"Муса Җәлиль багышлангам КВН кичәсе"
классный час (3 класс) на тему

Зиннурова Наиля Зайнутдиновна

КВН по теме: Муса Джалиль

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Муса Җәлилгә багышланган КВН кичәсе”

 Казан шәһәре Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең

югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Зиннурова Н.З.

Тема: Муса Җәлилгә багышланган КВН кичәсе.

Максат:Шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты турында белемнәрен ачыклау һәм ныгыту.Туган илне ярату,патриотизм,бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:Муса Җәлил портреты,аның балалар өчен язган китаплары,шигъри юллар язылган плакат:

“Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомерең маяк булып

Үзеңнән соң килгән буынга.”,М.Җәлилнең шигырьләренә ясалган рәсемнәр.

          КВНның барышы.

 Зал бәйрәмчә бизәлгән.Уртада МусаҖәлил портреты,аның әсәрләреннән китап күргәзмәсе куелган.Алып баручының кереш сүзе:

-Кадерле дуслар!Без бүген каһарман шагыйребез,татар халкының йөз аклыгы,Советлар Союзы Герое,Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган КВН кичәсенә җыелдык.Биредә ике команда көч сынаша.КВНда бары тик зирәкләр,тапкырлар,эшкә осталар,сүзгә кыска булган укучылар гына катнаша.Сезнең алда шундый “Кояш” һәм “Сандугач” командалары.Каршы алыгыз!

(Сәхнәдә бер-берсен сәламләү өчен ике команда укучылары чыгып тезелә.)

I.Сәламләү.Командаларның исеме,девизы белән танышу(командаларның үз-үзләрен тәкъдим итүе.)

-Сүз “Кояш”(“Сандугач”)командасына бирелә.

II.Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты буенча белемнәрен тикшерү бәйгесе.

“Кем өлгер?”

-Сораулар ике команда өчен дә уртак.Кем өлгер,шул җавап бирә.Дөрес җавап 1балл белән бәяләнә.

Сораулар.

1.Муса Җәлил ничәнче елда һәм кайда туган?(1906нчы елда,2(15)февральдә,Оренбург өлкәсе Мостафа авылында.)

2.Муса Җәлилнең әнисе кем исемле?(Рәхимә.)

3.Әтисенең исеме ничек?(Мостафа.)

4.Шагыйрь кечкенәдән үк тырыш,эш сөючән була.Ул башлангыч сыйныфта ничек укый?(Муса,абыйсы Ибраһимга ияреп,6 яшьтән авыл мәдрәсәсенә йөри башлый.Сәләтле Мусаны беренче сыйныфтан-икенчегә,аннан өченчегә һәм дүртенчегә күчерергә мәҗбүр булалар.)

5.Муса Җәлилнең беренче шигыренең исеме нинди? (“Бәхет”)

6.Аның бу беренче шигыре ничәнче елда һәм нинди псевдоним астында чыга?(13 яшьтә,Кечкенә Җәлил.)

7.Муса Җәлилнең кызының исеме ничек? (Чулпан.)

8.Муса Җәлил нинди балалар журналын гамәлгә куя һәм беренче саныннан соңгысына чаклы аның мөхәррире була?(Мәскәүдә чыккан “Кечкенә иптәшләр” һәм “Октябрь баласы” журналларының мөхәррире була.)

III.Муса Җәлил шигырьләре буенча рәсемнәр бәйгесе.

-Кайсы рәсем нинди шигырьгә туры килә?

“Кояш” командасына күрсәтелгән рәсемнәр:              

1.“Карак песи”

2.“Куян”

3.“Бакчачы”

4.“Бишек җыры”

5.“Кызыл ромашка”

  “Сандугач”командасына күрсәтелгән рәсемнәр:

        1. “Көз җитте”

        2.“Карак песи”

        3. “Яшел тугайда”

        4.“Чаңгы шуганда”

        5.“Бакчачы бабай”.

IV.Муса Җәлил иҗатына сәяхәт. “Бу юллар кайсы шигырьдән” бәйгесе.

“Сандугач”командасына:

        1)...Кулыбызда безнең

Яңа әлифба .

          Менә монысы “а”,

           Менә монысы “б”.(“Беренче дәрес”)

          2)...Сикереп торды Марат

          Күрә-эшләр харап.

          Тагын соңга калган

          Шул йокыга карап.(“Сәгать”)

         3)...Йә сузып кына,

          Йә бик еш кына:

          Кикри-күк!(“Әтәч”)

         “Кояш” командасына

         1)...Абзыкай,син нинди йөрәкле!

           Әйдә,качыйк хәзер,хуҗа чыкса,

           Икебезгә дә бирер кирәкне!(“Ишек төбендә”)

         2) ...Калын урманда,

           Гел кичкә каршы,

           Ишетелә моңлы

           Бер кошның тавышы.(“Күке”)

         3)...Иртә белән майга дип,

      Керсәм,күзем акайды...(“Карак песи”)

  V.Капитаннар бәйгесе. “Алга-җиңүгә таба”

-Капитаннарны сынап карыйк әле.Һәр капитанга сораулар бирелә.Ничә җавабы дөрес,шуның санынча балл булачак.Җавапларны кәгазь битенә язып,хөкемдарларга тапшыралар.

1.Шагыйрь ничәнче елда каты яраланып әсирлеккә эләгә?(1942нче елда .)

2.Дошман тылында,әсирлектә шагыйрь нинди фамилия белән йөргән?(Гомәрев фамилиясе.)

3.Ул ничә көн тоткынлыкта була? (791көн.)

-Әйе,дөрес.Шуның 380 көнен төрмәдә үлем җәзасы көтеп уздыра.

4.Муса Җәлил кайчан хөкем ителә?(25нче август,1944нче ел.)

5.Аның белән тагын кемнәрне хөкем итәләр? Һәр дөрес җавап өчен бер балл бирелә. (Җәлил белән бергә 10 каһарман егетнең гомере өзелә:Гайнан Курмаш,Абдулла Алиш,Фуат Булатов,Гариф Шабаев,Әхмәт Сибаев,Габдулла Батталов,Зиннәт Хәсәнов,Фоат Сәйфелмөлеков,Әхмәт Әндәшев,Сәлим Бухаров.)

6.Җәлилчеләргә нинди җәза бирелә?(Гильотинада аларның башларын кисәләр.)

7.Муса Җәлил исемен мәңгеләштерү өчен нәрсәләр эшләнде? Һәр дөрес җавап өчен бер балл бирелә. (М.Җәлилгә һәйкәл куелды,аның музее бар,М.Җәлил исемен урамнар йөртә,опера-балет театры һ.б.)

8.Кайсы рәссам “Хөкем алдыннан”картинасында шагыйрьнең образын тудырды?(Харис Якупов.)

       VI.Өй эшен тикшерү.Муса Җәлил әсәрләрен сәхнәләштерү бәйгесе.

!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Творческий проект «Творчество Мусы Джалиля в патриотическом воспитании детей» (Читательская конференция)

Происходящие в нашей стране политические и социально-экономические  преобразования обострили актуальность задач формирования у подрастающего поколения гражданского самосознания, высок...

Творческий проект «Творчество Мусы Джалиля в патриотическом воспитании детей» (Читательская конференция)

Происходящие в нашей стране политические и социально-экономические  преобразования обострили актуальность задач формирования у подрастающего поколения гражданского самосознания, высок...

Методическая разработка по внеклассному чтению "Муса Джалиль- в наших сердцах..." (на татарском языке)

Методическая разработка по внеклассному чтению в 4 классе, где учащиеся знакомятся   с   жизнью и творчеством   великого татарского поэта -героя М.Джалиля....

Муса Җәлил -бөек шәхес.

Сыйныфтан тыш чаралар өчен. Муса Җәлилнең т ормышы һәм иҗаты....

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты

«Кем  миллионер  булырга  тели?» уенының  эчтәлеге (тестлар  белән  эшләү)....

Синең каршыңда башым иям, Муса Җәлил! (презентация)

Синең каршыңда башым иям, Муса Җәлил! (презентация)...

Муса абый — балаларның якын дусты.

    Герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышлана....