Отрывок из сценария внеклассного мероприятия
занимательные факты (1 класс) на тему

Хасанова Миляуша Габдуллиновна

Сценка "Күл буена килсәгез"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kul_buena_kilsgez.docx19.51 КБ

Предварительный просмотр:

Күл буена килсәгез

Катнашалар: Су анасы, Шүрәле, Шәвәли, Айсылу.

Камышлы күл буе. Күл чүп- чар белән тулган. Күл янында басмада су анасы утыра. Аның чәче тузгыган,  тәне пычранып беткән. Салмак көй яңгырый. Су анасы башын күтәрә, моңлы- зарлы тавыш белән җырлый.

Күл буена килсәгез лә,

Хәлләремне белсәгез лә,

Болай авыр булмас иде

Бәгыремне телсәгез дә.

Кая гына карасам да,

Яр буйларын чүп- чар күмгән,

Бөтен тереклеге белән

Минем газиз күлем үлгән.

Су анасы тагын тынып кала, башын тез өстенә куеп моңлана. Сукмак буйлап Шәвәли белән  Айсылу килә. Шәвәли бик арыган.

Шәвәли :(хәлсез тавыш белән) Айсылу, ә Айсылу? Туктыйк инде, хәл алыйк бераз...Тамагым да кипте... Су эчәсем килә.

Айсылу: (тынычландырырга тырышып) Я инде, Шәвәли, малайларга бер дә килешми. Елама! Әнә кошлар күреп калырлар да, көләрләр үзеңнән. Күлдәге бакалар да көләрләр...

Шәвәли: Көлсә ни, ... көлсеннәр...Бик арыдым шул, эчәсем килә.

Айсылу: Үзең бит дөнья күреп, күл буйларын карап , урман- кырларны сәяхәт кылып кайтыйк, дидең...

Шәвәли: Дидем дә соң...Хәзер димим инде...(еламсырап) Өйгә кайтасым килә минем...

Айсылу: Күп тә килмәдек бит, менә күл буена гына җиттек.(Күлгә  төртеп күрсәтә,басмада утырган су анасын күреп кала. Куркып  Шәвәлине кочагына ала.) Абау! Нәрсә бу? Кем бу? Нинди җен карчыгы?

Шәвәли: (Айсылуга сыенып) Мин курка-а-ам, әнә күл дә әллә нишләгән. Чүп-чар белән тулган...

Су анасы (Айсылу белән Шәвәлине күрми, җырлый)

Кая гына барыйм икән?

Кемгә генә сыеныйм?

Өнсез яши яр буйлары,

Сусыз яши су анасы...

(Башын күтәрә, күлгә якынлашып килүче Айсылу белән Шәвәлине күреп ала):

Аһ! Харап булдым!Кеше күзеннән шәрә тәнемне капларлык та су калмады бит күлемдә(Җентекләп карый) Сез кемнәр? Нишләп йөрисез минем күл буенда?

Айсылу: (һушын җыеп, алгарак чыгып) Мин... Мин Айсылу булам. Ә менә бу малай –Шәвәли...

Су анасы: Кем- кем?

Айсылу: Шәвәли... Шәвәли исемле малай ул...

Су анасы: Каян киләсез, кая барасыз?

Айсылу: Ерак авылдан киләбез без. Күлләргә, урманнарга, кырларга сәяхәт кылмакчы булган идек... Ә үзең кем буласың соң?

Су анасы: Танымадыгызмыни?

Айсылу: Җен- пәриме әллә? Убырлы карчыкмы?

Су анасы: Карчык диярлегем дә бардыр шул. Ләкин мин әле яшь, таза, гүзәл бер табигать баласы. Су кызы. Су анасы мин...

Айсылу:(читкәрәк тайпылып) Су анасы?

Шәвәли ( батыраеп) Су анасы булгач, юынып йөриләр аны!

Су анасы: Әй, бар иде заманалар! Су да тонык, саф, чиста иде. Балыклар да, бакалар да күпләп үрчи иде... Чәчемне дә көн дә юып, үрә идем...Ә хәзер...Кара инде. Нәрсә генә юк монда! Суы пычрак ләмгә әверелде, яр буйларында чүп өемнәреннән башка берни дә юк...Шушы пычрак дөньяда берьялгызым җан асрап яшим.

Айсылу: Кемнәр болай кыланды соң, апа?

Су анасы: Кемнәр булсын, кешеләр инде, кешеләр... Сезнең кебек балалар да шактый зур  зыян салалар күлемә.

Шәвәли: (Айсылуга) Әйдә, Айсылу, Су анасына  булышабыз, күлендәге бөтен чүп- чарны алып ташлап, суын чистартып куябыз.

Айсылу: Әйе шул, без бит- кешеләр. Ә кеше- аңлы зат, кеше хезмәт иясе. Әйдә бу күлне кирәкмәгән әйберләрдән, чүп- чардан чистартыйк. Су анасына мәрхәмәт күрсәтик, шәфкать кылыйк... Ул да безгә рәхмәтле булыр.

Су анасы: И-и, зур рәхмәт сезгә, нәни дусларым! Менә бит нинди акыллы балалар да үсә икән хәзер авылда.

(Шәвәли, айсылу чистарталар, су анасының чәчләрен дә тарыйлар)

Су анасы: И-и, рәхмәт төшкерләре! Менә бит, ничек ялт итте дөньясы! Әнә күлемнең бакаларына да җан керде.

Бак- бак килеп, бакалар

Яр буенда яталар.

Бак- бак килеп ятканда

Аларга таш аталар.

Аларга таш аталар

Абыйлар һәм апалар.

Бак- бак килеп бакалар

Ярдәм сорап яталар.

Ярдәм сорап яталар

Яр буенда бакалар.

Күлнең суын чистарткач.

Шундый чиста,пакъ алар!

Барысы бергә тезелешеп, кулга кул тотынышып бииләр. Су анасы Айсылу белән Шәвәлигә су эчереп йөри. Бакалар кычкыра, кошлар сайрый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий внеклассного мероприятия – праздника по теме:«Все работы хороши, выбирай на вкус»

Сценарий внеклассного мероприятия – праздника по теме:  «Все работы хороши, выбирай на вкус».  ...

Сценарий внеклассного мероприятия "Чаем угощаем"

Внеклассное мероприятие о традициях русского гостеприимства поможет детям ответить на такие вопросы: "Откуда чай попал в Россию?", "Как раньше приготавливали чай?", "Как правильно заваривать этот бодр...

Сценарий внеклассного мероприятия "Спасибо тебе, АЗБУКА!"

Сценарий праздника АЗБУКИ для ребят 1 класса с участием сказочных героев и игровой программой....

Сценарий внеклассного мероприятия в 1 классе: "Праздник дружбы".

Вместе со сказочными персонажами любимых детских мультфильмов: Котом Леопольдом и весёлыми Скоморохами ребята учатся понимать значение слова "дружба", исполняют песни и частушки, читают стихи о настоя...

Звуковое оформление к сценарию внеклассного мероприятия в 1 классе: "Праздник дружбы".

Звуковое оформление к сценарию внеклассного мероприятия в 1 классе: "Праздник дружбы: музыка к песне "Настоящий друг" (Из мультфильма «Тимка и Димка» Слова М. Пляцковского. Музыка Б. Савельева) и "Про...

Сценарий внеклассного мероприятия в 3 классе: "Праздник мам и бабушек".

Цели: Способствует воспитанию уважительного отношения к матери, к женщине. ...