выступление
статья (1 класс) на тему
выступление на родительском собрании " Здоровом теле- здоровый дух"
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 18.18 КБ |
Предварительный просмотр:
Сәламәт тәндә сәламәт акыл
Укыту – тәрбия эшендә балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту.
Сәламәт булу һәр кешенең тормыштагы омтылышы.Сәламәт булу ул авыру, чирләрнең булмавы гына түгел.Аның өчен физик яктан үсешнең нормада булуы , психологик халәт уңайлыгы кирәк.Сәламәтлекнең кеше өчен иң мөһим , кыйммәтле әйбер икәнен һәммәбез аңларга тиеш.Балаларның сәламәтлеген саклау һәм үстерү мәктәпнең , ата-ананың ,аерым укытучының, барлык коллективның һәм укучының да үз бурычы.Мәктәп тормыш итү өчен мөстәкыйль , ниндидер килеп туган каршылыкларны хәл итә алырдай кешеләр әзерләргә тиеш. Әгәр ул сәламәт булмаса , авыру кешеләрне кайгырта белмәсә , көтелгәннең нәтиҗәсе булмаячак. Укучыга мәктәптә генә сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә кирәклеген төшендереп булмый әлбәттә.Моның өчен бала яшәгән шартларда үзара аралашу , бер-береңә ышаныч , җылы мөнәсәбәт тә булырга тиеш.
Бала даими “сәламәт яшәү рәвеше” дигән төшенчәне ишетеп тора.Гади генә әйбер кебек , ләкин үз эченә мөһим булган якларны сыйдырган.Мәктәп шуларның түбәндәгеләрен тормышка ашыра:
-уку һәм ял режимын дөрес оештыру;
-хәрәкәт итү активлыгын тормышка ашыру;
-дөрес туклану;
-тәмәке тарту, алкоголь куллану һәм наркотикка карата тискәре мөнәсәбәт тудыру.
Соңгы елларда балаларга район үзәк шифаханәсе тарафыннан тирәнтен медицина тикшеренүләре уздырыла. Ул елдан-ел укучыларның сәламәтлегенең түбәнәя баруын күрсәтә.Күз күреме начарлану , умыртка баганасы төзелешендәге кимчелекләр,физкультура дәресеннән азат укучыларның саны үсү шуның ачык мисалы. Бу мисаллар үз чиратында коллектив алдына зур бурычлар куя.Бу бурычларны уңай хәл итү өчен мин үземнең “Балалар сәламәтлеге”программасын булдырдым.Шушы программа нигезендә башлангыч сыйныфларда үткәрелгән тәрбия сәгате эшкәртмәсен тәкъдим итәм.
Саулык зур байлык
2 нче сыйныфларда тәрбия сәгате.
Максат: Сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү.Сәламәтлекләрен ныгытырга өйрәтү.Дөрес оештырылган көндәлек режимның сәламәтлеккә уңай тәэсир итәчәгенә төшендерү. Фикерләү сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау:Компьютер , магнитафон.
Дәрес барышы
1.Дәресне оештыру.
-Нәрсәне бернинди дә акчага сатып алып булмый?
- Сәламәтлекне.
-Әйе укучылар,кеше өчен иң кирәкле нәрсә ул сәламәтлек.Бүгенге сыйныф сәгатендә сәламәтлек һәм аны ныгыту турында сүз алып барырбыз.
2.Актуальләштерү.
2009 нчы ел Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы”дип игълан ителде.
-Ә нәрсә соң ул сәламәт яшәү рәвеше?
3.Яңа материал буенча эш.
Сәламәт яшәү рәвеше. Сәламәт булу өчен 8 кагыйдәне төгәл үтәргә кирәк.
1Көндәлек режимны төгәл үтә!
Узган дәресләрдә без сезнең белән көндәлек режим турында сүз алып барган идек. Сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйк әле.
Дөрес җавапны билгеләргә.
Йокыдан а. 7 дә торырга
б. 6 да торырга.
в. 8 дә торырга.
Дәресләрне а. 15 сәг. Әзерләргә
б. 17 сәг әзерләргә
в. 20 сәг. әзерләргә
Йокларга а. 20 сәг ятарга
б. 21.30 мин ятарга
в.22 сәг ятарга
3.Тәнең чиста булсын!
4.Ашар алдыннан кулыңны сабынлап ю!
1 ук. Иртә белән торабыз,
Битебезне юабыз.
Сабын белән юынгачтын
Бигрәк матур булабыз.
2 ук. Кичен аякларыбызны
Сабын белән юабыз.
Юынырга яратабыз,
Без бик чиста торабыз.
3 ук. Аш алдыннан һәрвакыт
Кулыбызны юабыз.
Чиста булып,пөхтә булып
Ашарга утырабыз.
4 ук. Иртән һәм кичен дә
Тешләрне чистартабыз.
Җемелдәп ялтырап тора
Таза нык тешләребез.
5 .Көн саен зарядка яса!
5 ук. Күрегез әле безне,
Ничек итеп тырышабыз.
Шундый күнегүләр ясап
Исәнлекне ныгытабыз.
Укучылар күнегүләр ясыйлар.
6.Саф һавада күбрәк булырга тырыш.Чана,чаңгы шу!
6 ук. Сәламәт яшәү рәвеше
Алып барырга кирәк.
Тауда уйнаган балалар
Нишләптер , хәзер сирәк.
Шундый матур балачакның
Кадерен бит белмибез.
Телевизор, компьютер артында
Үтә безнең көнебез.
Сыф һавада йөрү кирәк
Безнең һәммәбезгә дә.
Сәламәтлек – үзе бәхет
Киләчәк көнебездә.
7.Спорт белән даими шөгыльлән!
7 ук. Мин йөгерсәм көн дә.
Куяндай җитез булам.
“Ат” аша сикергәндә
Булам мин матур болан.
Җилләр белән ярышам
Мин чанада шуганда.
Чаңгыда да шуамын
Ап-ак карлар яуганда.
Спорт ул көчле итә.
Спорт безне үстерә.
Үстереп чыныктыра .
Яшәр өчен көч бирә.
8.Күбрәк витаминлы ризыклар аша.Тик аларны ашар алдыннан яхшылап юарга кирәк.
1. Җир астында җиз казык,
Бик тәмле тамыразык.(Кишер)
Кишердә А витамины күп.Ул күз күремен яхшырта,үсәргә ярдәм итә.
2.Агачта үсә , кызарып пешә.
Өлгергәч җиргә, өзелеп төшә. (Алма)
Алмада безнең кан составына кирәк булган тимер күп.Ул гемоглабинны күтәрә, кәефне яхшырта.
3. Ашар алдыннан туныйсың.
Тунаганда елыйсың.(Суган)
Суган организмның чиргә каршы торучанлыгын арттыра. Яшел кыякта үсү процессын тизләтә торган А витамины бар.
4. Җиргә күмәләр язын.
Көзен алалар казып.
Күмгәндә берәү була.
Алганда чиләк тула.(Бәрәңге)
Бәрәңгедә С витамины бар. Ул матдәләр алмашын яхшырта.
Менә шушы яшелчәләрне ашаганда гына без һәрвакыт сәламәт булырбыз.
Йомгаклау.
Ниһаять Сәламәтлек сәгате ахырына якынлашты. Кояш,һава һәм су булганда ,дөрес тукланганда, көндәлек режимны үтәгәндә, чыныкканда , дөрес ял иткәндә, начар гадәтләргә бирешмәгәндә генә сәламәт булып була.Сәламәт булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на педагогическом совете школы Тема выступления: Применение здоровьесберегающих технологий в начальной школе.
Здоровьесберегающие технологии в начальной школе....

Выступление на общешкольном родительском собрании по теме: «Как будут учить наших детей по новым стандартам».Презентация к выступлению.
Выступление на общешкольном род. собрании для родителей 1-х классов. С 1 сентября 2011 года все образовательные учреждения России перешли на новый Федеральный государственный образователь...

Выступление по теме :"Роль изложений в развитии речи. Творческие изложения". Презентация к выступлению.
Выступление посвящено важной проблеме совершенствования обучения школьников связной речи....

Выступление на педсовете. Тема выступления: «Связь наблюдений в природе с другими видами деятельности».
Любая деятельность детей протекает более эффективно, если у них есть сильные мотивы. Поэтому наблюдение, как один из видов деятельности, дает более качественные результаты, если неотрывно связан...

Выступление на городском заседании творческой группы учителей начальных классов. Тема выступления: « Технология обучения чтению с опорой на звуковой ориентир и зрительную модель слова.
Выступление на городском заседании творческой группы учителей «Актуальные вопросы содержания и методики преподавания предмета « литературное чтение» в начальной школе в соответ...

Выступление на педагогическом совете: "Проблемы преемственности обучения между начальным и основным общим уровнями образования", тема выступления: « Причины появления пробелов в знаниях пятиклассников в период адаптации»
В своём выступлении я остановилась на том, как предотвратить причины появления пробелов в знаниях пятиклассников в адаптационный период....

Выступление на зональных педчтениях (тема выступления)
Копия из программы выступлений на 5 зональных педчтениях....