Проект эше: "Су- яшәү чыганагы"
творческая работа учащихся по чтению (3 класс) по теме

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Тема: Су-яшәү чыганагы"

Максаты: Табигатьтә сулыкларның әһәмияте белән таныштыру. Су, елга, чишмәләрнене карау, саклауның яхшы, күркәм эш икәнлегенә төшендерү. Укучыларның күзаллау, фикерләү сәләтләрен үстерү. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rodniki11.pptx138.13 КБ
Файл rodniki1.docx22.16 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Районыбыз чишм әләре

Слайд 2

Чертуш чишмәсе

Слайд 3

Екатеринский чишмәсе

Слайд 4

“Елхово” чишмәсе

Слайд 5

“Утяшкино” чишмәсе

Слайд 6

Зирекле “Авыл кизләве”

Слайд 7

Утяшкино “Ядкарь” чишмәсе

Слайд 8

Екатеринский чишмәсе

Слайд 9

Яңа чишмә “Гремячий” чишмәсе

Слайд 10

Ленино “Святой родник”

Слайд 11

Тубылгытау “Таш кое”

Слайд 12

Акбүре “Вахит” чишмәсе

Слайд 13

Шахмай “Авылым чишмәсе”

Слайд 14

Зирекле чишмәсе

Слайд 15

Екатеринск чишмәсе

Слайд 16

Чаллы башы чишмәсе



Предварительный просмотр:

1. Табышмаклар:

       а) Таудан туа, диңгезгә куа.

Тау куенында анасы,

Чыгып кача баласы.

Күзеннән өзлексез тама яшь,

Аккан яше илгә аш. (Чишмә)

       ә ) Аты юк, тәртәсе юк,

Көне-төне бара, юлы кала. (Елга, чишмә)

        б ) Бертуктаусыз көн-төн ага,

Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа.

Нәрсә соң бу? (Чишмә).

 2.   Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре.

Кешене туендырган, киендергән, суларга һава, сусаганда су биргән Табигать бүген ярдәм көтә. Шушы нисбәттән Халыкара һәм дөньякүләм табигать көнннәре билгеләнгән.

22-  Март- Су көне

1- Апрель – Кошлар көне

22- Апрель – Җир көне

5- Июнь – Әйләнә-тирәне саклау көне

26- Сентябрь – Диңгез көне

4- Октябрь – Хайваннарны саклау көне

3. Су – Яшәү чыганагы.

   Су – яшәү чыганагы. Кеше өчен дә, үсемлек, хайваннар, балыклар, кош-кортлар өчен дә, гомумән, бөтен тереклек өчен яшәү чыганагы.

   Без эчә торган су төче һәм чиста булырга тиеш. Җир шарындагы суның 97%ы – тозлы диңгез сулары, бары тик 3%ы гына төче сулыклар. Ягъни 100л суның 3 литры гына эчәргә яраклы. Без эчә торган су запаслары артмый, ә аны куллану көннән көн үсә, арта бара.

4. Халык авыз иҗатында – су.

Коендырганда әйтенүләр:

а) Суы сарыксын,

     Үзе калыксын,

     Таза, көр булсын,

     Мал таба торган булсын.

ә ) Дәү бул, бай бул,

     Тәүфикълы, талигалы бул,

     Чыршыдай озын бул,

     Нараттай кызыл бул,

     Суы сарыксын, үзе калыксын.

Суга чумганда:

а  ) Исәнлеккә – саулыкка,

      Тазалыкка – байлыкка.

      Бакаларга ярлыкка,

      Үзебезгә байлыкка.

 ә  ) Арулыгым, барулыгым,

       Исәнлегем, саулыгым,

       Пәригә – яулыгым,

       Үземә – саулыгым.

 Су коенып чыкканда:

       Авырлыгым ташка,

       Җиңеллегем үземә,

       Су анасы, сукыранма,

       Миңа – саулык.

       Сиңа – җаулык.

Мәкальләр:

      а ) Тамчыдан күл җыела.

      ә ) Коега төкермә суын эчәрсең.

      б ) Су – яшәү чыганагы.

      в ) Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.

      г ) Кул пычранса , су белән юарсың,

          Су пычранса, ни белән юарсың?

     д ) Агым судан чиста булмассың.

Су турында табышмаклар:

    а ) Болыт мин һавада,

          Яңгыр мин яуганда,

          Җылынсам, пар  булам,

          Туңганда кар  булам.

    ә )  Исе юк, төсе юк,

          Аннан башка тормыш юк.

    б  )  Нәрсә йөгерә аяксыз?

            Нәрсә оча канатсыз?

            Нәрсә үсә тамырсыз?

     в )  Җәен җәелә,

            Кышын ката;

            Көмеш сандыкка

            Керә дә ята.

       г ) Булмаган җире сирәк,

            Үзе һәрвакыт кирәк.

       д ) Башы -  тауда,

             Аягы – диңгездә.

       е ) Аты юк, тәртәсе юк,

            Көне – төне бара, юлы кала.

       ж ) Кыш буена тик тора,

             Яз җиттеме – котыра.

       җ ) Бертуктаусыз көн – төн ага,

             Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа.

5. Сез беләсезме?

Кайбер төбәкләрдә чиста су булмау сәбәпле, чиста суны цистерналарда ташып кулланырга мәҗбүр булалар. Мондый урыннарда яшәүчеләр суның кадерен беләләр, билгеле.

а) 1941нче елда Харьков шәһәрендә Су музее ачылган. Музейдагы экспонатлар олысын – кечесен суны сакларга өйрәтә;

ә) Организмдагы су тәннең температура режимын җайга сала;  су ярдәмендә организмдагы шлаклар (утырымнар ) бүленеп чыга. Су кан басымын контрольдә тотарга ярдәм итүче бөерләр өчен дә бик кирәк;

б ) Безнең организмыбызның 80%ы диярлек судан тора;

в ) Суны ашаганнан соң түгел, ә ашаганчы эчәргә кирәк;

г ) укучы тәүлеккә 1,5-2 л суын югалта һәм аны кайтарып алырга тиеш;

д ) су эчмичә иң озак тора ала торган хайван – күсе; (аннан соң – дөя)

6. Укучылар иҗаты:

 Татарстан чишмә , суларга бик бай. Республикабызның һәрбер авылында челтер-челтер җырлап, суы арыган тәннәргә сихәт бирә торган, чишмәләр ага. Чишмәләр бик күп еллар элек барлыкка килгәннәр.

   Ул заманнарда ук кешеләр чишмә яныа килеп ял иткәннәр, аның татлы суын эчкәннәр.

   Чертуш авылында да челтерәп агучы чишмәләр бар. Мәктәп укучылары һәм авылның олы кешеләре чишмәләрне чистартып, карап торалар. Һәрбер өйгә су кергән булса да, авыл кешеләре чишмәләрне онытмыйлар. Чит җирләрдән, туган авылын сагынып,  кунакка кайткан авылдашларыбыз, чишмәләргә төшәләр, аларның суыннан авыз итәләр.Челтерәп аккан чишмәгә вак акчалар салалар.

   Кипмәсен, корымасын иде безнең чишмәләр!

                                                                                 Газизова Ләйлә, 3нче сыйныф.

Безнең авылда өч чишмә бар. Түбән оч, Урталык чишмәсе, Көмеш чишмә. Иң тәмле, йомшак суы белән Түбән оч чишмәсе аерылып тора.

   Элекке вакытта әбиләр чишмәдән су ташый торган булганнар. Егетләр

һәм кызлар, чишмә янында уен оештырганнар. Йөрәкләренә ял тапканнар.

   Авыр кайгылар кичергән аналар, чибәр кызлар, пәһлеван егетләр чишмә янында эч серләрен бушатканнар. Чишмәләрне карап, чистартып торганнар.

Чишмәне чүпләү, зур гөнаһ саналган...

   Ә хәзер чишмәләргә игътибар кимеде. Чишмәне, чишмә буйларын төрле пычраклар басты. Мескен чишмәләрнең матурлыгы кими, ярлары җимерелә, чишмә башлары томалана. Шуңа күрә чишмәләрне чистартырга кирәк.

   Аксын чишмә  челтер-челтер

Сайрасын талына кунып сандугач

Су алырга төшсен кызлар

Көянтә чиләк белән.

Аксын чишмә, типсен чишмә

Узып китмә, син әйдә

Синең ярдәмгә мохтаҗ

Бу җырлы, саф сулы чишмә.

                                                               Гыйлметдинова Илүзә, 3нче сыйныф.

   Безнең авылның урта бер җирендә  чишмәгә, инешкә төшә торган юл бар. Җәй көне чишмә юлында,  су буенда нинди генә чәчәкләр үсми!  Чәчәккә басмыйм тагын  дип,  саклана-саклана төшәсең.

   Тау астында,  челтерәп чишмә агып ята. Таллар үсә, талгын гына инеш ага ...

Су буенда һавасы да икенче төрле, дымлы һава, үләннәр дә монда сусыл һәм ямь-яшел. Җәен инештә казлар йөзүе, су буен тагын да ямьләндерә.

   Соңгы вакытларда чишмә буена бик төшә алганыбыз юк. Мин кечкенәрәк вакытта әнием мине гел чишмәгә су алырга алып төшә иде. Мин кечкенә чиләкләремне, улактан агып торучы чишмә суына куеп, мөлдерәмә тутырам, учларым белән тешне сындырырлык, сап-салкын чишмә суын эчәм. Чишмә суы тәмле дә, шифалы да.

   Минем үзебезнең авыл чишмәсенең тарихы белән кызыксынганым бар. Без төшә торган чишмәнең, таштан ясалган кырыйларын һәм улагын 1990нчы елда минем бабам белән Вәли бабай куйган, Мидхать абый эретеп ябыштырган.

   Авылымда барлыгы алты чишмә бар. Мин кечкенәдән авылымның чишмә суын эчеп үстем. Әни чишмәдән су алып кайтып, мине чишмә суы чәе белән сыйлый иде. Ул миңа атап “ Чишмә суы” дигән шигырь дә язды.

Без чишмәгә төшәбез бит,

Кечкенә чиләк тотып.

Серле диләр чишмә суын,

Карыйсым килә йотып.

Яланаяк, басма аша,

Йөгереп чыгам чирәмгә.

Әни, кара бер күбәләк

Очып уйный тирәмдә.

Чиләгемне җиргә куям,

Чишмә суы янына.

Көмеш суы челтер-челтер

Ага инеш ягына.

  1. Учың белән эч,- ди әни

Алай тәмлерәк була

Улак астына куйгачтын

Чиләгең дә тиз тула

Шифасы бар, эч, кызым,-ди

Чишмә суы саф, чиста.

Балачак чишмәләре, ди,-

Кала һәрвакыт истә.

 

Чишмә суы кыш көне дә туңмый. Ага да ага алар...

                                                                  Абдуллина  Миләүшә, 3нче сыйныф.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок-проект «Мы-пассажиры». Урок-проект «Мы-пассажиры». Урок-проект "Мы- пассажиры"

Тема урока:                           «Мы – пассажиры»Цель: Позн...

Су - тереклек чыганагы

Су тереклек чыганагы. Кеше суны сакларга , чиста тотарга тиеш....

Табигать - яшәү чыганагы

Доклад  на экологическую тему....

Су - яшәү чыганагы

22 март - Су көне уңаеннан үткәрелгән тәрбия сәгате...

СУ – ЯШӘҮ ЧЫГАНАГЫ.

Әти- әниләр тарафыннан үткәрелгән сыйныф сәгате. Максат: Укучыларны суның әһәмияте белән таныштыру; укучыларда экологик культура, әйләнә-тирәлеккә мәхәббәт, табигатьне саклау хисе тәрбияләү...

"Спорт - сәламәтлек чыганагы" авторлык программасы.

Бу программа класстан тыш эш өчен төзелгән программаларның бер варианты һәм аерым бер сыйныф белән эшләү өчен тәкъдим ителә.Программа 132 сәгатькә исәпләнгән һәм, бу сәгатьләрне атнага тигез итеп бүле...

Сөт-сәламәтлек чыганагы.

Сыер сауганда сөт көй генә түгел, болын үләннәренен хуш исләрен дә чыгара икән . Сыер биргән кыйммәтле продуктны башка бер терлектә бирә алмый . Сөт һәм сот продуктлары белән көн саен туклану сәламәтл...