Башлангыч сыйныфлар өчен «Яңа ел бәйрәме» сценариесе
план-конспект на тему

            Башлангыч сыйныфлар өчен  «Яңа ел бәйрәме» сценариесе

                  Катнашалар:

                  Алып баручы                                            2 чебен гөмбәсе

                 Кыш бабай                                               2 клоун

                 Кар кызы                                                   Шүрәле

               Яңа ел                                                            Убырлы карчык      

        ( Бәйрәмчә киенгән укучылар чыршы янына тезелеп басалар. Мәктәп директоры әти-әниләрне, килгән кунакларны, балаларны  якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән котлый, үзенең теләкләрен җиткерә.)                                              

   А. б.:  Балалар, әйдәгез бергәләп чыршы тирәли җыр җырлап әйләник әле.

                Җыр: “Маленькая ёлочка”

       (2  чебен гөмбәсе йөгереп керә).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_byrme_2017_ne_karshylau_doklad.docx43.39 КБ

Предварительный просмотр:

            Башлангыч сыйныфлар өчен  «Яңа ел бәйрәме» сценариесе

                  Катнашалар:

                  Алып баручы                                         2 чебен гөмбәсе

                 Кыш бабай                                         2 клоун

                 Кар кызы                                          Шүрәле

               Яңа ел                                                            Убырлы карчык      

        ( Бәйрәмчә киенгән укучылар чыршы янына тезелеп басалар. Мәктәп директоры әти-әниләрне, килгән кунакларны, балаларны  якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән котлый, үзенең теләкләрен җиткерә.)                              

   А. б.:  Балалар, әйдәгез бергәләп чыршы тирәли җыр җырлап әйләник әле.

                Җыр: “Маленькая ёлочка”

       (2  чебен гөмбәсе йөгереп керә).

  1 нче  чебен гөмбәсе: Ишеттеңме? Бөтен җирдә кунакларны каршы алырга әзерләнәләр.  Ә без       беркем түгел мени хәзер? Тапканнар кемне каршы алырга – картаеп беткән бабай белән    Кар кызын.

   2 нче  чебен гөмбәсе: Кем шундый хәбәр тарата соң безнең урманда?

  1 нче  чебен гөмбәсе: Кем булсын инде – саесканның тыгылмаган җире юк ич. Бигрәк моңсу булып китте әле миңа. Без шул картлач һәм кызчыктан ни белән ким соң?

  2 нче  чебен гөмбәсе: Яңа ел җитә, минем берәр әшәкелек эшлисем килеп тора әле.

  1 нче  чебен гөмбәсе: Уйла инде әйдә. Бу эшләрдә синнән дә акыллырак кеше юктыр ул.

  2 нче  чебен гөмбәсе: Беләсеңме нәрсә? Шүрәле белән Убырлыны чакырырга кирәк монда. Алар  точно берәр нәрсә уйлап чыгармый калмаслар.

   1 нче чебен  гөмбәсе:  Әйдә, бер биеп алыйк әле.                                            

    2 нче чебен  гөмбәсе: Әйдә биибез.

                                                   Чебен гөмбәләре бииләр

   1 нче чебен  гөмбәсе:  Киттекме?

    2 нче чебен  гөмбәсе:  Киттек!

      (Чебен гөмбәләре йөгереп чыгып китәләр, Клоуннар йөгереп керәләр.)

  1 нче клоун:  Исәнмесез малайлар һәм кызлар!

  2 нче клоун:  Исәнмесез килгән кунаклар!

  1 нче клоун: 

     Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

     Туган якны сагынып кыш килде.

     Ак мамыктай йомшак кар белән

     Бөтен җирне каплады.

  2 нче клоун: 

   Чыршыларда җем-җем килә утлар,

   Бөтен дөнья нурда, яктыда.

   Бәс энҗеләр белән ал нурлардан,

   Барыбызның күзләр камаша.

   1 нче клоун:   Шушы бәйрәм атмосферасында  бер биеп алыйк әле. 

                                                          Клоуннар бииләр

   2 нче клоун: Дусларым, без хәзер Кыш бабай белән Кар кызын  каршы алабыз, ә сез монда  күңелсезләнеп утырмагыз. Без бик тиздән кайтып җитәрбез.

        (Клоуннар чыгып китәләр.  2 чебен гөмбәсе керә)

    1 нче чебен гөмбәсе: Тиздән Яңа ел. Безгә бәйрәмне бозарга кирәк , ә без нәрсә эшләргә дә белмибез.

     2 нче чебен гөмбәсе: Белдем, уйлап таптым! Шүрәле белән Убырлыга әйтергә кирәк. Әтәчне тотып  читлеккә япсыннар. Әтәчтән  башка Яңа ел килмәячәк.

        Икесе бергә:  Ура ! Яңа ел килмәячәк!

       ( Чебен гөмбәләре чыгып китәләр. Шүрәле керә.)

  Шүрәле:Фу, адәм исе килә. (Кулын селтәп сөйләнә)Фу! Фу! (Залга карап) Сез кемнәр?     Их, барыгызны да берәм-берәм кытыклап чыгарга, ә? (Бармакларын уйнатып) Кети-кети... (җитдиләнеп әйтә) Күбрәк шул сез. Күп кешедән куркам мин...(Җырлый)

    Кара урман уртасында

    Ялгыз гына йөрмәгез;

    Ялгыз йөреп, минем кулга

    Сез эләгә күрмәгез!

  Шүрәле.

  Яңа ел килә бит бүген. Бу картлач Кыш бабай да шул бәйрәмгә   җыенып йөридер әле. Ю-юк, ул түгел, мин булам әле быел Кыш бабай. Кызык итәм әле  мин Кыш бабайны!


  (
Кача-поса Убырлы чыга. Сәләмә, әмма заманча киенгән, кыска итәктән, буянган, бизәнгән. Чәчләре тузган. Кулында иске себерке.)

   Убырлы. Адәм  исен сизеп килдем килүен. Никтер беркем дә күренми. Берәрсен тотып тамак ялгап алырга иде...  Бүген бит Яңа ел килә, шуңа күрә ризыгы да бәйрәмчәрәк булсын иде дим. (Залны күреп, нык гаҗәпләнеп) Мондагы ризык! Казаның чыдасын да ягарга утының гына җитсен! (Биеп җырлый.)

    Казан асып бәйрәм ясыйм,

    Эләксә берәр кеше.

   Мин алай бик саран түгел

   Шүрәлегә дә кала

  (Салмак хәрәкәтләр ясап биеп йөргән Убырлы Шүрәле посып торган агач янына җитә һәм аның белән күзгә-күз очраша).

   Убырлы. Син кем? 

  Шүрәле. Шүрәле мин, Шүрәле!  Танымыйсыңмы әллә?

  Убырлы. Нинди Шүрәле?  Мондый Шүрәле була димени?

  Шүрәле.  Була шул. Бу бит минем киемнәр түгел. Кыш бабайның  киемнәре.

   Убырлы.  Син тилермәгәнсеңдер бит — бала-чага кебек,  Яңа елны бәйрәм итәргә     йөрисең.

 Шүрәле. Йөрсә соң.  (Кар кызының агачта эленеп торган киемнәрен күреп ала.) Әнә, теләсәң, сиңа да бар анда...

  Убырлы. (төрле якка таралган әйберләрне җыя-җыя). Кирәге бар ди! Шул карачкы киемнәрен киеп, урман көлдереп йөрим  ди...

  Шүрәле.  Нарат сагызы чәйнәп, миләрең катып, зиһенең чуалып беткән, ахры! (Тавышын басып, тирә-якка каранып алгач, Убырлының янына ук килеп, колагына үрелеп сөйли.) Без киенеп балалар янына барачакбыз. Алар безне Кыш бабай белән Кар кызы дип торачаклар. Аннары инде...(Учларын учка ышкып.)  Аннары без үзебезнең кара эшләребезне эшләячәкбез. Аңладыңмы?

  Убырлы. (йомшак-ягымлы булырга тырышып). Ну үзеңдә баш та инде! «Урман сарыгы» дип йөртсәләр дә, шәп кайната синең бу баш чүлмәгең!

          Мин шундый да матур, гүзәл,

          Мин шундый чибәр.

  Шүрәле. «Чибәр кызлар» ярышына

                         Хет бүген җибәр...

  Убырлы. Мине күргән егетләрнең

                       һушлары китәр...

   Шүрәле. (чигә турысында бармаклары белән бору хәрәкәтләре ясый, залга карап).

                       Синнән куркып, бар шүрәле

                       Үлешеп бетәр...

   Убырлы.  Эх, әйдә биик әле.

   Шүрәле. Әйдә биибез.

                                          Шүрәле белән Убырлы бииләр

      (арып-алҗып, идәнгә утыралар). 

  Убырлы.  У-у-ф-ф! Кар кызы булу җиңел түгел икән. Хәлдән тайдым.

  Шүрәле. Йә, йә, зарланма. Балалар янына барып, кич буе биеп йөрисең бар әле, хәзер үк хәлдән тайгач, аңда нишләрсең?

  Убырлы. Бу кадәр биисе булгач, мин бармыйм.  Биеп үләр хәлем юк әле.

  Шүрәле. Ашыйсың килсә — барырсың...

  Убырлы. Анысы шулай инде. Барам-барам!  Әйдә, киттек тизрәк...


  А. б.  Кыш бабай белән Кар кызын  чакырыр вакыт җитте.

            Әйдәгез, бергәләп чакырыйк әле аларны.

     Хор: Кыш бабай, Кар кызы! Килегез безгә! Яңа ел бәйрәменә!

   ( Кыш бабай, Кар кызы, 2 клоун керәләр.)

  Кыш бабай: Исәнмесез балаларым,

  Минем матур күз нурларым.

  Зур кызларым, зур улларым,

  Иң кадерле күз нурларым.

  Кар кызы: Мин, дусларым, Карчәчәк,

  Кардан йолдызлар ясап,

  Җир өстенә яудырам,

  Каплыйм җирне кар белән.

  А. б. Кыш бабай,  чыршыдагы утларны кабызырга вакыт җиткән түгелме?

Кыш бабай. Балалар, ә сез чыршы утларын кабыза торган  серле сүзләрне беләсезме соң?

     Хор: Беләбез!

                 Әй, чыршыкай,

                 Кабыз утларыңны.

                 Җем-җем итеп балкы син

                 Нурга төреп Җир шарын.   (Чыршы утларын кабызалар)

      (Шүрәле белән Убырлы керәләр)

  Кыш бабай. Сез бик күңелле ял итәсез. Тик бу бәйрәм кичәсенә нидер җитми бугай?

  Кар кызы: Әйе, бабакай. Яңа ел җитми монда.

   2 нче клоун: Әтәчне Шүрәле белән Убырлы читлеккә ябып куйганнар. Шуңа Яңа ел    килә алмый.

    ( Убырлы белән Шүрәле качалар.)

  Кыш бабай: Әле сез шулаймы? Хәзер мин сезне бозга әйләндерәм.

  Убырлы:  Кирәкми, кирәкми.

  Шүрәле:  Без бүтән алай эшләмәбез.

 Кыш бабай:  Хәзер үк барып әтәчне иреккә җибәрегез,  Яңа елны алып килегез.

        (Убырлы, шүрәле чыгып китәләр)

  Кыш бабай:  Эх, күңелсез булып китте әле миңа..

  А.б.: Бабакай, моңсуланма инде. Яңа ел  килгәнче балалар белән чыршы тирәли җыр җырлап әйләник әле.

                      Җыр: “Кыш бабай”

 (Яңа ел, Убырлы, Шүрәле керәләр)

     Яңа ел:

       Дөнья әйләнеп,

       Мин килдем менә.

       Урман-кырларга,

       Чиксез бай җиргә.

       Монда-матурлык!

       Монда-батырлык!

       Зур төзелешләр-

       Исең  китәрлек!

    Бабакай, балалар, мин урманда йөргәндә үземә яңа дуслар таптым. Алар бер дә начар түгелләр. Яңа ел бәйрәме булгач, без аларны гафу итәрбез инде, шулаймы?

  Кыш бабай: Алай булгач, мин аларны гафу итәм. Яңа елда бер кешегә дә ачу   сакламагыз дуслар.

      (Кыш бабай белән Кар кызы  балаларга,  килгән кунакларга  конфет-прәннекләр     өләшәләр.)

  Җыр: “Чыршы яшел тунын киеп”

  Җыр: “Чыршы әйләнәсендә”

Кар кызы: Бабакай, килгән-килгән балалар белән бер биеп тә китик инде. (бииләр)

                          (Кыш бабай балаларга Яңа ел пакетлары тарата)

Кыш бабай:  Сезнең бәйрәмнәрегез бик күңелле дусларым. Ләкин  безгә китәргә вакыт  җитте. Сезгә барыгызга да  Яңа елда яңа уңышлар, шатлык-бәхет телибез. Сау булыгыз  дусларым!

   Хор: Сау бул, Кыш бабай! Сау бул,  Кар кызы!

              (Чыгып китәләр)

  А.б.:   Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

          Авырлыклар ишек какмасын.

          Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

          Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!

          Иңнәренә тормыш авырлыгын

          Күтәрмәсен ялгыз аналар.

          Ата-ана тигезлеге белән

          Пар канатлы үссен балалар!

          Яңа ел котлы  булсын,

          Табыннар түгәрәк булсын!

“Бала һәм компьютер” ата-аналар җыелышы өчен чыгыш 

Бүгенге заманда телефонсыз,компьютерсыз тормышны күз алдына китереп булмый.Аның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе дә бары тик үзебезгә генә бәйле.Әйе,бүгенге балалар компьютер уеннары белән бик күп мавыга.Моннан алдагы буыннар рәсемле китаплар,карап үссә,хәзерге балалар компьтер,телевизор,видео аша гына карый.Хәзер ата-ана балалар бакчасына йөргән сабыена да компьютер алырга тырыша,ә мәктәп укучысына заман техникасын өйрәнмичә мөмкин дә түгел.Хәтта көндәлекнең дә электрон вариантына күчтек.Тик әти-әниләре өйдә вакытта балаларның көне буе компьютер артында утырулары хафага сала. Видео уеннар баланың сәләтен үстерәме әллә баш миенә зыян гына саламы?Баш миен өйрәнүче галимнәрнең фикерләре капма-каршы якка аерыла. Компьютер ,төрле планшетлар,экрандагы уеннар балаларның баш мие үсешенә зыян сала ,ди Германиянең галиме МАнферд ШПИцер. Балаларның баш мие” сыгылмалы “ булганга андагы нейрон юллары әле һаман катмаган була.Баш миен ничек өйрәтүгә карап үзгәрә.Интернетта әйбер эзләгән,видеоларны тиз-тиз сикертеп караган .уйнаганда бер рәсемнән икенчесенә сикергән баш миендә балаларның үсеше өчен булган мөһим “тәҗрибә” тупланмый,мондый уеннар уйлау сәләтен үстерми ,ди галим. Германия галименә каршы чыгучылар да бар.Женева профессоры ДАФИМ БАВЕЛЬЕР да ком.р. уеннарының йогынтысын өйрәнгән һәм аларның баш миенә файдалы булуын ачыклаган .Видео уеннар баш миен эшләтә,игътибарлы булырга өйрәтә,күзгә файдасы зур.Уйнаганда баш миенең бер рәсемнән икенчесенә сикерүе ,киресенчә,игътибарны күп әйбергә дөрес итеп бүлергә,берьюлы берничә проблеманы чишәргә өйрәтә,.ди БАВЕЛЬЕР. Компьютер уеннарының файдасы һәм зыяны турында фикерләр әле һаман да социаль челтәрләр дә алып барыла.һәм төгәл генә җавап әле дә табылмаган. Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы ,шул исәптән компьютер да,санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин.Экран алдында озак утырып баланың ашказаны эшчәнлеге бозыла,организмнан таркалган продуктлар начар чыгарыла һәм ул еш авырый башлый..Медиклар барлык компьютерчыларның канында лейкоцитлар күләменең түбән булуын ассызыклый.Димәк,аларның организмында саклану функцияләренә зыян килә,авыруларга каршы торучанлык какшый. Иң мөһим фактор –психикага авырлык килү.К_ДА рәсем ясау,уйнау игътибарлылык сорый.Мондый халәт,гадәти рәсем ясаганда,башка төрле уеннар уйнаганда,була алмый.Алайда психикага булган тискәре йогынтыны җиңеләйтеп була. Компьютер белән саксыз эш иткәндә бигрәк тә күз авырулары,буыннар сызлау.баш авырту,психик тоторыксызлык,баш миенең кан әйләнеше бозыла,умыртка сөяге дисклары кысыла,матдәләр алмашы бозыла һ.б шундый тискәре факторлар күзәтелә. Бала компьтер алдында күпме утырырга тиеш соң? 2-3 яшьлекләр-15; 3-4я- 25 ,5-6- 35, 7-8- 40 мин.Әлеге шөгыльне саф һавада булу,физик күнегү,хәрәкәтле уеннра белән чиратлаштыру шарт.Мониторда кояш нурлары,электр уты чагылышы булмаска тиеш. Мебельне дөрес сайлау да мөһим роль уйный .Өстәл,урындык һәм башка кирәк яраклар балалар өчен җайлаштырылган булырга тиеш. УРЫНДЫК.Урындыклар тәгәрмәчле,аркасы көйләнә һәм урындык әйләнә торган булса яхшырак.Бу очракта бала үзенең позасын үзгәртә ала,балалар бик теләп мондый урындыкларда әйләнгәләп утыралар,димәк күкрәк читлеге дә,умыртка баганасы да ял итеп ала дияргә була.Мондый урындыкларда биеклекне һәр балага туры килерлек итеп көйләп була,ә бу үз чиратында талчыгуны киметә. ӨСТӘЛ.Клавиатура яраклаштырылган такталы булырга тиеш.Ул тактаны кирәк чакта тартып чыгарып,ә эш беткәч кире кертеп куярга була.Ә эш шунда ки,рәсем ясаганда,тычкан белән эшләгәндә яки уйнаганда баланың өстәле биек булырга тиеш.Бу такта әйтелгән кагыйдәләрне үтәргә булыша,чөнки бала күп вакыт үзенең позасын үзгәртергә мәҗбүр була.Ә клавиатура стандарт биеклектән 7-10 см түбәнрәк урнашырга тиеш.

Соңгы елларда компьютерсыз яши алмаганнар саны арта бара.,-ди табиблар.Андыйларның күбесе малайлар.Саннарга әйләндерсәң ,компьютерга куркыныч дәрәҗәдә бәйле 1 кызга 10 малай туры килә. Бәйлелек бик тиз формалаша,моңа нибары 2 ай вакыт җитә.Әгәр вакытында чик куелмаса бала үсеп җитү белән уен автоматлары һәм башка комарлы уеннарга кереп бата.Алар табигате белән азартлы кешеләр.отышлы уеннарга соңгы акчаларын да чыгарып бирергә әзер.Компьютер уеннары шәхеснең үсешен туктата,баладан каты бәгырьле эгоист ясый. Компьютер каршына утырырга рөхсәт бирмәгәч,балагыз авыруга сабышса,Катырак булыгыз.Юк дигәч,юк инде.Гомумән балагызга 10 яшь тулмыйча ,аңа компьютер алуның кирәге дә юк,дип саный наркология диспансерының баш табибы ФӘНҮС МУРАТОВ. Баланың компьютер бәйлегенә дучар булуын ничек белергә соң?Әгәр: -Бала үз-үзенә бикләнсә,аралашмаучан яки тиз кызып китүчән булса; -Компьютердан аерырга тырышу тавыш-гауга белән тәмамланса; -Иптәшләре белән аралашмый башласа; -Начар йокласа; -Башы һәм күзләре авыртуга зарарланса,димәк,балагыз компьютер белән кирәгеннән артык мавыга. Әлбәттә,психологлар һәм табиблар баланың сәламәтлеген какшаткан,аның акылына һәм психикасына тискәре тәэсир иткән компьютер уеннары гына каршы чыга.Һичшиксез,балага уеннар кирәк,ләкин алар баланы үстерергә һәм тәрбияләргә,аның интеллектына зыян китермәскә тиеш. Компьютердан һәм интернеттан башка шәхеснең гармоник үсеше була алмый.Әгәр ата-аналар башта ук түбәндәге киңәшләрне истә тотсалар,балагыз компьютер уеннарына бәйле булмас: -Балага бүләк итеп компьютер сатып алмагыз,ул гаилә милке булып исәпләнсен; -Балалар бүлмәсенә компьютер куймагыз; -Балалар дисплей артында озак утыруның сәламәтлек өчен куркыныч булуын аңлатыгыз; -Балагыз белән күбрәк бергә булыгыз,табигатькә чыгыгыз; -Буш вакытында бала файдалы һәм кызыклы эш белән шөгыльләнсен; -Баланың компьютер алдында ашап утыруына чик куегыз,югыйсә ул аның начар гадәтенә әйләнәчәк.

Беркемгәдә сер түгел:бүгенге көндә балаларның күпчелек өлеше буш вакытларын компьютер артында уздыра.Әйдәгез,балаларыбызның бу мавыгуларына игътибарлырак булып,компьютерда уйнау вакытын чикләп,Балаларның сәламәт,белемле һәм тәрбияле булып үсүләренә ирешик.

                               Ата-аналар җыелышына  доклад

Балага белем һәм тәрбия бирү – иң кыен һәм четерекле эш. Ул гасырлар буе шулай булган һәм киләчәктә дә шулай булыр. Ул – мәңгелек мәсьәлә. Бер генә ата да, бер генә ана да бала тәрбиясен читләтеп үтә алмый. Һәркайсыбыз бу гаять авыр эшнең ачысын-төчесен татырга мәҗбүр.

Берәүләргә ул җиңелрәк бирелә, аларның балалары яхшы тәрбия алып үсә, андый ата-ана өчен бала бәхет һәм шатлык чыганагына әйләнә. Болары –бәхетле гаиләләр. Гаиләнең бәхетле булуы исә ир белән хатынның үз кулында. Бәхетле гаиләләрнең балалары да әйбәт һәм тәрбияле булып үсә. Икенчеләргә, киресенчә, бала кайгы-хәсрәт китерә. “Бәхетле гаиләләр барысы да бер-берсенә охшаш, бәхетсез гаиләләр исә һәркайсы үзенчә бәхетсез була”,  – дигән Лев Толстой.

 Моның билгеле бер сәбәпләре дә бар. Кайбер ата-аналар баланы мәктәпкә әзерләүгә, укытуга, аны тәрбияләүгә җиңел карыйлар, аны икенче-өченче дәрәҗәдәге эш, алай гына да түгел, мәктәп эше, укытучы эше дип саныйлар. Элек безнең бабаларыбыз һәм аларның бабалары, баланы мәктәпкә илтеп:

– Менә, хәлфә, малайны китердем. Ите сиңа, сөяге миңа, – дип кайтып китә торган булганнар. Бу заманнар күптән узды инде. Иске мәктәп белән бергә аның иске традицияләре дә юкка чыкты.

Без хәзер бөтенләй башка заманда яшибез. Ләкин авыл мәктәбендәге тәрбия мәсьәләсе ничек үзгәрде? Авыл мәктәбендәге тәрбия нәрсә белән аерыла?

Иң беренче тәрбия чарасы – ул хезмәт. Хезмәткә өйрәнеп үскән балалар гадәттә яхшы укыйлар. “Үзем рәхәт күрми үстем, баламны яшьтән үк эшләтмим әле”, – дигән ата-ана ялгыша. Гаиләдә бала тәрбияләүнең нигезенә нәкъ менә эшнең “иң мөкатдәс нәрсә” булуы салынырга тиеш. Шулай ук балада җаваплылык тәрбияләргә кирәк. Аның нигезендә ике нәрсә бар: аның беренчесе балага йомыш кушу, яшьтән үк аңа көче җитәрлек эшләр йөкләү, икенчесе аларның үтәлешен тикшерү. Кече яшьтән үк баланың вазифалары булырга тиеш. Эшне үтәгәч, аңа бәя бирелә, әйбәт башкарылган эш өчен мактау сүзләре әйтелә, төгәл башкарылмаса, кимчелеге күрсәтелә. Башкарылган эшнең нәтиҗәсен бергәләп тикшерү балага үз хезмәтенә сынап-тикшереп карарга өйрәтә.

Без һәрберебез үзебезнең балаларны алиһә итеп күрәбез. Аларга сүз дә әйттерәсебез килми, кемнеңдер аны ачулануын да теләмибез. Игътибар белән карасак, безнең арада төрле гаиләләр бар. Кайберләре “нәрсәнедер күреп җиткермәдек”, ә кайберләре “бу балага яхшы тәрбия бирә алмадык” дип уфтаналар. Сәбәп нәрсәдә соң? Бер сүз белән генә әйтүе дә кыен. Бер үк гаилә. Бер үк ата-анадан туган балалар. Бер үк шартларда бертөсле тәрбия алып үсәләр. Ә нәтиҗәсе капма-каршы. Ни өчен? Тирәнтенрәк уйласаң, гаҗәпләнерлек урын да юк шикелле.

Һәр бала үзенә бер индивидуум. Безнең өчен ул бала булса да, аның табигате, үз акылы, үз уй-фикере була. Үсә төшкәч, аның үз карашы барлыкка килә.

 Моның да әһәмияте зур: бала кемгә күбрәк колак сала? Иптәшләренәме, әллә туганнарынамы? Әтисе сүзенәме, әллә әнисенекенәме? Баланың урам иптәшләре яки күршеләр йогынтысына бирелүе мөмкин. Урамны әйтеп тә тормастан, күршеләрнең дә төрлесе була.

Ә без, ата-аналар, үз балаларыбызның барысына да тигез карыйбыз. Үзебез рәтле булгач, аларның да рәтле булачагына ышанабыз. Алма агачыннан ерак төшми, ди халык. Дөрес. Бала, нигездә, яхшы гаиләләрдә яхшы кеше булып үсә. Әмма бер үк агачның алмалары төрлечә өлгерүен дә онытмаска кирәк.

Шулай ук без еш кына бала тәрбияүнең катлаулы процесс булуын онытабыз, бу өлкәдә белемебезне арттырмыйбыз, аз укыйбыз. “Баланы тәрбия итүнең үзенчәлеге шунда: ул барлык кешеләргә дә диярлек таныш һәм ләззәтле, ә кайберәүләргә хәтта бик җиңел булып тоела”, – дигән бөек рус педагогы К.Д.Ушинский. Бу шулай тоела гына.

Авыл җирендә яшәүче укучылар гаиләдә күбесе әби-бабай белән дә тәрбияләнә. Билгеле, бу бөтенләй башка тәрбия һәм бик зур әһәмияткә ия. Бабаларыбызның “Оясында ни күрсә, очканында шул була” дигән акыллы сүләрен бер генә минутка да онытырга ярамый.

Шулай ук ата-ана белән мәктәп дуслыгы да тәрбиядә зур урын алып тора. Баланы тырыш булырга, басылып эшли, яхшы укый, вакытында уйный белергә мәктәп белән гаилә бергә өйрәтә. Мәктәп белән, балаңның класс җитәкчесе, шул классның укытучылары белән тыгыз элемтәдә тору ата-анага алдагы бурычларны дөрес билгеләргә дә, баланың тәрбиядәге йомшак урыннарын белеп, вакытында ярдәм итәргә дә мөмкинлек бирә.

Кирәк чакта баланы мактый да белергә кирәк. Бу очракта башкарылган эшнең уңай нәтиҗәсе генә түгел, бәлки баланың аны ни дәрәҗәдә аңлап эшләве дә, моның өчен күп көч куюы да исәпкә алынырга тиеш. Үзен яхшы тотканы, башкарылган эшне җиренә җиткереп башкарганы өчен, баланы бөтен гаилә алдында мактау отышлы. Ул чакта улыгыз яки кызыгыз кылган эш-гамәлнең әһәмияте тагын да артыр һәм башка балаларга да үрнәк булыр. Баланы күркәм гадәтләргә рухландыруда аңа күрсәткән ышаныч гаять зур роль уйный. Моның белән без бала күңелендә иң матур хисләр уятабыз, аны мөстәкыйльлеккә, тормышта үз урынын табарга өйрәтәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Башлангыч сыйныфлар өчен" эш программалары

башлангыч сыйныфлар өчен җыр түгәрәге өчен эш программасы...

Башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы(1,3кл.)

Башлангыч   сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы ( 1,3нче сыйныф)          (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)...

Башлангыч сыйныфлар өчен имлалар җыентыгы

Әлеге материал башлангыч укытучыларына зур ярдәмлек булыр дип ышанып калам....

башлангыч сыйныфлар өчен диктантлар

Татар телендә диктантлар җыентыклары табу кыенрак. Шуны күздә тотып хезмәттәшләрем өчен диктант текстлары тәкъдим итәм....

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән күнегүләр җыентыгы.  Якташ - язучы Фәнис Яруллинның истәлегенә багышлана....

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар

Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән тестлар укытучыларга укучыларның белемен тикшерү өчен материал...