Сабыйларда икмәккә карата хөрмәт хисе тәрбияләү – олыларның бурычы.
методическая разработка на тему

Муллык заманында яшибез. Кибет киштәләрендә күз явын алырдай матур кәгазьләргә төрелгән төрле-төрле тәм-томнар ,хуш исле ипи ризыклары бихисап. Бу муллык безнең барыбыз да алырлык, бәяләр дә ярыйсы гына. Кибеткә керсәң, әле бер яктан,әле икенче яктан балалар тавышы ишетелә: ”Әни моны ал!”, “Әни тегесе кирәк!”, “Юк монысы ошамый, тегесен бир!”.Әлбәттә инде яраткан сабыена әни кеше теләгән әйберен ала. Сер түгел кайвакыт сабыйлар ризык белән  “мәрхәмәтсез” кыланалар ( ваклыйлар,изәлэр,ташлыйлар). Балалар бакчасында да мондый күренешләр еш очрый. Өстәл артында  балаларның кайсысы ипине ваклап уйный, кайсысы ипи әвәләп иптәшенә ташлый,инде бик ваемсызы ипи кисәген тишеп бармагына кидерә дә,әйләндереп уйный .Әлбәттә тәрбияче бу тәртипсезлекне күреп балаларга шелтә белдерә, ләкин тәрбияченең бурычы бу тәртипсезлекне күреп шелтә белдерү генә түгел,ә балага ипекәйнең нинди зур,олы ризык икәнен аңлату,аның күңеленә бу хакыйкатьне киртләп кую. Ипигә карата сакчыл караш тәрбияләү дибез, нәрсә соң ул “ сакчыл караш” ?. Бу бит әле ипине түкми-чәчми ашау гына  түгел. Ныклап уйлап карасаң, балага ипинең зур мәгьнәгә ия булуын  аңлату өчен күп көч куярга туры килә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ikmkk_-_hormt._golzide.docx20.97 КБ

Предварительный просмотр:

Сабыйларда икмәккә карата хөрмәт

хисе тәрбияләү – олыларның бурычы.

Муллык заманында яшибез. Кибет киштәләрендә күз явын алырдай матур кәгазьләргә төрелгән төрле-төрле тәм-томнар ,хуш исле ипи ризыклары бихисап. Бу муллык безнең барыбыз да алырлык, бәяләр дә ярыйсы гына. Кибеткә керсәң, әле бер яктан,әле икенче яктан балалар тавышы ишетелә: ”Әни моны ал!”, “Әни тегесе кирәк!”, “Юк монысы ошамый, тегесен бир!”.Әлбәттә инде яраткан сабыена әни кеше теләгән әйберен ала. Сер түгел кайвакыт сабыйлар ризык белән  “мәрхәмәтсез” кыланалар ( ваклыйлар,изәлэр,ташлыйлар). Балалар бакчасында да мондый күренешләр еш очрый. Өстәл артында  балаларның кайсысы ипине ваклап уйный, кайсысы ипи әвәләп иптәшенә ташлый,инде бик ваемсызы ипи кисәген тишеп бармагына кидерә дә,әйләндереп уйный .Әлбәттә тәрбияче бу тәртипсезлекне күреп балаларга шелтә белдерә, ләкин тәрбияченең бурычы бу тәртипсезлекне күреп шелтә белдерү генә түгел,ә балага ипекәйнең нинди зур,олы ризык икәнен аңлату,аның күңеленә бу хакыйкатьне киртләп кую. Ипигә карата сакчыл караш тәрбияләү дибез, нәрсә соң ул “ сакчыл караш” ?. Бу бит әле ипине түкми-чәчми ашау гына  түгел. Ныклап уйлап карасаң, балага ипинең зур мәгьнәгә ия булуын  аңлату өчен күп көч куярга туры килә. Сабый бала бит бакчага килгәндә инде ипи белән таныш, ул аны көн дә ашый, димәк гаиләдә ипигә карата хөрмәт белән карау юк дигән сүз. Билгеле инде бөтен балалар да бертөрле түгел, бөртегенә кадәр жыеп авызына кабучы балаларны күзәтергә була. Ничек итеп теге “тәртипсез” балага ипекәйнең чын мәгьнәсен  аңлатырга соң? Менә шунда инде тәрбияченең бөтен булган  тормыш тәжрибәсе,педагогик таланты эшкә җигелә дә инде. Балалар бакчасында бик күп төрле эш формалары планлаштырыла һәм үткәрелә:

1. Шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр укыла;                                                                        2.Проект  эшчәнлеге оештырыла;                                                                                  3.Тематик шөгыльләр үткәрелә;                                                                                 4.Төрле уеннар уйнала;                                                                                             5.Бәйрәм кичәләре үткәрелә;                                                                                     6.Бакчада эш оештырыла (бөртекле культуралар чәчеп балалар аның үсүен күзәтәләр, су сибәләр,ашламалар кертәләр,чүбен утыйлар һ.б,һ.б).                                         Шул күп төрле эш формаларының берсе “Икмәккә-хөрмәт” дип аталган бәйрәмнең сценариен тәкъдим итәбез.

Икмәктән зур нәрсә юк.

Максат:

              1. Балаларның игенче хезмәте, икмәк турында булган

                  белемнәрен ныгыту. Игенче хезмәтенә, икмәккә хөрмәт

                  тәрбияләү.                    

              2. Балаларда мөстәкыйльлелек, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру.

              3. Балаларда игенче хезмәтенә карата хөрмәт, икмәккә карата

                  сакчыл караш тәрбияләү.

              4. Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен тыңлау, сөйләү теләге

                          уяту.

Барышы:

        Музыка астында 3 бала чыгып кунакларны сәламли.

1 бала:     " Исәнмесез" диеп башлыйм әле,

                   Танышу бит шулай башлана.

                   Сезнең белән күрешкәндә, дуслар,

                    Күңелебез шундый шатлана.

2 бала:       Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

                    Сәлам сезгә безнең бакчадан,

                    Сәлам сезгә барлык дусларымнан,

                    Сәлам сезгә бала - чагадан.

3 бала:     Җыелышып шушы якты залга

                  шигырь сөйләп,

                  матур җырлар җырлап,

                  сөйләшербез икмәк турында

4 бала:     Түм-түгәрәк күмәч алып

                  Кайтып киләм кибеттән.

                  Шулкадәрле хуш исле һәм

                  Тәмле икән нилектән?

5 бала:      Шундый җылы, шундый йомшак,

                  Әзләп-әзләп чеметәм.

                  Әзләп-әзләп чеметәм дә

                   Шактый гына киметәм.

6 бала:      Тукта әле, нишләп әле

                   Беләгемне чеметәм?

                   Сизми дә калганмын икән –

                   Куенда күмәч беткән...

     " Икмәк кадере" җырын башкаралар.

( җырдан соң балалар урындыкларга утыралар)

Алып баручы: Икмәк – бөек сүз ул, балалар, аны ашларның солтаны, тормышның падишаһы дип атыйлар. Күпереп пешкән икмәк исеннән дә тәмлерәк хуш ис дөньяда юктыр. Ә икмәкне үстерү бик җаваплы һәм катлаулы эш. Аны үстерү –игенчелек, ә үстерүчеләр – игенчеләр дип атала. Игенчелек – бик борынгы һөнәр. Хәзерге вакытта икмәкне ничек үстерәләр микән, әйдәгез тыңлап үтик.

1 нче бала:Тракторын тырылдатып,

                    Тракторчы килеп җитте,

                    Җирне сөреп тә китте...

                    Менә ничек булышты,

                    Трактор – шәп булышчы!

Тәрбияче:  Ә икмәкне ничек чәчәләр, кул беләнме?

2 нче бала:Трактор артыннан чәчкеч

                    Шундый да кызу йөрде,

                    Орлыкларны тигез итеп

                    Шундук чәчеп тә бирде.

                    Менә ничек булышты,

                    Чәчкеч дигән булышчы!

Тәрбияче: Игеннәрне чәчкәч нишләргә кирәк?

3 нче бала:Самолет килеп җитте,

                    Гүелдәп очып үтте.

                    Җирне ашлап та китте.

                    Менә ничек булышты,

                    Самолет – шәп булышчы!

Тәрбияче: Ашлыкка тагын нәрсә кирәк, балалар?

4 нче бала:Йомшак җилләр игеннәрне

                   Иркәләде, назлады...

                   Нурлар йотты, дым эчте...

                   Иген өлгереп җитте.

Тәрбияче: Игеннәр өлгергәч, нәрсә белән уралар соң аны хәзерге вакытта?

5 нче бала:Ә хәзер кирәк кырга

                    Комбайн чыгарырга.

                    Комбайны шәп икән,

                    Үзе ура, үзе суга,

                    Үзе җилгәрә икән.

                     Бик тырышып булышты,

                     Комбайн – шәп булышчы!

Тәрбияче:  Балалар, мул уңыш алу өчен, шулай итеп, нәрсәләр булыша соң безгә?

6 нчы бала:Машиналар ярдәм итте,

                     Әнә нинди күп алар.

                     Тракторлар, комбайннар...

                     Тезелешеп торалар. (Р.Вәлиев)

1 нче бала:  Алмаз, син мәкаль беләсеңме?

2 нче бала:  Беләм.  " Эшләп ашасаң, арыш ипие дә тәмле була."

3 нче бала:  Мин дә беләм." Ипи, тоз - якты йөз."

4 нче бала:  Нәргизә, син дә әйт әле.

5 нче бала:   " Кышкы кар - көзге икмәк."

6 нче бала:   Безнең Кирилл да мәкаль белә.

7 нче бала:   " Кешене эш матурлый."

8 нче бала:   Мин дә әйтим әле. " Кар күп булса, ипи уңар."

9 нче бала:  Райнур да белә.

10 нче бала:  " Эшләмәгән - ашамый."

( Бер кыз бала басып кулына башаклар ала)       

Кыз бала:   Алтын сары бодай башаклары

                      Өлгергәннәр иген кырында.

                      Кулыбызга тук башаклар тотып,

                      биеп алый без, апалар алдында.

Башаклар белән бию.

1 нче бала: Без әле табышмаклар да беләбез.

4 бала табышмак әйтә.

1 нче бала:   Үзе ура, үзе суга

                       Үзе капчыкка сала.

                       Шаулап гөрләп эшләгәндә

                       Кыр матурланып кала.

                       Нәрсә ул? (комбайн)

2 нче бала:    Башы – алтын чук. (бодай)

3 нче бала:   Диңгез түгел, дулкынлана. (иген кыры)  

4 нче бала:   Озак, озак юлга тозак. (басу)

Җыр “ Чайкала иген кырлары”

Тәрбияче: Балалар,шагыйрьләребез икмәк, ипекәй турында бик күп шигырьләр иҗат иткәннәр,эйдәгез шуларның берничәсен тыңлап карыйк.

1 нче бала:  Һәркемгә ипи кирәк!

                      Һәр көндә ипи кирәк!

                      Ипи космонавтка да,

                      Очучыга да кирәк.

                      Ипи яңа йолдызлар

                      Ачучыга да кирәк.

                      Ипи иген игүдән

                      Качучыга да  кирәк.

                      Ипи – эшләмичә тик

                      Ятучыга да кирәк.

                      Ипи, кибеттә ипи

                      Сатучыга да кирәк.

2 нче бала: Ипи сезгә дә кирәк,

                     Ипи безгә дә кирәк, -

                     Һәммәбезгә дә кирәк!

                     Ипи эшләргә кирәк,

                     Юллар сузарга кирәк.

                     Ипи безгә дә кирәк:

                     Үсеп җитәргә тизрәк!

                      Шуңа да игенчене

                      Хөрмәт итәргә кирәк! (Роберт Миңнуллин)

3 нче бала(кулына сөлге белән ипи тоткан): 

                     Туган җирнең кадере,

                      Назы булып үскәнгә.

                      Игенченең кулыннан

                      Гөлдәй тамып төшкәнгә,

                      Мин татлы,тәмле булам,

                      Табында балкып торам.

                      Шуңа мине олылап,

                      Ипекәй дип атыйлар.

                      Ташламыйлар-атмыйлар,

                       Изге күреп саклыйлар.

                       Әрәм итмәгез мине

                        Һәм рәнҗетмәгез берүк...(Резеда Вәлиева) 

Тәрбияче: Әйе, балалар, ипи бик кыйммәтле ризык, аның һәр бөртеген тир агызып, эшләп табалар. Дөньяда аннан да кадерлерәк нәрсә юк. Без сезнең белән икмәкнең һәр кисәге, һәр телеме изге булуы турында сөйләштек. Без икмәкне кадерләсәк кенә рәхәт яши алачакбыз.

4 нче бала:   Ә хәзер минем дусларым сезгә “ Йомры икмәк”  дигән әкият күрсәтерләр.

Йомры икмәк әкиятенең сценарие.

Алып баручы: Борын-борын заманда бер авылда әби белән бабай яшәгән. Алар бик дус, тату яшәгәннәр. (әкерен генә көй ишетелә, әби белән бабай керәләр һәм өй каршысында сәкегә утыралар)

Бабай: Карчык, йомры икмәк пешер әле.

Әби: И-и-и бик пешерер идем, он юк бит. 

Бабай: Капчык төбеннән җыеп алсаң, җитмәсме?

Әби: Хәзер җыеп карыйм, бәлки җитәр.(Капчыкны алып әби өйгә кереп китә, бабай ишек алдында эшләп йөри, көй  уйный) 

Әби: (өйдән чыга) Кара әле карт, нинди матур йомры икмәк, әйдә мичтә пешерәбез.

Бабай: Әйдә, карчык, пешерик. (икесе дә өйгә кереп китәләр, әкрен генә мызыка уйный)

Алып баручы:  Менә шулай, әби белән бабай капчык төбеннән он җыеп йомры икмәк ясап, мичкә куйдылар. Озак та үтмәде, йомры икмәк кызарып,тәмле булып пешеп чыкты. Әби белән бабай йомры икмәкне тизрәк суынсын өчен сәке өстенә куйдылар. (әби белән бабай йомры икмәкне күтәреп чыгалар)  Озак та тормады безнең йомры икмәк суынырга да өлгермәде, сәкедән сикереп төште дә, тәгәрәп китеп күздән югалды. (йомры икмәк агач артына тәгәрәп кереп китә дә, агач артыннан йомры икмәк киемендә бер бала җырлап чыга)

Йомры икмәк: Мин тәмле, йомры икмәк

                            Миңа дуслар бик кирәк.

                            Әбидән дә мин качтым

                            Бабайдан да мин качтым. (каршысына куян чыга)

Куян: Икмәк, йомры икмәк, мин сине ашыйм! 

Йомры икмәк: Син мине ашама, кылый куян, мин сиңа җыр җырлыйм. (җырлый) 

                            Мин тәмле, йомры икмәк

                            Миңа дуслар бик кирәк.

                            Әбидән дә мин качтым

                            Бабайдан да мин качтым

                            Куян синнән дә качам. (йомры икмәк куяннан кача, куян аптырап тора да үз юлы белән китә, йомры икмәк каршысына бүре чыга) 

Бүре: Икмәк, йомры икмәк, мин сине ашыйм! 

Йомры икмәк: Син мине ашама, соры бүре, мин сиңа җыр җырлыйм. (җырлый) 

                            Мин тәмле, йомры икмәк

                            Миңа дуслар бик кирәк.

                            Әбидән дә мин качтым

                            Бабайдан да мин качтым

                            Куяннан да мин качтым

                            Бүре синнән дә качам. (йомры икмәк бүредән кача, бүре аптырап тора да үз юлы белән китә, йомры икмәк каршысына аю чыга) 

Аю: Икмәк, йомры икмәк, мин сине ашыйм! 

Йомры икмәк: Син мине ашама, аю абзый, мин сиңа җыр җырлыйм. (җырлый) 

                            Мин тәмле, йомры икмәк

                            Миңа дуслар бик кирәк.

                            Әбидән дә мин качтым

                            Бабайдан да мин качтым

                            Куяннан да мин качтым

    Бүредән дә мин качтым

                            Аю синнән дә качам. (йомры икмәк аюдан  кача, аю аптырап тора да үз юлы белән китә, йомры икмәк каршысына төлке чыга)

Төлке: Исәнме, йомры икмәк, син нинди ма-ту-у-р. (йомры икмәк мактанып җырлый башлый) 

Йомры икмәк: Мин тәмле, йомры икмәк

                            Миңа дуслар бик кирәк.

                            Әбидән дә мин качтым

                            Бабайдан да мин качтым

                            Куяннан да мин качтым

    Бүредән дә мин качтым

                            Аюдан да мин качтым

    Төлке синнән дә качам. 

Төлке: Нинди матур җыр! Колагым ишетми, якынрак килеп җырла әле. (йомры икмәк кычкырып җырлый) 

Төлке: Ай-яй матур җырлыйсың. Әйдә минем кызыма да җырлап күрсәт әле. (төлке хәйләкәр генә елмаеп, йомры икмәкне кулыннан җитәкләп китә, шул вакыт каршыларына әби белән бабай чыга)

Бабай: Ә менә син кая?

Әби: Без сине эзләп аяксыз калдык бит.

Төлке: Ә-ә-ә, менә нәкъ үзегез килеп чыктыгыз, икмәгегез адашкаш бит, мин аңа юл күрсәттем.

Әби: Рәхмәт төлке дус.

Бабай: Бик зур рәхмәт төлке. 

Йомры икмәк: Әби, бабай мин әле урманда куянны да очраттым (куян чыга), бүрене дә очраттым (бүре чыга), аюны да очраттым (аю чыга), алар миңа тимәделәр, алар хәзер минем дуслар. (Барысы бергә җыр җырлыйлар)

Җыр: Дуслар җыр сузалар һәр якта

                Дус булып яшәве күңелле

                Һәм безгә кушылып балалар

                Җырлыйлар, бииләр шикелле. (баш ияләр)

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад:УКУЧЫЛАРДА БЕРДӘМЛЕК ХИСЕ ТӘРБИЯЛӘҮ.

Башлангыч сыйныфта укучылар  коллетивын  туплау, аралашырга өйрәтү, психоогик үзенчәлекләрне ачыклау....

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

Индивидуальный образовательный маршрут: Киокушинкай карате ученика 3 класса Маркина Сергея

Название спортивной секции: КИОКУШИНКАЙ КАРАТЭ Краткое описание:Важно понимать, что программа не охватывает все техники и комбинации, которые могут быть потребованы для выполнения на экзамене.- П...

Табигатьне саклау- һәркемнең изге бурычы.

3 сыйныфта үткәрелгән тәрбия сәгате....

Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы

Белем бирү: табигатьнең кеше тормышында  әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата аңлы караш тәрбияләү.  Белемнәрне үстерү: күзәтүчәнлекне, үз фикереңне белү, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү....

ТАССР ның 100 еллыгына карата дәрестән тыш чара. “Туган ягым – Татарстан!”

Укучыларда телгә карата кызыксыну уяту, аларның Татарстан, аның күренекле кешеләре, истәлекле урыннары турында белемнәрен киңәйтү. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, халык аваз иҗаты ә...