Сценарий на последний звонок для 4 класса на татарском языке
материал (4 класс) на тему

Гайфутдинова Альфия Хальфетовна

Выступление для 4 класса на последний звонок

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 4_klass_vypusknoy.docx20.52 КБ

Предварительный просмотр:

Музыка. Сәхнәдә Таһир белән Таңсылу теттереп бииләр.


Таңсылу (кинәт биюеннән туктап). Таһир!
Таһир. Нәрсә, Таңсылу.
Таңсылу. Нишлибез без?
Таһир. Биибез, Таңсылу.


Таңсылу. Бүгенге тамашага синең белән минем биюнең нигә кирәге бар? Без бит тамашада катнашучылар түгел, тамашаны алып баручылар гына.

Таһир. Шулай шул, Таңсылу.

Таңсылу. Шулай булгач, әйдә башлыйбыз.

Таһир. Нидән башлыйбыз.

Таңсылу (сәхнә алдына килеп). Иң элек тамашачыларны үзебез белән таныштырыйк.

Таһир. Исәнмесез, иптәш тамашачылар! Ишеткәнсездер, каршыгызда басып торган бу чибәр кыз — Таңсылу.

Таңсылу. Ә бу — Таһир. Сезгә сер итеп кенә әйтәм, бик әйбәт малай ул. Тик бер гадәтен ошатып бетермим, япь-яшь башы белән артык күпне белә.

Сәхнәгә Диана чыга.

Диана. Килсәм мәктәпкә

Күңел шатлана,

Белем илендә

Гел алга барам.

Таһир (тамашачыларга). Диана. Чип-чибәр, чап-чая кыз.

Таңсылу. Өстәвенә эшкә дә уңган. Эшләмәгән эше юк. Роликларда да йөри, бик әйбәт йөзүче дә әле ул.

Диана китә. Али керә.

Али. Мәктәп дигәч тә, күңелгә бер-бер артлы шундый сораулар килә: ул нәрсә? Башлангыч сыйныф? Кайчан башлана һәм кайчан бетә? (Туктап уйлый.)

Таңсылу. Али. Математик. Укымышлы егет. Менә быел гына да ике олимпиадада җиңү яулады. Калган фәннәре ничектер, анысын белмибез.

Али. Башлангыч сыйныфлар элек-электән мәктәпнең беренче баскычы булып саналган. Кайчандыр ул өч ел булса, хәзер дүрт ел укыйлар. Хм, димәк 34 атнага күбрәк булып чыга түгелме соң әле бу...

Сөйләнеп чыгып китә. Зиннур керә.

Таһир. Зиннур. Шук егет. Татар теле белән әдәбиятны су урынына эчә. Галим булып китмәгәе тагын.

Зиннур. Эх, дөньясы, дөньясы...

Башны кая куясы.

Чыгып китә. Айдар керә.

Айдар. Мин бишле алган булсам,

Әйбәт укыган булсам,

Әти матай алыр иде

Эх...Отличник булган булсам.

Таңсылу. Айдар. Шук егет. Ике потлы герне ике кулы белән ике тапкыр күтәрә ала. Кикбоксинг буенча чемпион. (Айдар чыгып киткәч.) Менә, иптәшләр, шулар.

Таһир. Вакыйга, күргәнегезчә, Зирекле лицеенда бара һәм, аңлавыгызча, дүртенчеләр тирәсендә әйләнәчәк. Ник дигәндә, бүгенге тамашаның сәбәпчесе — дүртенче сыйныфлар.

Таңсылу. Моннан дүрт ел элек бу балалар зууур сумкаларын тотып, белем алырга дип мәктәп бусагасын атлап кергәннәр. Ә укытучылары кем дисез, Гайфетдинова Әлфия Хәлфәт кызы булган.

Таһир. Нәкъ шул вакытта алар әле белем иленең беренче баскычына аяк басуларын да, ул вакытның бик тиз үтеп китәсен белмәгәннәрдер дә.

Таңсылу. Я, Таһир, безнең миссия үтәлде, укучылар белән таныштырдык,хәзер үзләре чыгыш ясасыннар, сәхнәдә барысы да әзерме?

Таһир. Әзер, Таңсылу.

Таңсылу. Башладык.

Икесе ике якка китәләр.

4ләр керә.

Айдар. Юк, мин аңламадым әле, без соң буген ник нормальный укучылар кебек просто концерт карап утыра алмыйбыз. Без мәктәптән китәргә җыенмыйбыз бит!?

Диана. Ой, Айдар, булсаң да булырсың инде син! Без дүртенче сыйныфны тәмамлыйбыз, башлангычтан китәбез димәк. Бүгеннән без зур укучылар.

Зиннур. Әлфия апа каламы соң безнең белән әллә юкмы?

Диана. Юк, Зиннур, үз балаларыдай якын күргән Әлфия апабыздан да китәбез бит!

Али. Туктагыз әле, туктагыз, борыннарыгызны салындырмагыз, монда күңелсезләнеп торырга кирәкми, бишенче сыйныфка күчәбез, без бит бер башка үстек дигәнне аңлата бу.

Диана. Әйе, зуррак булгач, җаваплылыгы да күбрәк инде аның.

Зиннур. Соң шулай булгач, әйдәгез, кемне көтеп торабыз, җырлап алыйк бергәләп.

 Җыр.

Диана.

Барыбызга бер генә,

Белмим ничек өлгерә.

Үзе шундый сөйкемле

Нәкъ әнием шикелле.

Зиннур.

Шатлыгыма сөенә,

Кайгым булса,-көенә

Көн дә гыйлем өләшеп

Илтә белем иленә.

Айдар.

Инде зурлар булабыз, дип,

Күңел гел куанса да,

Укытучыма карагач

Күңелем моңсулана.

Али.

Безгә ныклы белем биргән,

Үз балаларыдай күргән,

Якты йөзле укытучым

Безгә дәрес бирми бүтән.

Диана.

Без укыган бу сыйныфка

Башка балалр килер.

Минем яраткан укытучым

Аларга белем бирер.

Зиннур.

Моңсуланмыйк, без бит әле

Бөтенләйгә китмибез.

Укытучыбыз янына

Көн дә кереп йөрербез.

Җыр укытучы турында.

Укытучы.

Әгәр миңа сорау бирсәләр:                             Миңа сорау бирсәләр:

-Сөенечең ни?-дисәләр.                                 –Шатлыгың ни?-дисәләр.

Сөенечем таңнан торып,                                Шушы мәктәп сукмаклары

Эшкә килгән иртәләр.                                     Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:

 -Бәхет ни ул? –дисәләр.

Бәхет –шушы балалар

Кеше булып үссәләр.

Айдар. Дәрес беткәнен белдереп,

Чыңлавын кыңгырауның

Тиз ишетеп алабыз,

Шундук чыгып чабабыз.

Тик дәрескә керергә дип

Чакырганда кыңгырау,

Бик ишетеп бетермибез,

Шуңа күрә еш кына

Соңга калып керәбез.

Али. Ничек ошап туганбыз,

Әйтерсең бер туган без.

Барыбыз да уңган без,

Җырларга да оста без.

Биергә дә оста без.

Зиннур. Ә сез беләсезме җир йөзендә иң күңелле яшәүчеләр ул кемнәр?

Бергә. Ул без!

Диана. Ышанмасагыз,хәзер күрсәтәбез. Сезнең игътибарыгызга мәктәптә булган хәлләрне тәкъдим итәбез.

Математика дәресендә

Укытучы:Данил, безгә санап күрсәт әле.

Малай: 10 , эммм ...

Укытучы: Ярар җиткән ,ә хәзерТәнзилә.

Кыз: 10,9,8,7,6,5,4,3,2,1.

Укытучы: Молодец ,әнә караДанил,кеше инде садиктан ук саный белә, ә син ...

Кыз: Юк,мин аны садиктан өйрәнмәдем!

Укытучы: Өйрәнмәсәң, ә кая өйрәндең?

Кыз: Өйдә.

Укытучы: Кызык.

Кыз: Мин Кыска дулкынлы мич белән өйрәндем 10,9,8,7,6,5,4,3,2,1,0 пип,пип,пииип

Рус теле дәресендә

Какого рода “яйцо»

Это невозможно узнать.

Почему?

- Потому что неизвестно, кто вылупиться: курица или петух.

Рәсем дәресендә

Кыз: Укытучы апа, Сез безгә рәсем ясарга кушкан идегез, менә мин сыер белән үлән ясадым,карагыз.

Укытучы: Нинди сыер , нинди үлән булсын монда?Ә кая үлән,кая сыер күрәсең син?

Кыз:Әнә карагыз сыер үләнне ашап бетергән дә киткән,үлән беткәч нишләп торсын ул анда? Киткән дә барган.

Укытучы: Кая әле, Дамир, син нинди рәсем ясадың?

Малай: Мин үзебезнең өйдәге тутый кошны ясадым.Шундый матур килеп чыкты!

Укытучы: Кая ,карыйк әле.

Малай: Юк бирмим.

Укытучы: Ник бирмисең?

Малай: Ә ул әле генә очып китте,әнә карагыз.Сәлам , Кеша!

Укытучы: Ай -яй ,нинди булдыксызлар сез!

Сыйныф сәгатендә

Укытучы: Ильнар, миңа синнән бер әйбер сорасам ярыймы?

Ильнар: Сорагыз апа.

Укытучы: Ильнар ничек син шуның кадәр усаллык ясарга өлгерәсең?

Ильнар: Апа , мин бик иртә торам.

Өйдә

-Кызым, нишләп син гел икелеләргә генә укый башладың?

-Соң әни үзең бит мине соң уятасың. Мин барганчы бишле, дүртле,өчлеләрне алып бетерәләр дә, миңа 2 леләр генә кала.

Өйдә

Бала ноутбук тотып уйнап утыра. Шул вакытта әнисе керә:

-Кызым син ни эшлисең?

-Китап укыйм әни, китап укыйм.

-Ә-ә-ә, укы кызым, укы.

Зиннур. Карагыз әле, бүген бит без иң якын кешеләребез – әти-әниләребезгә дә рәхмәт сүзен әйтергә тиешбез.

Айдар. Безнең бишлеләребезгә бергә куанып, икелеләребезгә безнең белән борчылып, тәртибебез, тормышыбыз өчен янып-көеп яшәүче кадерлеләребез!

Али. Без һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Диана. Әткәй - әнкәй - минем пар канатым,

Сез булганга дөнья тугәрәк.

Иңне-иңгә, җанны-җанга куеп,

Яшик әле, яшик бергәләп.

Сезгә саулык телим һәр адымда

Тигез бәхет телим һәрвакыт.

Мең рәхмәтләр әйтеп чын йөрәктән,

Карыйм сезгә сөеп, яратып.

Әти-әниләргә сүз.

Зиннур.

Күңелле дә,күңелсез дә

    Хәлемне белмиләр шул

    Китмәс идем- зур балалар

    Башлангычта укымыйлар шул.

 Али.

Тик елыйсы килә минем

 Инде ни хәл итәсе

      Башлангыч сыйныфларның

      Дуслары яныннан

      Бер дә килми китәсе.

Айдар.

Тик нишлисең яшең тулгач,

      Тормыш бит шулай куша.

      Балачакның бер баскычы

      Бишенче сыйныф белән тоташа.

Диана.

 Көзгә кадәр, мәктәбем,

Хушлашыйм синең белән.

Сентябрьнең береннән

«Исәнме бишенче», диеп

Яңадан сиңа киләм.

 Вальс.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника "Последний звонок в 11 классе"

В данной разработке вы увидите сценарий общешкольного мероприятия....

Сценарий торжественной линейки "Последний звонок" 4 класс

Данный материал представляет собой сценарий торжественной линейки, которая проводится  по окончанию учебного года.  Предназначен для учителей начальных классов и заместителей по ВР....

Сценарий последнего звонка 9 класс

Сценарий последнего звонка 9 класс...

сценарий линейки на последний звонок 4 класса

примерный сценарий линейки последнего звонка для 4 классов...

Сценарий праздника последнего звонка " Детства последний звонок "

Сценарий праздника последнего звонка " Детства последний звонок "...

Сценарий последнего звонка 4 класс

Мероприятие проходит в актовом зале. Ведущие праздника – выпускники четвёртых классов – мальчик и девочка. ...