Класстан тыш чаралар
классный час по окружающему миру (3 класс)

Мухтарова Альфия Аскаровна

Предварительный просмотр:

                          Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы     МБББУ

 “Татар  Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе”

                              Уйнагыз,

гармуннар.

( әдәби- музыкаль кичә)

                                                                   

                                                                                 Китапханәче- укытучы: Мухтарова Ә.Ә.

 

                                                            2012-2013 нче уку елы

Максатлар: 1.Татар халыкының әби-бабайлардан калган греф-гадәтләрне

                       яңарту; укучыларны татар халык традицияләрендә  тәрбияләү,

                       гореф-гадәтләре аша татар теленә мәхәббәт хисләре уяту; татар

                       халык уеннарын һәм җырларын өйрәтү; әдәплеккә, бер-береңә

                      карата игътибарлы булырга, олылырны хөрмәт итәргә өйрәтү.

                      2. Гармунчы һәнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү, киләчәктә балаларга туган

                          җирдә яшәүгә юнәлеш бирү.

Җиһазлау: презендация, гармуннар,  “Уйнагыз, гармуннар”  китап күргәзмәсе.

1 укучы        Онытылган  гореф - гадәтләрне

                       Яңартабыз  хәзер  көннән –көн .

                       Уен  йолалары,  җыр - биюе,

                       Һәр  киләчәк  көнне  бизәсен . (слайд №1)

Алып баручы.  Безнең татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән дан казанган. Татар халкында киң таралган уен кораллары:  гармун, курай, сорнай, тальян гармун. Бүгенге кичәдә сез гармунның тарихы, авылыбызның оста гармунчылар белән очрашырсыз, гармун турында шигырьләр, җырлар ишетерсез.

2 укучы.                 Йөрәкләргә рәхәт була

        Гармунда бер уйнасаң.

        Телгәли ул йөрәкләрне

        Уйный белеп уйнасаң.

        Нигә гармун чиртә икән

        Күңелнең кылларына.

        Кемнәр генә гашыйк түгел

        Туган як моңнарына. (слайд №2) 

Алып баручы. Гармунның тарихы белән танышыйк.  Гармунда тавыш чыгару өчен юка металл пластинкалар кулланыла, күренке тарткан вакытта шулар аркылы һава йөри һәм аларны тибрәтә, шулай итеп тавыш барлыкка килә. “Шена” дип аталган борынгы кытай уен коралыда да шул принцип кулланылган. ХVIII гасырда, шушы принципка таянып кечкенә органнар ясый башлаганнар, ә XIX гасыр башында беренче ирен гармуны ясала. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла.  Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәлешендә эшлиләр. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, XIX гасырның 30 нчы елларында  Россиянең Тула шәһәрендә ясый башлыйлар. Елдан –ел бу уен коралы камилләшә бара, һәм аны ясаучы осталар гармунның Тула, Бологой, Саратов, Себер, Касимовка һ.б. төрләрен булдыралар. Аннан соң ике рәтле Вена гармуны, бигрәк тә хромка дип аталган төре популярлык казана.  

  Хромкада  татар халык көйләрен тезмәсен  Мәгъфүр Шарафуллин  абый башкара

3 укучы          Әйдә дустым, уйна гармуныңны

                Сөйләсен ул безнең хисләрне

                Әйтсен тальян йөрәк газапларын,

                Каршы алсын язгы кичләрне.

                Әйдә, дустым, тарт бер тальяныңны

                Моңнар ашсын язгы күкләргә.

                Безнең яшьлек дөртләп ут кабызсын

                Утсызларга, тагын күпләргә.

                Әйдә дустым, сыздыр гармуныңны,

                Кушылыйк әле дәртле көйләргә.

                Һәр көнебез, һәрбер мизгелебез

                Истәлеккә калсын сөйләргә.

                Әйдә, дустым, уйна,уйна әйдә,

                Җиз кыңгырау чыңы колакта.

                Яшьлегебез итәлеге булып

                Тальян моңы калсын йөрәктә.

Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала. (слайд №2) 

                Таңнарда гармун уйнадың,

                Тирә-як тынып калды.

                Гармун моңына тирбәлеп,

                Гөлләрдән чыклар тамды,

                Гөлләрдән чыклар тамдылар,

                Әйтерсең, күз яшьләре –

                Ишетелеп китте сыман

                Әнкәйнең эндәшкәне.

Алып баручы. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Татарстанда гармун ясау эше 50-60 нчы елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан – Салих Вәлиев, Балтачтан Рамазан Әсгатьдинов, Казаннан Салих Шәйдуллин – шундыйлардан. Татарлар арасында тальян гармун киң таралган. 1860 нчы елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип язганнар. Аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы. Тальян моңнары ... Әби-бабайларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйберләре тальян  гармуны булган. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнарында кебек. Тальян моңнары элеккедән килгән гореф-гадатләр турында сөйләүче дә.

1 ук.        Сөйлә әле, гармун, сөйлә, әле,

        Сөйләсәң, син сөйли аласың

        Көмеш телләреңә милләттемнең

        Тарихын син язып барасың. (Слайд №3)

2 ук.        Син шаһит бит, сөйлә әле бүген,

        Салып сөйлә озын көйләргә

        Бик шат яшәгәнсең, диләр сине,

        Элеккеге аулак өйләрдә.

3 ук.        Әйтче, гармун, ярдәмгә кил миңа

        Сөйләсәң син сөйли аласың,

        Үткәннәрне бүгенгегә ялгап,

           Киләчәккә алып барасың.

4 ук.        Уйна, гармун, моңлы тальян гармун,

        Бер сызласын әле күңелләр

        Бәлки шуңа күңелләр уяныр –

        Без бит әле үле түгелләр.

5 ук.        Уйна гармун, моңлы, тальян гармун,

        Бер шатлансын әле күңелләр,

        Рәнҗемәсен рухы беркемнең дә,

        Җырлап үтсен әле, гомерләр!

Алып баручы. Аулак өйләрдә, кичке уеннарны гармуннан башка күз алдына китереп булмый. Әйдәгез мәктәбебезнең иң кечкенә укучылары татар халыкның милли уенын “Ал кирәк, гөл кирәк.”, “Йөзек салыш”ны  уйнасыннар.     (слайд №4)

Алып баручы. Тальян гармунның төзелеше белән авылыбызның  гармунчысы Гыйлманов Фәрит абый  таныштыра.

   Тальян гармуннар- халкыбызның милли горурлыгы. Мондый  гармун үзе өч  өлештән тора: уң як, сул як һәм күректән. Уң якта бер генә рәтле 12 яки 16 тел була. Сул яктагы телләре (“бакалар”) көйгә аккомпанемент алып бару өчее хезмәт итә. Гармунның тавыш чыганагы – металл ( җиз, көмеш, тимер) пластинкадан ясалган телләр. Алар уңяк һәм сул як өлешләрнең эченә беркетелгәннәр. Күректән килгән һава агымы телне тирбәндерә һәм ул аваз чыгара башлый.  (слайд № 5)

 Алып баручы:

-        Фәрит абый, гармунда ничә яшьләр тирәсендә уйнарга өйрәндегез?

-        Иң беренче уйнап җырлаган җырыгызны җырласагыз иде.

   Бик популяр һәм халык өчен кадерле уен коралына әйләнгән баянга тукталыйк. Без баянны авыл мәҗлесләрендә, кич утыруларда, төрле үзешчән сәнгать концертларда, профессионль сәхнәдә, конкурсларда күрә алабыз. Баянның мондый популярлыгы аның “бабасы” – гармуннан киләдер күрәсең, чөнки баян, гармун кебек үк, халык уен коралы сафына кертелә.  Безнең, татар халкыннан чыккнан һәм татар музыка культура үзешендә зур роль уйнаган баянчылар бар. Шулар арасында Фәйзулла Туишев, Рәис Сафиуллин, Ильяс Шәрипов, Рәгъде Халитов, Марс Макаров һ.б.

    Татарларда элек-электән гармунсыз авыл булмаган. Яшьләрнең аулак өйләре, кичке уеннары, каз өмәләре, карга боткалары, солдатка озату, туйлар, су күрсәтү йоласы, Сабан туйлар,   берсе дә уен-җырсыз, гармунсыз үтми. Сугыш вакытында да гармун тарта белүче гармун кадәр генә бәләкәй малай авылда иң кадерле зат булган. Аны әнисеннән ялынып сорап, кышкы кичләрдә, кадерләп, чанага утыртып алып китәләр, китереп куялар. Иң авыр да, иң караңгы  көннәрдә халыкны гармуннан аера алмады.  (слайд №6)

1 укучы.        Миңа гармун, гармун җитми читтә,

                Юлларыма ятар таң нуры,

                Уртасында татар гармуны

                Яңгырасын иде бер минутка

                Европада “Арча”, “Сарман”нар

                Түзмәс, торыр татар егетләре

                Сугышларда башын салганнар.

 Бөек Ватан сугышында  солдатлар сугыш туктап торган һәм  ял иткән вакытларында гармун уйнап һәм җырлап, биеп   күңелләрен күтәргәннәр, сагышларын онытканнар. Госпитальләрдә яралы сугышчылар гармунда уйнап авыруларның   авыртуларын җиңеләйткәннәр. Бу елларда халыкның күңелен төшермәскә, якты мул тормыш өчен өмет белән яшәргә, ял иткәндә, гармун тавышы һәрчак ярдәм була. ( слайд №7)

Солдат биштәрендә дә ул

Уйнап яткандыр , бәлки

Ялга туктаган чакларда

Сөйләп баккандыр ,бәлки

Безнең гармун моңлы да ул,

Безнең гармун җырлы да,

Сугышта да катнашкан ул,

Чапты да ул , урды да.

                Уйна ,бабам , гармуныңны,

                Мин әзермен җырларга.

                Килегез сез әти-әни ,

                Безнең җырны тыңларга.

                 Бабаем сугышта булган-

                Гармуны да фонтовик,

                Үткән-сүткән туктап тыңлый,

                 Бигрәк матур уйный дип.

                Гармунына кушыладыр

                Орден-медаль чыңнары

                Ни хикмәттер, бабай җырлый

                Гел тынычлык җырларын

                -Нигә шулай?- дигән идем,

                Бабай хәйләкәр көлә

               -Сугыштан туйган,- ди,-гармун,

                Шундый көй генә белә.

Алып баручы. Татар халык җырлары, көйләре – татар музыка сәнгатенең бик бай һәм кызыклы төре.  Җырларның мәгънәле нәфис сүзләре, тылсымлы музыкасы халыкның рухи байлыгын күрсәтәләр һәм аның зур талант иясе булуын раслыйлар. Татар халык җырларының моңын  күңелең белән тоясың, милли уен, биюләрен күрсәң аерылам димә.Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян гармун тавышы булып үз артыннан ияртә, тальян моңы булып  күңел кылларына кагыла.

“Шома бас”  җыры башкарыла. ( татар халык көе, Г.Насрый сүзләре)  Слайд №8

Уйнат, уйнат гармуныңны,

Биесеннәр егетләр.

Безнең илнең егетләре

Бары да бөркет кебекләр.

Их, күңел ачабыз,

Ничек шома басабыз!

Сайрат, сайрат гармуныңны,

Җилкенсеннәр яшь кызлар.

Безнең кызлар нурлы йөзле,

Әйтерсең лә йолдызлар.

Их, күңел ачабыз,

Ничек шома басабыз!

Шаулат, шаулат бию көен,

Ашыксыннар барысы да;

Яшь егетләр чакырсыннар,

Кызлар чыксын каршыга.

Их, күңел ачабыз,

Ничек шома басабыз!

Әйдә, әйдә, катырак бас,

Биегәнне күрсеннәр;

Баскан җирдән ут чыгара

Безнең яшьләр, дисеннәр.

Их, күңел ачабыз,

Ничек шома басабыз!

Макта, макта, безнең яшьләр

Ничек җитез атлыйлар!

Биергә дә оста алар,

Эштә дә сынатмыйлар.

Их, күңел ачабыз,

Ничек шома басабыз!

                       9 класс кызлары башкаруында татар халык биюен башкаралар.

Кызлар ка з өмәсе күрешенешен күрсәтелә.

 “Каз канаты”  көенә җырлыйлар  (слайд №8)

Каз канаты, каз өмәсе                            

Елларына бер генә.                                                                                                                           Гомер буе онытылмый                                                                                                                                                     Туып – үскән җир генә.                                                                                                                                              Каз канаты, каз өмәсе -                                                                                                                 борыннан калган йола.                                                                                                            

 Сездә була, бездә  була,                                                                                                                                Күңел шатлыкка тула.                                                                                                                                              Каз канаты, каз өмәсе-                                                                                                                               Байлык, муллык бәйрәме.                                                                                                                                                                        Киңрәк булсын, күбрәк булсын                                                                                                                 Күңел ачу мәйданы!                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  

 Мәдәният йорты җитәкчесе Галиев Дәвир башкаруында   “Бер егет гармун сайлый” җырын башкара.

Бармаклары белән гүя,

 Гармун телләрен саный.

 Берсен ала, берсен куя,

 Бер егет гармун сайлый.

Гармун сайрый сандугачтай,

 Гармун сайрый да сайрый.

 Көйгә көйне ялгый-ялгый,

 Бер егет гармун сайлый.

 Уйнамый түзеп буламы,

 — Кулда гармун булганда?!

 Тын гына торып кара син

 Җаның моңга тулганда.

  Кызлар күңелен җилкетер

 Гармуннар бармы монда?

 Тукта-тукта, нинди көй бу?

 Йөрәкне урый моңга!

  Актаныш районының  танылган  баянчылары:   Илгиз Закиров, Фарухшин Мирзанур, Хабибуллин Инсаф һәм авылдашыбыз Кирам Сатиев һәм  Казан Дәүләт консерваториясе-дә белем бирүче Фәргаф Хәертдинов.  (слайд №9)

  Алып баручы.  Кирам Сатиев турында аның  туган йортының күршесе 6 класс укучысы Хасанова Диана таныштыра.    (слайд №10)

       Кирам Сатиев 1955 елның 21 июлендә Актаныш якларында, Татар Ямалы авылында күп балалы гаиләдә туып үскән. Әтисе Шәйхиянның тальянда өздереп уйнаулары, әнисе Сәгадәтнең моңлы матур итеп җырлаулары да аның күңеленә моңнар салгандыр. Инде      4 яшеннән Кирам кулына гармун ала. 15 яшендә Әлмәт музыка училищесына укырга керә, аны тәмамлауга, Казан дәүләт консерваториясенең халык музыка уен кораллары факуль-тетында укый башлый. Укуын тәмамлагач, аны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт фи-лармониясенә эшкә чакыралар. Армиягә алынып, ел ярым хезмәт иткәч, Кирам яңадан филармониягә әйләнеп кайта һәм 25 ел дәвамында үзенең талантын, егәрен-көчен татар филармониясенә, татар сәнгатенә багышлый.  Кирам Сатиев үзе дә музыкаль әсәрләр яза, баян өчен эшкәртмәләр ясый, җырлар иҗат итә. Ә инде җырчыларга баянда уйнауга килсәк, әлеге исемлек бик озынга сузылыр иде. И.Шакиров, Ә.Афзалова, В.Гыйззәтуллина, Ф.Сөләйманова, Г.Рәхимкулов, М.Сөнгатуллин кебек мәшһүр җырчыларыбызга үзенең моңлы баяны белән кушылды ул. Кирам Сатиев “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә өч тапкыр лауреат булды. (слайд №11)

  “Баян — татар җырының, татар эстрадасының җаны, төп уен коралы. Кирам Сатиевның да ак баяны менә ничә дистә еллар инде сәхнәдән төшкәне юк. Аның моңнары әле һаман да Әлфия Авзалованың халыкчан җырларына кушылып ургыла, Илһам Шакировның моңлы аһәңнәренә ияреп сызыла, Римма Ибраһимованың якты җырларын тагын да яктыртып җибәрә. Аның моңнары теләсә кайсы җырчыны илһамландыра, дәртләндерә, моңландыра...»  Бу юлларны шагыйрь Роберт Миңнуллин баянчы Кирам Сатиевның «Ак баян» китабында яза.

      Баянчыбызның “ Татар баянчылары”, “Ак баян” исемле китаблары дөнья күрде.

    2007 елда авылыбызның мәдәният йортында Кирам Сатиевка багышланган музей ачылды. Анда аның 50-60 концерт афишалары, сәхнә костюмнары, уйнаган баяннары, концерт эшчәнлеген яктыркан язма-мәкаләләр, фотолар, китапларым һәм йорт кирәк яраклары саклана.  2012 елны район күләм авыллардагы яшь талантларны барлау, аларны профессиональ сәнгатькә тарту максатыннан Кирам Сатиев  исемендәге баянчылар фестивале дә булып узды. (слайд №12)

     Алып баручы. Шул фестивалдә актив уңыш ясаган авылыбызда һәм күрше тирә – якларга гармун уйнап  халыкның күңелен ачучы баянчы Мухтаров Наис башкаруында  авылдашыбыз Нәсим Низамов иҗат иткән “Ямалы” җыры  бәйрәм бүләге булсын.

(слайд №13)

       

      “Ямалы”  җыры

Агыйделем бормаланып ага

Ярларында шаулый каеннар,

Шул каеннар арасында

Ямалы дигән авыл бар.

          Шунда үтте минем балачагым,

           Шунда туды тәүге җырларым.

           Әле дә истә таңнар белән торган

           Алсу йөзле чибәр кызларың.

Әле менә кайтып киләм

Сагындырды туган кырларың

Кая китеп, кайда йөрсәм дә,

Оныта алмам сине, Ямалым.

Алып баручы.  Мухтаров  Наистән 7 класста белем алучы кызы Алинә әңгәмә ала.

Түбәндәге сораулар тәкъдим ителә:

  • Әти, син мәктәптә укыганда гармун уйнадыңмы?
  • Юк.
  • Ничек, кайчан баян уйнарга өйрәнгәнеңне сөйләп бир әле.
  • 17 яшемдә, Актанышта бер егетнең гармун уйнап утырганына кызыгып һәм СПТУ ның иҗат концертында  гармун уйныйсы килде. Өйгә кайтып, бер атна укырга бармыйча,  әти – әнине борчымас өчен караңгы мунчага  кереп үзлегемнән гармун уйнарга өйрәндем.  
  • Укытучылар ачулангандыр бит?
  • Юк, мин гармун уйнарга өйрәндем, дигәч ышанмадылар. Уйнатып карадылар.  Була торган хәл түгел электән уйнагансыңдыр диделәр.
  • Концерта чыгыш ясадыңмы соң?
  • Юк, оялдым.
  • Гармунчы  булып иң еракка, нинди шәһәрләрдә булдың?
  • Уфа, Казан, Стәрлетамак, Ижау.
  • Әтием, Кирам Сатиев, Илгиз Закиров, Рамил Курамшин һ.б шундый күренекле гармунчылар кебек булыр идеңме?
  • Бик булыр идем, аларга тиңләшер өчен бик күп хезмәт куярга,  музыкаль белем алырга кирәк.
  • Рәхмәт, әти. Сиңа сәламәтлек, озын гомер телим.  Авыл халкының милли бәйрәмнәрендә гармун уйнап ямь өстәвеңне дәвам ит.

Алып баручы. Менә безнең бүгенге кичәбез тәмамланып та килә. Аның китапханәдә үтүе очраклы түгел. Нәкъ бүгенге көндә гармунның тарихы турында материалларны, анын турында шигырь һәм хикәяләр, гармунга мәдхия язган шагыйрьләр турында китаплар шушы китапханәдә тупланган һәм хөрмәтле кунаклар, китап укучылар игътибарына тәкъдим ителә. Әгәр игътибар итсәгез, күргәнсездер, «Уйнагыз гармуннар» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә сез үзегезгә гармун буенча бик күп мәгълүмәт ала аласыз.

Кемдер җирдә  кылыч күтәргәндә,

Гармун ала  татар кулына.

Кулланылган әдәбият:

  1.  Ак баян. Сатиев К.Ш.  Казан: Идел- Пресс, 2005.
  2. Актанышым – туган җирем. Муратов Ф., Хуҗин Й., Казан: Идел- Пресс, 2003.
  3.  Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Сәүбәнова С. Казан: Раннур нәшрияты, 1999.  441-445 бит
  4. Музыка дәресләре. 4 класс Бакиева Н.В., Җиһаншина М.Ф.- Казан: Мәгариф, 2005. – 8 бит.

     

 



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы     МБББУ

 “Татар  Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе”

К о ш л а р н ы  

к а р ш ы л ы й к!

( КОШЛАР ТУРЫНДА УЕН- ЯРЫШ)

 

                                                                            Педагог- библиотекарь: Мухтарова Ә.Ә.

2010-2011 нче уку елы

   Уяндылар алмагачлар

   Кошлар кайтканын сизеп,

   Чыгабыз кырга йөгереп

   Булмый бит өйдә түзеп

    Яз шулай көлеп килсен

    Җиргә шатлык китерсен!

    Дөньялар имин булсын,

    Кошлар гөрләшеп торсын!

Алып баручы:  Бүген бездә зур тантана

                          Бүген – кошлар бәйрәме.

                          Бәйрәм булгач, җырсыз булмый,

                          Җырлап алыйк, әйдәле.

 “Туган як” җырын 1 нче класс укучылары башкара.

Алып баручы: Бүген без башлангыч класс укучылары белән кошлар бәйрәменә җыйналдык. Кошлар чәчәкләр кебек үк – табигать могҗизасы. Әйтерсең, лә алар шатлык өләшү, соклану һәм күңелгә илаһи көч бирергә яратылган.

    Бәйрәмебезне ярыш формасында үткәрергә уйладык. Моның өчен 1-4 класс укучыларыарасында командалар тупланды. Командалар үз урыннарыгызны алыгыз. Уенның нәтиҗәсен ясау өчен жюри сайлыйк.

      Командалар үзләре белән таныштыралар.

“Карлыгач” командасы

“Күәрчен” командасы

Күгәрченнәр, күгәрченнәр

Кызыл читек кигәннәр.

Борыннарын карга төртеп

Азык эзләп йөргәннәр.

        Очмый алар җылы якка

        Кыш кышларга калалар.

        Салкыннан да курыкмыйча,

        Кардан атлап баралар.

   

1 уен. “Кем тизрәк?” дип атала. Командадан 1 класс укучысы киселгән кәгазьләрдән бер кош рәсемен төзиләр һәм нинди кошның исемен атыйлар.

 

 2 уен. 2 класс укучы өчен “Ояны тап” дип атала. 4 кош рәсемен   оялары ясалган карточкаларына куярга кирәк

(кара карга, сандуач, карлыгач, тукран, күке(күкекнең оясы булмый, шуңа күрә артык итеп бирелә)

3 уен. “Сорауларга – җавап” һәр команда 9 сорауга җавап бирергә кирәк.

  1. Карлыгачлар ояларны нәрсәдән ясыйлар? (балчыктан һәм селәгәйдән)
  2. Нинди кошлар суга да, агачка да, җиргә дә утырмый? ( стриж)
  3. Нинди кошларның тән тиресен канат түгел тәнкә белән капланган? (пингвиннарның)
  4. Дөньяда иң зур кош? ( Африка страусы)
  5. Дөньядагы иң кечкенә кошчыклары? ( колибри)
  6. Бездән киткән күчмә кошлар җылы якта оя коралармы? ( юк)
  7. Нинди кош барлык кошлардан да тизрәк оча? (стриж)
  8. Нинди кошларның аталары да, аналары да җырлый, сайрый? ( карабүрек)
  9. Нинди кош тавышсыз оча? (ябалак)
  10. А.Алишның мактанчык кошы. ( чыпчык)
  11. Нинди кош каты тешли? ( кошларның теше юк)
  12. Нинди кош ялтыравык әйберләргә кызыга? (саескан)
  13. Нинди кошның өе кар астында? ( көртлек)
  14. Койрыгы белән боз ватучы кош. ( сиртмәкойрык)
  15. Нинди кош кышын бала чыгара? ( чукыр)
  16. Нинди кош ауга төнлә чыга? (ябалак)
  17. Тынычлык символын нинди кош йөртә? ( күгәрчен)
  18. Нинди кошлар парлап оя кора, парлап бала үстерә һәм алга таб да бергә яшәвен дәвам итә, кышын да, җәен дә гел бергә (саескан)

   1класс укучы Мингазетдинова Ләйлә шигырь сөйли

     Эх, совушка, сова

     Большая голова  

     На дереве сидит

     Головушкой вертит

Сова нинди кош,(ябалак) ә филин-мәче башлы ябалак

4 уен. “Тәрҗемәче” Алып баручы: Мин кошларның русча исемнәрен әйтәм, ә команда татарчасын әйтә.

  “Карлыгач” командасына                                “Сандугач” командасына

Дятел-тукран                                                          ястреб- карчыга

Соловей-тургай                                                     синица- песнәк

Чайка- акчарлак                                                     жаворонок- тургай

Скворец- сыерчык                                                лебедь- аккош

5 уен   Ребусларны чишү.

6 уен “Дәвам ит”кошлар исемнәре булган мәкальләрне дәвам итәргә һәм мәкаль нәрсә турында икәнен аңлатырга кирәк булачак

  1. Кош оясында ни күрсә, (очканда да шуны күрә).
  2. Күке кычкырмый ( җәйнең яме булмый).
  3. Иртә кычкырган күкенең (башы авырта).
  4. Каз килсә- (яз килә).
  5. Ябалак елый, (урман елый).
  6. Чыпчык биреп, ( каз алмакчы була).
  7. Чыпчык дулап киртә (җимерә алмас).
  8. Аккош очар күл күреп, былбыл ( очар гөл күреп).

7 уен “Мин таныйм”  Газетадагы кошларны күрсәтеп исемнәрен әйтергә. Һәр командан бөтен укучы чиратлап катнаша. Иптәшләрегез күрсәткән кошны кабатлап күрсәтергә ярамый.

8 уен “Табышмаклар” Командаларга алдан табышмаклар әзерләргә кушылган иде. Хәзер алар бер- берсенә табышмакларын әйтәләр.

  1. Гөлдер- гөлдер гөлдер бу,

Кызыл тәпи- кемдер бу?               (күгәрчен)

  1. Чуар киемле урам малае

Борчак җыя, кырда куна.              (чыпчык)

  1. Агач башы тукылдык

Тукый-тукый тук була                    (тукран)

  1.  Бер кошым бар: тынмый

Агачка оя кормый

Өе- җирдә

Җыры- күктә.                                    (тургай)

  1. Койма башында бер өй,

Кунагы тәрәзәдән йөри.                    (сыерчык)

  1. Кулы юк балчык ташый,

Балтасы юк өй ясый.                         (карлыгач)

9 уен. 4 класс укучы өчен. Хәрефләрдәy төрле юнәлештә кошлар исемен  язарга.

с

ы

е

р

а

а

к

п

ч

г

н

к

ы

ы

р

д

о

ч

к

а

у

ш

к

ү

к

г

е

л

ә

е

а

ч

ә

н

(чыпчык, сыерчык, аккош, челән, күке, сандугач, карга)

10 уен.  3 класс укучылар өчен. Сүзләрдән кошлар турында җөмләләр төзергә кирәк. Һәр җөмлә аерым төстә.

 Кошларга игътибарыбызны тагын да арттырыйк. Без игътибарлы булсак, кошлар да туган ягыбыз табигатен саклауда зур рдәм итәрләр.

 



Предварительный просмотр:

Әлифба бәйрәме

Укытучы:    Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

                      Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

                      Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

                      Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .

Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .

ҖЫР: “Хәерле көн”

Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме! 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

 Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Аларга хәрефләр тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик алар югалып калмадылар, тырыштылар.

    Кадерле укучыларым! Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Ә хәзер котлау өчен сүзне мәктәп директорына бирәбез.

 Укытучы

Ак кәгазьгә таяк сыза сабый,

Тотам нәни кулын, иелеп,

Һәрбер хәреф, һәрбер сүзенә

Мин  карыймын аның сөенеп.

Күптәнмени, синең кебек мин дә

Кәлам алдым нәни кулыма.

Әлифбадан  “а” хәрефен укып,

Таяк сыздым дәфтәр юлына.

Бүген үзем, кулларыңнан тотып,

Син нәнигә таяк сыздырам

Һәм үземнең шундый чагымны

Күңелемнән кабат уздырам.

1 укучы :  Алтын яуган көзге көндә

                 Тыйнак үттек класска

                 Әлифбаны кулга алдык

                 Әй,сөендек шул чакта.

2 укучы:  Әни белән бергәләшеп

                 Әзерләдек сумкамны.

                 Пеналыма тезеп куйдым

                 Карандаш һәм ручкамны.

3 укучы  Хәрефләрне тиз өйрәндек,

                Сүзләр төзеп уйнадык.

                Көн дә иртән сагынып килдек,

                Мәктәптән без туймадык.

ҖЫР: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

Зирәк Ябалак керә.

  • Исәнмесез, дусларым! Сез мине таныйсызмы? Мин – Зирәк Ябалак. Мин сезнең дәресләрегездә еш булам, сезгә акыллы киңәшләремне бирәм. Бүгенге бәйрәмдә төп кунак  Әлифба булырга тиеш. Әйдәгез аны бәйрәмгә чакырыйк!

     Балалар:   Әлифба, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит!  (әлифба керә)

     Әлифба:  Исәнмесез, дусларым!

     Балалар: Исәнме, Әлифба!

     Әлифба.  Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Минем һәр битемне тырышып укыдыгыз,  зур рәхмәт сезгә. Сез мине бик шатландырдыгыз.  

    Укытучы: Синең урының түрдә. Рәхим ит , Әлифба! (тәхеткә утыра)

     Убырлы керә (кулында хәрефләр язылган шарлар): Туктагыз әле, туктагыз! И ходаем, үзләре бәйрәм итәләр дә бәйрәм итәләр. Ник миңа дәшсеннәр. Миңа чакыру җибәрсәгез кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне? Тылсым белән бәйрәмегезне өзәм дә китәм.

       Укытучы: Гафу ит инде безне, Убырлы! Башка бәйрәмнәргә чакырырбыз. Безгә комачаулама.

Убырлы: Ярар инде. Тик бер шартым бар. Менә мин сезгә хәрефле шарлар  алып килдем. Шул хәрефләрдәнсүз төзегез!  Шунда сезгә бик кирәкле бер сүз чыгар.

Ә -  “Әни”дип телем  ачылган

         Әни сөйгән, назлаган,

         Кайсыбыз соң дәфтәренә

         Ә хәрефе язмаган?

Л -    Күзләремнән яшьләр чыкты

         Капкан идем лимонны.

         Сары булгач, бик тәмле дип,

         Белгән идем мин аны.

  И     И хәрефе ипидә бар ,  

         Ил, ирек һәм икмәктә.

         И хәрефе икелегә                      

         Укымаска өйрәтә .                            

Ф -    Фил бүрәнә ташып йөри

          Кара урман эчендә

          Куркып куям кайчагында

          Күрсәм дә тик төшемдә.

Б -     Бүген бәйрәм бит безнең,

         Бар балалар да белсен.

        “Б” дан башка бәйрәм булмый,

         Барысы күреп торсын.

А -    А хәрефе алмада,

         А хәрефе агачта.

         А хәрефен яратабыз,

         Өйрәнәбез иң башта.

БЕРГӘ: ӘЛИФБА .

Укытучы: Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

Бергә:  Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

             Олы бәйрәмең өчен.

             Тагын да күп белер өчен

             Беркем кызганмас көчен.

Җыр: Әлифба

Әлифба:  Менә хәзер мин сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

        - Нинди аваздан сүз башланмый?  (ң)

          - Тавышсыз хәрефләрне әйтегез (ь, ъ)

          - Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)        

          - Шигырьне дәвам итик:  Көннәр якты булсын өчен, ...

                                                      Ашлар тәмле булсын өчен, ...

                                                      Йокы татлы булсын өчен, ....

                                                      Иң кадерле кеше җирдә, ....

          - Бик яхшы! Хәзер укылачак шигырь әлифбаның кайсы хәрефе битендә? (җ)

          Ямьле җәй җиткәч,

          Көннәр җылыткач,

          Кырга чыгарбыз,

          Җиләк җыярбыз.

Әлифба.  Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән.

Зирәк Ябалак: Мин дә сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Табышмакны тыңлагыз.

  Аз да түгел,

  Күп тә түгел,

  39 төп-төгәл.

  Аны белә һәр бала

  Бу рәт ни дип атала? (алфавит)

Зирәк Ябалак: Бик дөрес!

1укучы: Әлифба, әлифба! Ә мин бер шигырь беләм.

Әлифба.Әйдәле сөйлә күрсәт.

                                                1 укучы

   Нәрсә булган?                           Г әз генә ботын борган,

   Нәрсә булган?                           Җ таралган бөтенләй.

  Мич башыннан минем              Ю югалткан үзенең

  Әлифбам егылган.                         Арадагы күперен.

  Аягын сындыра язган                   Төшеп идәнгә кырын ,

  Баш хәреф М, мескенкәй.             У сындырган койрыгын.

Әлифба: Хәрефләр нигә шундый хәлдә калганнар соң?

Укучылар: Бу укучы китабын саклап тотмаган, шуңа күрә хәрефләр гарипләнгән.

Әлифба: Укучылар, китапларны һәрчак кадерләп , саклап тотарга кирәк. Аларны тышлап йөртегез, почмакларын бөкләмәгез, пычрак куллар белән тотмагыз.

( Китапларын  чиста-пөхтә йөртүчеләрне мактау)

Әлифба.  Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!

(Туган тел керә)

Т.т. Исәнмесез, дусларым!

       Мин Туган тел буламын.

      Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

      Матур итеп сөйлисез.

     Туган телне яратсагыз,

     Тагы да күп белерсез.

    Туган тел – иң татлы тел.

    Туган тел – иң тәмле тел.

    Тәмле дип телең йотма,

    Туган  телне онытма!

    Туган тел ул бездән соң

   Яшәр өчен туган тел.

   Бүгенгедән киләчәккә

   Дәшәр өчен туган тел.

     Мин сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр алып килдем. Мине тырышып укыгыз, битләремне ертмагыз. Уку елы беткәндә дә өр-яңа булсын!Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

(“Туган тел” китаплары тарата)

            1 укучы

 Нигә безгә куанмаска

Без бит индезурүстек

Әлифбаны тәмамлап

Туган телгә күчтек.

Укытучы: Кадерле балалар!  Әлифбаны өйрәнүдә безгә зур ярдәм итүчеләр - әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

             Бергә

Сезгә зур рәхмәтебезне

Җиткерәбез һәммәбез

Олы ярдәмегез өчен

Башыбызны иябез.

Укучыларны әти-әниләр, килгән кунаклар тәбрикли.

Ә хәзер без үзебезнең кечкенә концерт номерларына күчәбез.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итә.



Предварительный просмотр:

Татар Ямалы төп гомуми белем мәктәбе

Әнкәй – җирдә иң зур кеше!

                ( әниләр көненә багышланган кичә)

 

                                    2015-2016нче уку елы

Исәнмесез, димен бүген сезгә,

                                     Бәйрәм белән газиз аналар!

                                     Юллар ерак булса, җырлар белән

                                     Якынаер бүген аралар.

1 а. б. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз – әниләребез,  укытучылар, балалар! Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез.

2 а. б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял бирә.

Шушы бәйрәм көне күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!

Укытучы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны Алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк. ,,Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың! Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың.” Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга сеңдерү зарур.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез.

Иминлекнең терәге сез.

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

1 ук. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

2 ук. Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.

3 ук. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.

4 ук. Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.

5 ук. Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.

  1. сыйныф укучылары

1 ук. Әкрен генә карлар ява.

         Дөнья бик юмарт бүген.

         Бүген әниләр бәйрәме

         Шуңа күңелем шат минем.

2 ук. Иң кадерле кешеләрне

         Кадерлибез, зурлыйбыз.

         Чын күңелдән һәммәгезне

         Бәйрәм белән котлыйбыз.

  3ук.Әни сүзе – иң бөек сүз,

         Юк аңа һичбер алмаш.

         Иң – иң әйбәт кешеләр дә

         Әни кебек булалмас.

4 ук. Әниләрнең бәйрәме ул

         Безнең дә көткән бәйрәм.

         Җырлап – биеп күңел ачыйк

         Бүген әниләр белән.

Җыр “Үз җырыбыз булсын әле” Ф.Галимов көе, Ә.Яруллина сүзләре

2-сыйныф укучылары

1укучы: Ягымлы бер сүз белән

               Елмайтыйм әле сезне.

               Мин яраткан ул сүзне-

               Иң кадерле зур сүзне.

               Сез дә аны беләсез,

              Мөмкин түгел белмәскә!

               Әниеңә сыенып

                "Әни, әнкәй” димәскә.

2.Әнием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әнием кебек!

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әниләр көне белән!

3. Минем әнием Айсылу

Өләшеп тора гел наз.

Әниемнең эше бик күп,

Буш вакытлары бик аз.

Укытучы  булып эшли ул

Мин укыган мәктәптә.

Сеңлем белән икебезне

Бик ярата , әлбәттә.

4.Әниемнең күз карашы

Һәркемне елмайтырлык.

Кылган изгелекләре дә

Язсаң, китап булырлык!

Һәрчак яхшылык эшләү-

Әниемнең уенда.

Ай, рәхәт тә соң миңа

Әнием куенында!

5. Иң кадерле кешем җирдә

Ул син, газиз әнием.

Гел изгелекләр бөркелә

Бары синнән, әнием!

6.Өйдән чыгып киткән чакта

Иртән мәктәпкә диеп,

Кем ул:- Исән йөр, балам, -дип,

Озатып кала сөеп?

Йә кем булсын, кемнең шулай

Сүзләре татлы тагы?

Шулай ярата белә бит

Әнием генә бары.

7.Мәктәптән арып кайтканда              

Кем ул каршыма килеп,

Кочагына ала сөеп:

-Кайттыңмы , балам,?- диеп.

Кем булсын соң, кемнән шулай

Ямьләнә дөнья тагы?

Күңелемнең сүнмәс нуры

Әнием генә бары.

Рус халык әкияте “Куян өе “сәхнәләштерелә.

3-нче сыйныф укучылары

1 ук. Әйтәсебез килә бүген

         Кадерле әниләргә:

        “Әле ярый сез бар җирдә

         Без сабый нәниләргә.”

2 ук.  Бу бәйрәмдәге җылылык

          Ел буена җитәрлек.

          Сезнең яхшы эшләрегез

          Бихисап, искитәрлек.

3 ук. Мактаулы безнең әниләр

         Данлы эшләре белән.

         Әтиләр белмәгән эшне

         Әниләр эшли белгән.

4ук.  Наз гөлләре үсеп чыга

         Сезнең җылы куллардан.

         Кабул итегез котлаулар

         Безнең ихлас җаннардан.

5 ук.  Кадерле әниләр!

          Бәйрәмегез сезгә бәхет,

          Сәламәтлек  китерсен,

         Көнегез гел шат булсын.

         Елның һәрбер көне сезгә

         Әниләр көне булсын.

Җыр. “ Әниемне яратам” Ф.Илаева сүзләре, Н.Муртазин музыкасы

4-сыйныф укучылары

       1 ук.  

          Йөрәгем тибешен

          Тәүге кат тоючы,

          Җаныма, күңелемә

          Канатлар куючы...

          Күземнең төсләрен

          Тәүге кат күрүче,

          Өзелеп яратып,

          Тәүге кат үбүче...

2 ук.  

          Тәүге кат сүземне

          Ул гына ишеткән,

          Рухыма, хисемә

          Җылылык, нур сипкән.

          Гомерем буена

          Бурычлы мин аңа.

          Көчле син, изге син,

          Бөек син, әй, Ана!

3 ук.  Йөзеңне шифалы

          Яңгырлар югандыр,

          Табигать, йөрәк дип

          Кояшны куйгандыр.

          Гел шулай нур сибеп

          Яшә син, әнием!

          Йөрәгең җылысын

          Тоялсын нәниең.

4 ук.  Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

          Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

          Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

          Бүләк итик матур биюләр.

5ук.  Чәчәкләрдән җем-җем итеп

          Якты нурлар бөркелә.

          Бүген минем дә әнкәмә

          Рәхмәт әйтәсем килә.

         - Миңа гомер биргән өчен,

         - Кадерләп үстергән өчен,

         - Назлы карашлары өчен,

         - Пешергән ашлары өчен,

         - Йөрәк җылылары өчен,

         - Шәфкатьле куллары өчен,

         - Барсы, барсы, барсы өчен

           Рәхмәт сиңа, сөенечем,

           Котлы булсын бәйрәмнәрең,

           Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

Җыр: “Мамонтёнок»

Укучылар үзләре ясаган бүләкләрен тапшыралар.




Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

Татар Ямалы  төп гомуми белем бирү мәктәбе

(Мәктәптә Г.Тукай көннәрен бәйрәм итү өчен әзерләнгән

 конкурс-викторина.)

                             

 

     Залга Габдулла Тукай багышлап чыгарылган газета,”Тукай эзләре буйлап”исемле фотостенд,шагыйрьнең портреты,бөек шәхесләрнең Г.Тукай турында әйткән фикерләре плакатларга язып эленә.Китаплар күргәзмәсе оештырыла.Г.Тукайга багышланаган презентация.

    “Бәхетле очрак” уенының символлары-“алтын дага” һәм “ат”рәсемнәре урнаштырыла.

     “Туган тел”җыры яңгырый.

Укытучы: Менә ямьле яз айлары җитте.Апрель аеның нәкъ уртасы.Тукаебызны китергән мәрхәмәтле ай.

     Еллар,гасырлар уза тора.Кайбер данлыклы шәхесләр онытылалар.Ә менә Тукаебыз халык хәтерендә һаман саклана,күңелдән бер минутка да китми,әйтерсең лә сихри алмаз бөтен җиһанга нур сибә.

     Тукай иҗатының магнит кебек халыкны үзенә тартып тору көче нидән гыйбарәт соң?Минемчә,аны тудырган һәм сөйгән бөек халкында,туган төбәгендә,җирлегендә,нигезендә.Көмеш кыңгырау кебек яңгыраулы,саф чишмә суларын хәтерләтеп челтерәп ага торган,иң мөкатдәс,иң газиз,иң матур аһәңле,шигъриятле туган телендә.Аның яшәеше,көнкүреше,кайгысы,шатлыгы сөйгән халкы белән бер җепкә бәйләнгән.Бу тылсымлы бергәлек,бәйләнеш мәңге-мәңге өзеләчәк түгел.Тукай үз җирлегендә дан казанган,гомеренең соңгы сулышына чаклы халкына хезмәт иткән даһи кеше.

     Күз ачып йомган арада яшәп калган кыска гомерендә дә даһи Тукай үз халкына күңел байлыгын берничә гасырга җитәрлек итеп язып калдырган.Аның XX гасыр башында язган әсәрләре бүген дә бик актуаль,гүя шагыйрь үлмәгән,тормышыбызның бүгенге күңелсезлек- ләрен күреп,шуларга йөрәге әрнеп иҗат итә кебек.

     Йөрәкләргә үтеп керә торган әсәрләре белән Тукай үзенә үлемсез-

лек яулап алды.Милли әдәбиятыбыз дөньясына халык җәүһәрләренең бөтен матурлыгын,кабатланмас сихри моңнарын үзенчә,Тукайча алып килгән бу шәхес-үзе бер батырлык үрнәге булып тора.Кече яшьтән үк ятим калып,кагылып,сугылып,шул ук вакытта халык авыз иҗатын бөтен нечкәлекләре белән йөрәгенә сеңдереп үскән моңлы Апуш,кыс-

ка гына гомер эчендә гасырлар буенча халык күңелендә мәңге яшь килеш саклана торган бөек Тукай булып яши.

     Татар әдәбияты дөньясында аның иҗатын бөтен нечкәлекләре белән йөрәге аша үткәрә алган һәм аны үзенең тормыш кагыйдәсе итеп кабул иткән шәхесләребез бик күп безнең.Бу бернинди дәлилләр белән дә кире кагылмый торган чынбарлык киләчәк буыннарга да үзенең татарлыгын саклап калырга ярдәм итәчәк.Ә бүгенге көндә ул үзенең ”Туган тел”-җыры белән безнең күңелләребезгә килеп керә.”Су анасы”,”Кәҗә белән сарык”,”Шүрәле” һ.б. әкиятләренең геройлары булып мәдәният йортының сәхнәләреннән безгә эндәшә.Бөек шагыйрь турында менә инде ничәмә-ничә буын әдәбият әһелләре җырлар,шигырьләр,романнар,фәнни хезмәтләр иҗат итәләр.Әдәбият-

та Тукай образын тудыруга багышланган әсәрләрнең арта баруы Тукай мирасы,аның тормышы белән кызыксынучыларның артуы турында сөйли.

     Тукайдан соң күп сулар акты,еллар үтте.Илебездә төрле үзгәрешләр булды.Әмма Тукайга булган мәхәббәт сүнми дә,сүрелми дә.Аның иҗаты һаман да дулкынландыра,уйландыра,дәрт бирә,яшәүгә ямь,күңелгә рухи азык өсти.

     “Тукай маршы”(З.Яруллин көе) яңгырый,командалар сәхнәгә чыга.

      Укучылар Тукай сүзләренә язылган,”Бәйрәм бүген”(Җ.Фәйзи көе)

Җырын башкара.Алып баручы алга чыга,командалар,жюри белән таныштыра.

Алып баручы:Конкурсны башлыйбыз.

Уенның беренче бүлеге “Барысы да аның турында”дип атала.

   Командаларга сораулар бирелә(чиратлап).Җаваплар бер минут эчендә бирелергә тиеш.Кайсы команда сорауларга күбрәк җавап бирә,шул җиңүче була.(1 слайд)

1 нче командага сораулар.

1.Габдулла Тукай кайчан туган?(1886 нчы ел,26 нчы апрель)

2.Әтисенең исеме ничек?(Мөхәммәтгариф)

3.Әтисе үлгәч,Г.Тукайның әнисе кайсы авыл кешесенә кабат кияүгә чыга?(Сасна авыл мулласына)

4.Әнисе кияүгә киткәндә,Габдулланы асрамага алган карчыкның исеме?(Шәрифә)

5.Анасы үлгәч,Габдулланы карарга кемнәр ала?(Зиннәтулла бабасы)

6.Зиннәтулла бабасы кайсы авылда яшәгән?(Өчиле)

7.Габдулланы печән базарыннан кемнәр үзләренә уллыкка алалар?(Яңа бистәдә яшәүче һөнәрче Мөхәммәтвәли һәм аның хатыны Газизә)

8.Габдулла Казаннан кабат кайсы авылга кайта?(Өчилегә)

9.Өчиледән соң кемнәр гаиләсенә эләгә?(Сәгъди абзый)

10.Сәгъди абзый кайсы авыл кешесе?(Кырлай авыл кешесе)

2 нче командага сораулар.(2 слайд)

1.Габдулла Тукай кайда туган?(Кушлавыч авылында)

2.Әнисенең исеме(Мәмдүдә)

3.Казанга килгәндә Г.Тукайга ничә яшь була?(21)

4.Тукайның беренче мәртәбә укый башлавы кайсы авылда була?(Кырлайда)

5.Габдулланың Җаекта белем алган мәдрәсәсе?(“Мотыйгия”)

6.Тукайның “Мотыйгия” мәдрәсәдәге беренче укытучысы?(Мотыйгулла хәзрәт)

7.Уральск шәһәрендә Тукай башта кемнәрдә тора?(Бертуган апасы Газизә һәм җизнәсе Галиәсгар Госманов)

8.Уральскийда Габдулланы рус классында укыткан укытучы кем?(Әхмәтша учитель)

9.Г.Тукайның Кольцовтан тәрҗемә ителгән тәүге шигъри тәҗрибәсе.(“Мужик йокысы”)

10.Тукай Казанның кайсы шифаханәсендә вафат була?

(“Клячкин”шифаханәсендә)

     Җаваплар алынып беткәч,жюрига сүз бирелә.Укучылар башкаруын-

да “Бала белән күбәләк”(Г.Тукай сүзләре,З.Хәбибуллин   музыкасы)

җыры яңгырый.

Уенның икенче бүлеге”Шагыйрьнең иҗат юлы дип атала.

1 нче командага сораулар.(3 слайд)

1.”Бу минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным”дип Тукай нинди авыл турында яза?(Кырлай)

2.Шигырьне яттан дәвам ит:

-Ах,юләр маэмай!Тырыш яшьләй,зурайгач җайсыз ул;

(Картаеп каткач буыннар,эш белү уңайсыз ул!)

3.Бу юллар нинди әсәрдән:

“И,сабыйлар!Эшләгез сез,иң мөкатдәс нәрсә эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.(“Эшкә өндәү”)

4.1 нче татар хатын-кыз артисткасына багышланган шигырендә төшереп калдырган фамилияне әйтергә “Күр, ничек иртә кояш чыкса,...(Гыйззәтуллина)

5.Тукай язган нинди әкиятләрне беләсез?(“Шүрәле”,”Су анасы”,”Алтын әтәч”...)

6.”Печән базары,яхуд яңа Кисекбаш”поэмасындагы көрәшче пәһлеван.

(Карахмәт)

7.”Халык зур ул,көчле ул,дәртле ул,моңлы ул,әдип ул,шагыйрь ул...”-ди Тукай.Аның бу сүзләре нинди әсәреннән алынган?(“халык әдәбияты”)

2 нче командага сораулар.(4 слайд)

1.Тукайның Кырлай истәлекләренә багышланган иң гүзәл әсәрләреннән берсе.(“Шүрәле”)

2.Шигырьне дәвам ит:

“Яшьлегеңдә күп тырышсаң,...(эшкә бирсәң чын күңел,каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел”)

3.Бу юллар нинди әсәрдән:”Күрәмсез, дусларым,көз килде тышта;Озак тормас,килер ак тунлы кыш та”(“Көз”)

4.Тукай беренче татар большевигы Хөсәен Ямашевны кояшка тиңләп нинди шигырен язды?(“Хөрмәтле Хөсәен ядкәре”)

5.Тукай сүзләренә нинди җырларны беләсез?(“Туган тел”(халык көе),”Карлыгач”,”Бала белән күбәләк”,”Пар ат”(З.Хәбибуллин)

”Тәфтиләү”(халык көе),”Бәйрәм бүген”(Җ.Фәйзи музыкасы)

6.Түбәндә китерелгән өзек шагыйрьнең кайсы әсәреннән алынган?

“Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин берчәүкә булганга,мине җыласам –юатучы,иркәләним дисәм-сөюче,ашыйсым-эчәсем килсә-кызганучы бердә булмаган,мине эткәннәр дә төрткәннәр(Исемдә калганнар)

7.1910 нчы елда Тукайның милли мәктәпләр өчен төзелгән дәреслек-кулланмасы?(“Мәктәптә милли әдәбият дәресләре”)

Сорауларга җаваплар алынып бткәч,”Пар ат”(З.Хәбибуллин көе)җыры башкарыла.

Конкурсның  III бүлеге “Имтихан тапшырабыз”дип атала.

(5 слайд)

Командирлар ромашка чәчәгеннән таҗлар өзеп алалар һәм анда язылган сорауларга җавап бирәләр.Ромашкада биш таҗ,шуларның берсе-“бәхетле очрак”бүләк.Командалар икешәр сорауга җавап бирәләр.

1.Кайсы татар композиторы Г.Тукайның”Печән базары,яхуд яңа Кисекбаш”дигән сатирик әсәре буенча “Кисекбаш”балетын иҗат итә?(Г.Гобәйдуллин)

2.Яңа Кырлай авылында Тукай музее бинасы кем проекты буенча төзелгән?(Художник-скульптор Бакый Урманче проекты)

3.Түбәндәге шигырь юлларын кем язган?

Телсез идек,Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек,Тукай безне җырлы итте,

Күгебездә балкып торган йолдыз булып

Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.(С.Кудаш”Тукай”)

4.”Алтын тарак”,”Су анасы” балетларының авторы кем?(Әнвәр Бакиров)

Сорауларга җаваплар алынгач,жюрига сүз бирелә.

Кызлар башкаруында татар халык биюе “Чабата”.

IV бүлек башлануны хәбәр итеп музыка яңгырый.(6 слайд)

Сәхнәгә китапханә мөдире чыга,ул укучыларны Тукайның китаплары белән таныштыра һәм командаларга әзерләнеп килгән сорауларын җиткерә.

     Тукай Крылов мәсьәлләрен татарчага тәрҗемә иткән.Мин һәр командага иң кыска мәсьәлләренең берсен укый башлыйм,сезгә тәмамларга кирәк.

1 командага “Ташбака илә куян”(5 том,147 нче бит)

2 командага”Аккош,чуртан һәм кысла”(5 том,210 бит)

I командага бирем.Фәлсәфи сүзләрне дәвам итәргә:(7 слайд)

“Җәүһәр җирдә ятмый”-дигән булалар,чынлыкта...(ул үзе җирдән чыга)

“Үлемгә каршы дәва юк”-дигән булалар,чынлыкта...(терек тору үлемгә каршы иң яхшы дәва)

Канәгать-үз хәзинәң-дигән булалар,...(сата башласаң,бер тиенгә дә алучы булмагач,мин аның хәзинәлеге белән нишлим?)

“Сабыр төбе сары алтын”-дигән булалар,...(сабыр төбеннән сары алтын түгел,сары бәрәңге дә чыкмый әле)

“сүзең көмеш булса,тик торуың алтын”,-дигән булалар...(алай булса,телсезләр һәммәсе миллионер булып беткән булыр иде)

(Г.Тукай,Әсәрләр.IV- V томнар,К-198 бит)

I командага бирем.Әйтемнәрне дәвам итәргә:(8 слайд)

Карама кешенең күзенә,...(кара сүзенә)

Татар болай һич аңламас,..(төртеп күрсәтмәсәң күзенә)

Көяз туңмас-...(калтырар)        

Татар башы һәрвакыт...(кояш кебек ялтырар)

Ике чабата-бер кием,ике шалкан-...(бер тиен)

Җаваплар алынып беткәч,жюрига сүз бирелә.Укучылар  Госман Бакиров тарафыннан эшкәртелгән”Таз” скетчын сәхнәләштерәләр.

Конкурсның  бишенче бүлеге “Тагы,тагы,тагы да”дип атала.

1 нче командага сораулар.(9 слайд)

1.Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе кайчан бирелә башлый?(1958 нче елда)

2.Тукайның бюстын иҗат иткән татар скульпторы?(Бакый Урманче)

3.Г.Тукайга Кушлавычта куелган һәйкәлнең авторы кем?(скульптор И.Новоселов,1955)

4.”Татар шигыре мәйданында Тукаев иң гади ноктада тора”-дип кайсы язучы әйткән?(1910 ел.Г.Ибраһимов)

5.Бәләкәй Габдулланың күңелендә “ап-ак саф фәрештә” булып сакланган апасы?(Саҗидә)

6.Уральскийда Тукай эшләгән типография?(“Уралец”)

7.Казанда Тукай яшәгән кунакханә.(“Болгар”номерында яши)

8.Габдулланың солдатка каралган авылы?(Кушлавыч)

9.1908 елның 1 нче августыннан башлап,Г.Тукай һәм Г.Камал нинди журнал чыгаралар.(“Яшен”)

10.”Тукай маршы”ның авторы(З.Яруллин)

2 нче командага сораулар.(10 слайд)

1.рус шагыйрьләреннән кемнәрне Тукай үзенең остазлары итеп таныды?(Пушкин һәм Лермонтывны)

2.1912 елның язында Тукай Троицк ягына кымыз эчәргә барганда кайсы шәһәрдә туктала?(Уфа)

3.”Тукай” симфоник поэмасының авторы(Мансур Мозаффаров)

4.1913 елда,Романовларның өч еллык бәйрәме уңаеннан,Тукай нинди ироник шигырен язды?(“Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре”)

5.Г.Тукай Кушлавыч авылына солдатка каралырга кайткач,кемнәрдә туктала?(Ситдыйк абзыйларда)

6.Казанда Г.Тукай,Г.Ибраһимов,Г.Камал,С.Рәмиев һ.б. демократик яшьләр катнашында нинди газета чыга?(Әл-Ислах,”Реформа”)

7.1912 елның язында,кымызга барышлый,кыска гына вакыт Уфада булганнан соң,Тукай кайсы шәһәргә китә?(Петербургка)

8.Тукай һәйкәлен иҗат итүче татар скульпторы?(Садри Ахун)

9.”Кырлай” симфоник әсәрен кем язган?(Нәҗип Җиһанов)

10.”Шүрәле”балетының авторы(Фәрит Яруллин)

   Сорауларга җаваплар алынып беткәч,сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр Г.Тукайның “Шагыйрь”,”Туган авыл”,”Туган илемә” шигырьләрен яттан укыйлар.Ә бу вакытта жюри әгъзалары уен буенча йомгак ясыйлар.Соңыннан сүз аларга бирелә,җиңүче команда әйтелә,истәлекле бүләкләр тапшырыла.

     Кичә чәй өстәле артында тәмамлана.



Предварительный просмотр:

Республиканская научно-практическая конференция «Экоград»

Секция     «Эколята» 

Проект эше:

“С е р л е   б ы т б ы л д ы к

й о м ы р к а с ы”

                                автор:  Шаймухаметов Б.М

                                                    Нургалиев Р.Р.

                           Җитәкче: Мухтарова Ә.Ә

 

                               Түбән Кама, 2020 ел                   

                     Эчтәлек

  1. Кереш.                                                                                                                                                                 1.1 Нәрсә ул бытбылдык?  ------------------------------------ 3 бит
  2. Төп өлеш

2.2. Бытбылык - табигатьтә ----------------------------------  4 бит    

2.3  Йорт былбылдыклары ------------------------------------4 бит                                        

2.4 Йомырка белән тәҗрибәләр ----------------------------   5 бит    

Йомырканың кеше организмына файдасы ---------------- 6 бит                                                          

  1.  Йомгаклау.

3.1  Йомырканың серләрен ачтык. --------------------------7 бит                                                                                                                                                

4.   Кулланылган әдәбият  ---------------------------------------- 6 бит

Проект темасы:   « Серле бытбылдык йоиыркасы »

Җитәкче:  Мухтарова Әлфия  Әскәр кызы

Проект төре: тикшеренү

Максат: Бытбылдык   яшерен “серләр”ен ачыклау

Бурычлар: 1. Бытбылдык кошы турында. материаллларны барлау, туплау,

                        системалаштыру.

                     2. Тавык йомыркасы белән чагыштыру.

                     3. Ачышларны хуплау яки кире кагу.

                     4. Бытбылдык  турында   мәкальләр  туплау. ( 2 нче слайд)

Фәне: Әйләнә- тирә дөнья,

Өйрәнү объекты: чи һәм пешкән бытбылдык белән тавык йомыркасы.

Фаразлау: йомырка кешегә бик күп файда китерергә мөмкин.  (2нче слайд)

Тикшерү ысуллары:        1. Бытбылдык үрчетүче белән  белән әңгәмә.

                                   2. Медицина хезмәткәреннән мәгълүматлар туплау.

                                   3. Анкета.

                                   4. Интернет челтәреннән материаллар белән

                                       танышу.

                                   5. Тәҗрибәләр, күзәтүләр үткәрү.

                                   6. Гомумиләштерү һәм нәтиҗә ясау.(4нче слайд)

Тикшерү нәтиҗәләре:

  • Дуслар, Сез “Күчтәнәч” тапшыруын карыйсызмы?
  • Мин дә карыйм. Анда шундый мавыктыргыч һәм файдалы мәгълүматлар бирәләр.
  • Бер көнне Дәү әни белән Дәү әти Япониядә һәр көнне укучыларга         2 шәр пешкән бытбылдык йомыркасы бирүләре турында һәм аның файдасы бик күп икәнен сөйләделәр.
  • Ни өчен ?
  • Әйе, менә шул сорауга җавап табу  өчен укытычыбыз җитәкчелегендә проект эшен башлап җибәрдек.

Тәрҗемә сүзлегендә     Бытбылды́к,  бүдәнә   русча перепелка,  инглизчә quail   дип язылган. (6 нчы слайд)

   Ул   Евразиядә һәм Африкада таралган.  Татарстанның барлык районнарда да очрый. Кырларда, су баса торган болыннарда, урман кисентеләрендә яши. Күчмә кош. Май уртасында очып килә.

   Гәүдәсенең озынлыгы 20 см га кадәр, авырлыгы 70-100 г. Кара яки ачык чуар таплы кызгылт көрән, түше ачык төстә, канатлары кара, кызыл-көрән тимгелләре бар.   Томшыгы зур түгел, җиңелчә бөгелгән. Канатлары озын һәм очлы. Койрыгы кыска.  .

 Үлән үскән ачык урыннарда оялый. Көрәнгә кара чуар төшкән 6-20 йомырка сала. Үсемлекләр һәм бөҗәкләр белән туклана. Кышлау өчен Индиягә сентябрьдә очып китә.  ( 7 нче слайд)

    Кызганычка каршы бытбылдыклар  табигатьтә күпләп кими бара. Берничә ел элек аларны авылыбызның болыннарныда көтү булып очканнарын күреп булса, хәзер аларны күрү бәхете бик сирәк була.

  Сәбәпләре:

  1. Хәзерге заман техникаларының печән чабу вакыты болындагы бытбылдыкның кошчыкларын чыгару вакытына туры килә.
  2. Күп болыннарны басуга әйләндерү.
  3. Басуларга ашлама кертү.                                                                                                                          

  Йорт бытбылдыкларының: английский белый, английский черный, мраморный, фараон, техаский белый фараон төрләре була .  (   9нче слайд)

  •  Асравы кыен микән? -дигән сорау белән былбылдык асраучыга мөрәҗәгать иттек
  • Беренче карашка җиңел кебек. Бытбылдыклар тиз өлгерә. Ай ярым – ике ай дигәндә алар инде йомырка сала башлыйлар,  Ә тавык 6 айдан гына, ләкин мондый өлгерешнең минуслары да бар. Тавыкларны берничә ел рәхәтләнеп асрап булса, бытбылдыкларны  ел саен алыштырып торырга кирәк, алар тиз картаялар.  Җәй көне рәхәт, ә Кыш көне 2 сәг ашыйлар 2 сәг ял иткәнгә күрә 2 сәг саен ут яндырып торырга һәм һәрвакыт җылылыкны  18 градустан түбән төшермәскә кирәк. –дип җавап бирде Мухтарова Әлфия апабыз .  (   10нчы слайд)

1 тәҗрибә Йомырканың авырлыгын электрон үлчәү ярдәмендә үлчәп карадык.   1 йомырканың авырлыгы 10  граммнан  15г кадәр булырга мөмкин. Ә тавыкныкы 35 граммнан 80г кадәр.

  Димәк   1 тавык йомыркасы тигез  5-6 бүдәнә йомыркасына

2 тәҗрибә  1 йомырка  12.    Аның кабыгы  3г, сарысы -6г, агы -3г ( 11 нче слайд)

3 тәҗрибә      Чи йомырканы  пешкәненнән   аеру.                                                                                                                                            Икесен дә өстәлгә куеп әйләндереп карыйбыз.                                                                                                                                           Нәтиҗә: Пешкәне әйләнә, чөнки  аның кабыгы, агы һәм сарысы бер бөтен каты хәлдә була, шуңа күрә ул әйләнә. Чи йомырка әйләнми, чөнки аның кабыгы гыны каты хәлдә, эче сыек була.  

   Чи йомырканы тавыкныкы кебек ватып булмый, кабыгы бик юка, шуңа күрә чәнечке белән тишеп агызалар яки пычак белән кисәләр.

         Ватканчы йомырканы юарга онытмагыз.

 Пешкәнен әрчүе дә авырыррак, элпәсен генә салдырып эшне җиңеләйтергә була.

  1. тәҗрибә       “Йомырка нинди суларда йөзә?”                                                                        Бер  йомырканы төче суга салдык, ул батты, ә тозлы һәм баллы суда йомыркалара йөзеп йөри.                                                                                                           5 тәҗрибә       “Пешкән  йомырканы савытка ватмыйча ничек кертеп була?”  

Савытка кайнар су салдык.Аны кайтнаттык. Суны түктек тә, шешә өстенә йомырканы куйдык.  эчендәге кайнар су ярдәмендә җылынган һава   аны әкрен генә үзенә тартып ала. .  (  12 нче слайд)

  Йомырканының кеше организымына файдасын медицина хезмәткәре булып эшләүче классташның әнисе  Сализхянова Илназ аңлатты.

1г бытбылдык йомыркасында  тавыкныкына караганда витаминнар

А – 2 тапкыр, В1 һәм В2 – 3 тапкыр, микроэлементлар – 5 , тимер – 4, аминокислотлар – 2 тапкыр күбрәк. Бытбылдык йомыркасы диетик туклануда еш кулланыла. Ул  астма, йөрәк чирләре   кан басымыннан бик файдалы. Ашказаны, йөрәк, баш, бөер, бавырны авырулардан дәвалый, иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта. 

     Тавык йомыркасыннан аермалы буларак, аның аллергия чыгару куркынычы да юк. Дәвалану өчен йомырканы чи килеш эчәләр.   Бытбылдыкның тән температурасы югары (42 градус), алар беркайчан сальмонеллез белән авырмый. Шуңа аның йомыркасын чи килеш эчүдән курыкмагыз. .  (  13 нче слайд)

     Косметологиядә    куллану:                                                                                                                                           1. Шампунь һәм сабын      (чәчне ялтырата, яхшы үстерә, кавыкны булдырмый)                                                                                                              2. Биткә битлек ясау - җыерчыклардан саклый    (14нче слайд)      

Бүдәнә йомыркасының кабыгы тырнакларның сынуга һәм рахитка каршы торучанлыкны арттыра. Аны яхшы итеп төеп ризыкка салып кулланалар.

  Бүдәнә йомыркасы тавыкныкыннан 5 тапкыр кечкенә, димәк ул тизрәк пешәргә тиеш.

    Юк, ялгышасың, аның кабыгы үзенчәлекле. Каты итеп пешерү өчен тавыкныкын пешергән кебек  5 минут вакыт кирәк.

    Яңа салынган  көнендә үк ашаганда күбрәк файдалы. Өйдә 40 көнгә кадәр, суыткычта 2 ай саклап була. Тавык йомыркасын саклау көннәре кыскарак.

Нәтиҗә:

  • Эзләнү –тикшеренү эшләре аша, без  йомырканың  кешегә файдасының күплеген  белдек.
  • Тәҗрибәләр аша аның үзенчәлекләрен ачтык.  
  •  Медицина, косметологиядә, кулинариядә, көнкүрештә кулланыла.
  • Шулай итеп, безнен тарафтан бирелгән фаразлау, тулысынча расланды.   (  15 нче слайд)                            

 Бытбылдык турында, дуслар,                                                                                                                       Cөйләп киттек без сезгә                                                                                              Аның файдасы турында,                                                                                                          Әйтер сүзләр күп бездә!

Аксымнар белән баеган                                                                                                                  Бытбылдык йомыркасы                                                                                                           Иң кыйммәтле, иң файдалы                                                                                                              Йомыркалар патшасы.

Файдаланылган әдәбият:                                                                                                                      

1.А.И. Шапиро  «Секреты знакомых предметов. Яйцо» Санкт-Петербург,2009

2.Энциклопедия « 365 научных экспериментов» Москва,2010

3.Толковый словарь русского языка С.И. Ожегова и Н.Ю. Шведова Москва, 2009

4. Телепередачи «Галлилео». Опыт с яйцом.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф җитәкчеләре өчен дәрес эшкәртмәсе "Гәүдә торышы. Сколиозга каршы профилактик чаралар".

4 сыйныфта сыйныф сәгате өчен дәрес эшкәртмәсе. Бу эшкәртмәдә балага сәламәтлеген сакларга һәм үз-үзенә авырлык китермәскә тиешлеге аңлатыла,киләчәге кешенең үз кулында, һәркем исән-сау яшәргә хокуклы...

2012-2013 уку елына иҗади чаралар планы

Сентябрь- әдәп-әхлак, балаларның куркынычсызлыгын яклау,  шәфкатьлелек айлыгы Октябрь- хәрәкәт куркынычсызлыгы айлыгы Ноябрь-хокук бозуларны кисәтү айлыгы Декабрь...

Мәгълүмат һәм элемтә чаралары

3 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәненнәнүткәрелгән дәрес план-конспекты...

Мәгълүмат һәм элемтә чаралары

Әйләнә- тирә дөнья  фәненнән 3нче сыйныфта "Мәгълүмат һәм элемтә чаралары" дигән темага презентация...

Дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чаралар

Дәрес эшкәртмәләре, сыйныфтан тыш чаралар сезнең өчен файдалы булыр диеп уйлыйм....

: Белем сыйфатын күтәрүдә кулланылган чаралар.

МәктМәктәп - искиткеч дөнья. Анда һәрбер кеше укый, үсә, тәрбия ала. Һәр мәктәпнең үз йөзе. Ул  балаларның елмаюлы йөзе, шатлыгы, кызыклы тормышы белән үзенә тарта торган аерым бер серле дөнья....

Класстан тыш чаралар "Нәүрүз бәйрәме"

Подвижные игры на свеем воздухе...