4 нче сыйныфта чыгарылыш кичәсе
классный час по теме

Калимуллина Рафия Рифкатовна

Бәйрәмгә материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylysh_4_kl_2013.docx15.52 КБ

Предварительный просмотр:

Сау бул , Башлангыч!

  Бәйрәм үткәреләчәк зал плакатлар, шарлар,  чәчәкләр белән бизәлә.  Укучыларның  кул эшләреннән, үрнәк дәфтәрләрдән күргәзмә оештырыла.

 

                           Талгын музыка уйный . “Әлифба” җыры  

       Укытучы: Кадерле укучыларым, әти-әниләр, кунаклар! Бүген безнең мәктәптә бәйрәм - чыгарылыш кичәсе. 2 укучыбыз мәктәбебезнең беренче баскычы – башлангыч  сыйныфларны тәмамлады. Алар фәннәрне дә уңышлы үзләштерде. Без моңа бик шат.

       Кадерле укучыларым, хәтерлисезме, әле кайчан гына мин сезне беренче сыйныфка кабул итеп алган идем. Нәни генә  малайлар, кызлар идегез. Минем алдымда күп төрле сораулар иде. Шушы сабыйларның йөрәген яулый алырмынмы, әти - әниләрнең ышанычын аклармынмы? Сез минем бар өметемне акладыгыз. Тиз арада минем иң якын дусларым һәм ярдәмчеләремә әйләндегез. Әмма  4 ел бик тиз үтеп китте. Сезнең белән аерылышыр вакытлар да җитте. Әйдәгез әле, сүзне сезгә бирик. 4 ел элек булган хәлләрне, беренче сыйныфка килгән көннәрне бергәләшеп искә алыйк.

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым,

Сумка тотып белем алырга дип,

Борма сукмак буйлап атлавым.

Хәтеремдә курка-курка

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак укытучымның

Якты йөзен тәүге күргәнем.

Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың,

Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.

Син инде  уйнарга бармыйсың,

Кыңгырау чакыра мәктәпкә...

Беренчегә килгән чагым истә.

 Бөтерчектәй нәни бер кызны

 Каршы алды серле белем йорты,

 Дулкынланып түргә уздырды...

 Кыңгырау керә.

Кыңгырау: Кадерле дуслар! Мин сезне иң беренче дәрескә дәштем. Ул матур иртәдә минем яңгыравык тавышымны сез йотылып тыңладыгыз. Аннары укытучы апагызга ияреп чиста, якты класска кердегез.

             

Җыр : “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

В. Шаинский муз. , сүзләре – тәрҗемә.

Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

Тапкырларга, бүләргә

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

5 кә 5 не кушарга

Хәрефтән сүз язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

Белер өчен бик күпне

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә. (2).

Таңнар ничек атканын

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2).

Табарга утрауларны

Биек – биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә. (2)

Өтер белән ноктаны

Кайчан, кайда куйганны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Дуслык кадерен белергә

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2 )

Укытучы: Әйе укучылар, беренче кыңгырау, беренче дәрес, аннан икенчесе, өченчесе һәм бик күп дәресләр. Дәресләр белән беррәттән тәрбия сәгатьләре, очрашулар, бәйрәм кичәләренә әзерләнү мәшәкатьләре дисеңме, төрле бәйгеләр, атналыклар, һич кенә санап бетерерлек түгел. Кыскасы, 4 ел гомеребез  заяга узмаган. Кадерле укучыларым!  Башлангыч классларда алган белемнәрегез,без башкарган эшләр алдагы елларда сезгә  ныклы нигез,  гүзәл башлангычлар   булса иде дигән теләктә калам. Ә хәзер әйтегез әле укучылар, 4 ел буе сез аеруча кайсы фәннәрне үз иттегез?

(Укучыларның җаваплары)

Математика дәресе

Миңа җиңел бирелә.

Ана телен дә яратам -

Ул бит безгә бер генә .

 

Рәсем ясыйм  матур итеп,

Канатка оста менәм,

Рус телен, рус әдәбиятын

Мин бик тә якын күрәм .

 

Бергә :

4 ел буе иң югары

Өлгереш бездә булды ,

Үрнәк тәртип  һәм чисталык

Классыбызга нур бирде!

                 Килеп җитте тәнәфес, тәнәфес,

                 Көтеп алган тәнәфес

                  Уйнап калыйк, шаярышыйк

                  Яңалыклар алышыйк,

                  Җырлап алыйк, әйдәгез!

                            Аерым номерлар

                  Әллә каян белә апа

                  Өй эшен онытканны

                  Кайту белән сумкамны да

                   Почмакка ыргытканны.

                   Әллә каян белә апа:

- Син бит надан түгел, - ди,

Әйдә әле дәресеңне

Әзерлә син бүген, - ди.

 Әллә каян белә әни

“5 “ алган көнемне.

Ул көн минем үземә дә,

Әнигә дә күңелле.

Укытучы: Чыннан да үзенең мәшәкатьләре, шатлык куанычлары белән 4 ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шушы еллар эчендә бу укучылар минем өчен иң матурлары, иң уңганнары, иң кадерлеләре булды. Алар белән мин  үземне бик бәхетле итеп тойдым. Чөнки минем Альмир һәм Фирүзә кебек   җитез, тапкыр, игътибарлы укучылар тагын бар микән? Алар  кебек бар яктан да килгән тырыш, укуда да, класстан тыш эшләрдә дә  үрнәк булган укучылар да юк кебек.

       Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? – дисәләр,

Сөенечем – таңнан торып,

 Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

Шатлыгың ни? – дисәләр,

      Шушы мәктәп сукмаклары

       Шатлыгыма илтәләр.

       Миңа сорау бирсәләр:

-Бәхет ни ул? - дисәләр,

Бәхет – шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыгарылыш кичәсе

Интересный сценарий для проведения выпускного вечера в начальной школе....

Чыгарылыш кичәсе ( 4 класс)

Чыгарылыш кичәсе (Башлангыч сыйныфлар белән саубуллашу кичәсе)...

"Хуш, Әлифбалы мәктәбем" - башлангыч мәктәптә чыгарылыш кичәсе

Башлангыч мәктәпне тәмамлап, урта мәктәпкә китү - башлангыч сыйныф укучылары өчен бик зур вакыйга. Шуңа күрә ул балаларның күңелендә якты истәлек булып озак сакланырлык итеп оештырылырга тиеш. Бу бәйр...

Чыгарылыш

Сценарий праздника на татарском языке....

Башлангыч сыйныфта чыгарылыш кичәсе

4 сыйныфны озату кичәсенә шигырьләр, җырлар...

Чыгарылыш кичәсе, 4 Б

Сценарий выпускного вечера в 4 "Б" классе...

Чыгарылыш кичәсе

Чыгарылыш кичәсе барышы....