Өч буын очрашуы
классный час (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Ибрагимова Гульнар Фаритовна

Туган ягым чишмәләре,борынгы таулары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon och_buyn_ochrashuy.doc40 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Өч буын очрашуы

Максат:1) Шәҗәрә,буыннар төшенчәләрен ачыклау.

              2) Халкыбызның гореф-гадәтләре,авылыбызның тарихы турында  

                 белемнәрне камилләштерү.

              3) Туган якка,туган нигезгә мәхәббәт уяту,өлкән буын һәм яшь буын

                 арасында туганлык,татулык сыйфатлары тәрбияләү.

                                        Кичә барышы.    

Укытучы: Хәерле көн, кадерле кунаклар дәү әтиләр, әтиләр, балалар! Бүген без 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Өч буын очрашуы” дигән кичәгә җыелдык. Бирегә иң кадерле,якын кешеләребезне-дәү әти,әтиләрне кунакка чакырдык.”Ил терәге- ир-егетләр булса,гаилә терәге-әтиләр”.Алар гаиләбездә таяныч,балаларына туры юл күрсәтүче кешеләр. Көчле затларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз.Барлык  ир-егетләргә исәнлек-саулык,иминлек телибез.Сезнең игътибарга кызларыбыз әзерләгән “Чишмә буенда” биюен тәкъдим итәбез.

Укытучы:”Чишмә буенда”биюен карагач нинди хисләр туды икән сезнең күңелләрдә хөрмәтле дәү әтиләр?Яшь чаклардагы хатирәләрегезне сөйләп китегез әле.(Дәү әтиләр кичке уеннар,матур гадәтләр хакында сөйли.)

Чишмәләр! Кайларда гына юк та,кайда гына очрамыйлар алар...Тау асларыннан,үзәнсу җирләрдән өскә бәреп чыгалар да,үсемлекләр дөньясын,җирдәге тереклекне назга төрергә теләгәндәй,Һәркайсы үз көенә ага да ага.Халык чишмәләрне тәменә,кайда урнашуына карап бәяләгән.Безнең авылыбыз янында да чишмәләр күп.Без җәйге экскурсия вакытларында аларның салкын суын эчеп хозурланабыз,чишмәләребезне чистартабыз.Бүгенге кичәбездә әтиләребез белән бергәләп аларның  атамаларын искә төшерсәк,дәү әтиләребез ярдәме белән тарихларын барлап балаларыбызга җиткерсәк  бик яхшы  гамәл булыр иде.(дәү әтиләр һәм әтиләр белән әңгәмә)

ЧИШМӘ сүзе фарсы теленнән кергән.Фарсыча”чәшем” сүзе “күз” дигәнне аңлата.ЧИШМӘ-җир күзе,җирнең күз яше дигәнгә туры килә.(Слайд1)

ГРАН ЧИШМӘСЕ-   Гран тау башыннан агып чыга.Суы бик чиста,юлга якын урнашкан .Шуңа да юлаучылар тәмле суын эчеп хәл алалар.

САФУРА ЧИШМӘСЕ-тау итәгендә урнашкан көмеш сулы борынгы чишмә.Сафура атлы хатын хөрмәтенә зурлап аталган.Хәзерге көнгәчә авылыбыз кешеләрен сыйлап яши бу чыгыш.Үзенең суын Үләмә елгасына коя.

ТОРНА ЧИШМӘСЕ-тау башыннан ук агып төшә.Аны “Торна”кушаматлы кеше ясаган.Хәзер авылыбызга да су труба буйлап нәкъ шушы чишмәдән килә.Бик куәтле чишмә !

Укытучы:          Тагын “Сөзәк җыпкы”,”Кызыл юл”,”Тау алды” дип исемләнгән һәм башка бик күп чишмәләр исәпләнә. Бүгенге көндә  авылыбызда 21 чишмә бар.  

Балалар,сез дә өлкәннәр сүзенә кушылып җавап бирегез әле,авылыбызның нинди тарихи урыннарына сәяхәт кылганыгыз бар?(балаларның җавапларын тыңлау:

- Без һәр елны җәй көннәрендә әбием белән атаклы “Такыялы тау”га җиләк җыярга йөрибез.

-Ә мин табигать һәйкәле “Гран” тавыннан чана-чаңгы шуарга яратам.

-Җәен без гаиләбез белән Үләмә елгасына балыкка йөрибез.

Укытучы:Безнең авылыбыз табигате искиткеч гүзәл.Бер яктан авыл халкын үзенең җиләк-җимешләре,гөмбәләре,сайрар кошлары белән урман җәлеп итсә,икенче яктан эреле-ваклы балыклары,күркәм таллыклары белән  Үләмә елгасы үзенә тартып тора.(Слайд2)

Хор:”Безнең туган ягыбыз” җыры.

“Тарихы барның киләчәге бар”,- ди халык.Чыннан да бу шулай.Без туган ягыбызның тарихын ,буыннар чылбырын белеп үсәргә тиешбез.Шушы нисбәттән   матур итеп эшләнгән  һәм күргәзмәдә урын алган  шәҗәрәләргә күз салый.Безнең балалар арасында 7 бабасына кадәр нәсел чылбырын белүче укучыларыбыз күп.Бүген алар әтиләре һәм дәү әтиләре ярдәме белән безне дә бу тарих белән таныштырып китәрләр.( Бала-әти-дәү әти үз шәҗәрәләре,гаилә тарихлары турында сөйлиләр.)

“Ата-бабалы кеше-тамырлы имән”,-ди безнең халык.Гаиләдә ир-атлар зур роль уйныйлар.Әби-бабайлар тәҗрибәсе дә безнең өчен үрнәк.Ил картлары элек-электән акыл-киңәш иясе булып санлганнар.”Картлар сүзен-кар басмас”дигән мәкальне онытмасак ,киләчәгебез имин,гаиләләребез тату булыр. Бәйрәм белән котлау өчен сүзне балаларыбызга бирик.

1нче бала. Бүген бәйрәм көнендә

                    Әтиләрне котлыйбыз.

                    Шатлык,бәхет,сәламәтлек

                    Һәммәгезгә телибез

2нче бала. Бабайларның,әтиләрнең

                    Дан юлыннан атларбыз.

                    Өлкән буын батырлыгын

                    Йөрәкләрдә сакларбыз.

3нче бала.Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

                   Имин булсын иде дөньялар.

                   Аяз күгебезне болыт капламасын,

                   Балкып янсын күктә йолдызлар.

4нче бала.Ил чигендә сакта торыр,

                   Диңгез кичәр буын без.

                   Хезмәтебездә Ватанга

                   Тугърылыклы булырбыз.

Безнең әтиләребез,дәү әтиләр  ил алдындагы изге бурычларын үтәп, Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнар.Изге бурычны үтәгәндә нинди авырлыклар очрарга мөмкин?Сынатмас өчен ир балаларыбызга бүгеннән үк нинди булырга кирәк?(чыгышларны,киңәшләрне тыңлау).

Укытучы:Ә хәзер  аксакалларыбыз һәм әтиләребезнең бала тәрбияләүдәге белемнәрен,тәҗрибәләрен сынап карыйк.

1 бәйге “Өлкәннәр сүзе-акылның үзе”.

Татар халкы-әдәпле,дөрес сүзле,акыллы халык.Ул элек-электән балаларын тәрбияләүгә зур игътибар биргән.Менә без сезгә ситуацияләр тәкъдим итәрбез,ә сез алардан дөрес чыгу юлларын халык педагогикасына нигезләнеп табарсыз.

А)Сезнең улыгыз урамнан елап керә.Сез хәлне аңларга теләп:

-Улым!Нәрсә булды?-дип сорыйсыз.

-Камил кыйнады.

Алга таба оныгыгызга(улыгызга) ни дип әйтерсез?(һәр команда җавапларын тыңлау)

Б)Роза мәктәптән елап кайтты да ,сиздерми генә бүлмәгә үтте.Әби аны ашарга чакырды.Роза өстәл янына чыгып арын гына ашый башлады.

-Балам,нигә кәефең кырылган,ни булды?,-дип сүзгә кушылды дәү әтисе.

Роза елап җибәрде,ул”2” ле алган иде.Дәү әти оныгына татар халык мәкаленә таянып,нинди киңәшләр бирер?

2 бәйге “Мәкальдә-хикмәт”.

Бу бәйгедә үзегезнең балаларыгызга мәкальләрнең дәвамын табарга булышырсыз.(Балалар мәкальне башлый,өлкәннәр дәвам итә).

-Тату туганнар-(таштан ккойма койганнар).

-Эшләгәнең кеше өчен булса-(өйрәнгәнең үзең өчен).

-Оясында ни күрсә-(очканында шул булыр).

-Һөнәрле үлмәс-(һөнәрсез көн күрмәс).

-Егет кешегә-(җитмеш төрле һәнәр дә аз).

3 бәйге “Оста кулда-хикмәт бар”.

Әби-бабайлар өчен онык балдан да татлы диләр.Үзегезнең бар осталыгыгызны,тәҗрибәгезне эшкә җигеп гап-гади кәгазьдән оныкларыгызга берәр уенчык ясап алсагыз,бик матур үрнәк булыр иде.(Һәр команда әгъзасы берәр уенчык ясый).

Бүгенге кичәбезне матур шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә!

Шатлык һәм куаныч,зур бәхетләр

Юлдаш булсын Сезгә гомергә!

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен!

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңа чор: Европа белән Американың очрашуы.

  Презентация к уроку  "Окружающий мир"....

Яңа чор: Европа белән Американың очрашуы.

  Презентация к уроку  "Окружающий мир"....

"Әтисез үскән буын" проект эше

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар белән эшләнгән проект эшен тәкъдим итәм. Эшегездә ярдәм итсә мин бик шат....

“Башлангыч сыйныфта икенче буын ФГОСын гамәлгә куюда укучы эшчәнлеген оештыру”

Опубликовано 13.11.2013 - 21:46 - Шигапова Наджия Наиловна  2011-2012 нче   уку елыннан районыбыз мәктәпләре дә яңача укытуга күчтеләр. Яңача укыту мәгариф системасына зур үзгәрешл...

" Өч буын очрашты"

Эта встреча учащихся  села Большие  Аты Нижнекамского района  Р Т с майором авиации в отставке , отличником гражданской  обороны СССР Григорием Ивановичем Наумовым. Он написал книг...