тыныч яшәр, кан коелган сугыш башка булмас дигән теләкләр белән кабул итик.

- Булмасын иде сугышлар. Бүген дә, иртәгә дә, аннан соң да... Өйләрдә гөрләп туйлар узсын, дөньяга сабыйлар туып торсын. Һәркайсы әтиле, әниле булсын. Җирдә бары матурлык, изгелек кенә дөньяны афәттән саклар. Миллионнарны корбан итә торган сугыш җиргә бүтән килмәсен. Җир кешесе киләчәккә хәтта “сугыш” сүзен әйтә белмәсен.

             Шигырь: “Яшәү рәхәт түгелмени?”

Үтенәм сездән, абыйлар,

Бомбаларны тыегыз!

Беркем табалмаслык итеп

Җиргә күмеп куегыз!

Чыгармагыз яңа бомба,

Кызыгып кара данга.  

Яшәү рәхәт түгелмени

Үлемгә караганда?

Үзен әгәр бетермәсәк,

Ул безне бетерәчәк.

Бомба ул бөтен җиһанга

Һәлакәт китерәчәк.                

          Лилия        Аптукаева

 *  Гөлназ Җиһания апа турында сөйли.(Слайдта күрсәтү)

* Марат Мәсхүдә әбисе турында сөйли.(Слайдта күрсәтү)

- Ә хәзер “Әпипә” биюен тәкъдим итәбез.

 - Кадерле әби-бабаларыбыз, оныкларыгызга әйтер сүзләрегез бардыр. Әйдәгез, хәзер сүзне Сезгә бирик, рәхим итегез. ( Өлкәннәр чыгышы)

- Рәхмәт киңәшләрегез өчен!

             Хор: “Саумы кояш”

           Шигырь: “Яшь әле сез, әби, бабайлар”.

Сез бит безгә бик кадерле икегез дә,

Сез булганга күңелле бит безнең өйдә.

Йоклатасыз җырлый – җырлый, сөеп кенә,

Уятасыз иркәләп һәм үбеп кенә.

Әтидән дә, әнидән дә кадерле сез,

Аларга да әти бит сез! Әни бит сез!

Алар да бит сездән бераз шөлләп тора,

Кайчагында безне  сездән көнләп тора.

Безнең өйдә бик кадерле кеше бит сез,

Безнең алтын туй җиткәнне көтегез сез!

Безнең өчен бик – бик якын кеше бит сез!                  Эльмира Гарипова.

     -Кадерле, хөрмәтле әби – бабаларыбыз! Сезнең өчен әзерләнгән кичәбез шушының белән тәмам. Оныкларыгызның сүзләрен тыңлап килүегез өчен зур рәхмәт. Сау – сәламәт булыгыз, кайгы – хәсрәтсез, бәхетле гомер кичерегез.

  1. Хәзер сезне чәй өстәле янына чакырабыз. Рәхим итегез!

Кулланылган әдәбият

  1. Көмеш кыңгырау. 2003 ел (8 май) № 36 (762)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пазл сказки "Баба Яга"

Для работы на интерактивной доске или индивидуально на компьютере....

"Проказы Бабы Яги" Новый год

Праздник подготовлен для одного класса.В главной роли Баба Яга, которая старается заменить Снегурочку....

«Образ Бабы Яги в русских народных сказках».

Выполняя проект, ребята смогут проанализировать образ Бабы Яги в русских народных сказках и сделать вывод о его сущности....

Образ Бабы-Яги в русском фольклоре

Презентация для начальной школы...

70 елда-70 хатирә

Әти-әни,әби-бабайларныңКичергәнен кабат кичермикБу тынычлык, якты матур тормыш-Барысы да безнең өчен бит!...

Сценарий детского развлечения "Соблюдаем ПДД с Бабой-Ягой или догонялки с Бабой-Ягой"

Предоставляю Вашему вниманию сценарий детского развлечения "Догонялки с Бабой-Ягой". Надеюсь, что ВАм будет полезно и интересно...

П.И. Чайковский «Детский альбом», пьеса «Баба яга» Урок музыки в 1 классе по теме «Разыграй сказку. «Баба - Яга» - русская народная сказка.»

Методическая разработка урока в 1 классе. В документе описывается работа с классом с использованием метода создание композиции. Описывается работа с детьми на инструментах Карла Орфа....