СУ – ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ.
классный час на тему

Наш дружный  класс
Әти- әниләр тарафыннан үткәрелгән сыйныф сәгате. Максат: Укучыларны суның әһәмияте белән таныштыру; укучыларда экологик культура, әйләнә-тирәлеккә мәхәббәт, табигатьне саклау хисе тәрбияләү; табигать аша эстетик тәрбия бирү; танып-белү сәләтләрен үстерү. Җиһазлау: компьютер слайдлары, “Су көне”нә багышланган плакатлар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon su-yashu_chyganagy.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

СУ – ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ.

        Максат:  Укучыларны суның әһәмияте белән таныштыру; укучыларда экологик культура, әйләнә-тирәлеккә мәхәббәт, табигатьне саклау хисе тәрбияләү;  табигать аша эстетик тәрбия бирү; танып-белү сәләтләрен үстерү.

        Җиһазлау: компьютер слайдлары, “Су көне”нә багышланган плакатлар.

Барышы:

        1нче укучы: 22 нче март Юнеско тарафыннан Су көне дип игълан ителгән, һәм бу көн 1993 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Безнең илдә исә су көнен 1995 нче елдан билгеләп үтәләр.

        Галәм киңлегендә Җир планетасында гына булган бу гаҗәеп сыеклыктан башка тереклек тә булмас иде. Ә безнең суга карашыбыз нинди соң? Ни өчен без аның кадерен өйдәге краныбыздан су килмәгән вакытта гына искә төшерәбез? Планетабызда яшәүче бик күп кешеләрнең бер тамчы эчәргә яраклы суга тилмерүен исебездән чыгарырга ярамый.

        

        2нче укучы: Су - җир өстендә иң таралган матдә.Җир шарының өслеге 510,2 млн.кв.км., шуның 361,1 млн. кв.км-ын Дөнья океаны били. Димәк җир өслегенең 70,8%ын су каплаган дигән сүз!

        3 нче укучы: Җирдә су сыек, каты хәлдә генә түгел, газ хәлендә дә очрый. Атмосферада һәрвакыт су парлары була; Яңгыр, кар яву, чык төшү, һавадагы әйберләр дымлану һәм кибү – болар барысы да атмосферадагы су парларының халәте үзгәрү нәтиҗәсе. Һавадагы “дым” пар хәлендә булуы аркасында күзгә күренми, әмма болытларны күрмәгән кеше юк, чөнки болытларда су пар хәлендә түгел, ә бик вак су бөртекләре хәлендә була.

        4 нче укучы: Җирнең суга бәйле сферасы гидросфера дип атала. Гидросфера барлык су төрләрен үз эченә ала. Аңа гигант масштаблардагы су әйләнешендә катнашучы җир асты сулары, барлык җир өсте сулары, атмосфера составындагы һәм тере организмнардагы су молекулалары керә.

        5 нче укучы: Су үзенең тирә-ягындагы әйберләргә хәрәкәт һәм тереклек бирә. Судан башка кешеләр дә, хайваннар да яши алмый. Су-табигать күрке. Димәк, су – яшәү чыганагы.

                

Йомшак су, йөгерек су!

Син мине чиста ю!

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын.

        Кулларым  агарсын,

        Тешләрем тазарсын

        Авызым елмайсын,

        Колагым тыңласын.

        Йомшак су, йөгерек су

        Һәммәсен чиста ю!

        6нче укучы: Елгалар, сулыклар, күлләр ничек барлыкка килгән соң?

“Башы тауда-аягы диңгездә” дигән табышмак чишмәләрнең җитез, йөгерек булуларын. Кешеләргә хезмәт күрсәтүләрен бик дөрес сүрәтли. Чишмәләр кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез, океаннарга тормыш бирүчеләр. Чишмәләр-чисталык, сафлык,пакълык билгесе дә. Киң күңелле , гадел кешене, гадәттә, чишмә суының сафлыгына тиңлиләр, чишмә буенда вәгъдәләр бирешәләр.

        

        Искәндәр: И, Нәфисә нишлисең бит Туган илне дошманнардан сакларга кирәк. Сугышка бармыйча хәл юк. Син генә бер үк мине көтә күр. Мин синең янга дошманнарның өнен туздырып  барыбер кайтачакмын. Ишетәсеңме Нәфисә!..

        Нәфисә: Ишетәм Искәндәр! Бер үк исән-имин генә әйләнеп кайта күр ! Мин сине айлар,еллар буе көтәрмен. Юлларың бүленеп, озаграк кайталмый торсаң да, гел-гел көтәрмен Искәндәр.

        Искәндәр: Көт, Нәфисәм, көт, көтсәң мин үлмәм, һичшиксез әйләнеп кайтырмын. Ишетәсеңме Нәфисәм... безнең вәгъдәләргә чишмәләр, урманнар, кошлар шаһит.

Музыка.

        7 нчы укучы:        Авылларыбызның нинди урыннарга урнашуларына игътибар иткәнегез бармы?  Бәлки, сез. Авылыбыз очраклы гына шушы урынга урнашкан дип уйлыйсыздыр. Юк, мондый матур урынны безнең борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урынга төпләнмәгәннәр. Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын сулы чишмә чыгып торган җайлы калкулыклары булган урынны эзләгәннәр.

        

8 нчы укучы: Тау астында җырлап чишмә ага,

                                Камышлыкка кереп югала.

                                Татлы суы, дәртле җыры белән

                                Гөлчәчәкле җирне сугара.

                        Җир яшәрә аның суын эчеп,

                        Ак каеннар яфрак яралар.

                        Таң алдында аның җырларыннан

                        Сандугачлар канатланалар.

9 нче укучы:Безнең Девятерня, Нарат, Гали авыллары табигатьнең сокландыргыч  матур почмагына урнашканнар. Аларның җиләкле аланнары, карлыганлы әрәмәләре, мәңге яшел нарат урманнары, төнбоеклы тугайлары, челтерәп аккан чишмәләре, йөгерек сулы Кады һәм Көтмәс елгалары тәнгә сихәт, җанга ләззәт бирә. Табигатьнең гүзәллеге рухны чистарта, шифа иңдерә. Шундый матур табигатъкә гашыйк гүзәл затларның берсе Әлфирә апа Фәтхетдинова бик күп шигырьләр язып калдырган.

        10 нчы укучы:Ул үзенең иҗатын туган якның табигатенә, аның кешеләренә багышлаган.

Тугызбуй -  туган ягым

        Гомер буе күңелемдә яши

        Әгерҗенең күрке – Тугызбуй

        Шунда гына языла матур җырлар,

        Шунда килә башка тугыз уй.

                Ромашкалы Көтмәс тугайлары

                Бигрәк ямьле, гүзәл күренә.

                Тугызбуйның моңын мәңгелеккә

                Салып куйдым йөрәк түренә.

        Тугызбуйда минем тамырларым,

        Шуннан килә сагыну-сагышым.

        Туган ягым, бергә җырлыйк әле,

        Миндә синең моңлы тавышың.

        

8 нче укучы: Безнең авылыбыз да да безнең әби бабаларыбыз, әти- әниләребез шул чишмәнең суын эчеп үскән.........                чишмәсе бар. Ләкин безнең тарафтан  чишмәләргә игътибар җитмәгәнлектән бүенгесе көндә ул чишмә ташландык хәлдә. Әйдәгез укучылар өлкәннәр белән берлектә шул чишмәнең язмышына,тормышына җан кертик.

        9 нче укучы: Чишмәләргә кайту- тарихка кайту ул. Халкыбызның рухы бай, холкы нык, кулыннан эш килә. Авылыбызның саф суын, чишмәләрен, елга-күлләрен, чиста һавасын, урманнарын чын күңелдән яратыйк һәм саклыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект эше: "Су- яшәү чыганагы"

Тема: Су-яшәү чыганагы"Максаты: Табигатьтә сулыкларның әһәмияте белән таныштыру. Су, елга, чишмәләрнене карау, саклауның яхшы, күркәм эш икәнлегенә төшендерү. Укучыларның күзаллау, фикерләү сәләтләрен...

Су - тереклек чыганагы

Су тереклек чыганагы. Кеше суны сакларга , чиста тотарга тиеш....

Табигать - яшәү чыганагы

Доклад  на экологическую тему....

Су - яшәү чыганагы

22 март - Су көне уңаеннан үткәрелгән тәрбия сәгате...

"Спорт - сәламәтлек чыганагы" авторлык программасы.

Бу программа класстан тыш эш өчен төзелгән программаларның бер варианты һәм аерым бер сыйныф белән эшләү өчен тәкъдим ителә.Программа 132 сәгатькә исәпләнгән һәм, бу сәгатьләрне атнага тигез итеп бүле...

Сөт-сәламәтлек чыганагы.

Сыер сауганда сөт көй генә түгел, болын үләннәренен хуш исләрен дә чыгара икән . Сыер биргән кыйммәтле продуктны башка бер терлектә бирә алмый . Сөт һәм сот продуктлары белән көн саен туклану сәламәтл...