"Хуш, Әлифбалы мәктәбем" - башлангыч мәктәптә чыгарылыш кичәсе
материал по теме

Габдрахманова Рамиля Накиповна

Башлангыч мәктәпне тәмамлап, урта мәктәпкә китү - башлангыч сыйныф укучылары өчен бик зур вакыйга. Шуңа күрә ул балаларның күңелендә якты истәлек булып озак сакланырлык итеп оештырылырга тиеш. Бу бәйрәмдә балалар мәктәпкә, үзләрен белем иленә алып кергән укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт әйтәләр, үзләренең нәрсәләргә сәләтле икәнлекләрен күрсәтәләр.  Бәйрәм җыр-бию, уеннар белән үрелеп бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylysh_kichse.docx24.39 КБ

Предварительный просмотр:

  “Әссәләмәгаләйкүм”  җыры астында укучылар чыгып тезелә.

-Чыгып тезелә торыгыз, дигән иде,кая китте икән безнең апа? Сез күрмәдегезме? (утырган балалардан сорый).

- Бөтен кеше җыелып беткән,бер безнең апа юк.

-Бик ерак китмәгәндер әле, я детсадтадыр...

-Әйдәгез,кызлар,аптырап тормыйк, шигырьләрне кабатлый торыйк. Тезелеп басыгыз, әйдә. Апа өйрәткәнчә,матур итеп сөйләргә тырышыгыз!

  - Нинди матур бүген көн!                                           - Мәктәпкә килдек сөенеп,

   Йөгереп урамга чыктык.                                    Тотып чәчәк бәйләме.

   Күңелле уйлар белән                                          Чыңлар кыңгырау моңнары

   Без мәктәпкә ашыктык.                                      Котлап безнең бәйрәмне.

  - Ямьле май иртәсен күреп                                        -Бәйрәм белән барыгызны

  Күңелләр канатланды.                                           Котлыйбыз,дуслар!

 Бүген бездә бәйрәм дуслар                                    Безне котлап,ераклардан

Укулар тәмамланды.                                                Кайтканнар кошлар.

- Олы бәйрәм бүген бездә,                                       -Бу бәйрәмне котлап яңгырасын

Зурлар инде үзебез.                                                 Ашкынулы шатлык җырлары.

Башлангыч мәктәп белән                                        Күңелләрдә онытылмаслык  булсын              

Хушлашабыз бүген без.                                          Гөрләп үткән мәктәп еллары!

        Җыр” Күңелле мәктәп “.

-Һаман күренми бит әле безнең апа. Бәйрәм икәнен онытып кайтып китмәгәндер бит инде?

-Юк сүз сөйләмә инде,  ....! Кайчаннан бирле әзерләнеп көттек,ничек онытсын ди инде?

- Әйдә,читкә китмәгез әле! Дальше кайсыгызның шигыре анда?

-Минеке,минеке!

Бүгенгедәй күз алдымда тора        Исемдә алтын сукмакка

Очар коштай йөргән чакларым.        Тәүге аяк баскан көнем.

Сумка тотып,белем алырга дип,        Тәүге башлап мәктәп ишеген

Борма сукмак буйлап атлавым.        Үрелеп ачкан көнем.

        Җыр “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

Укытучы керә:

-И-и-и,күрегез әле сез минем уңган кызларымны! Мин юк дип тормаганнар,бәйрәмне башлап та җибәргәннәр бит болар, рәхмәт яугырлары!

Балалар:  -Без сезнең өчен борчыла башлаган идек инде,апа.

Укытучы: - Хәерле көн,хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар,укучылар,кунаклар! Без бүген башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәменә җыелдык. 4 ел буе шатлыкларыбыз да , борчуларыбыз да уртак булды,бер гаилә булып яшәдек. Бүген безгә күңелле дә,моңсу да. Күңелле,чөнки башлангыч мәктәпне тәмамлау көнен бәйрәм итәбез. Моңсу,чөнки бер-беребез белән хушлашабыз.

-Укытучым,шундый назлап         -Син җитәкләп мендең мине

Карадың күзләремә.        Тауларның биегенә.

Сүнмәслек зур дәртләр салдың        Алып киттең далаларга,

Бәләкәй йөрәгемә.        Диңгезләр киңлегенә.

-Елмаеп каршы чыктыгыз        -Кулга-кул тотынышып,

Башлап мәктәпкә килгәч.        Белем иленә киттек.

Оялып,башларны идек,        Ял җитсә,апа,сезне,

Апабыз,сезне күргәч.        Шундый сагынып көттек.

-Бар көчегезне салдыгыз        -Сезнең сөйкемле йөзегез

Безгә белем бирүгә.        Сакланыр күңелләрдә.

Йөрәкләрне яуладыгыз,        Ә белемнәр ярдәм итәр

Яраттык бер күрүдә.        Гел югары үрләргә.

-Без телибез бүген сезгә        -Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Шатлыкның иң олысын.        Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Кая гына барсагыз да,        Укытучым, иң кадерле кешем,

Юлларыгыз гел уңсын.        Бүләк итеп ал син җырымны!

                   Җыр “Иң гүзәл кеше икәнсез”.

Кыңгырау : -Килеп җитте тәнәфес,тәнәфес,

                      Көтеп алган тәнәфес.

                       Биеп алыйк,уйнап алыйк,әйдәгез!

                      Бию башкарыла.

Укытучы: - Ә хәзер бераз ял итеп,уйнап алыйк.

1уен укучыларга. Мәктәптә эшләүче берәр кешенең портретын ясарга.

2 уен. - Укучылар эшләгәндә әти-әниләр дә тик утырмасын әле. Сезгә бирем: яңа персонажлар белән иске әкият дип атала. Әкиятне хәзерге заманга яраклаштырып сөйләп карагыз әле.Төп персонажлар да калсын,яңалары да өстәлсен.Мәсәлән, ”Шүрәле” - -“Дружба” пычкысы,трактор, “Су анасы” – мотоцикл, фен һ.б.

Укучыларның эшләренә күзәтү.

3 уен. Тапкыр музыкант. Уен коралында уйнаганда,музыкантларның ике куллары да эшли. Ә шул вакытта аның белән нинди дә булса көтелмәгән хәл килеп чыкса? Түбәндәге очраклар булган дип уйлап,музыкантларның хәрәкәтләрен сурәтләп күрсәтегез.

  1. скрипкачының маңгаенда чебен йөри;
  2. гармунчының аягын чебен тешли;
  3. гитарачының башы кычыта;
  4. пианистның кисәк кенә эче авырта башлый.

4 уен. “Интервью”.(укытучыларга сораулар).

  1. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?
  2. Беренче “2”лене кемгә куйганыгызны хәтерлисезме?
  3. Мәктәптә булган берәр кызыклы хәлне искә төшерегез әле.
  4. Сыйныфыгыздагы укучыларыгызның туган көннәрен беләсезме?
  5. Сезне директор итеп куйсалар,беренче чиратта нәрсә эшләр идегез?
  6. Их.менә шушы фәнне генә укытырга иде, дигән вакытларыгыз бармы?
  7. Өйрәтеп-өйретеп тә аңламаган баланы нишләтер идегез?

-Бик зур рәхмәт сезгә! Авыр хезмәтегездә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!

-Укытучыларыбыз!

Туган якның ал таңнары сезгә                                  - Керсез күңел белән карыйсыз сез      

Бүләк иткән күңел аклыгын.                                      Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән                              Күпме изге гамәл энҗе булып

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.                             Гомер юлыгызга сибелә.

-Сезгә карап сокланабыз һәрчак,                               -   Рәхмәт сезгә,рәхмәт чын күңелдән

Күңелләрдә туа горурлык.                                   Безне балагыздай күргән өчен

Рәхмәт сезгә,әле ярый сез бар                              Безнең хисләр белән янып-көеп,

Безгә үрнәк булып торырлык.                              Күңелләргә шатлык нуры биргән өчен.

                     Укытучыларга чәчәкләр тапшыралар.

-Рәзилә апа! Йөзең якты, ашың тәмле,

Үзең һәрчак ягымлы.

Синең кебек уңган-булган

Кеше булырмы тагы? (чәчәк бирәләр)

                        Җыр “Бәхеттә,шатлыкта”

1-3сыйныф укучылары шигырьләр сөйлиләр:

-Кыңгырау да бүген никтер моңсу,        -Ак юл сезгә дүртенчеләр

Салмак кына суза тавышын.        Телиләр өчләр.

Ул да шулай авыр кичерәдер         Авырлыкны җиңү өчен

Дусларының китү сагышын.        Табыгыз көчләр.

                                                                                             

- Җиз кыңгырау чыңнарында        -Җиз кыңгырау чыңы сезне

Сагышлы көй яңгырый.        Илтә олы юлларга.

Дүртенчеләр безнең белән        Зур уңышлар юлдаш булсын

Хушлашу җырын җырлый.        Сезнең барыр юлларда.

Котлау өчен сүз әти-әниләр, укытучыларга бирелә.

 Дипломнар  тапшыру, котлау.

Чәчәк тотып әле бүген генә        Моңаймагыз әле, укытучылар,

Килгән кебек сиңа, мәктәбем.        Сагынып без сезгә килербез.

Инде менә сезнең барыгызга        Шеңшеңәрдән кайтышлый кергәләп,

“Сау булыгыз” диеп әйтәмен.        Сезнең хәлегезне белербез.

Ел да шулай очар кошлар кебек        Мәктәп елларын онытмыйк, дуслар,

Озатып кала мәктәп – җизге йорт.        Туган оясын онытмый кошлар.

Сабый чакны эзләп бер килербез әле,        Соңгы кыңгырау, еракта калып,

Онытма син, мәктәп,безне көт!        Еллар узгач та колакта чыңлар.

1 сыйныф укучысы: - Әйдә, дуслар, бергә апаларны

                                         Бу мәктәптән бүген озатыйк.

                                         Истәлеккә, хәерле юл теләп,

                                         Көмеш кыңгырауны чыңлатыйк.

Кыңгырау чылтыратып, әйләнеп чыга.

Хор белән: - Барысы өчен рәхмәт, мәктәп,

                       Рәхмәт сиңа, кара такта!

                       Рәхмәт сезгә, әти-әни,

                       Рәхмәт, укытучы апа!

                            Җыр.” Юл җыры “.

         Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыгарылыш кичәсе

Интересный сценарий для проведения выпускного вечера в начальной школе....

Чыгарылыш кичәсе ( 4 класс)

Чыгарылыш кичәсе (Башлангыч сыйныфлар белән саубуллашу кичәсе)...

Чыгарылыш

Сценарий праздника на татарском языке....

Башлангыч сыйныфта чыгарылыш кичәсе

4 сыйныфны озату кичәсенә шигырьләр, җырлар...

Чыгарылыш кичәсе, 4 Б

Сценарий выпускного вечера в 4 "Б" классе...

Чыгарылыш кичәсе

Чыгарылыш кичәсе барышы....