Башлангыч сыйныфта чыгарылыш кичәсе
классный час (4 класс) на тему

Ибрагимова Гульнар Фаритовна

4 сыйныфны озату кичәсенә шигырьләр, җырлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylysh_kichese.docx26.21 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы: Исәнмесез хөрмәтле әти- әниләр,килгән кунаклар,балалар! Бүген без балаларыбызның күңелләрендә иң якты,иң матур хәтирә булып сакланып калачак чыгарылыш-башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсенә җыелдык.Әйе,алар бүген сабый чакның бер баскычыннан югарыга күтәреләләр.Кадерле укучыларым!Сезне бу зур җиңүегез белән котлыйм.Әле кайчан гына нәни шаянчыклар булып мәктәпкә җыендыгыз.Алган яңа киемнәрегезне әллә ничә кат киеп-салып,меңләгән сорауларыгыз белән әти-әниләрегезне йөдәтеп бетердегез.Инде 4 ел артта калды:сихри балачак мизгелләре,беренче хәрефләр,килеп чыкмаган мәсьәләләр,буталчык кагыйдәләр иленнән ышанычлы адымнар белән чыгып киләсез.Бүгеннән  сез горурланып”Без инде зур үстек,бишенчегә дә күчтек” дип әйтә аласыз.Киләчәктә дә нәкъ шундый җитез,максатчан,акыллы,үрнәк балалар булып калыгыз!!!

Ә бүгенге кичәдә без сезгә үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтербез,җырларбыз,биербез,кыскасы,күңел ачарбыз.Сүз сезгә укучыларым.

Бәйрәм “Әйлән- бәйлән” җыры белән башлана.

1 укучы.    Бәйрәм бүген безнең мәктәптә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашы

Озату сүзен яза йөрәккә.

Уй-хыялларыбыз канатлы,

Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Еларгамы?Көләргәме бүген?

Күңелләрнең иләс бер мәле.

2 укучы. Узып китте 4 уку елы,

Ямансу да бүген,читен дә.

Шатлыгыбыз безнең әллә ничек,

Ватылган да төсле,бөтен дә.

Дулкынланып карап торам  әле,

Юксындырырсың шул сыйныфым.

Синдә үтте матур көннәрем дә,

Синдә туды изге уйларым.

3 укучы.Синдә күрергә өйрәндем

Матурлыгын дөньяның.

Тәүге кат синдә башкардым

Балачагым җырларын.

4 укучы.Исемдә алтын сукмакка

Тәүге кат баскан көнем.

Тәүге башлап мәктәп ишеген

Үрелеп ачкан көнем.

Укытучым шундый назлап

Карадың күзләремә.

Сүнмәслек зур дәртләр салдың,

Бәләкәй йөрәгемә.

5 укучы.Син җитәкләп мендең мине

Тауларның биегенә.

Алып киттең далаларга,

Диңгезләр киңлегенә

6 укучы.Истә әле,каләм тоткан кулым,

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга сез,

Тотып башта нәни кулымнан.

Өйрәтте безне апабыз,

Хәреф танып саннар тезәргә.

Кечеләрне берүк яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

7 укучы.Исемдә  алтын сукмакка

Тәүге кат баскан көнем.

Һәм тормышым китабының

Тәүге битен ачкан көнем.

Җыр:”Укытучыма”.

Укытучы.Бәйрәмебездә моннан 4 ел элек булган иң беренче тукталышка кайтып карыйк әле,ниләр бар икән анда? Кем әйтер икән,тукталышыбызның исеме ничек булыр?(балаларның җавапларын тыңлау). Димәк, беренче тукталыш “ӘЛИФБА”.Әйе,без  “Белем иле”нә сәяхәтне нәкъ  тә Әлифбадан башлаган идек.Якын дустыбыз һәрвакыт безнең белән булды.Шундый да якын,шундый да мавыктыргыч Әлифба битләренә күз салдым да сезгә берничә соравым туды бит әле укучыларым.

-”Ю” хәрефе битендәге аю нинди эш куша икән баласына?(Битне,кулны ю,ю,ю!).

-Әлифбада өйрәнгән иң беренче хәрефне әйтегез әле?(А).

-”Ы”хәрефен ачыкларга нинди рәсем ярдәм итә?(Ылыс).

-Матур җәй җиткәч,

Көннәр җылыткач,

Кырга чыгарбыз,

...........җыярбыз. Бу юллар әлифбаның кайсы хәрефендә “яши”?.Хәтерегез шәп икән кадерле укучыларым.Беренче китап биргән белемнәрне бервакытта да истән чыгармагыз!

1 укучы.Әлифба син барлык фәннең,

Тәүге баскычы.

Син кадерле  туган телнең

Алтын ачкычы.

2 укучы. Әлифба-белем чишмәсе ул,

Изге аның исеме.

Караңгыдан тартып ала

Нурландыра кешене.

Укытучы.Икенче тукталышны ничек атарбыз дусларым,монысын табышмакның җавабыннан белерсез.

Җиз алачык эчендә,җизни аты кешнидер( Кыңгырау). Әйе,бик дөрес сезне 4 ел дәверендә дәрескә чакырып чыңлаган кыңгырауны каршы алыйк.Тукталышбызның исеме дә  “Кыңгырау” дип аталыр.

(Залга кыңгырау булып киенгән бала керә)

Кыңгырау.Кадерле дуслар!Сезне иң беренче дәрескә чакырдым,күңелле тәнәфесләргә озаттым.Тәүге сентябрь иртәсендә минем тавышымны гаҗәпләнеп тыңладыгыз.Аннары укытучы апагыз белән якты сыйныфка юл алдыгыз.Дөрес утырырга,китап-дәфтәрләрне сак тотарга,укучы кагыйдәләренә буйсынырга,төгәллеккә,вакыт кадеренә дә минем белән бергә төшендегез.

Җыр:”Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

Кыңгырау.Дәресләрдә булган  матур вакыйгаларны бергәләп искә төшерик әле кадерле дусларым.

3 укучы.Менә беренче сыйныфта

Әлифба  дәресе бара.

-Кем укып күрсәтә?-ди

Укытучы Гөлнар апа.

Алгы партада утырган

Рәзилә никтер оялды,-

Бөтен сыйныфта берүзе

Кул күтәрмичә калды.

4 укучы.Юк,юк укырга бик теләп

Ул үзе риза иде.

Оялуы комачау итте,

Шунысы  булмаса иде...

Гөлнар апа бик хәйләкәр,

Кай ара сизеп алды?

Бергәләшеп укыдык та,

“Оялу” да  югалды.

5 укучы.Эчемдә, ахры,әби әйтмешли-

Шайтан утыргандыр-

Үзем дә көтмәгәндә

Торып-торып шул котырадыр...

Ни хикмәттер менә тиктомалга

Шаярасы килә.

Бәйдән ычкынасы килә:

Тып-тын классны яңгыратып

Әтәч булып кычкырасы килә!

6 укучы. Алда утырган шып-шыпырт Адиләнең

Чәченнән тартасы килә.

Алия,Эльвинаны шаккаттырып

Берәр әкәмәт эшләп атасы килә!

Кинәт кенә куенымнан алып карга очырасы иде.

Чырылдаган бу  кызларның

Котын очырасы иде.

Юк шул.Тыеп үземне,

Йөгәнләп әби әйткән “шайтанны”

Йодрыкка туплап бар түземне

Дәрестә шып-шыпырт утырам.

Китапка текәп күземне....

Утырам инде,утырам,

Тәртип ягы да ярыйсы.

Ә шулай да тып-тын  дәрестә

Әче итеп сызгырыплар  бер карыйсы!!!

Кыңгырау.Шулай дусларым,киләчәктә дә мәзәк хәлләр,кызыклы вакыйгалар,эчкерсез шаярулар гына очрасын юлыгызда!Мин сезне 5 сыйныфта көтеп калам,сау булыгыз!

Укытучы:Киләсе тукталышыбызга да килеп җиттек.Монысы  фәкать үзегезгә багышлана,шуңа да исемен гади генә “Без,без без идек...” дип атыйк.

1 укучы.Әгәр ничәү дисәгез,

Сыйныфта без җидәүбез.

Шаярышып,үртәләшеп,

Дуслашып,үпкәләшеп,

Ярдәмләшеп,киңәшләшеп,

Матур итеп яшибез.

2 укучы.Безнең сыйныф яхшы укый,

Оешкан,бик шәп класс.

Һәрберебезгә аерым туктап,

Мактап үтмичә булмас...

Адиләбез уку алдынгысы,

Ипләп кенә тотына һәр эшкә.

Сабыр гына булып торган иде

Чаярды да куйды “фәрештә”.

Китап-дәфтәрләре пөхтә аның,

Килешле һәр кигән киеме.

Йөзенә нур биреп тора,

Адилә дигән исеме.

3 укучы.Кечкенә дә төш кенә,

Бер классташым бар минем.

Аның белән шаярып-көлеп,

Үтә минем һәр көнем.

Риназ дустым бик акыллы,

Хәйләкәр,күндәм,елгыр.

Сөйләп тә торасы түгел

Нәкъ әкияттәге  Былтыр!

4 укучы.Рәзиләбез бигрәк җитез,

Кай арада өлгерә?

Апа әйтеп тә өлгерми

Мисал чишеп бетерә.

Нечкә күңелледер үзе,

Хискә дә бирелеп ала.

Инсафлы,гади,ягымлы

Менә дигән кыз бала!

5 укучы.Рамилне генә кара син,

Симпатичный,акыллы.

Тик математикага гына

Бераз күңеле тартылмый.

Ә шигырьне оста сөйли,

Тыңлап кына торырсың.

Рәсемнәренә карасаң...

Үзең дә хәйран калырсың.

6 укучы.Эльвина үтә дә пөхтә,

Һәрнәрсәсе тәртиптә.

Хәрефләре тезелеп тора,

Дәфтәрдәге һәр биттә.

Эчтәлекне дә сөйли ул,

Китереп очын-очка.

Артыгын мин әйтеп  тормыйм

Эльвина-супер девочка!

7 укучы.Илфат безнең нәкъ Шәвәли,

Шаян малай,ут малай.

Өй эшләре,дәрес эшләп,

Ваклашып тормый алай.

Кызлардан шундый шәп күчерә,

4  тә укый димәссең.

Болай күңелле егет ул,

Күзләр генә тимәсен!

1 укучы.Татар кызлары күк сабыр гына,

Керешәдер Алия һәр эшкә.

Җайлап кына,салмак кына

Җавап бирә  дустым дәрестә

Моңлы итеп җырлый Йолдызлыкта,

Шундый итеп уйный баянда.

Алия сыман оста җырчыны сез,

Табалмассыз кайдан да!

   Бергә:Өйрәттегез”Дус һәм тату булып

Яшәгез!”-дип шулай гел бергә.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Җыр:”Дуслык турында җыр”.

Укытучы.Инде тукталышлар тәмам,башлангычларны утыртып йөргән поездыбыз җәйге ялга туктый.Киләчәккә нинди уйлар соң сездә,кем булырга җыенасыз?

           -  Мин үскәч абый булам,

              Аннары бабай булам.

  • Ә мин бабай булгач та

Гел әйбәт малай булам!

  • Үскәч кем буласымны

Мин әле әйтми торам!

  • Мин әти төсле булам,

Көн дә йөрим сунарга:

  • Ә мин белмим,әнидән
  • Онытканмын сорарга.

  • Ә мин телим Америкада

Космонавтка укырга.

-Ә миңа әни,үскәч

Куша “кеше” булырга!

Укытучы: Фикерләрегез матур укучыларым,юлларыгыздан тайпылмыйча чын кеше булып алга атлагыз!!!!

1 укучы.Сез гади бер укытучы булып

Хезмәт итәсез бүген тормышта.

Һәр укучыгыз-язылмаган роман,

Һәр дәресегез-маяк тормышта.

2 укучы.Сезнең белән хушлашырга

Матур сүзләр эзлибез.

Тормышыгыз гүзәл булсын,

Ак бәхетләр телибез!

3 укучы.Кайгылардан юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа,Укытучы!

4 укучы.Дөнья безне алга дәшә,

Ә Сез безгә гел янәшә;

Тәүге хәреф танытучы,

Рәхмәт сиңа,Укытучы!

Бергә.Барысы өчен рәхмәт, мәктәп!

Рәхмәт сиңа,кара такта!

Рәхмәт сезгә.әти-әни!

Рәхмәт,укытучы апа!

Җыр:”Иң гүзәл кеше икәнсез”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч сыйныфта проект методы.

Проектлар методы – укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән  укыту системасы ул. Ул мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.   Проект эшчәнле...

Башлангыч сыйныфта экологик тәрбия.

Экологик проблема иң зур проблемаларның берсе. Башлангычта  бу проблеманы читшү өчен ниләр эшләгәнебезне яздым....

Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты

Выступление на тему "Башлангыч сыйныфта белем сыйфаты"...

Башлангыч сыйныфта УУГ

Башлангыч сыйныфта УУГ  турында чыгыш....

Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр

Татар  теле дәресләрендә  куллану  өчен  кагыйдәләр  тупланмасы. Презентация  башлангыч  сыйныф  укытучыларына  тәкъдим  ителә....

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру.

Мастер класс« Без бергә,без төрле» Башлангыч сыйныфта толерантлы булу төшенчәләрен формалаштыру....