Разработка урока Мой любимый поэт - Г.Тукай
методическая разработка (3 класс) на тему

Бурганова Римма Нурмухаметовна

 

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныфлар өчен класстан тыш чара эшкәртмәсе

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                                   Татарстан Республикасы

                                                                             Әтнә муниципаль районы

                                         

 Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныфлар өчен класстан тыш чара эшкәртмәсе

             “Мәңге яши яшь Тукай”

   

                                                                           Күәм урта гомуми белем бирү                                          

                                                                   мәктәбенең    1  кв.    категорияле                      

                                                                  башлангыч  сыйныф     укытучысы            

                                                                  Борһанова Римма Нурмөхәмәт кызы

                                                                                2011 ел

  Г.Тукай дөньяда бары тик егерме җиде ел яшәгән, нибары сигез генә ел иҗат иткән, шулай  булса да гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган.Ел саен Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә сөекле шагыйребез иҗатына багышланган кичәләр, тәрбия сәгатьләре уза.

Максат: Бөек шагыйребез Г.Тукайның иҗаты белән  киңрәк таныштыру, сәхнәдә үз-үзләрен тоту осталыкларын үстерү, телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр, презентация

Зал бәйрәмчә бизәлә. Сөекле шагыйребез иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырыла.Уртада Г.Тукай портреты.

   -Укучылар Г.Тукай кем соң ул?

- Тукай татар халкының бөек улы, шагыйрь,  әдәби тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе.

     Журналыбызның беренче битен ачабыз  “ Тукайның тормыш мизгелләре.”

 Габдулла Тукай 1886 елда Арча янындагы    кечкенә      Кушлавыч авылында дөньяга килә. Ул өч яшендә ятим кала. Сабый      Габдулла,   ятим Апуш.    Кыска гомерендә    бик    күп авырлыклар   күрсә дә,    көрәш   өчен рухланып    хезмәт    итү   өчен   үзендә һәрвакыт көч таба. Дөньяның ачысын – төчесен татып  үскән  бу  моңлы бала олуг    шагыйрь  булды,   халкыбыз күңелендә   мәңгегә   урын    алды.  Шигырьләрендә   ул     туган   ягына, халкына   һәм   туган    теленең  матурлыгына  мәдхия укый. Аның бик күп  әсәрләре театр сәхнәләрендә һәм музыкада яшәүләрен дәвам итәләр.

  Тукайның берничә нигезенә баш   иясе килә. Беренчесе – Кушлавыч, Тукай туган нигез.Әтисе, әнисе йорты. Хәзер Тукайның Кушлавычтагы  Музей – йорты булып тора. Ул яңадан торгызыла.

Яшь Габдулланың “сәяхәте”шушы авылдан башлана.

Икенче  нигез – Кырлай, Кырлай урманнары, Кырлай табигате, Сәгъди  абзый йорты.”Кырлай авылы  минем дөньяга иң  элек  күзем ачылган урын”,-ди  шагыйрь  үзе. Бу авылның  табигате,  сабантуйлары  күңелен әсир  итә.”Шүрәле”, “Су  анасы” әкиятләре,”Туган авыл”, “Туган җиремә”,“Пар ат” шигырьләре дә шунда языла.  Монда узган елларын ул соңыннан бик сагынып искә ала.  Беренчесе аның истә калганы     “ Кушлавыч”

Икенче мизгел  -   “ Сасна”

Өченче мизгел     - “Өчиле”

Дүртенче мизгел -    “ Казан”

Бишенче мизгел    “ Кырлай”

          “ Туган авыл” шигырен тыңлау.

        Булачак шагыйрьне  дөньяга тудырган  ана, аны  күкрәк сөте  имезеп үстергән, баласына шагыйрьлек сәләте бүләк иткән ана - Өчиледә туып үскән кыз.Ул Өчиле авылының Зиннәтулла   хәзрәт   кызы Бибимәмдүдә апа.Мәмдүдә апа үзе дә  кирәк чакта шигырь белән генә җавап биргән, сүзгә оста булган.

      Димәк, Тукайга шагыйрьлек сәләте кемнән күчкән?

                          2 бит        «Тукай – шигырь остасы»

-Ул нинди әсәрләр язган?

- Ул шигырьләр, әкиятләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр  язган.

  Балалар өчен иҗат иткән  шигырьләре  шагыйрь мирасының  яртысын тәшкил иткән диярлек.      Үзе исән чакта дөнья күргән 34 китабының 16-сы турыдан - туры балаларга, мәктәп укучыларына чыгарылган:  “Юаныч” (1908), “ Энҗе бөртекләре”( 1909), “ Балалар   күңеле” ( 1910), “ Күңелле сәхифәләр” (1910), “ Күңел җимешләре” (1911).

Сорау   Бу иллюстрацияләр Г.Тукайның  кайсы шигырьләреннән?

                                 3 бит   ”Тукай – әкиятче”

-Укучылар бу шигырь юллары кайсы әкияттән?

Китте болар.Бара, һаман бара-бара,-

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар.Күпме  баргач , алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.  (Кәҗә белән сарык)

-“Кәҗә белән сарык” әкияте укучыларны нәрсәгә өйрәтә?

-Авырлыклар килсә куркып калмаска, тапкыр, үткен булырга өйрәтә.

Менә бу татар халык мәкале Г.Тукайның кайсы әкиятенә туры килә икән ?

“Урлавы җиңел, җавап тотуы авыр.”  ( Су анасы)

-Су анасы әкиятендә Г.Тукай безгә нинди киңәш биргән соң?

-Алдашмаска, ялганламаска, кечкенәдән гел дөресен сөйләргә киңәш биргән.

“Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар.” Нинди әкияткә туры килә? ( Шүрәле)

-Шүрәле әкияте укучыларны нинди булырга өйрәтә?

-Табигатькә сак караш тәрбияли, кыю булырга, бернәрсәдән дә курыкмаска, эшчән булырга өйрәтә.

              1 сыйныф укучыларына   викторина сораулары  

1.Былтыр Шүрәленең бармагын кая кыстыра?  

              ишеккә    бүрәнәгә    тәрәзәгә

2. Кәҗә әйтә “Мики-кики! Капчыктагы бүре башы бит..”      

                40     7     2     12  

3.Малай Су анасының нәрсәсен урлый ?

               көзгесен   тарагың    чиләген

4. Бүреләр учак янында нәрсә пешереп утыралар?

                 бәрәңге    аш    ботка

5.Гали кәҗәгә нәрсә ашата?              

                 салам       печән         ипи

6. Шүрәленең бармагын кем кыса?      

                 Камырбатыр       Былтыр

                                       4 бит  « Тукай – җыр  сөюче»  

  Тукай    кечкенәдән    үзе ишеткән җырларны, бәетләрне  җыеп, дәфтәренә язып барган. “Мин кечкенәдән   үк   җырчы  идем. Җырлау тавышын  кайда  ишетсәм  дә   салкын  кан белән  тыңлый  алмый   идем. Кечкенәдән  күңелемә  урнашкан  җырларны сөюдән  миндә туган  телне сөю   туды,” - дип яза ул.

 “Шагыйрьнең  бар шигыре дә музыкага ятышлы, моңлы”,- ди якташыбыз Сибгат Хәким.

Сорау  Г.Тукай шигырьләренә язылган җырларны санагыз.

“Бәйрәм бүген”,  “Туган тел” ,  “Бала белән күбәләк”  ,“Карлыгач”,   “Туган  авыл”,  “Пар ат”,

“Иртә”,   “Әлли – бәлли”  , “Чыршы” .

     “ Бала белән күбәләк” җырын сәхнәләштерү

     

                      5   бит          “Тукай мәсәлләре”

    Магнитофон тасмасыннан  “Ташбака илә Куян.”  мәсәлен  тыңлау

  Ташбака илә Куян,  узышмакчы булып, бер тауга таба йөгерә   башладылар.     Куян, үзенең    йөгереклегенә ышанып, юлда ятып йоклады.

  Куян берзаман йокысыннан уянып караса, Ташбака әллә кайчан тауга барып җиткән!  Инде безнең  Куян артка калганына үкенде дә,  хурланды да,  әмма ни файда?

  -Укучылар Г.Тукай мәсәлләре безне нәрсәгә өйрәтә соң?

Әйдәгез әле  мәкалне дәвам итеп карагыз әле.   “Мактану һәркемне хур итә,  ….. .

Ә “Каз” мәсәлендә безне нәрсәгә өйрәтә?

-Дөреслекне яңгыштан һәрвакыт аера белергә өйрәтә

-“Этләрнең дуст булышуы” мәсәле?

 -Дус , тату булырга өнди.

                 

                    6 бит     “ Викторина”

                (3-4 сыйныф укучылары өчен викторина сораулары)

Г. Тукай  туган  ел.

                   1901                         1891                     1886

Тукай  кайсы  авылда  туган?

     Кырлай                        Өчиле                Кушлавыч

Автобиографик  повестеның  исеме.

    “Г.Тукай”                                            “Исемдә  калганнар                       “Хәтирәләрем”

Әти - әнисенең  исеме.

     Бибимәмдүдә                 Газизә   Мөхәммәтгариф

Туган  көне.

     26  нчы  апрель                         26  нчы  май                    16  нчы  апрель

Өчиледә  кем  гаиләсенә  эләгә?

                Сәгъди                                   Усал  карчык                         Бабасының  ишле  гаиләсенә

Кырлай  авылы  белән  кайсы  кеше  бәйле?

    Газизә                        Сәгъди                                 Шакир    

«Шүрәле ” поэмасында  кайсы  авыл  турында  сүз  бара?

    Өчиле                        Сасна                     Кырлай

Кечкенә  чакта  Габдулланы  кем  дип  йөрткәннәр?

      Габди                        Малай                     Апуш

Уральск  шәһәре  элек  ничек  аталган?

    Җәйлек                         Җаек                     Җиләк

Йомгаклау.Менә шулай итеп безнең Г.Тукайны искә алу кичәсе ахырына якынлашты. Мәңге яшь шагыйребезнең шигырьләрен, әкиятләрен, җырларын онытмавыгыз өчен бик зур рәхмәт. Аның шигырьләрен әкиятләрен укыгыз һәм үзегездән кечкенәләргә дә сөйләгез.

“Туган тел” җырын бергәләп җырлау .Г.Тукай портретына чәчәкләр кую.

Без – бәхетле, без – шагыйрьле  халык,

Без – Тукайлы халык,  мәңгегә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока по литературному чтению ."Стихи русских поэтов"

Зима – удивительно прекрасное своей белизной и чистотой время года. Русская зима воспета в народных песнях, в музыке композиторов. На полотнах жи...

Ко дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (материал на татарском языке)

Габдулла Тукай является самым любимым поэтом татарского народа. Дети очень много знают о нем. Урок музыки обобщает знания детей о поэте....

Разработка урока чтения 1класс "Что видит и слышит поэт"

Комбинированный урок. Цель: научиться видеть привычные нам вещи с другой, с новой стороны и узнать о людях, которые помогают нам в этом....

Лексический КВН по творчеству татарского народного поэта Г.Тукая

Материал  предназначен  для  проведения  мероприятия  по  внеклассной  работе  по  татарскому  языку  и  литературному  чтению....

Классный час. Устный журнал. Наши любимые поэты о красоте родной Брянщины»

Устный журнал. Наши любимые поэты о красоте природы Брянщины»....

Конспект занятия по внеурочной деятельности "Час чтения",тема "О Пушкин! Пушкин! Наш любимый поэт!". "Литературная гостиная" .2 класс

Конспект занятия  по внеурочной деятельности "Час чтения" , посвященный творчеству А.С. Пушкина....