Сценарий на день матери (на татарском)
материал (2 класс) на тему

Насырова Ирина Асгатовна

День матери

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx226.24 КБ

Предварительный просмотр:

                           Әниләр бәйрәме.

Максат: Әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер кат

аңлату. Әниләргә, өлкәннәргә игътибар, ихтирам хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютерда слайдлар, магнитофон, аудио һәм СД язмалар.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Шарлар эленгән. Балалар ярымтүгәрәк ясап

басалар. 2 алып баручы алга чыга.

Бәйрәм барышы.

1 алып баручы: Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләр,

әбиләр, мәктәбебезнең барлык хезмәткәрләре! Сезне барыгызны да бәйрәм

белән котлыйбыз.

2 алып баручы: Ходай сезгә теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм

итсен, өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле, бәйрәмегез мөбарәк булсын.

Безнең бүгенге чыгышыбыз сезгә бәйрәм бүләге булсын.

1 алып баручы:

Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

- Яз килә, каршы алыгыз, -

Дигән хәбәр тарата.

1 укучы. Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.

2 укучы: Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

3 укучы: Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

«Җырлыйм әнием турында» Г. Зәйнәшева сүзләре, Ф. Әхмәдиев көе.

Бер кыз бала

Җыр чыгарган

Багышлап әнисенә.

Әйдә икәү

Җырлыйк диеп

Өйрәткән энесенә.

Кояш, кояш

Мәңге балкый,

Мәңге нур сибә.

Кояш гомере телим мин,

Әнием сиңа.

Җырны чишмәләр

Ишеткән,

Кошлар отып алганнар.

Сандугачлар һәм

Тургайлар

Моңлы көйгә салганнар.

Кушыл син дә,

Җырлыйк бергә,

Яңа матур җыр тусын.

Җирдә әниләр

КояштайОзын гомерле булсын.

4 укучы:

 Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Иң кадерле кешебез син,

Сөекле әниебез.

Син булганга без бәхетле,

Тыныч, рәхәт яшибез.

5 укучы:

 Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

6 укучы:

 Дөньяда иң газиз кеше –

Әниләр, һәркем белә.

Аларның җылы сүзләре

Җанга рәхәтлек бирә.

7 укучы:

Әни бит ул – изге кеше,

Изгеләрнең изгесе.

Аннан башка тормыш бармый,

Әни – тормыш көзгесе.

8 укучы:

Әни” диеп, җылы итеп,

Эндәшә һәрбер бала.

Һәрбер кеше шатланадыр

Әни барга дөньяда.

9 укучы:

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

10 укучы:

 Күмәкләшеп, барыбыз бергә

Җырлап алыйк, әйдә әле.

Котлы булсын! Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

«Иң матур җыр»

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

Нинди булган, нинди уңган-

Ул һәр эштә, һәркайда.

Йомшак сүзе, күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта,

Үрнәк миңа әнием

Күрәсезме, чәчәк кебек,

Алсу нурлар бәйләме

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта,

Үрнәк миңа әнием

11 укучы:

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә - якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

12 укучы:

Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман, назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

13 укучы:

Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

14 укучы: Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.

Бергә: Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз.

1 укучы: Без сине бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзеңә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Бәйрәм бүген.

Кояш көлә, мин елмаям

Сигезенче март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңлем шат минем.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөня көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

Кайсые юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, пак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пак булсын.

Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп

Бар дөня көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын.

1 алып баручы:

 Мәктәп бүген гөрләп тора

Шаулап тора, күрегез,

Без бит бәйрәмгә җыелдык.

Әллә шуны белмисез?

2 алып баручы:

Кадерле әниләребез,

Чал чәчле әбиләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

Җыр «Тәрәзәләр». Башкара Газимова Илсинә.

1 алып баручы:

Бәйрәм белән барыбызны

Тәбриклик, котлыйк әле!

Әйтергә иң җылы сүзләр

Бер дә онытмыйк әле.

Шигырь «Рәхмәт әйтәсем килә» Укый Ситдикова Илсинә.

2 алып баручы:

Нинди генә телдә сөйләшсә дә,

Алтыннарын әйтер сүзнең ул;

Нәрсә дисә, нәрсә эндәшсә дә,

Җанга якын булыр безнең ул.

Шигырь «Песня про бабушку». Укый Сагдуллина Илнара.

1 алып баручы:

Җырлый торган җырларда

Яз гына, сөю генә

Утлары булсын җырларның

Булмасын көю генә.

Җыр “Картайма әле, әнкәй”. Башкара Хамзиева Айгөл.

2 алып баручы:

Әйдә бие, әйдә бие,

Әйдә биегез, кызлар!

Өздереп баскан чагында

Бар кеше «Их-ма» дияр!Кызлар башкаруында бию.

2 алып баручы:

Күңелегездә сезнең кояш яна,

Нурлы йөзегездә - яз яме.

Җирдә яшәү җырга әверелсен,

Котлы булсын дөнья бәйрәме!

Шигырь “Песня о маме”. Укый Конакова Диана.

1 алып баручы:

Бусагада инде 8 март –

Ә күңелдә хисләр бәйләме.

Яздай балкып, кояштай нур сибә

Әниләрнең якты бәйрәме.

Шигырь «Әнием». Укый Мөхәммәдҗанов Аяз.

1 алып баручы: Күмәк уен «Зур шалкан».

2 алып баручы:

Әниемне котлыймын

Әниләр көне белән.

Матур теләкләр телимен,

Назлы битеннән үбә.

Шигырь «Бүләк». Укый Хадиева Назгөл.

1 алып баручы:

Кызлар җырын тыңлаганда

Җан җылыларын алам.

Җир үзенең сөенечен

Бәхетен һәм көенечен

Кызлар җырына салган.

Җыр “Мең яшә, әнкәй”. Башкара Ситдикова Илсинә.

2 алып баручы:

 Аяз күктән шат елмаеп

Балкый мартның кояшы.

Мәңге яшәсен әниләр,

Булсын тормышлар яхшы.

Шигырь «Поздравляю с женским днём». Укый Ихсанова Инзилә.1 алып баручы: Әниләргә Алла ярдәм бирсен

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әниләргә сүнмәс йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Шигырь «Әнкәемә». Укый Разяпова Ания

2 алып баручы:

Нурсыз булыр иде тормыш

Әгәр җыр – моң булмаса

Йөрәк ташка әйләнәчәк

Әгәр моңга тулмаса.

Җыр «Кайтабыз да китәбез». Башкара Нигмәдҗанова Зәлинә.

2 алып баручы:

Җылы наз ул, әнием – синдә генә,

Иркә сүзләр – синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

Шигырь «Мамочка». Укый Газимова Илсинә.

1 алып баручы:

Аяклар тими идәнгә

Дәртләнеп биегәндә.

Йөрәкләр җырлый берләшеп,

Бергәләп биик, әйдә!

Малайлар башкаруында матрослар биюе .

1 алып баручы:

Күз алдымда җыерчыклы кулың,

Хәсрәт ярган аны, боз ярган.

Тормыш юлы бүген шома икән –

Шушы куллар тигәч шомарган.

Шигырь «Әбием». Укый Сагдуллина Инзилә.2 алып баручы: Кызлар җыры ишетелә кебек

Тәрәзәгә җилләр бәрсә дә.

Туган илдә кызлар җырламаса

Егетләргә гомер нәрсәгә?

Җыр «Бәхеттә-шатлыкта». Башкара Газимова Илсинә.

1 алып баручы:

 Биедек тә, җырладык та,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык,

Матур көйләр көйләдек.

2 алып баручы:

Гомер юлыгыз озын булсын

Тигез тормыш аны бизәсен

Гомерегез бәхет белән үтсен

Авырлыклар мәңге килмәсен


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника День матери

Праздник, посвящённый международному Дню матери...

Сценарий праздника "День матери"

Сценарий праздника "День матери". Музыкальное сопровождение можно подобрать самостоятельно....

Сценарий праздника "День матери"

материал содержит собрание стихотворений, сценок, песен, посвящённый мамам....

сценарий праздника: "День МАТЕРИ"

праздник для начальной школы...

Сценарий праздника День матери

материалы к празднику подбирались учащимися и оформлялись фотографиями и открытками....

Сценарий праздника "День матери"

Сценарий праздника  разработан к "Деню матери" и носит воспитательный характер. На празднике присутствуют родители, учителя, бабушки. Зал празднично украшен. К празднику прготовлена презентация "...

Сценарий ко Дню Матери (на татарском языке).

Сценарий праздника "День Матери" на татарском языке....