Чыгарылыш кичәсе
материал (4 класс)

Загрутдинова Нурсиня Мавлютовна

Чыгарылыш кичәсе барышы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylysh_kichse_4_syynyf_25.docx19.59 КБ

Предварительный просмотр:

Чыгарылыш кичәсе 4 сыйныф

                (З.Минһаҗева   “Мәктәп еллары” җыры әкрен генә яңгырый)

Укытучы:       Хөрмәтле  4 нче   а, б,в,г  сыйныф укучылары!

Без  бүген балачак  иле белән хушлашу бәйрәменә җыелдык.

1 укучы:         Бәйрәм  бүген  мәктәпләрдә,

                          Хис  ташкыны  дулый  күкрәктә.

                           Укытучының  моңсу  карашлары,

                           Озату  сүзен  яза  йөрәктә.

2 укучы:           Укулар  инде  артта  калды.

                           Җыелыштык  соңгы  бәйрәмгә.

                           Һәркем  тоя  үзен  әзер  итеп,

                          Таулар, диңгезләрне  кичәргә

Хәзер бергәләшеп          “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырын  җырлап китик әле

Укытучы  Бүген  без  барыбызда  бераз  дулкынланабыз, чөнки  бүген гадәти  көн  түгел – без  башлангыч  сыйныф  белән  саубуллашабыз.

4 ел буе без  сезнең  белән бергәләп  белем  баскычының  иң  авыр  басмаларыннан  күтәрелдек. Укырга, язарга, санарга, дуслашырга, мәктәп  кагыйдәләре  буенча  яшәргә өйрәндек.

Ә хәзер  башлангыч сыйныфының  чыгарылыш  укучыларын  бәйрәмнәре  белән  котлау  өчен  сүзне  директор урынбасары  Габдуллахатова Ләйсән  Әзгамовнага  бирәбез. Л Азгамовна сөйли

3 укучы: Башлангычта  соңгы  звонок  яңгырый- сихри    аваз.

                 Ул  гаҗәеп моңсу, сагышлы.

                 Шундый  көн  бу, олы бәйрәм  үзе,

                 Үзгәртә дә куя  язмышны.

4 укучы:   Ашкына да , талпына да бүген,

                   Леп-леп  типкән кечкенә  йөрәгең.

                  Озатасың   ,  изгеләрдән изге

                  Сабыйлыкның  соңгы  көннәрен.

5 укучы:    Хәтеремдә курка-курка гына,

                    Классыма   килеп кергәнем.

                   Хәтеремдә шулчак,  беренче  кат,

                    Якты  йөзен  аның  күргәнем.

6 укучы:    Кояш нурын чәчеп торган кебек,

                    Гомер буе белем   өләшә.

                    Үз язмышын бер як читкә куеп,

                    Йөзәр язмыш өчен көрәшә.

7 укучы:     Кайгырганда  юатучы

                     Безнең  өчен ут йотучы

                      Гаделлеккә  өйрәтүче

                     Рәхмәт сиңа, укытучым.

8  укучы:   Әни кебек  кайгыртып  йөрде

                    Укытучы  апабыз.

                    Көләч  йөзле, күркәм үзе,

                    Дәртле  сүзе

                     Аңа рәхмәт  әйтәбез.

9 укучы:   Укытучым  минем, сүнмәс назым

                    Якты язым – балачакларым.

                    Мин  гомергә,  әнкәм белән бергә

                    Күңелемдә Сезне саклармын.

10 укучы:  Бер тутырып күзгә карау белән

                    Уебызны аңлый алдыгыз.

                    Шуңа күрә безнең күңелләрдә

                    Онытылмаслык  булып калдыгыз.

Укучы: Хөрмәтле беренче укытучыларыбыз!

Хәтерләсәгез, 4 ел элек ничәмә-ничә өмет тулы күзләр сезгә  төбәлделәр.Сез, бар сабырлыгыгызны җыеп, һәрберебезнең  күңелен тоеп, безнең зиһеннәребезгә гыйлем орлыкларын  салдыгыз.  Кадерле укытучыларыбыз! Менә бүген иң олы рәхмәт хисләребез  дә сезгә.

4 А сыйныф укытучысы Хайруллина Рәмзия Әхәт кызы,

4 Б сыйныф укытучысы Шәрәпова Миләүшә Айрат кызы,

4 в СЫЙНЫФ укытучысы Сабитова Альбина Хәниф кызы,

4 Г сыйныф укытучысы Зәһретдинова Нүрсинә Мәүлет кызы,

Укучы: Мәктәп – ул зур кораб кебек.Аның капитаны,ярдәмчеләре бар.Безне шушы озын юлда  тиешле күрсәтмәләр биреп атлавыбызны таләп итүче  гимназиябез директоры  Гаязова Айгөл Нилсон кызы,

укыту бүлеге җитәкчесе Габдуллахатова Ләйсән Әзгам кызы һәм

Сабирова Ләйсән  Әнәс кызы,

Абдиева Регина Галимҗан кызы,

Сафина Елена Гарифҗан кызы,

Нәбиева Елена Дмитрий кызы,

Мингалиева Гүзөл Мөхтәсим кызы.

Сезгә ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Укытучы: Хәзер бергәләшеп “Пришли сюда мы малышами ” җырын  җырлап китик әле

Укытучы: Әти – әниләребезнең  укучыларыбызга  , сыйныф җитәкчеләренә нинди әйтер сүзләре бар икән?Әти әниләр ,сүз сезгә!   4а,4б,4в,г  (әти –әниләргә сүз бирелә)

11 укучы:Һәркөн иртән яңа көн туа,

                   Кояш нуры каплый үзәнне,

                 Бу дөньяга син килгәнсең икән,

                Бәхетле дип сана үзеңне.

                Ике якта ике фәрештәдәй,

                Тыңлап синең һәрбер сүзеңне,

                Кайгыртучан әти-әни торса,

                Иң зур бәхет шушы бит инде.

12 укучы:   Саубул инде, сау бул Башлангыч

Тәмамланды иң соңгы дәрес.

Яңгырады соңгы кыңгырау.

Күңелләрдә туа мең сорау.

Моңсу да соң бу соңгы чыңлау.

Хәзер бергәләшеп “Начальная школа” җырын  җырлап китик әле

Укытучы:  Кадерле укучылар! Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә.

Безне алда җәйге яллар көтә.Исән –имин булып, көч – дәрт җыеп, яңа уку елында очрашырга насыйп булсын! Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыгарылыш кичәсе

Интересный сценарий для проведения выпускного вечера в начальной школе....

Чыгарылыш кичәсе ( 4 класс)

Чыгарылыш кичәсе (Башлангыч сыйныфлар белән саубуллашу кичәсе)...

"Хуш, Әлифбалы мәктәбем" - башлангыч мәктәптә чыгарылыш кичәсе

Башлангыч мәктәпне тәмамлап, урта мәктәпкә китү - башлангыч сыйныф укучылары өчен бик зур вакыйга. Шуңа күрә ул балаларның күңелендә якты истәлек булып озак сакланырлык итеп оештырылырга тиеш. Бу бәйр...

Чыгарылыш

Сценарий праздника на татарском языке....

Башлангыч сыйныфта чыгарылыш кичәсе

4 сыйныфны озату кичәсенә шигырьләр, җырлар...

Чыгарылыш кичәсе, 4 Б

Сценарий выпускного вечера в 4 "Б" классе...