Иң-иң кадерлеләребез!
материал (4 класс)

Әниләр  көненә  багышланган  әдәби-музыкаль кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nilr_kone.doc84.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                 

                     

(Әниләр көненә багышланган

әдәби-музыкаль кичә)

Ноябрь, 2016

Бәйрәм әниләр көненә багышлап үткәрелә. Берничә көн алдан әниләргә чакыру –котлау кәгазләре тапшырыла:

“Кадерле әниләр! 1 слайд

   Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Сез-безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

    Зал бәйрәмчә бизәлә. Алгы планда - “Иң-иң кадерлеләребез “ , “Кояш гомере телибез,  Әниләр,  Сезгә! “ , “Бәйрәмегез котлы булсын! “дигән плакатлар эленә. Ишекнең тышкы ягына түбәндәге эчтәлектә плакат эленә:

   

      “Иртәдән үк юмартланып,

Кояш сибә ал нурлар.

 Балалар сезне көтәләр,

 Рәхим итегез, Әниләр! “

1 а.б.    Ана назы – жирдә  ул мәңгелек,
          Мәңгелек жыр - бишек жырыгыз.
          Без узасы юлда маяк булып
          Гомер буе балкып торыгыз.

           Исәнмесез, димен бүген сезгә,

        Бәйрәм белән газиз аналар!

        Юллар ерак булса, җырлар белән

        Якынаер бүген аралар.

 2 а.б.  Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

  Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде. (Балаларның һәм әниләрнең фотолары белән презентация куела)

 Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

 Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул безнең балаларыбыз!

Балалар башкаруында вальс

      Бәйрәмне Кыз һәм Малай алып бара.

Музыка астында сәхнәгә чыгалар.  (“Мин әнкәем сиңа сокланам “.)

Кыз.  Хәерле көн, кадерле әниләребез! Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык.  Ни өченме?

Малай.Чөнки бүген иң-иң ямьле, затлы бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр бәйрәме! Бүген бездә кунакта иң-иң кадерлеләребез - Әниләр!

Кыз.Ә без аларның иң-иң яраткан балалары иң-иң матур чыгышларыбызны аларга бүләк итәргә дип  җыелдык.        

Малай. Хөрмәтле  Әниләр! Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек , озын гомер телибез, һәрвакыт шат, сөйкемле , бәхетле булыгыз!

1 укучы.    Нигә бүген бөтен җирдә

                    Чәчәкләр балкый бездә,

                    Нигә кояш көлеп карый ,

                    Беләбез һәммәбез дә.

2 укучы.    Бүген - Әниләр көне,

                    Бүген җирдә тантана.

                    Кояш шуңа көлә бүген,

                    Гөлләр шуңа шатлана.

3 укучы.    Әниләрнең көненә

                    Куана шулай алар.

                    Әниләрне котлый бүген                                                                      

                     Җирдә барлык балалар.

4 укучы.     Мин дә котлыйм, Әнкәм , сине,

                     Теләгем бар минем дә:

                     Мәңге шулай кояш кебек

                     Балкы күңел күгемдә!

Хор: “Кояш гомере” (Ф.Әхмәдиев көе, Г.Зәйнәшева сүзләре)

5 укучы.     Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

                     Иң ягымлы кешеләр.

                     Иң сөйкемле , мәрхәмәтле –

                     Алар – безнең Әниләр!

6 укучы.     Әни сүзе – иң бөек сүз,

                     Юк аңа һичбер алмаш.

                     Иң-иң әйбәт кешеләр дә

                     Әни кебек булалмас.

7 укучы.     Иң-иң әйбәт балаң булып

                     Яшәсәм ярар иде.

                     Әниемнең ышанычын

                     Акласам ярар иде.

8 укучы.     Иң кадерле, иң хөрмәтле

                     Булсын җирдә әниләр.

                     Әниләрне кадерләсәк,

                     Тыныч булыр ил-көннәр.

9 укучы.      Һәркемгә дә газиз әни

                      Әни сүзе – изге сүз

                      Күпме наз һәм  җылылык бар

                      Бу гади сүз-Үлемсез.

10 укучы.   Иң кадерле кешебез син,

                     Сөекле әниебез.

                     Син булгаңга, без бәхетле,

                     Тыныч, рәхәт яшибез.

11 укучы.   Ана күңеле кебек җылы, күркәм

                     Күк йөзендә  кояш, йолдыз юк.

                     Ана сөюе кебек чиксез тирән

                     Җир  йөзендә  һичбер диңгез юк.

12 укучы.   Әйтәсебез килә бүген

                     Кадерле әниләргә:

                     Әле ярый сез бар җирдә

                     Без сабый, нәниләргә.

13 укучы.   Сөекле әниләребезне

                     Кадерлибез, зурлыйбыз.

                     Чын күңелдән һәммәгезне

                     

Бергә:          Бәйрәм белән котлыйбыз!

 Укытучы:   - Балалар,  җир йөзендә иң кадерле кеше кем  ул? Әниләр.  Әлбәттә, барысы да шулай уйлый.  Кадерле, әниләр, бүген бәйрәмдә балаларыгызны үз яныгызга алып янәшә утырыгыз әле.

Малай.(кызга дәшә) ....... , бүген безнең бәйрәмебез “Иң-иң” дип атала,                                                  бирегә кара әле, иң-иң матур әни кемнеке икән?

Кыз.   Әлбәттә, минеке.

Малай.  Балалар, ә сезнеңчә ничек, иң-иң матур Әни кемнеке?

Балалар.  Ми-не-ке!

Иң матур әни.

1 укучы.        Минем әни бу дөньяның

                        Иң чибәре, сылуы.

                        Нинди бәхет-

                        Һәр баланың

                        Үз әние булуы.

2 укучы.        Минем әни һич бәхәсез,

                       Иң сөйкемле әни ул!

                       Әйткән сүзе, кылган эше-

                       Һәммәбезгә туры юл.

3 укучы.       Борчыйсым килми әнине,

                       Елмаеп, көлеп йөрсен.

                       Иң матур әни икәнен

                       Бөтен дусларым күрсен!            (Э. Шәрифуллина).

Солтан.  Минем дә әни әйбәт,

                      Сөйли белми бер гайбәт.

                  Әниләрне хөрмәтләү –

                 Монысы яхшы гадәт!

Илһам.    Тырыш бул, яме, улым, – дип

Озата ул мәктәпкә.

   Май булып ята аның

   Әйткән сүзе йөрәккә.

4 укучы.                  Иң   иртә.

                       Иң-иң иртә кем тора?

                       Иң иртә әнкәй тора.

                       Без торганчы өстәлдә

                       Коймак белән чәй тора.

5 укучы.       Иң-иң соңлап кем ята?

                       Иң соңлап әнкәй ята.

                       Үз йокысын биреп ул

                       Безне күбрәк йоклата.

                                                                     Ф. Яруллин.                                 

Адилә.      Әни!.. Әниләр! Алар яныбызда булса, без-көчлеләр, без-       батырлар. Әниләр янәшәбездә торганда ата казан да курыкмыйбыз, усал этләр дә куркыныч түгел.

Азат.     Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле , якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да!

Җыр. “Әни кирәк” (3 кл. + Айсылу 2 кл.)

А.б. 1      Әниләр безгә бары бәхет кенә телиләр. Безнең һәрбер сулышыбызны да сизеп торалар. Без шатлансак - алар да шатлана, без еласак - аларның да күзләрендә яшь тамчылары ялтырый.

 

 Назгөл.               Күзләренән күргән.

                     Әнкәм бүген кояш кебек

                     Каршы алды елмаеп-

                     “Минем”бишле” алганымны

                     Әйткәннәрдер, мөгаен.

                     Юк шул, “бишле” алганымны

                     Белмәгән ул  беркемнән.

                     Ишек ачып керүемә,

                     Күзләремнән үк күргән.                    

                                                                          Ф. Зыятдинов.

                 Малайлар:Ислам, Ислам (3 кл.), Рәмис

Әниемнең кызы юк бит

Әниемнең кызы юк бит,

Мин әнигә бер генә.

Кызы да юк, эше дә күп

Әнинең берүзенә.

 

Әниемнең кызы юк шул,

Мин булышам әлегә.

Аш пешерәм, җыештырам,

Кер юышам әнигә.

Чишмәдән су алып кайтам,

Ипигә дә йөгерәм.

Әниемнең кызы юк та-

Малае бар бер дигән!

Сөмбел

1 А.б.     “Ата-ана хакы – тәңре хакы” дигән  борынгылар. Татар  халкының әти - әниләр турында әйтелгән мәкальләре, әйтемнәре  хәзерге заман  балаларына барып җитә алдымы икән, тикшереп  карыйк әле.

 - Ана баланы 2 кат тудыра: 1кат – тән биреп,  2 нче кат - тел биреп.

 - Ата-ананы тыңлаган-адәм булган,

    Тыңламаган - әрәм булган.

 -  Алтмышка җитсен бала,

    Ана өчен ул бала.

 -  Ана балага авызыннан өзеп каптыра.

 -  Ана күңеле балада,

    Бала күңеле далада.

 -  Ата-анасын хурлаган

    Үзен-үзе хурлаган.

 -  Ата-анасына изгелек күрсәтмәгән,  олыгайгач үзе дә изгелек күрмәс.

Алия.

2 А.б.       Әйе, дусларым, әниләргә багышлап иҗат  ителгән мәкаль-әйтемнәрне санап бетерү мөмкин түгел. Шуларның берничәсен генә үтәү дә әнкәйләргә зур сөенеч булыр иде.  Кадерле әниләр!.. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын иде сезгә!  Без бит беләбез: Әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк!

Бию.  

 

Сөмбел

1 А.б.  Хөрмәтле кунаклар,  ә хәзер сезне бәйгедә, уеннарда катнашырга чакырабыз. Рәхим итегез!

“Әдәп төбе – матур гадәт” бәйгесе.  Татар халкы әдәпле, дөрес сүзле, пакъ халык. Ул элек-электән балаларны тәрбияләүгә зур игътибар биргән. Бәйгенең эчтәлеге: мин төгәлләнеп бетмәгән текстлар укыйм, ә сез  аларны  халык  педагогикасына таянып тәмамларга тиеш буласыз.

1) Сезнең улыгыз урамнан елап кайтып кергән. Сез хәлне аңларга теләп, ни булганын сорыйсыз, ә ул үзен Шамил кыйнаганын әйтә.  Ә менә алга таба сүз сезгә, ни әйтерсез?  (Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый һ.б.)

2) Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә бүлмәгә үтте. Сумкасын бер почмакка куйды. Әбисе аны табын янына чакырды. Роза бик кәефсезләнеп кенә өстәл янына үтте, әкрен генә ашый башлады. Әбисе аның нигә кәефе төшкәнен сорады. Оныгы елап җибәрде. Ул тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле “2” ле билгесе алганын әйтте. Әбисе бу очракта нәрсә әйткән икән?

(Тырышкан табар, ташка кадак кагар. Тырышлык кирәк балам, тырышып әзерлән дә икелеңне төзәтеп кайт...һ.б.)

3) Әнисе 1 нче класста укучы улы Маратка фатир ачкычын бирде дә:

- Улым, мәктәптән кайткач, хәзер ишекне үзеңә ачып керергә туры киләчәк. Менә сиңа ачкыч,- диде.

Улы үзенең зур үскән икәнен раслау өчен:

- Бауны үзем тагам, - диде дә шкафтан бау төргәген алды, аны кисте, ачкычны бауга беркетте һәм муенына киеп карамакчы булды. Тик бау баш аркылы үтмәде. Бу хәлләрне күзәтеп торган әнисе нәрсә дияр? (Җиде кат үлчә, бер кат кис дип юкка гына әйтмиләр шул).

4) Наилә табын артында утыра, әбисе пешергән пәрәмәчләр шундый тәмле, ул үзе дә сизмәстән, аякларын селкетеп, гәүдәсен тирбәтә-тирбәтә ашый башлады. Әбисе моны күреп алгач ни әйтер? (Кызым, нигә шайтаннар чакырып утырасың?)

Шигырь: Нәргизә.                            Минем  әни

Минем әнием Гөлназ

Өләшеп тора гел наз.

Әниемнең эше бик күп

Буш вакытлары бик аз.

Укытучы булып эшли ул

Мин укыган мәктәптә.

Апам  белән икебезне

Бик ярата , әлбәттә.

Таләпчән дә, бик җитез дә

Бар нәрсәгә өлгерә.

Өйдә тәртип булдыра  да

Тагын эшкә йөгерә.

   Җыр.  Данияр.

 Алия.  “Матур сүзләр” бәйгесе. Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, ди халык. Ә хәзер, әйдәгез, матур сүзләр әйтүдә ярышып карыйк. Матур, йомшак, иркәләү сүзләре һәммәбезгә дә кирәк. Балалар аны көненә кимендә 12 мәртәбә ишетергә, тоярга тиеш. ( Әни белән бала бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтешәләр).

  Сөмбел. 1 А.б. Матур сүз баланың кәефен күтәрә, тынычландыра, эшчәнлеген арттыра, белем алуга омтылышын үстерә. Шуңа күрә бер-беребездән ягымлы сүзләребезне кызганмыйк!

4  класс  шигырь.

  Алия . А.б. “Тапкырлыкта ярышабыз”. Мин кызыклы сораулар, мәсьәләләр әйтәм,сездән җавап көтәм. Иң тапкыр әнине, баланы билгелик. (Бергә)

  • Җиде үрдәк оча. Шуларның өчесен атып төшерәләр.Ничә үрдәк кала?  3
  • Нәрсәнең башын да, ахырын да табып булмый?(түгәрәк, боҗра)
  • Нинди савытка су салып булмый?
  • Күлмәкне икегә аерсаң нәрсә була? (күл һәм мәк)
  • Кайсы күл кыргый дуңгыз исемендә йөри? (Кабан күле)
  • Аучы мылтыктан атканда нигә бер күзен йома?
  • Су кайда коры була? (картада)
  • Бер кешенең алты улы булган. Аларның һәрберсенә берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган? (7)
  • Имәндә 10 ботак. Ботак саен икешәр алма. Барысы ничә алма?
  • Өстәл өстенең 4 почмагы бар,бер почмагын кистеләр. Ничә почмагы булды? (5)
  • Җиде шәм янып тора иде. Дүртесен сүндерделәр. Ничә шәм кала? (4, 3 шәм янып бетә)
  • Дөньяда ни кирәк, иң кирәктән дә ни кирәк? (саулык, сәламәтлек)һ.

  Азат.  Җыр.

Сөмбел.  1А.б.  Аналар бөтен йөрәк  җылыларын биреп  үстергән балалар,  үсеп буйга  җитү  белән, очар кошлар кебек, тирә-якка таралалар.  Нишлисең  бит, ананың  бөеклеге дә  әнә  шунда - ул  илебезнең   hәр  почмагында   намус  белән  хезмәт  итә  алырлык,  белемле,  тырыш,  сәләтле, илhамлы балаларын үстереп Ватаныбыз кулына тапшыра.

2 А.б. Ә аннан соң?!

Аннан соң, кош теледәй генә бер хат көтә, изге хәбәр көтә ана.

Хат ташучы килми микән, диеп,

Борылып карый барган юлыннан.

Көнгә чыкса, күзе тәрәзәдә,

Иртә - кичен сүнми уты  да.

Хатлары юк, үзе кайтыр, диеп,

Бик соң гына китә йокыга.

Ана көтә,

Ана өмет итә...

Сөмбел. 1  А.Б.Менә  шулай,  үсеп  буйга  җиткән,  инде  үзләре  әти  hәм  әни  булган,  туган   ояларыннан еракта яшәүче балалар, сөекле әниләренә хат яздылар.

Язмада хат укыла.

1 бала.

"Кил син безгә, әни, бөтенләйгә

Бер кайгысыз, рәхәт торырсың,  

Өебезнең күрке булырсың".

2 бала.

"Син безгә кил, әни!

Без дөньяның, оҗмахында гомер итәбез.

Киләм дисәң, шушы сәгатьтә үк

Алыр өчен кайтып җитәбез"

3 бала.

"И шатланыр идек, әни әгәр,

Килер ризалыгың белдерсәң.

Түп-түгәрәк бәхетебез безнең

Тулып ташыр иде, син килсәң".

4 бала.

"Кайчан күрешербез, бик сагындык..."

5 бала.

"Көн туды исә сине көтәбез".

6 бала.

"Ник килмисең инде, әни, ник килмисен?"

Алия:  Алты бала шундый хат язды

Өзелеп-өзелеп, сагынып ананы.

Шушы сүзләр булды ананың

Алты хатка  язган жавабы.

 (Ана балаларына язган хатын укый)

"Бара алмыйм сезгә, балаларым.

Сагынсагыз, кайтып курегез,

Кайта алмас жирдә түгелсез.

Ана куңеле ераклыкны белми,

Тоеп яшим сезнен, хәлләрне,

Кирәклекне сизсәм, үзем барырмын мин,

Көтеп тормам сезнең хәбәрне.

Китә алмыйм бүген, .

Әгәр китсәм, мәрхүм әткәегез кайтып керер сыман,

Мине таба алмый бер ялгызы

Боегып йорер сыман.

Чит нигездә сагыну авырлыгы

Ныграк сизелер сыман,

Туган нигез белән бәйләп торган

Жепләр өзелер сыман.

Яудан кайтмый калган зур улым да

Кайтып житәр сыман.

Туган нигез хәтерләтә мина,

Сезнен бергә чакны,

Туган нигез сезнең hәp адымның

истәлеген саклый.

Нигез ташлап киту авыр мина,

Кем белми соң аны, кайсыгыз?!

Сез үзегез җыелып кайтыгыз!

Мин сорамыйм сездән артыгын,

Сез тоярсыз кайту шатлыгын".

Сөмбел. 1 А.б. «Елатмагыз  әниләрне» шигыре укыла.

Елатмагыз әниләрне,

Төнге тәрәзләргә каратып.

Догаларын, изге теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

 

Елатмагыз әниләрне,

Күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз - сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра!

 

Елатмагыз әниләрне,

Начар юлда йөреп,үсмердән-

Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә

Чәчләренә көмеш төс кергән!...

 

Алия.  А.б.

Елатмагыз әниләрне,

Бердәнбер бит алар, бердәнбер!

Сезне кеше итеп үстергәнче,

Күпме кайгы хәсрәт күргәндер!

 

Елатмагыз әниләрне,

Алар өчен мәңге бала сез!

Алар үлгәч,бөтен борчуларын

Җилкәгезгә алып каласыз!

Алар өчен мәңге бала сез!..

Малай.       Бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Иң-иң якыннарыбызга йөрәкләребездән чыккан иң-иң матур сүзләр әйтәсе килә.

1укучы.       Рәхмәт әйтәсем килә.

                     Бүген җил дә йомшак исә,

                     Кояш та назлы көлә.

                     Бүген җиргә иң-иң якты

                     Кадерле бәйрәм килә.

2 укучы.     Чәчәкләрдән җем-җем итеп

                     Якты нурлар бөркелә.

                     Бүген минем дә әнкәмә

                     Рәхмәт әйтәсем килә.

- Миңа гомер биргән өчен,

        - Кадерләп үстергән өчен,

                    - Назлы карашлары өчен,

                                 - Йөрәк җылылары өчен,

                                                  - Шәфкатьле куллары өчен,

                                                                               - Барысы, барысы, барысы өчен

Бергә:         

                     Рәхмәт сиңа, бөек  Кешем!               (Ф. Вәлиева).

Сөмбел. А.б.  Балалар,  әниләр  һәрвакыт  балаларына яхшылыклар гына тели , изге догаларында  да  баласына  бәхет  сорый.

    Әниләребезне шатландыру өчен без туган җиребезне, өебезне  яратырга,  туган телебезне, гореф-гадәтләребезне  белергә  тиеш.

2 А.б. Әни  сүзен туган  телеңдә  әйтсәң, матур,  якын,  ягымлы  булып  ишетелә. Ә  хәзер  бергәләп  “Туган  тел”  җырын  җырлыйбыз.

        Җыр.  “Туган тел”   (зал   белән җыр)

   Шарлар  белән  бию.   Әниләргә  шарлар  бирү. 

  Җир  йөзенә  матурлыкны,  игелекне,  шәфкатьлелекне  тудыручы,  матурлыкны  яшәтүчеләр -  алар  Әниләр!   Сезгә  саулык  - сәламәтлек,  гаиләгезгә  тигезлек  һәм  тынычлык  телибез.  Үстергән  балаларыгызның  кадер-хөрмәтен,  игелеген  күреп  яшәү  насыйп  булсын  Сезгә!  Бәйрәм  белән  сезне,  кадерле  әниләр!

                                                                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Безнең кадерлеләребез

Кадерле,якын кешеләребезне бәйрәм белән котлыйбыз....

"Иң-иң кадерлеләребез."(Әниләр көненә багышлап үткәрелгән ачык чара)

Нигә бүген бөтен җирдәЧәчәкләр балкый бездә,Нигә кояш көлеп карый,Беләбез һәммәбез дә. Бүген - Әниләр көне,Бүген җирдә тантана.Кояш шуңа көлә бүген,Гөлләр шуңа шатлана....

Сценарие праздника "Иң-иң кадерлеләребез!"

Әниләр көненә багышланган бәйрәм сценариесы...

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...