Г. Тукай
занимательные факты на тему

Гиниятуллина Гузель Котдусовна

конкурс: “Г.Тукайның биографичсен беләсеңме?” 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon g.tukay_.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Викторина

1 нче конкурс: “Г.Тукайның биографичсен беләсеңме?” 
Һәр командага бербер артлы сораулар бирелә, бер команда җавап бирә алмаса, 
икенчесенә дә җавап бирергә мөмкин, теләктәшлек итүче укучылар да җавап бирә алалар.
1.Г.Тукайның туган һәм үлгән көне? (26нчы апрель, 1886ел, 15апрель, 1913ел)
2.Ул кайда туганрайоны һәм авылы?(Арча районы, Кушлавыч авылы)
3.Әтисе кем булган?(Мулла)

4.Кечкенә Тукайның исеме.(Апуш)
5.Әтисе үлгәндә Апушка ничә яшь булган?(6ай)
6.Әнисе кемгә калдырып кияүгә чыккан?(Шәрифә карчыкка)
7.Әнисе кайсы авылга кияүгә чыккан?(Сасна авылына)
8.Әнисе үлгәндә Апушка ничә яшь булган?(3яшь)
9.Әнисе үлгәч ул кемдә һәм кайда яши?(Бабасында, Өчиле авылында)
10.Татар Бистәсендә ул кемнәрдә яши? Исемнәре.(Мөхәммәтвәли абый һәм Газизә 
апа)
11.Кырлайда ул кемнәрдә яши? ( Сәгъди абзыйларда)
12.Туганнары кайда яши?(Җаек(Уральск) шәһәре)
13. Җаекта ул нинди мәдәрәсәдә укый?(“Мотыйгия”)
14. Әлмәт шәһәренең Татарстан кинотеатры янында кемгә һәйкәл куелган? (Г.Тукай)
2нче конкурс: “Тукай әсәрләре” 
1.Шүрәледә утын кисәргә килгән егетнең исеме? (Былтыр)
2.”Шүрәле”әкиятендә үзе яшәгән кайсы авылны искә ала?(Кырлай)
3.”Сабыйга” шигырендә "шагыйрәнә ялган ул”дип нәрсәләрдән курыкмаска чакыра? 
(шүрәле,җен,убыр)
4.Шагыйрь аңа геройлары авызыннан "аңгыра” дип эндәшә?(сарыкка)
5.Сарык белән кәҗә уртасында нәрсә бар?(нәрсә сүзе)
6.Галигә рәхмәт әйтүче йорт хайваны?(кәҗә)
7.Эшкә өйрәтергә тырышкан маэмайның кушаматы?(Акбай)
8.”Безнең гаилә” шигырендә гаиләдә ничә кеше? (6)
9.Сарыкның туганы кем ?(Кәҗә)
10.Су анасы белән Шүрәле кайда очрашалар?
11.Капчыкта бүре башы ничә булган? (1)
12.Шүрәленең “ әтисе” (Г.Тукай)
13.Кәҗә кем белән дус?(Гали)
14.Г.Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре? ("Туган тел")
3нче конкурс: Табышмак аша Тукайны таныйбыз.
1.Нәкъ кеше кебек үзе,
Бар маңгаенда мөгезе.
"Былтыр кысты” дип акыра,
Туганнарын чакыра. ("Шүрәле” әкияте)
2.Кулы юк,балчык ташый,
Балтасы юк,өй ясый.("Карлыгач” шигыре)
3. Сакаллы килеш туа.
Берәү дә гаҗәпләнми.("Гали белән кәҗә”)
4.Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.
Тоттырмый ,китә очып ,
Я кала җирдә посып.("Бала белән Күбәләк”)
4нче конкурс: "Шигырьсөючеләр " конкурсы.
Шигырьләрдән алынган өзекләрнең авторын, исемен искә төшерегез. 
Бик матур бер җәйге көн: өстәл янында бер сабый. 
Ян тәрәзә каршында иртәге дәресен карый. 
Чын күңел белән карый ул, каткат әйтеп һәр сүзен, 
Бик озак утырды бер дә алмастан күзен.
( “Эш беткәч уйнарга ярый”) 
И, сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш;
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Яшьлегеңдә бик тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны бик җиңел.
( “Эшкә өндәү”)
5нче конкурс: Сәхнәләштерү ярышы. 
6нчы конкурс: Капитаннар ярышы. Габдулла Тукайның бер шигырен сәнгатьле 
сөйләргә.
7нче конкурс: Рәсем җыю ярышы.
Һәр ике командага да киселгән рәсемнәр бирелә. Сез аларны җыеп, рәсемне 
төзергә һәм шигырьнең исемен атарга тиеш буласыз. Кем беренче төзер.
Сез рәсем ясаган арада җырлый 
8 нче конкурс: Сүз ясауда ярышу.
Габдулла Тукай сүзендәге хәрефләрдән сүз ясау.
Гата, ук, кул, ут, ай, тай, бай, дала, кала, ката һ.б.
Ә хәзер сүзне жюрига бирәбез. Рәхим итегез!
Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы 
мәгълуматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
“И туган тел” җыры белән бетә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая

Стихотворение моей ученицы к  юбилею Габдуллы Тукая...

презентация стихотворения "Весна" Г.Тукая

презентация стихотворения "Весна"  татарского поэта Г.Тукая...

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Разработка урока Мой любимый поэт - Г.Тукай

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныфлар өчен класстан тыш чара эшкәртмәсе...

Мәңге яшь Тукай

Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә....

Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....