Башлангыч сыйныфларга яңе елны каршылау өчен сценарий.
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Романова Галина Ивановна

Башлангыч сыйныфлар өчен яңа ел бәйрәмен уздыру өчен материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_elny_karshylaganda.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа елны каршылаганда

КАТНАШАЛАР: Кыш бабай, Кар кызы, Егетләр, Кызлар, Куян.

Кышкы урман. Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел бәйрәме алдыннан агачларның, җир өстенең мамык кар белән ничек каплануын, җәнлекләрнең ничек кышлауларын карап йөриләр.

КАР КЫЗЫ: И-и-и, бабакай, ничек матур безнең урман! Һавасы ничек чиста, тын алулары бөтенләй җиңел, рәхәт!

КЫШ БАБАЙ: Әйе шул, кызым. Җир өстен, агачларны йомшак кар белән капладык. Шәт язга кадәр исән-сау чыгарлар. Явыз ниятле кешеләр генә әлеге матурлыкны бозмасыннар иде.

КАР КЫЗЫ: Бер дә борчылма, бабакай. Бөтен кешеләр дә матурлык, чисталык тәртип ярата бит. Нишләп тисеннәр соң?

КЫШ БАБАЙ: Тукта әле кызым, борыныма ниндидер ят төтен исе бәрелеп китте.

Як-ягына караналар, иснәп алалар.

КАР КЫЗЫ: Чыннан да ниндидер төтен исе килә икәән бит.

КЫШ БАБАЙ: Әйдәле кызым, шул якка барып карыйк. Кемнәр икән ул. Нишләп йөриләр икән алар?

Бер аланлыкка килеп чыгалар. Ә анда биш-алты егет һәм кыз учак ягып җибәргәннәр, учак җылысында шаярып-көлеп тәмәке тартып утыралар.

1 ЕГЕТ: О-о-охо безгә кунакка Кар кызы белән Кыш бабай да килеп җитте.

2 ЕГЕТ: Күчтәнәчләр алып килгән нәрдер инде (көлешәләр)

КЫШ БАБАЙ: Исәнмесез, төскә матур, эшкә батыр егетләр һәм кызлар! Нинди җилләр китерде инде сезне әлеге урманга?

1 ЕГЕТ: Без быел Яңа елны урманда каршыларга җыендык. Ел да-ел да гел бер төрлелек туйдырды безне. Шәһәрдә утырганда өлкәннәр: "Аны алмагыз, алай эшләмәгез!" дип гел өйрәтеп, күзәтеп торалар.

2 ЕГЕТ: Ә монда без иректә! Нишләсәк тә ярый. Телибез икән, тәмәке пыскытабыз, телибез икән кәефне күтәрердәй...

(Әйтеп тә бетерергә ирек бирмичә)

КЫШ БАБАЙ: Булды, булды аңлашылды. Шушындый матур урманга ямьсез ниятләр белән килүегез бик начар. Бәйрәм алдыннан сезнең ише начар фикерле, ямьсез гамәлләр белән шөгыльләнүче балаларны күрү минем кәефемне төшерә. Нишләтергә инде сезне, ә, оланнар?!

КАР КЫЗЫ: Бабакай, минем тәкъдимем бар. Әйдә, монда килгән егетләр һәм кызлар безнең урман җәнлекләре ничек итеп Яңа елны каршылауларын карасыннар да, үзләренең кылган начар гадәтләрен күрсеннәр, нәтиҗә ясасыннар.

КЫШ БАБАЙ: Бик яхшы фикер әйттең әле син, кызым. Кунаклар үзләре риза булсалар. (Кунаклар фикерләшәләр).

1 ЕГЕТ: Ярый соң, карап карыйк. Бездән нинди аерымлыклары бар икән соң?

2 ЕГЕТ: Аларда да шул ук шампан, вино, тәмле әйберләр, кәефләндергечләрдер инде ул. (Көлешәләр).

КЫШ БАБАЙ: Ярый алайса, әлеге аланда бер төркем җәнлекләр Яңа ел каршыларга җыенып йөриләр иде. Шунда барып карыйк. Тик шауламагыз. Алар сизмәсеннәр, алайса куркып калырлар. Бәйрәмнәренең яме китәр. (Шунда китәләр)

Матур алан. Анда үсеп утырган бер чыршыны кипкән гөмбә, чикләвекләр, кипкән чәчәкләр, үләннәр белән бизәгәннәр, куян, керпе, саескан, тиен, тукран чыршы тирәсендә кайнашалар. Килгән кунаклар шыпырт кына күзәтәләр.

КУЯН (Әлеге бәйрәмнең хуҗасы. Табында яшелчәләр, кипкән җиләк-җимешләр): Әйдәгез, дусларым, табында булган сый-хөрмәттән авыз итегез, һәммәгезнең яраткан ризыгы бар. Туганнарым куяннар өчен С витаминына бай кишер, В витаминын үзендә саклаучы кәбестә...

АКТӘПИ: Рәхмәт инде, туганым, тешләребез нык булсын өчен тырышасың инде син.

КЕРПЕ КЫЗЫ ЭНӘБИКӘ: Ә безнең өчен тимергә бай тәмле-тәмле алмалар... Яшеле дисеңме, кызылы дисеңме һәммәсе бар. Сез дә ашагыз, дусларым, сау-таза булырсыз. (Ашыйлар).

Әйдәгез, дусларым, чыршы тирәли уйнап алыйк. (Чыршы тирәли җырлап әйләнәләр).

ТИЕН: Беләсезме, дусларым, мин сезгә "Кем җитезрәк" уенын уйнарга тәкъдим итәм. Һәммәбез дә хәрәкәттә бәрәкәт икәнен белә. Юкка гына: Сәламәт буласың килсә, Торма кырыйда карап. Йөгер, сикер, йөз суларда Физкультураны ярат! – димибез бит. Шушындый борма-борма юлдан йөгереп барып, куелган чикләвекләрне алырга кирәк. Чикләвекне кем беренче ала, шул җиңүче була.

ҖӘНЛЕКЛӘР БЕРГӘ: Бик матур уен, әйдә уйныйбыз!

Уйныйлар, җиңүче булып куян кызы Актәпи кала.

КЕРПЕ: Ай-яй Актәпи, бик өлгер икән син.

АКТӘПИ: Әйе шул, шушындый шәп йөгерешче булуыма мин әтием белән әниемә рәхмәтлемен. Чөнки алар мине кече яшьтән зарядка ясарга, йөгерергә, витаминга бай яшелчәләр генә ашарга кирәклекне өйрәттеләр. Ә мин аларның сүзләрен тыңладым. Күрәсез, мин сау-сәламәт, шәп йөгерәм!

ТУКРАН МАЛАЕ ТУК-ТУК: "Артык күркә" – уены тәкъдим итә. Уен түбәндәгечә уйнала – чыршы тирәли кулларына күркәләр тоткан җәнлекләр басалар. Музыка уйный башлый, Җәнлекләр бииләр һәм күркәләрен чыршы төбенә аталар. Музыка туктагач, җәнлекләр чыршы төбеннән күркәләрне алырга тиеш булалар. Кемгә күркә эләкми, ул уеннан чыга бара. Бер генә уенчы калганчы уен дәвам итә.

КЫШ БАБАЙ: (акрын гына) Күрдегезме инде, урманда яшәүче дусларыгыз нинди сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Алар гел хәрәкәттә, ашаган ризыклары витаминнарга бай.

КАР КЫЗЫ: Сезнең кебек "текә" егетләр һәм кызлардан аермалы буларак алар тәмәке, аракы, наркотик белән дус та түгел.

КЫШ БАБАЙ: Бәлки сезгә дә алардан үрнәк алырга кирәктер? Күрәсезме, ничек табигатьне саклыйлар? Бәйрәм өчен дип чыршыны да кисмәгәннәр бит. Үсеп утырган җиреннән генә бизәгәннәр.

БЕР ЕГЕТ. Чыннан да, үзләре кечкенә генә, ә бездән акыллырак булып чыгалар түгелме соң?

БЕР КЫЗ: Шунысы кызык, үз сәламәтлекләре турында үзләре кайгырталар бит. Ашаган ризыклары да гел витаминнан гына тора.

КЫШ БАБАЙ. Йә, әйдәгез, китик алар яныннан. Бәйрәмнәрен дәвам итсеннәр. Ә сез нишләргә уйлыйсыз инде, оланнар?

БЕР ЕГЕТ. Шәһәргә кайтасы булыр. Ничектер салкынайтып та җибәрде.

ИКЕНЧЕ ЕГЕТ. Шулай шул. Күңелсез дә булып китте.

БЕР КЫЗ. Шулай да урманга килү юкка булмады әле. Менә үзебезгә зур нәтиҗә ясап кайтабыз.

КЫШ БАБАЙ. Яле, кызым, нинди нәтиҗә инде ул?

БЕР КЫЗ. Сәламәт булыйм дисәң, начар гадәтләрдән ерак йөрергә, күбрәк хәрәкәтләнергә, витаминга бай ризыклар ашарга кирәк.

БЕР ЕГЕТ. Табигатьне чиста сакларга, аны чиста тотсаң, җиләк-җимешләре дә чиста булыр. Димәк, кеше организмы да сау-сәламәт булыр.

КАР КЫЗЫ. Дөрес әйтәсез, дусларым.

Менә шулай бергә-бергә

Берләшеп яшик.

Хезмәт белән хәрәкәтне бәйләп

Сәламәт яшик.

ӘХМӘТШИНА Рузалия Исмәгыйль кызы

Саба районы Сатыш урта

мәктәбенең тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары.

"Ачык дәрес", укытучылар өчен татар телендә методик кулланма. №11. Ноябрь, 2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Башлангыч класс укучылары өчен чыршы бәйрәме сценарие

Бәйрәмдә Убырлы, почтальон Печкин, куяннар һ.б. геройлар катнаша. Кыш бабай һәм   Карчәчәк балаларга төрле уеннар уйната....

Башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча уен-ярыш сценарие

Сценарийда Уткүз патша һәм аның вәзирләре укучыларның белемнәрен төрле биремнәр биреп сыный...

Сценарии праздников (4 класс) по теме: "Сау бул, башлангыч мәктәп!"

Проведение праздника последнего звонка в школе для 4 класса....

БДИ күңелне төтрәндергеч сүз !?

БДИ күңелне төтрәндергеч сүз !?...

Башлангыч мәктәп өчен Белем бәйрәменә сценарий / Сценарий «Здравствуй, новый учебный год!»

Сценарий для начальной школы,воспитание в которой ведется на двух языках: русском и татарском...

Яңа 2018 не каршылау

Яңа ел кичәсе...

КҮҢЕЛНЕ ҖЫЛЫТКАН КИЕЗ ИТЕКЛӘР

Статья посвящена проекту, которая предусматривает сохранение традиций народного промысла и формирование у детей знаний о народной культуре, приобщение к ценностям семейных и национальных традиций, обу...