Чыгарылыш кичәсе, 4 Б
классный час (4 класс)

Гайфуллина Эльмира Талгатовна

Сценарий выпускного вечера в 4 "Б" классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylysh_kichse.docx27.03 КБ

Предварительный просмотр:

   

                       Чыгарылыш  кичәсе,4 “ Б”

Каримова Алия: Исәнмесез,әти-әниләр,әби-бабайлар!

Эрика: Хәерле кич мөхтәрам кунаклар!

Халитова Камила :Исәнмесез безнең яраткан укытучыларыбыз!

Юдина Камилла: Менә безнең башлангыч мәктәп белән саубуллашу көнебез дә килеп  җитте.

Диана: Хәтерлисезме,дүрт ел элек без беренче сыйныфка укырга килгән идек.

Нинди кечкенә булганбыз без ул чакта.

Фирүзә  :Сентябрьнең матур иртәсендә,аллы- гөлле чәчәкләр бәйләме тотып ,әнием һәм әтием белән гимназиягә киттем.

Закирова Алия :Ул көнне мин иртүк тордым.Әнием чәчләремне матур итеп үрде,ак тасмалар бәйләде,өр-яңа киемнәр кидем.Кулымда –матур чәчәкләр,ә күңелем шатлык белән тулы иде.

Хабриева Камилла Гимназия ишегалдындагы Белем бәйрәмендә без беренче тапкыр кыңгырау тавышын ишеттек.Кыңгырау безне беренче дәрескә дәште.

(Беренче кыңгырау,мәктәп турында җыр яңгырый)

“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”җыры

Зарина: Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай    йөргән чакларым,

Сумка тотып, белем алырга диеп,

Борма сукмак буйлап атлавым.

Самира :

Якты йөзле апа каршы алды,

Өйрәтте ул белем серләрен.

Мәктәпләрдә дуслар белән бергә

Бик тиз узып китте көннәрем

             Айназ

Әле кайчан гына бердә идек,

Инде хәзер бишкә күчәбез,

Менә инде килеп җитте

Безнең чыгарылыш кичәбез.

              Хәбибә

Матур итеп киендек,

Бүген бәйрәмгә килдек.

Сезне күргәч ,кунаклар,

Шатландык та,сөендек.

            Малик 

Нигә бүген куанмаска,

Без бит инде зур үстек.

Башлангычны тәмамлап,

5нче класска күчтек.

               

              Данил

Тик елыйсы килә минем,

Инде ни хәл итәсе.?-

Башлангычтан  - балачактан

Бер дә килми китәсе.

          Тансылу

Гел карап торырбыз инде

Кечкенәләр ягына.

Нигә укытмыйлар икән,

Гел башлангычта гына.

  Мифтахов Данияр

 Исемдә алтын сукмакка,

Тәүге аяк баскан көнем.

Тәүге башлап мәктәп ишеген,

Үрелеп ачкан көнем.

 

                Фирүзә

Укытучым, шундый назлап,

Карадың күзләремә.

Сүнмәслек зур дәртләр салдың,

Бәләкәй йөрәгемә.

                Мухаммад

 Истә әле, каләм тоткан кулым,

Бармый иде дәфтәр юлыннан.

Өйрәттегез безне язарга сез,

Тотып башта нәни куллардан.

           Алия Закирова

Өйрәтте безне апабыз,

Хәреф танып, саннар санарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

           Хабриева Камилла:

Җылы караш, назлы сүзләреңннән,

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

 Бүләк итеп ал син җырымны

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

1)Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч , йә сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез –

Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

2.Балаларның теле – кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барсына да җавап биргәнсез –

 Сез иң галим кеше икәнсез.

3.Мактагансыз тиеш урында,

Яклагансыз тиеш урында.

Күңелебезгә ак нур сипкәнсез –

                       Эрика

Мәктәп белем чишмәсе ул,

Изге аның исеме.

Караңгыдан тартып алып,

Нурландыра кешене.

             Диана:

Уку безнең иң төп бурыч,

Тырышып уку – эшебез.

Тирән белем сорый илем,

Белемдә бит көчебез.

   Камилла Хабриева :

Укучы булу,дуслар,

Һич тә уен эш түгел.

Гимназиядән  кайткач,

Китапка тарта күңел.

           Рушан

Укыйсы,язасы бар,

Шигырьләр ятлыйсы бар,

Рәсемнәр ясыйсы бар,

Футболга барасы бар,

      Юдина Камилла

Гимназия тормышы

Бик күңелле,бик эшле.

Болай тырышмас идем,

Аласы килә бишле.

Самира :Бездә кызыклы дәресләр үткәрелә,һәрбер фән бик кирәкле

Тансылу   :

Безнең гимназиядә иң тырыш,иң белемле укытучылар эшлиләр.

Рушан :Мин математика ,рәсем.технология,физкультура дәресләрен яратам.

Айназ :Мин физкультура дәресләрен аеруча яратам.Дәрестә без футбол,баскетбол уйныйбыз,сикерәбез,йөгерәбез.Физкультура безгә сәламәт булып үсәргә ярдәм итә.

Диана :Ә мин математика дәресләрен яратам,һәрчак көтеп алам,һәр дәрестә үзем өчен яңалык ачам.

Самира :Мин рус теле,инглиз теле дәресләрен яратам.

Закирова Алия : Ә мин гимназиядә үземнең туган телемдә-татар телендә укуым белән горурланам.

Данил:

Укыганда   төрле  чаклар булды,

Төрле маҗаралар күрсәттек.

Әби(Каримова Алия):Улым,тор инде,мәктәпкә барасың бар бит. Соңга каласың инде.

Малай( Рушан):әби,минем тамагым авырта,бүген мәктәпкә бармыйм.

Әби:Тукта,тукта,температураң да бар ахыры,доктор чакыртырга кирәк.

Малай:Юк,чакыртма,кирәк түгел!Әбием, зинһар өчен тыңла әле мине,әнигә генә әйтмә.

Бүген укудан тест бирәсем  бар һәм “яз башы” дигән хикәянең эчтәлеген сөйлисем бар.Ә мин әзер түгел,менә шуңа күрә бармыйм .

Әби:Нинди тист тагын?

Малай:Тист  түгел,тест!

Әби:И,ходаем,безнең заманда тисты да юк иде,без дә шушы дөньяда әдәм булып йөргәнбез ләбаса.

Чү,улым,тыңла әле үземне.Укырга бар син бүген,бәлки бүген апагыз синнән сорамас.

Малай: Ничек сорамасын! Ул бит дәрес башлангач та:-Әйдәгез әле,күзләрегезне күтәреп миңа карагыз әле,кайсыгыз яхшы  итеп әзерләнеп килгән икән,-ди.

Әби:Әллә укытучыгыз экстрасенс мәллә?

Малай:Экстрасенс,күрәсең...

Әби:Ярар,улым,бүгенгә әзер түгел, кичә башым бик нык авырткан иде дип әйтерсең .

Малай: Мин инде алай дип ялганлаган идем.

Беренче мәртәбә:Авылдан бик соң кайткан идек,шуңа күрә әзер түгел дигән идем

Аннары сеңелемнең эче авыртты,ашыгыч ярдәм чакырттык,бик соң ятарга туры килде дидем.

Ахыргы мәртәбә:Песи балалары төне буе чинап чыкты,белгәнемне дә оныттым дидем.

Ә бүген нәрсә дип ялганлыйм Әби?....

              Данияр

Четыре года позади –
Мы оставляем с вами детство,
Нас ждут успехи впереди,
Но уж не с Вами рядом, вместе!
             

              Саяд

Пойдем другой дорогой мы,
Учителей немало будет,
Но то, как нас учили Вы
Никто из нас уж не забудет!

               

 

           Зарина

Мы будем помнить ваш наряд
И ваши пламенные речи
Вашу улыбку и ваш взгляд,
И все уроки, наши встречи!

Самира:

Сегодня мы спасибо говорим,                                         

Конечно, и родителям своим.

Забота ваша, пониманье и терпенье                                 
Всегда нам помогали, без сомненья!

              Эрика:

Вот они, те, кто сидел с нами ночью над книгой...                 

Вот они, те, кто писали за нас сочиненья...                         

Самые лучшие мамы и папы на свете,                                 

Вальс


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыгарылыш кичәсе

Интересный сценарий для проведения выпускного вечера в начальной школе....

Чыгарылыш кичәсе ( 4 класс)

Чыгарылыш кичәсе (Башлангыч сыйныфлар белән саубуллашу кичәсе)...

"Хуш, Әлифбалы мәктәбем" - башлангыч мәктәптә чыгарылыш кичәсе

Башлангыч мәктәпне тәмамлап, урта мәктәпкә китү - башлангыч сыйныф укучылары өчен бик зур вакыйга. Шуңа күрә ул балаларның күңелендә якты истәлек булып озак сакланырлык итеп оештырылырга тиеш. Бу бәйр...

Чыгарылыш

Сценарий праздника на татарском языке....

Башлангыч сыйныфта чыгарылыш кичәсе

4 сыйныфны озату кичәсенә шигырьләр, җырлар...

Чыгарылыш кичәсе

Чыгарылыш кичәсе барышы....