Квест
статья

Билалиева Гульчачак Фидаиловна

Квест-уен үткәрү буенча эш тәҗрибәсеннән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvest.docx17.87 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларның уку эшчәнлеген активлаштыруда

квест-технологияләр куллану.

Югары Симет урта гомумбелем мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Билалиева Гөлчәчәк Фидаиловнаның “Лучший завуч - 2019” конкурсында үткәргән мастер-классы

Нәрсә соң ул квест?

Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, квест сүзе “эзләү, маҗаралар, предметлар эзләү” дигәнне аңлата.

Квест технологиясен 1995 елда АКШның Сан-Диего Университеты профессоры Додж Берни укучыларның уку процессында эзләнү эшчәнлеген оештыру өчен уйлап тапкан.

Квест – бер үк максат һәм тематика белән бәйләнгән уеннар чылбыры.

Аларның әһәмияте нәрсәдә соң?

-Баланың эшчәнлеген, активлыгын үстерүгә булыша;

-тиешенчә җиһазланган белем бирү мохитендә үткәрелә;

-белем бирүнең төрле өлкәсен интегральләштерергә ярдәм итә;

-квест-уеннарны балалар белән генә түгел, өлкәннәр белән дә үткәрергә мөмкин.

Балалар белән үткәргәндә квестның нинди өстенлекләре бар сон?

-Бала өчен мавыктыргыч уен;

-биремнәрне үтәгәндә баланың шәхси кызыксынуы барлыкка килә;

-балаларның кызыксыну өлкәләрен исәпкә алып, бик мөһим, авыр темаларны да җиңел генә үзләштереп була;

-коммуникатив сәләтләрен үстерә;

-группа белән эшләгәндә күзаллау һәм белем базасын тирәнәйтергә булыша;

-алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәтә.

Ләкин квест биремнәрен балаларның яшь үзенчәлеген исәпкә алып төзергә, артык катлаулы итмәскә кирәк. Биремнәр логик яктан бер-берсе белән бәйләнеп, балада сөенү, гаҗәпләнү хисләре тудырырга тиеш.

Мәсәлән, Килдебәк мәктәбендә Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан үткәрелгән квест-уенны безнең мәктәп укучылары кайткач, шаккатып сөйләделәр: һәрбер бүлмә тематик яктан бизәлгән, үрелгән пәрәвезләр, янып торган йолдызлар, ул әкият геройларын – әйтеп бетерерлек тә тугел.

Вакыт буенча да квест-уенны шулай планлаштырырга кирәк, балалар ялыгырга, туярга тиеш тугелләр. Ахырдан нәтиҗә ясала: ул я хат, я серле тартма, я “байлык”, я “могҗизалы” китап булырга мөмкин.

Квест-технологияләр түбәндәге бурычларны тормышка ашыра:

Белем бирү буенча – һәрбер балаланы актив иҗади процесска, яңа белемнәр үзләштерергә һәм өйрәнгәннәрен ныгытырга  җәлеп итә, кызыксынуларын, иҗади сәләтләрен, күзаллауларын, эзләнүгә, яңалыкка омтылышларын үстерә. Яхшылык теләү, үзара ярдәмләшү, толерантлык, эшне үтәүгә шәхси җаваплылык, яшьтәшләрн белән уртак тел табып аралашу сәнгате тәрбияли.

Квест-уеннар сюжет төзелеше буенча сызыклы – эчтәлек чылбыр буенча тозелә, штурмлы – һәрбер уенчы аерым бирем үти, ахырдан шул аерым үтәлгән биремнәр бергә берләштерелеп нәтиҗә чыгарыла. Боҗралы – боҗра буенча йөреп чыгып, ахырдан беренче пунктка әйләнеп кайталар.

Үткәрелү формасы буенча:  ярышлар, проетлар, эзләнүләр, экспериментлар булырга мөмкин. Сюжетлы яки сюжетсыз формаларда үткәрелә ала. Квестлар кыска гына вакыт аралыгында да, озакка  сузылганнарын да үткәреп була. Бер генә баланы катнаштырырга да, берничә баладан торган команда да төзергә мөмкин.

Квестның эчтәлеген ничек төзергә соң?

-Иң беренче тема, сюжет яисә нинди фәннән үткәрәсең, шуны билгеләргә.

-Сценариеясен язарга, ул я әкияткә, я берәр маҗарага нигезләнеп төзелә.

-Кайда үткәрергә. Безнең мәктәптә дә, спортзалда да, фойеда да, авыл буйлап та үткәрү практикасы бар.

-Нәрсәне эзләргә: белем ачкычымы, флагмы, кладмы?

-Маршрутны билгеләргә.

-Биремнәр уйларга, бирем үтәү пунктлары, тукталышларын мавыктыргыч итеп бизәргә, биремнәрнең укучылар өчен кызыклы, төгәл, аңлаешлы булуын кат-кат тикшерергә.

Биремнәр төрле-төрле булырга, балаларның яшь үзенчәлегенә туры килергә тиеш.

Әйдәгез, хөрмәтле коллегалар, без дә квест биремнәре төзеп карыйк. Группаларда эш: беренче группа башлангыч сыйныфлар өчен, икенче группа – өлкән сыйныф укучылары өчен квест-биремнәре төзи. (Тема һәм тукталыш исемнәре язылган кәгазь битләре өләшенә)

Безнең Югары Симет урта мәктәбендә икенче ел инде фән атналыклары кысаларында квест-уеннар үткәрелә. Биремнәрне методик берләшмә членнары төзи, ләкин үткәрүдә өлкән сыйныф укучылары да, башка фән укытучылары да, хәтта техник персонал да катнаша.

23 февраль уңаеннан үткәрелә торган “Аҗаган” уенны да квест формасында икән бит. Ике команда конвертларда бирем алып, авылның ике ягына чыгып китәләр, координаталар буенча төрле биремнәрне үтәп, байрак табарга тиеш булалар.

Район буенча үткәрелгән квест-уеннарда да безнең мәктәп укучылары сынатмаган. Л.Н.Толстой тууга 190 еллыгы уңаеннан үткәрелгән квест-уенда команда составында икенче урын, 22 март көнне үткәрелгән “Математический бой” уенында икенче урынны яуладылар.

Укучылар өчен квест-уеннар үткәреп нинди нәтиҗәләргә ирешәбез:

-күзаллаулары үсә;

-команда белән бергә карар кабул итәргә өйрәнә;

-биремнәрне үтәгәндә үзара ярдәмләшәләр;

-коллективтагы үзара мөнәсәбәтләре яхшыра;

-үз-үзләренә ышанычлары арта;

-логик фикер йөртүләре үсә;

Уенда җиңү – үзеңдә уңышка омтылу гадәте булдыру ул.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Веб-квест "Приключения в трех королевствах"

Эта работа соединяет несколько Интернет – технологий: веб-квест, образовательный блог. Занятие проводится дистанционно, совершенствует навыки работы с компьютерными программами. Данный веб-квест – это...

Веб-квест "Литературная сказка"

Веб-квест "Литературная сказка"      По образовательной программе «Школа 2100» в 4 классе дети вместе с героями учебника «В океане света» отправляются в путешествие в усадьбу Аксак...

Квест "Триединство"

Данный сценарий игры предназначен для учащихся начальных классов, позволяет формировать этнокультурную компетентность учащихся....

Квест "В поисках Деда Мороза"

Сценарий игры, проводимой на праздник Новый Год.Форма: квест.Возраст участников: младший школьный....

Квест "День гимназии"

Квест, который включает 5 основных станций. Школьное мероприятие для учащихся младших классов....