Яңа 2018 не каршылау
план-конспект на тему

Гарипова Лейсан Котдусовна

Яңа ел кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_2018_ne_karshylyybyz.docx24.77 КБ

Предварительный просмотр:

                             ЯҢА –2018 

Бурычлар. Балаларда бәйрәм кәефе булдыру, сәләтләрен ачу. Иҗади мөмкинлекләрен үстерү. Дуслык, бердәмлек хисе тәрбияләү. 

Кыш бабайга күчтәнәч сценарийсыннан соң.

Айнур: 

Исәнмесез, кадерле дуслар! Сезне бүгенге бәйрәмдә сәламләвебезгә без бик шатбыз!

Сөембикә:

Табигатьтә кыш – иң озын төннәр һәм иң кыска көннәр вакыты. Тик без елның бу фасылын яратабыз.

Гадел:

Чөнки нәкъ менә кышын безгә Яңа ел һәм аның белән безгә ылыслы, куанычлы, бәхетле кәеф, ак өметләр, күңелле бәйрәм килә.

1 а.б. : Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк. Яңа елга беренче адым - изгелек булсын.

Нинди матур безнең чыршы!

Җем-җем килеп яна ул

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Җыр: “ Яшел чыршы” (яшел чыршы тезелешеп әйләнәбез тирәңдә)

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь-яшел чыршы килгән

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән

Исәнме чыршы , исәнме

Яңа ел килеп җитте

Күңелле чыршы бәйрәмен

Без бик сагынып көттек

Җыр: “Төрле-төрле утлар яна”

Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.

Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишләрем,
Табын турендә торсын

Эшләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын

Җыр “Ну-ка Ёлочка”

Яңа ел килә

Күңел көтә яңа елның
Ак мамыктай карларын,
Ап-ак шәлле агачларын
Эх зәхәр бураннарын.
Ак басуны ярып үткән
Тирән чана юлларын
Истә әле зарыкканнар
Көтеп яңа елларын.
Ул теләкләр, ул бүләкләр
Яңа елнын көнендә,
Рэхэт чаклар, кызык чаклар
Онытылмый бүген дә.
Менә тагын әкрен генә
Атлап килә Яңа ел,
Теләкләрем тормышыма
Ашсын иде дим быел.
Кайгы-хәсрәтләр булмасын
Булмасын авыртулар,
Тыныч яшәсәк иде дим
Булмасын югалтулар.
Хәрбер җанның күңеленә
Изгелекләр бүләк ит,
Ялгызларга пар насип ит
Ялгыз тормыш авыр бит…
Монлыларга, зарлыларга
Күңеле китекләргә,
Зур ышанычлар алып кил
Көттермә, интектермә.
Әткәй-әнкәй фатихасын
Дөрес алсын балалар,
Хәр нәрсәдә тәртип булса
Тыныч булыр дөньялар.
Нурың белән кил Яңа ел
Ап-ак көннәрең белән
Без дә сине каршы алыйк
Якты өметләр белән!

А.б. Балалар, безнең бәйрәмгә нидер җитми бугай, Сез ничек уйлыйсыз . Кемдер килер төсле. Кем икән ул

Балалар: Кыш бабай, Кар кызы

Борынгы заманнарда безнең бабаларыбыз Кыш бабайны басулар буйлап йөгереп, кар бураннар туздыручы явыз бер карт дип уйлаганнар. Без белә торган, безгә бүләкләр алып килә торганЮ киң куңелле Кыш бабайга ул Европаның Санта Клоусы йогынтысында әйләнгән. Без белә торган Кыш бабай 145 еллап яши икән инде. Һәм бер генә Яңа ел да аннан башка үтми. Безнең бәйрәмебез җанланып китсен өчен Кыш бабай белән Кар кызы кирәк. Әйдә аларны чакырыйк

Кыш бабай , кил безгә

Яңа ел бәйрәменә

Барысы бергә: Кыш бабай, а-а-у-у-у!

Кыңгырау бубен тавышлары ишетелә

Ишектән Кыш бабай күренә.

Кыш бабай: А-а-у-у! Мин монда. Сезнең бакчагызны бик озак эзләдем, алай да чакырып тавыш бирдегез, шуны ишетеп килдем.

Исәнмесез, балалар, Исәнмесез, кунаклар! Сезне Яңа ел белән котлыйм!Акыллы, дәү булып үсүегезне телим. Ничек матур итеп киенгәнсез, урманымдагы иң матур чыршы да кунакка килгән үзегезгә.

Кар кызы. Исәнмесез, дусларым,  Бәйрәмнәр гөрләп торсын.  Күкләр гел аяз булсын,  Җир йөзендә бар балалар  Бәхетле, таза булсын.  Яңа ел белән сезне.  Кыш бабай. Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,  Сез дә үсеп җиткәнсез.  Рәхмәт сезгә, балалар,  Мине сагынып көткәнсез

Җыр; “Кыш бабай”

А.б. Кыш бабай, Карчәчәк әйдәгез бер биеп алый әле.  (Бииләр)

Кыш бабай. Уф, ардым! (Егыла. Карчәчәк белән алып баручы күтәреп утырталар.)

Карчәчәк. Мин бии дип, сиңа да хәлдән тайганчы биергә димәгәндер бит инде, бабакай. Әйдә мин җырлап алам , ә син ял итеп ал

Җыр: “Яңа ел сәгатьләре”

Алып баручы.  Кыш бабай,безнең балалар да син килүгә үз күчтәнәчләрен әзерләделәр! Хәзер шигырьләр тыңларсың.

Балалар шигырьләр сөйлиләр.

Концерт номерлары:

1.Ах Кыш бабай, Кыш бабай!
Син һаман шаян малай:
Колагыма өрәсең,
Куеныма керәсең,
Үбәсең син битемне…
Шулай булмый бит инде!
Борының да кып-кызыл
Әллә   егылып алгансың.
Бүген кар да яумады,
Әллә йоклап калгансың?
Давай, давай Кыш бабай,
Тарат син бүләгеңне.
Бәйләнеп йөрмә миңа,
Ал давай көрәгеңне.
Көрә карыңны өеп,
Иген мул булсын диеп
Синең вакыт бер генә
Барына да өлгер генә.

2.Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең, 
Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!

3.Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Мәктәптәге  һәр балага 
Бүләкләр бирде.

Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән.

Уйнап — биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.

Җырлар ;

-Сөембикә “Бер яшькә үстем”

-Айнур, Гадел “Кыш бабай”

Биюләр” “Снежинка»

«Татар биюе»

Кыш бабай: Әйдәгез мин дә сезне бер уен уйнатып алыйм. Минем серле бияләем белән.

Уен “Кыш бабай бияләе”

 Балалар, менә бу елга тагын сезнең белән саубуллашу сәгате дә килеп җитте. Мин сезгә күп уеннар алып килдем, шул уеннарны калдырып китәм. Бергәләп уйнагыз, күңел ачыгыз! Безне юллар көтә, хушыгыз!!!

Карчәчәк. Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар

Балалар. Сау бул, Кыш бабай.

Кыш бабай белән Карчәчәк чыгып китәләр.

А. Б. Безнең бәйрәмебез әле дәвам итә. Әйдәгез чыршы тирәли бер җыр җырлап әйләнәбез.

Җыр: “Чыршы”

Уеннар:

  1. “Снежок»- кашыкка мамык салып йөгерү
  2. “Кем җитез”- зур киез итекләр киеп чыршы тирәли йөгереп килү
  3. Баудан әйбер кисү
  4. Лоторея уены


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План проведения Всемирной недели космоса «Космос объединяет мир» в МАОУ «СОШ №31» г. Стерлитамак РБ с 4.10.2018 по 10.10.2018

Организация информационной и методической поддержки, оформление тематических книжных выставок «Влюблённые в небо»...

Анализ воспитательной работы за 2018 - 2018 учебный год.

Представлена подробная схема анализа результаов воспитательной работы....

План воспитательной работы на год 2018-2018

Планирование мероприятий в классе и вне класса в соответствии с планом школы и направлениями воспитательной работы....

Башлангыч сыйныфларга яңе елны каршылау өчен сценарий.

Башлангыч сыйныфлар өчен яңа ел бәйрәмен уздыру өчен материал...

Рабочая программа воспитания и социализации обучающихся начального и основного общего образования на 2018-2019 год .(план работы на 2018-2019 г )

Целью воспитательной работы класса  на 2018 – 2019  учебном году является совершенствование воспитательной деятельности, способствующей формированию и развитию нравственной, физич...

План работы по воспитанию и социализации обучающихся начального и основного общего образования на 2017-2018 год (план работы на 2017 - 2018 г. )

Цель духовно-нравственного развития и воспитания – воспитание, социально-педагогическая поддержка становления и развития высоконравственного, ответственного, творческого, инициативного и компете...