Без Тукай шэкертлэре.
классный час (4 класс) на тему
Это сценарий Габдулле Тукаю, великому татарскому поэту.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 66.17 КБ |
Предварительный просмотр:
Без- Тукай шәкертләре
Оештыручы: Закирова Лилия Мелсовна
Без- Тукай шәкертләре
Олуг шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан шигырь бәйрәме сценариесы.
Катнашалар : Аю, Куян, Керпе, Кәҗә белән Сарык, Бүре, Су анасы, Шүрәле, Былтыр.
Аю : Татарстан- Тукай иле,
Татарстан- безнең ил.
Бүген бездә Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым, кил.
Тукай белән сөйләшеп ал,
Тукайдан сора киңәш.
Тукай аңлар, иң мөhиме-
Татарча гына сөйләш.
Сөйләш бүген матур итеп,
Ватмыйча туган телне.
Иң матур шигырьләр сөйлим,
Мин Тукай туган көнне.
Бүген бездә- Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым, кил!
Безнең ил бит Тукайлы ил,
Бәхетле ил- безнең ил!
(Шул вакыт урман шау итә, урман җәнлекләре тыз-быз килә.Барысы да олуг бәйрәмгә хәзерләнә, Г.Тукайның олуг бәйрәме, бөек юбилее бит.
АЮ ( уртага чыга) : Кадерле урман җанварлары! Бүген бит олуг бәйрәм- бөек шагыйрь Габдулла Тукайның юбилей бәйрәме! Мин сезне барыгызны да бәйрәмгә чакырам-м-м-м!
Бүре: Ә мин сакта торачакмын! Кунакларны бәйрәмгә Г.Тукай шигыреннән бер юл- пароль әйттереп кертәчәкмен!
(Җәнварлар кунакка киләләр, барысы да күчтәнәч алып киләләр
Керпе: “ Ни өчен син сайрамыйсың , Сандугач?
Шат була күңлем минем син сайрагач”
(“Фатыйма белән Сандугач” шигыре)
Куян : “ Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор.
Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр.”
(“Кызыклы шәкерт “ шигыре)
Төлке : “Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә,
Җитезләнә, уйный hаман, йөгрә- өрә”.
(“ Ялкау маэмай” шигыре)
( Кунаклар килеп бетә. Шулвакыт җилкәсенә капчык асып, Кәҗә белән Сарык килеп керәләр.Алар арган- талчыккан кыяфәттә)
Сарык : Күп юл үттек, туган илдән ерак киттек,
Бара-бара инде тәмам арып беттек.
Арыдылар инде безнең аяклар да,
Тузып бетте инде безнең тояклар да.
Кәҗә : Юл буенда ята иде бүре башы,
Басып тордык Кәҗә белән кара-каршы.
Аннан алып салып куйдык капчыкка ук,
Чеметеп тоттык колагыннан- курыккан юк.
Менә без хуҗаларыбыз өйдән куганга чыгып киттек, бик озак йөрдек инде без.Күпме юл үттек. Юлда очраган бар әйберне капчыгыбызга җыя килдек. Бәпки аларның хуҗалары мондадыр?(капчыктан балта, алтын тарак чыгара.)
Кәҗә (таракны кулына алып) :
Төнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак.
Шул тарак белән утыра, тузгыган чәчен тарап.
Су анасы : (йөгереп керә) Кем әле монда минем турыда сөйләп тора?
Мин бүген урманда зур бәйрәм икәнен ишеттем.Чакыру кәгазе килгәч, бик сөендем.Матур ефәк күлмәк тектердем, затлы балык тәңкәләреннән энҗеле калфак чиктердем,я ничек, матурмы мин? Матур киенеп сезнең янга ашыктым ашыгуын, тик үземне тәртипкә китерә алмадым, алтын тарагымны төшереп калдырганмын.( эзли)
Монда да юк, монда да юк,
Кая бу алтын тарак?
Шунсы сәер кесә саен
Утыра берәр кунак.
Бу кесәдә алтын балык
Утыра телсез калып.
Кечкенә бер кызчыктан
Курыккан, коты чыккан.
Бу кесәдә яшел бака,
Йоклаганга салынып ята.
Бигрәк хәйләкәр икән!
Бәйрәм карарга килгән.
“ мин дә барам бәйрәмгә”,-дип
Тигән иде теңкәмә.
Күрмәгәндә мыштым гына
Кереп яткан кесәгә.
Су анасы: Монда да юк, монда да юк, сез күрмәдегезме минем алтын тарагымны, каян гына эзләп табыйм инде?
Сарык : Кайгырма, Су анасы, менә синең алтын тарагың.Без аны юлда килгәндә таптык.
Су анасы: Рәхмәт, сезгә, Кәҗә белән Сарык!
( кычкыра-кычкыра Шүрәле керә)
Шүрәле : А-а-а-! Исәнмесез. Исәнмесез?!
Минем исемем- Шүрәле,
Тукай әкиятеннән мин,
Сез белмисездер әле?
Курыкмагыз, өрекмәгез,
Мин шыксыз Шүрәле түгел
Авыртуга чыдый алмыйм,
Мин үләм ахры бүген? А-а-а-а!
Ах, кулларымны ычкындыра алсам, мин сезнең белән кети-кети уйнар идем!
( шулвакыт Былтыр килеп керә)
Былтыр : Ах син, урман сарыгы,әле hаман башкаларны куркытып йөрисеңме? Бу юлы миннән котыла алмассың!
Шүрәле : Бик авырта кулларым, дустым җибәр, зинhар җибәр,
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?
Былтыр, син кыю егет, ашыкмыйча фикер йөрт,
Сүзләремне тыңлап бетер,зинhар бераз сабыр ит.
Ә менә мондый сылу җәнлекләрне күргәч, бераз кети-кети уйнарбыз, дип уйлаган идем дә шул, кулларымны ычкындырып булмый бит, А-а!
Былтыр : Ярый, тыңлыйм сүзеңне,
Әгәр ялганлаган булсаң, биетермен үзеңне!
Былтыр : Ә-ә-ә-ә! Бик ычкындырыр идем дә бит, менә балтам төшеп калган.
Кәҗә : Былтыр, мә балтаңны, юлда килгәндә без таптык аны.
Былтыр : Дусларым! Бүген бәйрәм бит, әйдәгез, коткарыйм мин Шүрәлене. ( коткара)
Аю : менә барыбыз да җыелып беттек. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик!
Җыр “ И туган тел”
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая
Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая...

презентация стихотворения "Весна" Г.Тукая
презентация стихотворения "Весна" татарского поэта Г.Тукая...

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке
Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....

: Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре . презентация....

