Права и обязанности участников образовательного процесса
консультация на тему

Шамсевалиева Гульнара Миннемулловна

Права и обязанности участников образовательного процесса

Скачать:


Предварительный просмотр:

ТЕМА:“Укыту процессында катнашучыларныӊ хокуклары, бурычлары, җаваплылыклары»”

     Бала тәрбиясе әти-әни һәм укытучылардан зур җаваплылык сорый торган олы хезмәт. Әлеге уртак эштә бернинди ялгышлыкка да юл куярга ярамый. Баланы шәхес итеп тәрбияләү очен  беренчедән  үрнәк тәрбия кирәк. Иң беренче чиратта ата-ана һәм,  әлбәттә, укытучы бала өчен һәр яктан үрнәк булырга тиеш, чөнки ул үзенең иң якын кешеләренең гадәтләрен, аңа хас сыйфатларны алачак һәм кабатлаячак. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди халык мәкале. Ни генә әйтсәң дә, бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Шәхси үзенчәлекләре булуга карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Тормыш катлаулы. Бала анда яхшысын да, начарын да, вөҗданлылык һәм тәрбиясезлекне, җаваплылыкны да күрә.

     Кешенең фомалашуы авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт.  Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк, монда  барысы да бала күңелендә күпмедер дәрәҗәдә эз калдыра. Аз гына күреп җиткермәдеңме – кеше туры  юлдан читкә тайпылырга мәмкин .  

   Үзара хөрмәт һәм ышаныч хөкем сәргән  гаиләләрдә яхшы яки начар эшләре  өчен үзе  җавап  бирергә тиешлегенә ышанган кеше үсә. Бала кечкенә чактан ук  ярамаган эшләр  өчен  җавап биреләчәген белергә тиеш.  Әкеренләп аның психикасында тыя торган киртәләр барлыкка килә, соңгырак психик карашы формалаша.

 Икенчедән, без, укытучылар, баланы мәктәп бусагасыннан чыгып кикәнче һәр яктан ачарга, шәхес итеп танытырга тиешле. Һәр баланың үзенчәлекле яклары, сәләте була. Әгәр дә без аны вакытында күреп, үсәргә җирлек әзерли алсак, без, укытучылар, бала алдындагы бурычларыбызның берсен үтәдек, дип саный алабыз.

        Законны хөрмәт иткән кеше генә үз иленең лаеклы граҗданы була ала. Ә Законны  хәрмәт итү гаиләдән башланырга тиеш. Биредә әти-әниләр – укучы- мәктәп бер булып эшләгәндә генә  үз эшләренә, әйткән сүзләренә, кылган гамәлләренә  биткә кызыллык китермичә,   горурланып җавап бирерлек үз иленең лаеклы граҗданинын тәрбияли алачакбыз.

 Һәр җәмгыятьнең, һәр илнең, үзенең законнанары булган кебек  безнең мәктәбебезнең дә Дәүләтебезнең Конституциясенә, законнарына һәм Берләшкән милләтлер оешмасы “Бала  хокуклары” Конвенциясенә нигезләнеп төзелгән мәктәп уставы бар.

   Хәзер мин сезне Устав   буенча каралган “Укучыларның хокуклары һәм бурычлары” белән  таныштырып китәргә уйлыйм.

 Исегезгә тошереп китәм: 1948 елда   Кеше хокуклары турында Декларация кабул ителә. 1989 елның 20 ноябрендә Берләшкән милләтлер оешмасы “Бала хокуклары” турында Конвенциясен кабул итә. Анда 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән , ул 54 матдәдән тора.

Укучыларның хокуклары

  1. Үз культураларыннан, диннәреннән һәм телләреннән ирекле файдаланырга хокуклы.
  2. Дәүләт стандартларына нигезләнеп бушлай белем алырга.
  3. Үз фикерен ирекле әйтә алырга һәм шулай ук яшь үзенчәлекләренә карап төрле информацион чаралардан ирекле файдаланырга һәм тарата алырга
  4. Төрле формадагы физик или психик мыскыллау һәм кыерсытуларга каршы дәүләт тарафыннан якланырга хокуклы
  5. Шәхси тормышка
  6. Семьяда тәрбияләнергә
  7. Социаль иминият яклаудан файдаланырга
  8. Сәламәтлекләрен сакларга һәм ныгытырга.
  9. Белем бирү формасын сайларга.
  10. Библиотекадагы китаплардан һәм башка информацион ресурслардан бушлай файдаланырга;
  11. Өстәмә белем бирү хезмәтләреннән бушлай файдаланырга;
  12. Уку-тәрбия планында каралмаган класстан тыш чараларга ирекле рәвештә катнаша алырга
  13. Һәр фәннән үзенең белеменә туры килә торган дөрес билге алырга.
  14. Үзенә кулай булган теләсә кайсы уку йортында белем алырга.
  15. Уку-укыту процессында катнашырга.
  16. Гамәлдәге нормаларга туры килүче льготалардан һәм материаль ярдәмнән файдаланырга
  17. Иҗати эшчәнлек бедән шөгелләнергә.
  18. Яшь үзенчәлекләренә карап закон тарафыннан тыелмаган төрле җыелышларга катнашырга һәм төрле оешмалар әгъзасы булып торырга.

Укучыларның бурычлары

  1. Күңел биреп укырга. Программада күрсәтелгән белемнәрне тулысы белән үзләштерергә.
  2. Программада каралган барлык  имтихан, зачетларны, контроль һәм язма эшләрне үз вакытында тапшыру.
  3. Дәресләр һәм факультативны расписаниесы буенча укырга, сәбәпсез дәрес калдырмаска.
  4. Дәрес вакытында тыныч булу. Дәрестән тыш вакытта кычкырмау, кирәк булмаганда кычкырып сөйләшмәү.
  5. Укучы өй эшләрен хәзерләп килергә бурычлы.
  6. Дәрескә кирәкле китапларны, дәфтәрләрне һәм башка кирәк яракларны алып килергә.
  7. Кешелек кыйммәтләрен, иптәшләрен, укучыларны, укытучыларны һәм башка хезмәткәрләрне хөрмәт итәргә.
  8. Класс бүлмәләрендә, коридорда һәм баскычларда йөгермәү, кискен хәрәкәтләр ясамау.
  9. Мәктәп җиһазларын сакларга.
  10. Эчке тәртип кагыйдәләрен төгәл үтәргә.
  11. Мәктәп эчендә һәм тышында чисталыкны сакларга.
  12. Мәктәп күләмендә һәм класста дежур торып чисталыкны тәртипне сакларга.
  13. Ашханәдә, киенү-чишенү бүлмәсендә, бәдрәфтә чисталы тәртипне сакларга.
  14. Үзеннең һәм тирә -юндәгеләрнең сәламәтлеген сакларга.
  15.  Мәктәп күләм һәм класстан тыш чараларга катнашырга.
  16.  Мәктәптә эчендә икенче аяк киеменнән йөрергә.
  17. Барлык укучыларга да мәктәптә кабул ителгән формадан йөрү.
  18. Өч көнгә кадәр дәрес калдырган очракта, укучылар ата-аналарыннан яисә аларны алыштыручы кешеләрдән аңлатма  язуы яки справка алып килергә, ә өч көннән артса медицина оешмасыннан справка алып килү мәҗбүри.

Мәктәп укучыларына түбәндәгеләр тыела.

  1. Мәктәпкә корал, шартлаткычлар, тиз янып китүче матдәләр, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар, психотропик һәм агулы матдәләр алып килү тыела.
  2. Дәресләр беткәнче укытучылар рөхсәтеннән башка мәктәп территориясен чыгып китү.
  3. Дәрес вакытында сагыз чәйнәргә, ашарга, плеер тыңларга, кәрәзле телефоннардан файдалану тыела.
  4. Укучыларның, укытучыларның, мәктәп милкен һәм дә тирә-юндәгеләр шәхси әйберләенә зыян салу һәм үзләштерү.
  5. Укучы берничә тапкыр (3 яки аннанда күбрәк) мәктәп уставын тупас бозган очракта педсовет карары нигезендә мәктәптән куыла.  (тупас тәртип бозуга түбәндәгеләр керә:  

-уку-укыту процессы вакытында спиртлы эчемлекләрне, наркотикларны куллану һәм алары тарату,

- уку-укыту процессы вакытында укучыларның, укытучыларның, башка хезмәткәрләрнең тормышларына һәм сәламәтлегенә зыян салганда

- уку-укыту процессы вакытында уку-укыту процессына каршылык тудыручы мәктәп милкенә сизелерлек зур зыян китергән очракта.)

  1.  Шулай ук тәрбия чаралары тиешле нәтиҗәне бирмичә, укучы әйләнә тирәдәгеләргә начар йогынты ясаса, аларның хокукларын бозган очракта һәм дә белем бирү йортының нормаль эшләү функцияләренә йогынты ясаган очракта мәктәптән куыла.
  2. Кесәдә уку эшчәнлегенә кагылмаган, тыелган әйберләр йөртү.

Ата-аналарның хокуклары.

  1. Устав нигезендә мәктәп белән идарә итүдә катнашу.
  2. Мәктәп белән берлектә укучыларга төп һәм өстәмә белем бирүнең срокларын һәм вакытын билгеләү.
  3. Төп белем һәм өстәмә белем бирү процессында РФ нең Мәгариф турындагы законы нигезендә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертергә хокуклы.
  4. Мәктәпнең Уставы нигезендә белем бирү формасын сайларга хокулы.

Ата-аналарның бурычлары.

  1. Балага өй эшләрен хәзерләү һәм үзлегеннән уку өчен уңай шартлар тудыру.
  2. Баланы мәктәптә  белем һәм тәрбия алу өчен кирәкле уку әсбаплары, мәктәп формасы,спорт киеме, икенче аяк киеме һәм эш киеме белән тәэмин итү.
  3. Баланың мәктәптә укуын,тәртибен һәм җәмәгать урыннарында  үз-үзен тотышын контрольдә тоту.
  4. РФ нең Гражданлык кодексы нигезендә баланың  мәктәпкә китергән зыяны өчен материаль яктан  түләргә бурычлы.
  5. Уку елында һәр чирек саен ата-аналар җыелышында катнашырга җаваплы.
  6. Үсеп килүче яшь буынны тәрбияләләгәндә килеп туган сорауларга  җавап эзләгәндә, укытучы шәхесен, мәктәп коллективын мәсхәрәләү, хурлау яки эститек нормаларга туры килмәгән мөгалләмәдә булганы өчен җавап бирергә бурычлы

Укытучыларның хокуклары:

1.Профессиональ эшчәнлеген якларга.

2.Укучылардан мәктәп кагыйдәләрен үтәүне таләп итәргә.

3. Укучыларга булган кисәтуләрне деликат формада җиткерергә

4.Әти-әниләрдән бала өчен уңай шартлар тудыруны таләп итәргә

5.Әти-әниләрнең җыелышларга килүне таләп итәргә хокуклары бар

Укытучыларның бурычлары:

1.Укучылар өчен үрнәк булырга.

2. Кешелек кыйммәтләрен хөрмәт итәргә.

3.Һәр баланың үз фикерен тыңларга, хөрмәт итәргә.

4. Үз дәресендә укучыларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен җавап бирергә.

5.Укучыларны тәртипсезлек өчен дәрестән куалап чыгармаска, администрациягә тапшырырга.

6. Бала шәхесенең индивидуаль үсеше һәм әхлакый формалашуы өчен уңай шартлар булдырырга ярдәм итәргә, тәрбияләнүченең үсешендәге һәм тәртибендәге тискәре үзгәрешләрне күзәтергә һәм билгеләргә, аны тәрбияләү системасына тиешле төзәтмәләр кертергә;

7. Укучы шәхесен, аның һәвәслеген, нәрсә белән кызыксынуын, мәнфәгатьләрен өйрәнергә;

8. Аралашу культурасын үстерергә, балага иптәшләре, укытучылар, ата – аналар белән аралашканда барлыкка килә торган мәсьәләләрне хәл итәргә булышырга

Мәктәп администрациясе хокуклары:

1.Мәктәп тормышы кагыйдәләрен, традицияләрен хөрмәт итүне таләп итәргә

2.Мәктәп эшчәнлеген, укыту системасын яхшыртуга үз өстәмәләрен кертә ала

Мәктәп администрациясе бурычлары:

1. Һәр укучыга уңай шартлар булдырырга.

2.Укучыларның һәм укытучыларның хокукларын якларга, аларның тормышы, сәламәтлеге иминлеге өчен җавап бирергә.

3. Укучыларга мәктәптә булган проблемаларны чишәргә ярдәм итәргә.

4. Уку сыйфатын күзәтеп барырга.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: Киләчәк- бүген төзелә, диләр.  Әйе, бу бик дөрес фикер. Без – мөгаллимнәр – бала шәхесе тәрбияләүдә көчебезне кызганмаска, ә сез хөрмәтле әти-әниләр безгә таяныч та, ярдәмче дә булырга тиеш. Чөнки киләчәгебез – без тәрбияләгән яшьләр кулында. Ә кем генә киләчәкнең якты, матур булуын теләми?! Тик шуны онытмыйк: һәр бала – шәхес. Аны олы тормышта үз урынын табарлык, әти-әнисенең кадерен белердәй, зур хәрефтән әйтерлек КЕШЕ итеп тәрбиялик! 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Модель психологического сопровождения участников образовательного процесса в рамках введения ФГОС (1 класс)

В материале представлена актуальность данного вида деятельности, раскрыты все направления работы и представлена структура работы педагога-психолога по сопровождению ФГОС....

Анализ работы уполномоченного по защите прав участников образовательного процесса

Анализ работы уполномоченногопо защите прав участников образовательного процесса...

Права и обязанности родителей, как участников образовательного процесса

В данном материале даны выдерки из Федерального закона РФ "Об образовании" № 273-ФЗ от 29.12.2012 в отношении прав и обязанностей родителей и обучающихся, как участников образовательного процесса....

родительское собрание,тема"права и обязанности участников общеобразовательных отношений"

в данной презентации указаны права и обязанности учащися,педагогов и родителей.Рассмотрены ситуации по нарушению прав ребёнка....