Интеллектуальная игра "Тамчы-шоу"
презентация к уроку (1 класс) на тему

Галимханова Фирдания Сунгатовна

Интеллектуальная игра "Тамчы-шоу" на татарском языке.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тамчы – шоу” уены

Максат:

  • укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;
  • укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып – белү, күзаллауларын арттыру, баету;
  • тел культурасын үстерү;
  • укучыларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
  • эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;

туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү

1 слайд

Исәнмесез!-диеп башлыйк әле,

Танышу бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

2. Укучылар татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыйлар.

1. Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле затлы тел.

  1. Культура каждого народа

Жемчужина добра.

Татарский ласковый язык

Всем выучить пора.

  1.   Татарчасы – туган тел
    Безгә газаз булган тел
    Әти-әни, әби-бабай
    Безне сөя торган тел.

4. Тел кешене дус итә
Бер-беренә бөркетә
Яхшы беләм мин рус телен
Һәм онытмыйм үз телем.

5. Взрослый ты или ребёнок,

Ты должен понимать-

Раз в Татарстане живёшь,

Татарский надо знать.

6. Якын безгә рус теле
Безнең өлкән дус теле
Бөек Пушкин бабабызның
Безне өйрәткән үз теле.

7. Халкым һәр туган көндә дә
Тукаен онытмады
Без – “ туган тел”дән туганнар
Без – Тукай оныклары.

8. Чтобы занимать какой-то пост,

Людьми руководить,

Ты на обоих языках

Обязан говорить.

9. Туган оясыннан аерылган кош

Кайтырына мәңге юл тапмый.

Туган телен яратмаган кеше,

Башкаларның телен яратмый.

 10. Тату булу һәрчак кирәк икән

Кая барсаң, кайда йөрсәң дә.

Татар телен белү кирәк икән,

Рус телен яхшы белсәң дә.

 11. Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,

Төрле-төрле милләт булсак та,

Тик бер безнең туган илебез,

Тик бер безнең туган җиребез:

Ул - Татарстан!

 Бүген без сезнең белән тамчы-шоу уен-ярышына җыйналдык. Ярышта ике команда катнаша: “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр”. Ә хәзер сүзне укучыларга бирик.

Командалар белән танышу.

2 слайд

Безнең исем: Тапкырлар!

Безнең девиз:

Тапкыр җиңәр, оттырмас,

Сезгә куып тоттырмас.

3 слайд

Безнең исем: Зирәкләр!

Безнең девиз:

Зирәк һәр җирдә кирәк,

Тик зирәк ул бик сирәк.

Бүген без дә ярышабыз,

Тапкырлыкта сынашабыз.

Зирәклектә узышабыз

Җиңдермәскә тырышабыз.

1 тур:

Алып баручы.  «Булсаң зирәк, әйт тизрәк!»  

(командаларга чиратлап сораулар бирелә)

  1. Россия дәүләт флагында нинди төсләр бар?

 .  2. “Шүрәле” әкиятенең авторы.( Г. Тукай)

  1.  Без яшәгән республика. ( Татарстан)
  2. Татарстанның президенты кем? (Рөстәм Миннеханов)
  3. Казанның  футбол командасы (Рубин)

Икенче командага сораулар.

  1. “Су анасы” әкиятенең авторы кем? (Габдулла Тукай)
  2. Татарстанның башкаласы? (Казан )
  3.  Россия президенты кем?
  4. Татарстанның дәүләт флагында нинди тәсләр бар? (кызыл, ак, яшел)
  5. Казанның хоккей командасы (АкБарс)

2 тур

 1нче командага сораулар. «Тапкырларга табышмак»

“Табышмакларны чиш”
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде.
Еглап елгалар
Яшләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт,
Я, әйтеп кара.                        (Яз.)

Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга.
Урагын ура,
Бу кайчак була?                          (Җәй.)
                             
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана,
Бу кайчак була?                          (Көз.)

Һәр җир карланган,
Сулар бозланган.
Уйный җил-буран,
Бу кайчак туган?                         (Кыш.)

3 тур  

 “Бер сүз белән әйт”.

Укучыларга предмет рәсемнәре күрсәтелә, алар бер сүз белән әйтергә тиешләр.

 4 слайд 1 команда (яшелчәләр)

5 слайд 2 команда (җиләк-җимешләр)

6 слайд 1 команда (хайваннар)

7 слайд 2 команда (кошлар)

4  тур “Бул тапкыр!”

Буталган хәрефләрдән сүз төзергә

8 слайд

О Л И М П И А Д А

“Сүз эчендә сүз” - “олимпиада” сүзеннән русча һәм татарча сүзләр төзү

(лампа, мода, пила, липа, дама, лом, Олимп, Мила, Лида, Дима, Ада, ипи, ми)

Музыкаль тәнәфес.

5 тур Ребуслар чишү.

9-16 слайдлар

Капитаннар бәйгесе.Безнең соңгы бәйге дә килеп җитте. Безнең Капитаннар ярышы башлана.

Мин мәкальнең башын әйтәм, сез ахырын әйтәсез. Кем алдан кул күтәрә, шул җавап бирә.

Иле барның ..............................................................теле бар.

Иң татлы тел туган тел.............................................анам сөйләп торган тел.

Телләр белгән............................................................илләр белгән.

Тел...............................................................................күңелнең көзгесе.

Тәмле дә тел..............................................................тәмсез дә тел.

Туган илең...................................................................туган анаң.

Үз илем...........................................................................алтын башак.

Туган – үскән җирдән....................................................матур ил булмас.

Укытучы.

Укучылар , безнең  Тамчы шоу “бәйгесе тәмам. Йомгаклау өчен сүзне жюригә бирәбез.

«Туган тел» җыры башкарыла.

17 слайд


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Безнең исем : Тапкырлар . Безнең девиз: Тапкыр җиңәр , оттырмас , Сезгә куып тоттырмас .

Слайд 3

Безнең исем : Зирәкләр . Безнең девиз: Зирәк һәр җирдә кирәк , Тик зирәк ул бик сирәк .

Слайд 8

О Л И М П И А Д А

Слайд 9

Т 10

Слайд 11

3 почмак

Слайд 13

тимер

Слайд 15

га

Слайд 17

Туган тел И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы .


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальный марафон по окружающему миру

Интеллектуальный марафон по окружающему миру включает следующие мероприятия: Интеллектуальная игра «Три стихии», 3 класс КВН «Природа вокруг нас», 2 класс. КВН «Дом, в котором мы живём», 4 класс....

Педагогические возможности клуба интеллектуального развития как формы организации внеурочной деятельности в школе для становления личностных компетентностей у младших школьников

Педагогическое сопровождение и поддержка развития способных и одаренных детей актуальная проблема современной практики. Способом решения данной проблемы может стать организация на базе школы клуба инт...

Интеллектуальная игра "Счастливый случай"

Интеллектуальная игра "Счастливый случай" для учащихся 3-4 классов. Играют две команды из 5-6 человек. Можно провести игру в математическую неделю....

Теоретические основы методики интеллектуального развития младших школьников в процессе преподавания русского языка. Теоретические основы методики интеллектуального развития младших школьников в процессе преподавания русского языка.

В условиях частных школ с присущей  им системой работы с ограничением времени на самоподготовку и отсутствием домашних заданий – развитие интеллектуальных навыков становится очень актуально...

«Формирование личностных результатов образования по ФГОС: интеллектуально-познавательные и интеллектуально-подвижные игры во внеурочной деятельности»

Цель вебинара: представление опыта формирования личностных результатов через игру посредством организации интеллектуально-познавательных и интеллектуально-подвижных игр во внеурочной деятельности. ...

Интеллектуальная одаренность, методика работы с интеллектуально одаренными детьми в системе дополнительного образования

Интеллектуальная одаренность, методика работы с интеллектуально одаренными детьми в системе дополнительного образования...

Тренировочная таблица «Интеллектуальный бой по русскому языку» - интеллектуально-развивающая игра для учащихся начальной школы

Методическое пособие по русскому языку "Интеллектуальный бой по русскому языку" предназначено  для обучающихся начальной школы. Это -  комбинирование игровых технологий и технологи...