Әти-Әниләр бәйрәме .
методическая разработка (4 класс)

Мусина Илюся Фаритовна

Әти-Әниләр бәйрәме.

Иң яраткан бәйрәмнәребез, 23 февраль -Ватанны саклаучылар көне һәм 8 нче Март-Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көннәрен, әти-зниләр белән берлектә, командаларга бүленеп ярыш формасында үткәрелэ.  Беренче команда-кадерле ир-атларыбыз - "Ватанны  саклаучылар" командасы  белән икенче команда-дөньядагы иң-иң гүзәл затлар, хатын-кызлар- "Язгы  гөлләр"   көч сынаша.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eti-nilr_byrme.docx21.2 КБ

Предварительный просмотр:

                                        Әти-Әниләр бәйрәме .                                        

    Укытучы. Кадерле  әниләребез, әтиләребез,  кунаклар  һәм дуслар!  Без  бүген  иң  яраткан  бәйрәмнәребезне:  23 февраль-Ватанны саклаучылар көне һәм  8 нче Март –Халыкара  хатын-кызлар бәйрәме  көннәренә  багышланган  кичәбезне башлыйбыз.

А.б.   Тагын  була  КВН-

          Гаҗәп  күңелле  уен!

          Әти-әниләбез  көч  сынаша

          Менә  булыр  тамаша.

Иң-иң   татлы,  затлы  җимеш-

Тырыш  хезмәт  җимеше.

Шуның  өчен  җиңел  булмас

Командаларның    эше.

Хәзер, дуслар,  көч   сынашыйк,

Батырлар алга чыксын.

Һәр сылукай  КВНда

Осталыгын,

Зирәклеген

Уңганлыгын  күрсәтсен.

 

Беренче команда- кадерле  ир-атларыбыз- Ватанны  саклаучылар  командасы.

Икенче  команда-  дөньядагы иң-иң  гүзәл затлар,  хатын-кызлар,  язгы гөлләр командасы.

Шулай  итеп,   бүген безнең ике команда:  “ Ватанны саклаучылар”  белән  “Язгы гөлләр” көч сынаша.

  1. Беренче бирем.  Командалар  үзләренә капитан сайлыйлар,  девиз, эмблема  уйлыйлар.                        
  2. Тиз  сорауга – тиз җавап бир.

Диңгез  флотында  иң зур  дәрәҗә. (адмирал)

Зур булмаган  хәрби  хастәханә.(лазарет)

Хәрби  корылма,  яшеренү  урыны.(блиндаж)

Урта гасырлардагы  хәрби  ярыш.(турнир)

Тимер  киемле  хәрби  кеше.(рыцарь)

Пулемет  ничек  барлыкка килгән?(пуля+метать)

  1. Серле  йомгак.

Сезнең  алдыгызда  йомгаклар.  Кем тизрәк  бу  йомгакларны  сүтеп,   киредән   җыя  һәм  эчендәге  алтындай  халык  сүзләрен   табып   укый. Кем алдарак укыр?

(йомгак эчендәге  сүзләр: “Балаңның  буен   гына  үстермә, акылын  да   үстер”;

                                               “Кешене  беләсең килсә,  эшен  кара,  балаңны  беләсең    килсә,  уен  кара”.)

  1. “Нишләр идем...”  конкурсы.

Әйдәгез әзрәк  хисләргә бирелеп, фантазировать итеп алыйк. Әти-әниләребез бала-чакларына,  балалар, киресенчә , зур кешегә әйләнсәләр  нишләр идегез ?  

( худ. номер)

  1.  “Серле  парлар”

Капитаннар   “бүләкләр” ала һәм  аларны  команда әгъзаларына  таратып  бирәләр.

(Капитаннар таратып бирәләр) . Хәзер   урындык астын карыйсыз,  анда   бу “бүләкләрне”  нишләтергә  кирәклеге  язылган  карточкалар ята.  Һәр “бүләк” үзенең парын таба һәм сәхнәгә күтәрелә. Кайсы команда беренче парлашып бетә?    

1 команда.       “бүләкләр”:                                 алар  белән нишлим?

                       Чикләвекләр                                 ярам һәм ашыйм

                       Песи  баласы                                кулыма алам һәм иркәлим

                       Статуэтка                                      өстәлгә куям  һәм  сокланам

                        Ат                                                 атланам һәм китәм

                       Кыздырылган  тавык                  кисәкләргә бүлгәлим  һәм  ашыйм

2 команда.

                       Кәҗә                                качмасын  өчен   коймага  бәйләп  куям

                       Күлмәк                            утюклыйм  һәм  киям

                       Алтын  балык                 аквариумга  җибәрәм

                       Чәчкәләр                         су сибәм  һәм   үстерәм

                       Китап                              ятыр алдыннан көндә ярты сәгать укыйм

  1. Без биибез, биибез

          Биеп һич туймыйбыз...

Ярыш дәвам итә.  Һәр ишетелгән бию көенә биеп күрсәтергә. Кайсы команда яхшырак бии?

  1.  Командалар ярышы.

Командалар  бер-беребезгә  берәр сорау-бирем әзерлибез.

 ( худ. номер)

  1. “Пантамимо” уены.

Һәр  команда   икешәр  пантамимо  әзерли һәм күрсәтә,  ә  икенче команда   хәрәкәтләрне   аңлап  танырга тиеш.  

( худ. номер).

  1. Тавышы буенча тану.

Миңа  5 кыз,  5  малай  кирәк.  Сәхнәгә   менәбез  һәм  арт  белән  басабыз.  Минем  команда  буенча  бер  укучы  “Әни или Әти ”  дип әйтергә  тиеш. Әти-әни,  баланың  тавышы буенча танырга   һәм  урыннарыннан торып басырга  тиеш .

  1.  “Әти-әниләр” биреме.

Әти-әни буласы килгән икешәр укучы үзләренең әти-әниләре белән  монда  чыгалар.  Сез  бүген әти-әниләр, ә әти-әниләр  аларның балалары.

Бирем беренче парга:  тәртип бозган өчен  укытучы  әтиеңне(әниеңне)  мәктәпкә чакырта. Өйгә кайтып әти-әнигә әйтергә, ә “әти-әни” җавап әзерли.

Бирем икенче парга: бала дәресләрдән соң, әти-әнине кисәтмичә   иптәшенә кунакка китә.  Бик соңлап кайтып кергәч бу өйдә нинди сөйләшү булыр икән?  Әни(әти)  нәрсә дияр улына (кызына)?

Бирем өченче парга: бала икеле алды,  әти(әни) ни дияр улына(кызына)?

Бирем дүртенче парга: мәктәптә сыйныфташың белән сугыштың, гаеп синдә, укытучы әти-әниеңә сөйләргә диде. Ничек сөйләрсең, ә әти-әни нәрсә диярләр?  

( худ. номер)

  1.  Өй эшен тикшерү.

Өй эшенә икешәр номер әзерләргә бирелгән иде. Әтиләр бер номер, әниләр – бер,  кызлардан- бер номер, малайлардан - бер.

  1.  Котлау сүзләре.

 КВНыбыз азагында командалар  бер-беребезгә  үткән  һәм  якынаеп килгән  бәйрәмнәребезгә котлау  тексты   төзибез.