"Интернет куркынычсызлыгы"
классный час (2 класс) на тему

Максат:

-интернет  куллануның  кагыйдәләре белән таныштыру;

-интернет челтәрен  күзаллауны киңәйтү;

-үз эшеңә җаваплы карау, аралашу тәртибен формалаштыру;

-интернет челтәре  куркынычсызлыгы белән таныштыру;

-интернет ресурсларга игътибарлы булырга кундерү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы

Зур Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе

Башлангыч сыйныфларда класс сәгате

Тема: “Интернет куркынычсызлыгы”

Сыйныф җитәкчесе,

башлангыч сыйныфлар

 укытучысы

Шәмсетдинова

Роза Мансуровна

2014 ел.

Максат:

-интернет  куллануның  кагыйдәләре белән таныштыру;

-интернет челтәрен  күзаллауны киңәйтү;

-үз эшеңә җаваплы карау, аралашу тәртибен формалаштыру;

-интернет челтәре  куркынычсызлыгы белән таныштыру;

-интернет ресурсларга игътибарлылык тәрбияләү.

Сыйныф сәгатенең барышы.

1.Танышу  һәм  кереш өлеш.

  1. Танышу .

  Исәнмесез, балалар. Әйдәгез кул кысышып исәнләшик әле. Кул кысышу якынлыкны арттыра.

 Сез исәнләшкән кешегез белән таныш, сез аның турында бик күп беләсез. Чөнки сез бер мәктәптә укыйсыз.

 Интернет челтәрендә без бик күп дуслар белән дуслашырга ашыгабыз һәм аралаша башлыйбыз. Ул безнең иң якын дустыбызга әйләнеп куя. Без алар турында “үзен-үзе мактаганнан” кала башка бернәрсә дә белмибез. Ә кул кысып яки кочаклашып исәнләшкән дусларның бик күп ягын беләбез, таныйбыз.

Безнең янда ышанычлы, якын, ярдәмчел кешеләр барын  исегездән  чыгармагыз! Алар һәрвакыт сезгә ярдәмгә ашыга һәм сезне ярата.

Кемнәр алар?  

Алар безнең туганнар, дуслар, классташлар һәм якыннар.

  1. Дәреснең темасы белән таныштыру.

               Керү билеты. 

   

Кергәндә сез төсле түгәрәкләр алдыгыз. Бу сезнең билет иде. Ә хәзер группаларга бүленәбез. Кемдә ниди төс, шул төркемгә берләшегез. Менэ бу төсле карточкаларны алыгыз. Анда  сүзләр язылган. Төсләрен туры китереп шул сүләрдән матур җөмләләр төзеп

карыйк әле. Нәрсә икән аның сере.

1)Һәрвакытта кызыктырган рекламаларга ышанма , таныш түгел сайтларга кермә!

2) Үзең турында  һәм якыннарың  турында мәгълүматларны күрсәтмә!

3) Интернетта үзеңә кирәк булган сайтларга гына кер!

4)Үзегездә куркыныч тудырган хәлләрне һәрвакыт өлкәннәргә җиткер!

Монда әйтелгәннәргә нәтиҗә ясап, без дәрес темасын ачыклар идек.

 

“Интернет куркынычсызлыгы”

2.Интернетның файдалылыгы.

 Без сезнең белән интернетны һәрвакыт ачып карыйбыз. Кирәк икән үзебезгә социаль челтәрдә бит ачабыз. Һәрвакыт  һава торышын, телепрограмманы, дәрес  расписаниесен һәм башка мәгълүматларны карарга була. Интернетта классташлар, туганнар белән дә аралашабыз. Монысы да яхшы. Укытучы биргән өй эшен дә интернеттан тиз генә табарга һәм өйрәнергә мөмкин.

Бер яхшының, бер яманы бар бит, укучылар.

Интернетка  бергәләп бәя  бирик әле.

 -Интернетта аралашу яхшымы, әллә начармы?

-(Балалар) Чамасын белгән очракта яхшы, кара-каршы сөйләшүне виртуаль сөйләшүгә алыштырырга кирәкми.

-Интернетта дуслашу яхшымы, начармы?

-(Балалар) Дуслашырга була, ышанырга ярамый.

-Интернет кибетләргә тулысынча ышанырга ярыймы?

-(Балалар) Карарга, кызыксынырга ярый. Кибеттән алуың яхшырак.

3.Интернетның куркынычлылыгы.

 Теләсә нинди сайтларда билгесез кешеләр белән аралашу, үзеңнең адресыңны әйтү, төрле уеннар уйнау, түләүле сайтларга теркәлү үзегезне дә туганнарыгызны да куркыныч хәлгә төшерә.

3.1. http://www.skype.com/ru/ 

C:\Users\Зуфар\Desktop\Новая папка (5)\12133212.png

Сез бу рәсемгә карап нәрсә әйтә аласыз?

(Укучылар скайп аша аралашкан очракта сак булырга тиешләр. Зурлар белән бергәләп башкарылырга тиеш. Таныш түгел кешеләргә йөзеңне күрсәтмәү хәерлерәк. Һ.б. Укучыларның җавапларын Интернет челтәре  кагыйдәләренә туры китереп дөреслеген билгеләргә.)

3.2. "ВКонтакте" - социальная сеть

C:\Users\Зуфар\Desktop\Новая папка (5)\112.png

Бу нинди сайт сезгә танышмы?(Укучылыр җавабы.)(Алар өчен бу социаль челтәрдә аралашу иртәрәк икәне билгеле.һ.б.)

Интернетта “Бала” сайты бар. Сез укучылар менә бу сайтка курыкмыйча керә аласыз.

Балалар өчен иң кирәкле, мавыктыргыч, кызыклы да, файдалы да сайтлар бар. Алар сезнең өчен куркыныч түгел. Комментарийлар язганда олылар рөхсәте белән языгыз.

3.3. Главная страница - Библиотека Бала

C:\Users\Зуфар\Desktop\Новая папка (5)\23423423.png

3.4. Все интернет-магазины Казани

C:\Users\Зуфар\Desktop\Новая папка (5)\212121.png

Интернет кибетләр белән сак булырга кирәк, тик әти-әни киңәшенә колак салыгыз. Сатып алу өчен кибетләргә барып кирәк әйбереңне сайласаң, яхшырак булыр

 3.5. http://vmeste-rf.tv/broadcastRelease/77305.do?setMobile=true   - фильм карау.

Фильмның эчтәлеге буенча әңгәмә. (Кыз таныш түгел малай белән очрашу билгеләп бик зур ялгышлык китереп чыгарды...)

4.Интернет куркынычсызлыгына нәтиҗә.

Әйдәгез бергәләп нәтиҗә ясыйк. Мин әйтә башлаган фикерне сез дәвам итәрсез.

  1.  Таныш түгел  кешегә әйтергә ярамый.( Үзеңнең адресыңны, үзең турында мәгълүматны)
  2. Интернетта сезгә куркыныч янаса...(олыларга җиткерергә).
  3. Таныш түгел кеше белән очрашырга...(ярамый).
  4. Социаль челтәрдә таныштың, очрашырга телисең - .....
  5. Виртуаль танышлар белән очрашу(куркыныч)
  6. Социаль челтәрдә танышкан кешегә очрашу(ышанмагыз, алар башка кеше булып чыгуы бар)
  7. Комментарийларны...(зурлар белән бергә язарга)

5.Йомгаклау.

Исегездә калдырыгыз !ИНТЕРНЕТ бик файдалы да, шул ук вакытта куркыныч та. Үзегезне һәм якыннарыгызны сак булырга күндерегез. Ничек куллануыгызга карап ул сезгә файда китерер.

Өйдә әти-әниләрегезгә дә, туганнарыгызга  да бу турыда сөйләгез.

Әдәбият:

Методические рекомендации: Методика организации недели «Безопасность

Интернет»./Авторы составители: Селиванова О. В., Иванова И. Ю., Примакова Е. А.,

Кривопалова И. В. - Тамбов, ИПКРО 2012.

Интернет ресурслар:

http://vmeste-rf.tv/broadcastRelease/77305.do?setMobile=true

http://www.interneshka.net 

http://www.saferinternet.ru

http://content-filtering.ru 

http://www.rgdb.ru 

Http://www.youtube.com/watch?v=3ap1rkr0rce&feature=relmfu 

(http://www.youtube.com/watch?v=hbvgg6-

3ewo&feature=autoplay&list=pld70b32df5c50a1d7&playnext=1 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследование на тему "Интернет об интернете"

Кто не знает, что такое  Internet  или хотя бы не слышал о нём. Я думаю, что таких людей нет. И это не  удивительно. Ведь Internet завоевал популярность и любовь к себе, и эта популярно...

Викторина «Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре».

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча тест...

Интернет-ресурсы: содержание, структура, назначение. Образовательные сайты и порталы. Средства и виды поиска образовательных Интернет-ресурсов.

В концепции стандартов общего образования второго поколения в Российской Федерации (научный руководитель авторского коллектива разработчиков федеральных государственных образовательных стандартов А.М....

Технологическая карта урока ТЕХНОЛОГИИ. Тема "Поиск информации в Интернете. Практическая работа: «Ищем информацию в Интернете", 2 класс

Технологическая карта урока ТЕХНОЛОГИИ. Тема "Поиск информации в Интернете. Практическая работа: «Ищем информацию в Интернете", 2 класс...

Янгын куркынычсызлыгы

Ут –кешенең дусты.-- Борынгы заманнардан бирле ут кешенең дустына әверелде. ул кешегә кыргый хайваннардан сакланырга, торакларын яктыртырга һәм җылытырга булышкан. ут ярдәмендә кеше тәмле итеп ашарга ...

Башлангыч сыйныфларда пожар куркынычсызлыгы буенча методик әсбап.

Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен балалар белән өйрәнү. Материал башлангыч сыйныф укучылары белән эшләү өчен....