Татар халык уеннары
материал на тему

Наш дружный  класс

Татар халык уеннары балаларда үз халкының гореф-гадәтләрен  өйрәтүдә зур ярдәм итә.  Әлеге уеннар балалар һәм әти-әниләр катнашында төрле бәйрәмнәрдә, кичәләрдә уйнала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_halyk_uennary.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

Татар халык уеннары

1.”Буяу сатыш”. 

Бу уен урамда, ишек алдында, болыннарда уйнала. Балалар арасында "буяу сатучы” һәм "буяу алучы”   билгеләнә. Калганннар "буяулар” булып  тезелеп утыралар. "Сатучы” һәрберсенә буяу исемнәре әйтеп чыга. "Буяу алучы” килә:

-Дөбер-дөбер.

-Кем бар?

-Миңа буяу кирәк иде.

-Нинди?

-Ак.

йөгереп китә. Әгәр тотылса, уеннан чыгарыла. Барлык буяулар алынып беткәч, "буяу сатучы” "буяу алучы” га  килә: "Син минем буяуларымны бир”. "Мә, бирәм буяуларыңны. Тик бер шарт белән: син аларның  киемендәге   сәдәф төсен белергә тиешсең.  Шул вакыт барлык буяулар сәдәфләрен яшерәләр. Буяу сатучы "буяу” ларының сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, "буяу алучы” аларны биреп җибәрә.

2. "Әйт, күгәрчен». 

Балалар түгәрәккә басалар. Ике бала уртага чыгып баса. Алар уенны алып баручылар һәм җыр башлаучылар булалар. Балалар салмак көйгә түгәрәк буйлап җырлап әйләнеп йөриләр. Җыр эчтәлегендә нәрсә турында сүз барса, шул хәрәкәтне бергәләп башкаралар:

Әйт, күгәрчен, син генә,

Яшь кызлар ничек йөри?

Ул шулай да, ул болай,

Яшь кызлар йөри шулай.

(Балалар яулык очларын тотып йөриләр).

Әйт, күгәрчен, син генә,

Куян кебек сикереп йөриләр.

Куяннар ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Куяннар шулай йөри.

Әйт, күгәрчен, син генә,

Үрдәкләр ничек йөри?

Ул болай да, ул шулай,

Үрдәкләр шулай йөри.

(як-якка янтаеп, алпан-тилпән йөриләр).

3. "Яулык салыш". (20 уенчы катнаша)

Балалар түгәрәктә. Көй башлануга  яулык кулдан-кулга түгәрәк буйлап җибәрелә. Көй туктауга яулык кемдә кала шул җәза ала.

4. ”Яулык бәйләшле”. Балалар бер рәткә басалар. Беренче уенчыга яулык бирелә. Ул көй башлануга яулыкны бәйли, ике очын тотып елмая һәм икенче уенчыга салып бирә уен шулай дәвам итә, көй туктауга яулык кемдә кала, шул уенчы  уеннан чыга.

5." Кем җитезрәк?”   Ара калдырып ике урындык куела, урындыклар астына озын бау сузыла (бау урындыклардан чыгып тормаска тиеш). Көй башлануга ике  уенчы  урындыклар тирәли биеп йөриләр, көй туктауга  уенчылар  урындыкка утырып бау тартып алалар. Уенчылар санамыш аша сайланыла

Санамыш: -Уңда уймак, табада коймак,

                Мичтә бәлеш, ал да ябеш.

Беренче утырып бауны алган уенчы җиңүче.

6. "Ак калач”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәккә басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар, җырлый-җырлый, калачның ничек пешүен, җәелү-кысылулуарын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр:
Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач    

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

(Бала үз урынына берәүне сайлап чыгара да ,түгәрәктәгеләргә кушыла). Уен-җыр шулай дәвам итә.

7. " Йозаклы”. Ике уенчы кулга-кул тотышып "йозак ясап” басалар.

Уенга катнашучылар көй башлануга түгәрәк буйлап бер-бер артлы биек "йозак” аша үтәләр, көй туктауга  йозак эчендә калган уенчы

 уеннан чыга, яисә җәза ала.

8. "Түбәтәйле”. Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли басалар, көй башлануга, җиңелчә йөгерә башлыйлар. Көй туктауга, түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсыз кала, шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уйнаганда ,

уртада өч урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба берурындык калдыралар.   Шулай итеп, иң игътибарлы, җитез бала билгеләнә.

9.”Кәрия-Зәкәрия”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:

         Бу бик яхшы биюче,

         Бу бик яхшы биюче,

         Аның биюе матур,

         Аннан үрнәк алыгыз.

Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:

          Кәрия-Зәкәрия, коммая,

          Кәрия-Зәкәрия, коммая,

          Кәри комма, Зәкәр комма,

          Зәкәрия коммая

Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач,

чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б. дип төр

         
10. "Урманга бару”. Балалар, бер-бер артлы тезелеп басалар. 
Марш астында атлап баралар.  Урманга килеп кергәч лирик көй
тыңлана. Балалар, таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк
җыялар, җырлыйлар:
Тиз-тиз итеп савытыма
Эре җиләкләр җыям.
Аларны йә киптерәм,
Йә татлы каклар коям.
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк микән?
Соңгы юлны әйтүгә, "аю" белән "бүре" килеп чыга
да балаларны куа башлый.

            11. ”Ачык авыз”. Балалар,аллы-артлы җитәкләшеп, парлашып, түгәрәк ясап басалар. Бер бала парсыз кала. Ул уртада басып тора. Бию көе уйнала. Шул вакытта эчке якта торган балалар түгәрәк ясап җитәкләшәләр Һәм бию көенә әйләнәләр. Шулай бераз әйләнгәннән соң. көй кинәт кенә туктала Һәм эчке яктагылар тышкы якта басып калган балалар белән парлашалар. Бер бала тагын парсыз кала. 
Ул, уртага чыгып: "Мин кем? " — дип кычкыра. Иптәшләре аңа: 
"Ачык авыз син!" — дип җавап бирәләр. Аннан соң "ачык авыз"
ның бер әйбере алына. Уен шулай кабат-кабат уйнала, Һәм "ачык 
авыз "лар биш-алтыга җиткәч, аларга җәза бирелә.
     
12.”Әйдә, танышабыз”. Уйнаучылар, ике түгәрәк булып, кулга-
кул тотынышып басалар. Уен башлангач, алар әкрен генә 
җырлап әйләнә башлыйлар. Эчтәгеләр сәгать теле уңаена, 
ә тыштагы түгәрәк аңа каршы хәрәкәт итә. Җырның бер 
куплеты беткәч, барысы да туктап калалар. Ике түгәрәктәге 
уенчылар да бер-берсенә йөз белән борылып басалар, 
кулларын кысышалар: бер-берсе белән танышалар. Уйнаучылар 
танышып беткәнче, уен шулай дәвам итә.

          13.”Йомырка бөтереш”. Санамыш белән ике уенчы сайланыла.
Команда булуга уенчылар үзләренә  бирелгән йомырканы бөтереп 
җибәрәләр, кемнеке озаграк бөтерелә?

         
14.”Колакка   колак”. Көй башлануга уенчылар таралышып биеп йөриләр,ә көй туктауга, нинди команда бирелә шуны парлашып үтиләр.Мәсәлән: Колакка колак, борынга борын, аркага арка, уң аякка уң  аяк, тезгә тез....  
29. "Болында”. Балалар кулга-кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Бер бала (Халидә) уртада кала. Түгәрәктәгеләр, әйләнә буенча бер якка хәрәкәт итеп, җыр җырлыйлар: 
Чәчәкләр үскән болында 
Җырлыйбыз әйлән-бәйлән. 
Халидә, Халидә, 
Әйләнәсең кем белән? 

Халидә бер иптәшен уртага ала (Әминә). Җыр тагын кабатлана: 

Әминә, Әминә, Әйләнәсен кем белән? 
Шул рәвешчә уртага 5-6 бала җыелгач, уртадагылар түгәрәкләнеп басалар да, кырыйдагыларга капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итеп, барысы бергә җырлыйлар: 

Гөлнара, Гөлнара, 
Син каласың уртада. 

Хәрәкәт туктала. Уртадагылыр күмәк рәвештә бер яраткан җырларын башкаралар. Аннан соң, Гөлнарадан башкалары кырый түгәрәккә басалар, һәм уен яңадан башлана. 


          15. " Капкалы”. 10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар.Парлар  җитәклшкән килеш кулларын өскә  күтәреп капка ясап торалар.Көй башлануга арадан бер пар  үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара.Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.
 

             16. "Нардуган”. Бер бала уртага чыга. Башка балалар аның тирәсендә бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, нардуган җырын җырлап әйләнәләр: 
Син уртада, без кырыйда,
 Әйләнәбез, нардуган, 
Син нишләсең, ни кылансаң, 
Мин дә шуны булдырам! 
Җыр беткәндә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр. Кем шуны булдыра алмый, уртадагы бала үз урынына аны чыгара да, уен баштагыча дәвам итә. 


           17.  "Түгәрәк алан”. Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәктә йөриләр Һәм такмак әйтәләр: 
Бу аланда чәчәкләр күп, 
Кыймыйм ләкин өзәргә. 
Әминә, Гөлфия, 
Әйдә әле биергә. 
Бу аланда чәчәкләр күп, 
Без аларга тимибез, 
Лилия, Гөлия, 
Әйдә бергә биибез. 
Исеме әйтелгән балалар, уртага чыгып, бергәләп әйләнәләр Һәм икесе дә кырыйдагы балалар арасыннан берәр баланың каршына килеп башларын ияләр. Уен әлеге балаларның исемен әйтеп дәвам итә. 

            18. "Бүген кемнең туган көне?".
 Балалар, кулга-кул тотынышып түгәрәк ясыйлар. Бер бала (туган көне булган бала) уртага чыга. Уйнаучылар, җырлый-җырлый, бер якка таба әйләнәләр, ә уртадагы бала түгәрәк эчендә каршы якка йөри. Тәрбияче балалар белән бергә җырлый: 
- Бүген кемнең туган көне? 
Нигә кояш елмая? 
- Белдек, белдек, Гөлсинәгә 
Бүген алты (3, 4, 5) яшь тула. 
Гөлсинәгә карагыз: 
Ничек матур киенгән! Сәламәтлек, бәхет, шатлык Телибез чын күңелдән. 

Икенче куплетны җырлаганда, балалар туктап, кул чабып торалар, Гөлсинә бии. 

             
19.  "Яулык бирәм”. Уйнаучылар көй астында - зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә: "Яулыгымны ал, кесәңә сал",- ди. Балалар: 
"Бер, ике,өч, дүрт, биш, тотарга тырыш!",-диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга Һәм яулыкны аннан алырга тырыша


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халык педагогикасы нигезендә гаилә тәрбиясен оештыру.

Балаларга күркәм сыйфатлар үзеннән- үзе генә килми. Матур гадәтләр яштән үк ныгысын өчен ата-анага зур көч,тырышлык куярга кирәк. Шуңа күрә бала үстерүче һәр кеше тәрбияче булырга бурычлы. Тормыш үзе ...

Халык уеннары аша - спортка.

Эстафеты на основе народных игр (на татарском языке)...

Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр һәм әйтемнәр

Татар халык авыз иҗаты буенча презентация...

Татар халык табышмаклары

Табышмак — күмәк эчендә берең әйткәннең мәгънәсен икенче кешедән чишелешен таптыру өчен генә башкарыла торган фольклор. ...

татар халык авыз иҗаты

халкыбыз элек-электән үк  гыйлемле, мәдәниятле булган.үз иҗаты аша өйрәткән, тәрбияләгән....

"Өч кыз" Татар халык әкиятен сәхнәләштерү.

Рус телле балалар белән  үткәрү  өчен  сәхнәләштерелгән  күренеш....

Презентация "Татар халык ашлары" ("Национальные блюда татар")

Рус төркемнәрендә  белем  алучы балалар  белән  татар халык  ашларын  өйрәнү  өчен   укыту  материалы....